В статье рассмотрены стихотворения поэта, в которых просто и в то же время в ярких эмоциональных образах воссозданы те или иные явления природы. Дети не должны ограничиваться восприятием лишь внешних, видимых признаков явлений природы. Важно, чтобы они прочувствовали и то, что хочет сказать детям поэт, что его волнует, беспокоит и как, какими художественными средствами выражает он свои переживания. В связи со сложностью решения такой задачи в статье разработаны рекомендации, которыми могли бы воспользоваться как родители, так и воспитатели и учителя при изучении или просто чтении произведений Габдуллы Тукая.
rn«Балалар — тормыш чәчәкләре», «балалар — безнең киләчәгебез» кебек, көн дә диярлек, күтәренке, пафос белән әйтелә торган гыйбарәләрнең чын мәгънәсен Габдулла Тукай моннан 104 ел элек үк (1907 елның маенда) саллырак һәм үтемлерәк итеп әйткән: «— Балалар — безнең шатлыкымыз… Балалар — безнең бәхетемез вә сәгадәтемез.. Балалар безнең гомер нигеземезне тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар», — дигән ул үзенең «Ана мәктүбләре» дигән хезмәтендә (3, 115). Бу сүзләрнең ата-ана йөрәгеннән киселеп чыкканлыгын кисәтәrnшагыйрь, начар яки яхшы тәрбиянең нәтиҗәләренә ачыклык кертә. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата-аналарга гына түгел, тәрбияче һәм укытучыларга да яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу мәкаләдә балаларны бары тик табигать белеменнән мәгълүматлы иткән шигырьләренә генә күзәтү үткәрелә.
rnБәхеткә, балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән программаларга Габдулла Тукайның күп кенә шигырьләре кертелгән. Аларны дәрестән тыш вакытта да укырга-өйрәнергә була. Мәсәлән, балалар бакчасында елның һәр вакыты Г. Тукайның «Елның дүрт фасылы» әсәреннән өзек уку белән каршы алына. Менә урамга яки кырга (һичьюгы ишек алдына) бергәләп чыккан нәниләргә тәрбияче әлеге әсәрдән бер строфаны укый:
rnКырлар буш кала,
rnЯңгырлар ява;
rnҖирләр дымлана, —
rnБу кайчак була? (2, 147).
rnҖавапны балалар әйтә. Кызыклы гына башланган табышмак әйтеш дәвам итә: җир ни өчен дымлана? Юешләнү нәрсә дә, дымлану нәрсә? Көз көнендә тагын нинди үзгәрешләр күзәткәнегез бар? Яңгырлар җәй көне дә ява, һәм җир дымлана… Аерма нәрсәдә? «Кырлар буш кала» дигәнне сез ничек аңлыйсыз? Әйе, бу арыш кырлары, бодай басулары, бәрәңге-яшелчә бакчалары гына түгел, ә бәлки иксез-чиксез дигәнне дә аңлата. Киң болыннарны, яр буйларын, печәнлекләрне күз алдына китереп, колачлап алырга тырышыйк әле… Ахырдан гади генә ике нәтиҗә ясап куела: шагыйрь көзнең барлык билгеләрен дә әйтеп бетерми, андый эшне ул укучыга калдыра («читатель» мәгънәсендә), шигырьдәге сүзләрне дә киң, тирән мәгънәдә аңлавына өмет итә; дөнья — очсыз-кырыйсыз киңлек ул, үсә-үсә андагы төрле серләрне, билгеләрне ачарга туры килер әле… Күрәбез, методик табышларны Тукай, әсәренең эчтәлеге һәм поэтикасы аша, үзе үк әйтеп тора.
rnКышны каршыларга да балалар янына Тукай килә:
rnҺәр җир карланган,
rnСулар бозланган;
rnУйный җил, буран, —
rnБу кайчак, туган? (2, 147).
rnКышкы табигатьтәге үзгәрешләргә игътибар юнәлтү белән бергә, шагыйрьнең якын итеп үзе белән уенда катнашучыга «туган» дип дәшүе — мөһим деталь. Бергә-бергә уйнаганда, эшләгәндә, укыганда үзара дус, туганнарча тату булырга сабак булып аңлашыла бу, бала-чага аңларлык әхлакый кагыйдә. Шигърият акыл сату, вәгазь сөйләүне яратмый, ә ниндидер оер сүз, деталь белән тирән мәгънәле мәгълүмат бирә. Турыдан-туры фәнгә кагылышлы деталь дә бар: сулар бозлана… Билгеле бер шартларда, ниндидер тәэсирләр йогынтысында табигать дөньясында бер күренеш икенче күренешкә, бер әйбер бөтенләй икенче сыйфаттагы әйбергә әверелә.
