rn rn
rn
rnПредметом исследования стали книги для чтения (хрестоматии), составленные Г. Тукаем, и плодотворное сотрудничество поэта с известным издательством «Магариф». В статье также освещаются история создания и основные вехи в деятельности этого издательства.rn
rn
rnБилгеле булганча, иҗатының иң биек үрләренә күтәрелгәч, Габдулла Тукай балалар өчен язуга, махсус уку китаплары төзүгә йөз белән борыла. 1911 елда (22 гыйнвар) ул С. Сүнчәләйгә: «Минем мәктәп китапларына керешкәнемне «жәл» дисең. Алай түгел. Мин мәктәпләребезнең хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым», — дип яза.
rn1909-1911 елларда Тукай, «Яңа кыйраәт (уку китабы)», «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» кебек дәреслек-хрестоматияләр төзеп, төрле нәшриятларда бастырган. Биредә игътибар шуларның берсенә — тарихы 1901 елда «Китапчы Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов» ширкәтеннән («Мәгариф көтебханәсе»ннән!) башланган «Мәгариф» нәшриятына юнәлтелә. Моңа шулай ук Тукайның үз сүзләре сәбәпче. «Йолдыз» газетасында (1910 ел, 22 ноябрь саны) басылган «Галиәсгар әфәнде Камалның 10 еллык юби-лейсе» дигән мәкаләсендә ул шундый мәгълүмат бирә: «…«Мәгариф» көтебханәсе Шәрикләре исеменнән ошбу нотык сөйләнде: «Мөхтәрәм Галиәсгар әфәнде Камал! Бүген Сезнең… мәктәп-мәдрәсәләремезне аяныч хәленнән чыгарып, яңа юлга салуга, яңа рухта тәрбия ителә башлавына вә милли әдәбиятымызның таралуына халкымызның иң беренче ярдәмчесе булган «Мәгариф көтебханәсе»не тәэсис итүеңезгә (нигез салуыгызга) 10 ел тулды». Бу уңайдан шагыйрь үз хисләрен дә яшерми: «Мин, юбилей кичәсендә Галиәсгар әфәндене алгы сафтан торып, тамагым корылганча кычкырып тәбрик иткәнем кеби, хәзер дә тәбрик итәм: «Мөбарәк Сезнең 10 еллык хезмәтеңез!»
rnГ. Тукайның беренче китабы «Мәгариф көтебханәсе» нигезендә төзелгән бертуган Шәрәфләр типографиясендә дөнья күрә (1907). Вафатыннан соңгы беренче сайланма җыентыгы — асылда үзе төзеп калдырган «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре» — «Мәгариф көтебханәсе»ндә нәшер ителә (1914). Бу һич тә очраклы түгел. Гыйльметдин Шәрәф истәлекләрендә язып калдырганча, 1907 елның май аенда ул Тукайдан, «Мәгариф»тә танылган әдипләрнең җыентыклары басыла башлавы уңаеннан куанычын белдереп, үзенең мәҗмугасы да шул нәшриятта чыкса иде, дигән теләген белдергән хат ала.
rnКүренекле китап галиме Әбрар ага Кәримуллин, әлеге нәшриятны Шәрәфләр эшчәнлегенә генә бәйләп, оешу вакытын 1904 (яки 1906) ел дип билгеләгән иде. Аның җиңел кулы белән «Татар энциклопедиясе»нә дә шундый мәгълүмат кереп киткән: русчасында (1999 ел, 332 б.) әлеге дата 1904 ел дип бирелә. Энциклопедиянең татар телендәгесендә (2002 ел, 411 б.) ул, ниһаять, 1901 дип төзәтелде. Димәк, быел «Мәгариф» нәшрияты ачылуга 110 ел тула.
rnӘлбәттә, татар китапчылыгы тарихында бертуган Шәрәфләрнең зур эшчәнлеге, «Матбагаи Шәрәф» белән «Мәгариф» ширкәтенең хезмәттәшлеге шактый тыгыз үрелеп баруы мәгълүм. «Матбагаи Шәрәф»нең гомумән «Мәгариф» нәшриятына йөз тотып ачылган булуы ихтимал. Ә 1913 елда нәшрият каршында оешкан типография инде турыдан-туры «Мәгариф» басмаханәсе дип атала. Ул чорда исем үзгәртүләр, фактик һәм номиналь хуҗалар алышыну, көтебханә / матбага / нәшрият төшенчәләре җиңел генә бер-берсенә ялганып китү аркасында, күргәнебезчә, «Мәгариф» исеме белән китап бастыру эшенең башлангычы да төрлечә тасвирлана.
rnҮткән гасыр ахырында, милли мәгариф системасының яңадан торгызылуы шартларында, яңа буын дәреслекләр әзерләп бастыру өчен, Татарстан хөкүмәте «Мәгариф» нәшриятын гамәлгә куйган иде (2, 197). Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев бик хаклы рәвештә: «Аны гасыр башында Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан замандашлары оештырган «Мәгариф» нәшрият-матбага ширкәтенең дәвамчысы сыйфатында кабул итү табигый дип саныйм», — дип язды (3, 35). «Мәгариф» кыска вакыт эчендә Россиянең иң зур милли-педагогик нәшрияты булып әверелә алды, ХХ-ХХI гасырлар чигендә Татарстандагы һәр өч китапның икесен ул нәшер итте (2, 200-201, 220). Тукай иҗатын яңа буын укучыларга җиткерүдә дә нәшрият үз өлешен кертергә өлгерде: мисал өчен, «Мәгариф көтебханәсе»ндә 1909 елда нәшер ителгән «Энҗе бөртекләре»нең 100 еллыгына бүләк-китапның «Мәгариф» нәшриятында кабат бастырылуын искә төшерергә мөмкин.
rnГасыр башында оешкан «Мәгариф»нең соңгы китабы 1922 елда дөнья күрә. Тукайның вафатыннан соңгы 9 ел эчендә, әсәрләрен туплап, 41 китабын чыгарып калырга өлгерә әле бу нәшрият.rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1989.
rn2. Китап: Татарстанда нәшрият эше: соңгы ун елдагы нәтиҗәләр һәм проблемалар. — Казан: Мәгариф, 2001.
rn3. Шаймиев М. Ш. Татарстан — прогресс через стабильность (Татарстан тотрыклы үсештә). — Казань: Идел-Пресс, 2004.
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn
rn rn
rn