rnЯзны җиткерик:
rnБоз һәм кар эреде,
rnСулар йөгерде;
rnЕгълап елгалар,
rnЯшьләр түгелде.
rnКөннәр озая,
rnТөннәр кыскара,
rnБу кайсы вакыт? —
rnЙә, әйтеп кара (2, 147).
rnБер-бер артлы рифмик яктан нык берегеп килгән гади җыйнак җөмләләргә һәм образлы сүзләргә (сулар йөгерә, елгалар җылыйлар) табигать белеменең ике бүлеге урнаштырылган. Бердән, җир йөзендәге яз rnкөннәрендә күләмнәре бермә-бер артып киткән елгалар, күлләр, диңгезләр һ. б. ларның сулары яз җылылыгында парга әйләнәләр һәм югары күтәреләләр, аннары, анда үзара кушылу сәбәпле, парлар авыраялар һәм җиргә яңгыр булып явалар. Икенче мәгълүмат Җирнең үз һәм Кояш тирәсендә әйләнүенә кагыла. Әсәрдәге фигыльләрнең үткән заманда икәнлегенә игътибар иткәндә, шагыйрьнең Җирнең Кояшка шактый якынайган вакытын, озакламый җәй җитәчәк чорны тасвирлаганы аңлашыла.
rn«Җәй» шигыре тиз-тиз үзгәрүләр, тыгыз хәрәкәтләр белән тулы: ашлыклар үсеп, «пешеп» тә өлгерә, коелгалаганчы, урырга кирәк. Халыкның, шулай булгач, ашыгуы табигый. «Җәйге бер көн ел туйдыра» дигән халык мәкале искә төшә.
rnЕл фасылларын Тукай кайта-кайта, яңадан-яңа үзенчәлекләрен ача-ача тасвирлый. Лирик герой хисләренең чагылышы аша язгы табигатькә шагыйрьнең уңай мөнәсәбәтен, андагы үзгәрешләргә сизгерлеген, уңай бәясен төсмерлисең.
rn«Кышка бер сүз»дә бертөрле күңел күтәренкелеге белән кыш-яз тартышы җанландырыла, табигатьтә һәрнәрсәнең үз катгый тәртибе булу сәбәпле, гөлләр патшасы язның аллы-гөлле күбәләкләр гаскәре белән алтын фаэтонында барыбер киләчәгенә куану, хуплау белдерелә.
rn«Яз галәмәтләре» язга һәркемнең (яше, карты) шатлануын хәбәр итә.
rn«Яз хәбәре»ндә табигатьтәге яңарышларга үз мөнәсәбәтен Тукай укучысына карлыгач сайравы аша җиткерә:
rn«Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
rnБарыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин» (2, 123).
rn«Яз» шигыре моңа кадәр телгә алынган әсәрләрдән үзенең фәлсәфи юнәлеше белән аерылып тора: лирик герой каләмен язарга, иҗат итәргә өнди: нурлы, якты яз килгән бит. Шул ук вакытта каләм туктап калган, герой нәрсәнедер аңлап бетерми кебек. Әйе, тормышка нур иңә, яз килә, әмма анда мәхшәр: бозлар, ахыр заман җиткән кебек, бер-берсен кага-кага агалар, чабалар, үлекләр гаскәре кебек, бетүгә баралар. Кайсының җәннәткә, ә кайсының утка барганлыгын белеп да булмый. Җирдән чыккан парлар һәм томаннар да ахыр заманны искә төшереп тора:
rnБу галәмне тота бертөрле каушау,
rnБөтенләй болганадыр, килә шау-шау (1, 153).
rnӘнә шулай шагыйрь яңалыкның искелек белән тартыша-тартыша хакимлеккә ирешүенә (каршылыклар тартышы), җиңүенә табигать дөньясындагы үзгәреш-хәрәкәтләрне сәнгатьле сүз белән җанландырып инандыра.
rn«Яз галәмәтләре» дип исемләнгән икенче бер шигырендә «яз һәм кеше», «табигать һәм иҗтимагый тормыш» параллельләре күзәтелә.
rnКөз — Тукайда каршылыклы хис-кичерешләр уята торган вакыт. Бер карасаң, көзнең дә күңелеңә хуш килә торган яклары юк түгел икән: «…уҗым/ Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем» («Көз»); «…Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар» («Чыршы»). Шулай да тискәре тәэссоратлар көчлерәк: rn«…Хәстә төсле, арта сары төс…» («Чыршы»); «…Мисале зәгъфыран саргайды урман», «Тәэссеф! басты золмәт, китте якты».
rnНичәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез;
rnЧәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез (1, 110).
rnКөзгә карата мондый тискәре мөнәсәбәтнең сәбәпләре Тукай биографиясен белгән кешеләргә ачык: көзләрен шагыйрьнең авыруы аерата кискенләшә, кием-салымның һәм яшәү-тору урынының җылылыгы мактанырлык түгел. Шуңа күрә дә «Көз» шигырендәге түбәндәге юллар гаҗәп тоелмый:
rnҮлеп торсам иде мин алты айдай,
rnЭреп бер йокласам мин сары майдай.
rnШулай йоклап, бәһар җиткәндә торсам,
rnТорып тагы яшел җирдә утырсам, — (1, 111)
rnНинди генә күңелсез хисләргә чорналмасын, көзге табигатьтәге чак сизерлек дәвамлы үзгәрешләрне, Габдулла Тукай нечкәләп-нәфисләп тасвирлап бирмәсә, бала-чагаларыбыз белән бергә, белми-күрми (гади күз бит) гомер кичергән һәм, эстетик яктан булсын, аң-белем җәһәтеннән булсын, күп нәрсәләрне югалткан булыр идек. Шагыйрьнең табигать дөньясын оптимистик рухта, олуг бер мәхәббәт белән җанландырган әсәрләре дә иксез-чиксез.
rnТурыдан-туры «Җәй» дип исемләнгән әсәрләр Тукайда күп түгел. Мисалга «Җәй көнендә» шигырен (һавадагы эсселек, бөркүлек, корылык һәм… балаларның иртәдән кичкә кадәр ак балыклар кебек йөзүләре), «Яңа кыйраәт» хрестоматиясеннән томлыкларга кертелгән «Җәй» мәкаләсен (җәйге табигатьнең төп билгеләре, авыл һәм шәһәр халкының җәйге мәшәкатьләре) алырга мөмкин. Аның каравы җәйге табигать хозурлыгын Тукай күп юнәлешләрдә бирүгә ирешә: туган җир табигатенең гүзәллеге, изгелеге: «Җәйге таң хәтирәсе», «Шүрәле», «Туган авыл», «Туган җиремә»; балалар һәм табигать: «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы», «Бала белән Күбәләк», «Бичара Куян», «Кызыклы шәкерт», «Кошчык»; кош-корт, хайваннар дөньясы: «Кошларга», «Карлыгач», «һәркемнең ашыйсы килә», «Ялкау маэмай», «Сөткә төшкән тычкан»; кук җисемнәре, ел, тәүлек әйләнәсе: «Ай һәм Кояш», «Яңгыр илә Кояш», «Арба, Чана, Ат» һ. б., һ. б.
rnӘлбәттә, үзенең тәрбияви эчтәлеге, гади һәм образлы теле белән иҗат ителгән шигърияте аша шагыйрь балаларның аң-белемен үстерүгә үзе дә ирешә. Ә инде тәрбияче яки укытучы да, шагыйрь белән бергәләп иҗат итешкәндәй, шигырьнең төпкә яшеренгән серләрен дә ачарга ярдәм итсә, нур өстенә нур инде ул. Мәсәлән «Җил» шигырен укыгач, җилнең ниләр кылганлыгын санап китү, аның көченә соклану аз. Җил һәм аның хәрәкәтләренә салынган эчке мәгънә — иреккә сусау, ирекле булырга омтылыш икәнлеген төшенү дә кирәк. Киеренке эчке рухи халәт белән бәйле шигырьләргә аерата игътибарлы булу мөһим. Мисалга «Яратырга ярый» шигырен китерик. Әсәр эчтәлегенә килгәндә, елның һәр фасылы яратуга лаек, һәрберсе матур, димәк, дөнья матур: «…матур кырлар, матур таулар»… Әнә шул матурлык фонына шагыйрь контраст итеп тормыштагы үзәген өзгән ямьсезлекләрне куя: фәкыйрьлек, ярлыларның газаплы тормышы, кеше дип әйтергә тел бармаган адәм актыклары… Җирдә, табигать кочагында тормыш, төрле кешеләр бар, дигән сүз бу. «Шатлык вә хәсрәт» шигыренә дә тирән мәгънә салынган. Әле генә дөньяны болыт каплаган, яшен яшьнәп, яңгыр яуган, ялтырап кояш чыккан иде. Ләкин күп тә үтми, диңгез өстендә куе, кара, ямьсез болытлар пәйда була. Нишләмәк кирәк, тормыш та, кеше күңеле дә бер генә халәттә тормый, дөньяда статик, катып калган күренешләр юк бит ул.
rnКүрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә;
rnШулай бергә бугай: шатлык та хәсрәт, канлы яшь берлә. (1,254).
rnБик тә үзенчәлекле төзелгән «Шигърият һәм нәсер» әсәре турында берничә сүз әйтми булмый. Әсәрнең буеннан-буена һәр строфаның беренче ике юлында тәүлекнең һәр мизгеле: ямьле кич, айлы төн, ак йолдызлар, кош тавышлары, якты таң, кояш калку һ. б. — барысы да гаҗәеп матур төсләр, авазлар үзенә хас табигый хәрәкәтләр белән җанландырыла. Шул уңай белән һәр строфаның өченче-дүртенче юллары үз тәртибендә төрле катлам кешеләренең үзара һәм байлыкка, акчага, өстенә салынган йөкләмәгә мөнәсәбәтен әле юмор, әле бер ачыну хисләре белән ача бара. Шигърият шундый серле, гаҗәеп нәрсә инде ул: табигать гүзәллеген тормыш-яшәеш хәл-әхвалләрен дә бергә колачлап, һәркем аңларлык итеп төшендерү куәтенә ия.
rnИнде ниндидер өстәмә аңлатуларга мохтаҗлык һич юк кебек тоелган «Шүрәле» әсәренә карата берничә сүз. Монда Тукайның гүзәл табигать күренешләрен табигатьнең үзеннән дә гүзәлрәк итеп тасвирлавына инану гына аз. Әсәрдәге күренешләрне, предметларны, төс-ис, аваз, хәрәкәтләрне таный белеп, ачыклап-аңлатып күрсәтә алу да җитенкерәми. Әсәрнең буеннан-буена үтәләп барганы — туган ягына гашыйк, тугрылыклы, игелекле кеше хисләре, ничәмә-ничә төсмерле хисләр гармониясе: искә төшереп әсәрләнү, сагыну, ярату, горурлану, хозурлану, соклану, хәтта мактану. {«Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;/Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк»). Әсәрдә ачык, җанлы, төгәл, куе төсләр белән бирелгән табигать күренешләре — шагыйрьнең табигать улы, туган җиренең игелекле улы булуына олуг бер дәлил ул.
rnБеренче карашка бик тә гади, көлкеле тоелган «Сөткә төшкән тычкан» әсәрен алыйк. Балалар белән бергәләп, күңелдән генә сөт чүлмәгенә кереп, чыга алмый тыпырчынып яткан тычканны «күзәтүе» кызык инде. Ләкин тычкан аптырап калмый, болгатудан барлыкка килгән май өстенә басып чыгып, бәладан котыла. Гадәтта бу шигырьне укыгач, шул аңлашыла: югалып калмаска, хәрәкәттә булырга кирәк. Әлбәттә шулай. Тик балага сорау биреп куясы иде: ничек алай майга басып котылырга мөмкин булган? Дөрес, май каты булганга. Ә ничек май төпкә батмаган? Өстә йөзеп йөрмичә, төпкә баткан булса, тычкан чыга алмаганrnбулыр иде бит… Мондый характердагы аңлашулар (Ник? Нигә? Ничек аңларга? Ни өчен?) әледән-әле булып торса, балаларга киләчәктә фән нигезләрен үзләштерүне (бу очракта, әйтик, «сыеклык», «каты җисем» төшенчәләрен, Архимед законы белән аңлатылган күренешләрне һ.б.ны) күпкә җиңеләйтер иде.
rnЙомгак ясап, шуны гына ассызыклап куярга кирәк: Габдулла Тукай шигырьләрендә һәм аң-белем,rnһәм тәрбия бирү мөмкинлекләре иксез-чиксез. Аларны укыту-тәрбия эшендә файдалана белергә генә кирәк.rn
rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда / төз. Р. Гайнанов; кереш сүз авт. Г. Халит. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985-1986. — I т.: шигырьләр, поэмалар (1901-1908) — 408 б.
rn2. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. — II т.: шигырьләр, поэмалар (1909-1913) — 400 б.rn
rn
rn (Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn