rn
rnВ статье рассматривается творческое взаимоотношение великого татарского поэта Г. Тукая и его современника З. Башири.rn
rn
rn
rnЗариф Бәшири — Габдулла Тукай белән бер чорда әдәбиятка килгән язучыларның берсе. Әмма ул замандашы Г. Тукай кебек, халык яратып укый торган шагыйрь дә, оста язучы да булып китә алмый. Галимнәр, тәнкыйтьчеләр фикеренчә, ул З. Бәшири шигырьләренең әдәби яктан эшләнеп бетмәгән, түбән зәвыклы булуы белән бәйле. Моңа аның замандашлары — язучылар һәм шагыйрьләр дә игътибар итә. Ф. Әмирхан, Г. Тукай һәм башкалар аның шигырьләрен тәнкыйтьләп чыгалар. З. Бәшири бу тәнкыйтьләрне күтәрә алмый булса кирәк, Г. Тукайга булган үпкәсен ул газета һәм журнал битләрендә шигъри юллар белән белдерә.
rnЗариф Бәшири белән Габдулла Тукай арасындагы мөнәсәбәтләр бигрәк тә 1908 елда кискенләшә. «Чүкеч» журналының җаваплы секретаре итеп билгеләнү З. Бәширинең үткен сүзле шигырьләрен бастыруга киң юл ача. Ә Г. Тукай исә, моңа каршы корал итеп, шул чордагы үзе эшләгән «Әлислах» газетасын куллана.
rnЗ. Бәшири Г. Тукайның шагыйрьлек дәрәҗәсен төшерергә теләп, аны бары тик «тәрҗемәче»генә дип атап «Мөтәрҗим шагыйрь» шигырен яза:
rnСин дә Пушкин, Лермонтовның
rnБозгалап шигырьләрен,
rnШатланасың, түшне киереп,
rnМин дә бит шагыйрь диеп.
rnБу шигырь «Чүкеч» журналының 1908 елгы 50 нче санында дөнья күрә. Шул ук елда «Чүкеч»нең 63 нче санында З. Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрь» рухында язылган, Г. Тукайга тискәре мөнәсәбәтен күрсәткән «Ул дисезме?» шигыре дә басыла.
rnГ. Тукай мондый бәяләмәләргә җавапсыз кала алмый. Ул да З. Бәширигә үзенең шигъри җавабын юллый. И. Нуруллин белән Р. Гайнанов фикеренчә, «Җавап» шигыре шуларның берсе булып тора. Бу шигырендә Г. Тукай халыкчан образлар, тирән чагыштырулар, тупас лексиканы да кулланып, З. Бәширинең әдәбияттагы урынын күрсәтә:
rnШигъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул,
rnХәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
rnСин дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
rnТелләрең сузган буласың, — җитми, җитми, кит күчеп.
rnКит хәзер, ләкин китәрде сал колак бу сүзгә бер:
rnБарчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!
rnГалимнәр, Г. Тукайның әлеге шигыре эчтәлеге белән З. Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрьгә» («Чүкеч», 1908, № 50) һәм «Ул дисезме?» («Чүкеч», 1908, № 63) шигырьләренә турыдан-туры җавап булганлыктан, аның язылу датасы 1909 елның февраль-март айларыннан да соң булмаска тиеш дип фаразлыйлар. Ләкин Г. Тукай бу шигырен ул вакытта бастырмый. 1909 елда «Яшен» журналының 7 нче санында аның икенче шигыре — «Сәфилгә каршы язарга теләгән каләмгә» басылып чыга. Монда шагыйрь З. Бәширигә булган мөнәсәбәтен йомшаграк итеп әйтә:
rnЮк, маташма, и каләм! — калсынмы — тундай юк белән;
rnБорчак атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән.
rnНи эшең бар? Юкмыни, язсаң, югары нәрсәләр?
rnУгърашып торма җиһанда иң түбән мәхлук белән!
rnТа әзәлдән ул сәфилләр уз-узеннән бетмәдә:
rnКауме Нухи — су белән йә кауме Лути — ут белән.
rnСипмә конфетти аның төсле сәфиячәр өстенә:
rnУл хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чуп белән.
rnГ. Тукай моның белән генә чикләнми, З. Бәширине «мыраулый торган мәче», «кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе» дип тә атый, ә инде «Шура»да аның шигыре яки мәкаләсе басылып чыгуны «борын тыгу» дип бәяли («Нәрсәдән»).
rnТукай З. Бәширигә генә түгел, үзе эшләгән һәм шигырен бастырган «Әлислах»ка, «Яшен»гә, шулай ук үзенә, Ф. Әмирхан, Г. Камалга каршы «һөҗүмләр» белән чыккан «Чүкеч» журналына да үзенең мөнәсәбәтен белдереп тора:
rnАгыйделнең аръягында атлар йөри чабында:
rn«Чукеч» сабын кимреп җылый «Яшен» суккан чагында
rn(«Авыл җырлары. Өченче көлтә»).
rnЯки башка шигырендә:
rnНигә тончыкты «Чукеч» атлы нәҗес вулканы да?
rnКем атар инде бу милләтнең йөзенә былчырак?
rn(«Ник? Нигә?»)
rnдип тотрыклы мәсләге булмаган һәм демократик матбугатка да тел-теш тидергән журналны тәнкыйтьли.
rnЖурналга кискен тискәре бәя «Нәрсәдән?» шигырендә дә күренә. Шагыйрь аның түбән сыйфатлы булуына ишарәләп болай ди:
rnНинди ис: һәрбер кеше борнын кысып тоткан буген? —
rnБелмисезме? Мин беләм: әлбәт, «Чукеч» чыккан буген.
rnШулай да, З. Бәшири белән Г. Тукай мөнәсәбәтләре шактый катлаулы булуга карамастан, алар бары тик бер-берсенең язучылык талантын кимсетергә, халык-укучылар арасында дәрәҗәләрен төшерергә генә юнәлтелгән булган, дигән фикер дөрес булмас. Моңа берничә дәлил бар. 1911 елның 1 гыйнварында Габдулла Тукай Сәгыйть Сүнчәләйгә хат яза. Хаттан күренгәнчә, Г. Тукай үзенең китабына З. Бәширинең "үзенә һич тә әһәмият бирмичә" аның «Балалар теләге» дигән шигырен «мәгънәви яклары яхшы булганга» урнаштыруны тиеш тапкан (4, 99).
rnЗариф Бәшири халкыбызның йөзек кашы булган Габдулла Тукайның шигъри талантын таный. Тукай шигырьләрен беренче тапкыр укыганда нык тәэсирләнүен әйтә: «Тукай шигырьләре мине беренче тапкыр уку белән үк йотып алсалар да, мин әле Тукаймы, Мәҗитме шәбрәк яза дигән бер фикергә килерлек хәлдә түгел идем. Сукыр тавыкка бар да бодай дигәндәй, аларның һәммәсе дә миңа җан азыгы, һәммәсе дә минем йөрәгемне җылыта!» (1, 42).
rnГ. Тукай тәэсире З. Бәшири иҗатында да сизелә. Замандашы Хәйретдин Вәли аның шигъриятендә Г. Тукай мәктәбенең зур урын алып торуын ассызык-лый. «Бу хәл аның техникасында, вәзен, Кафияләрендә генә түгел, шигырьләренең рухында да ачык сизелә», rn(2, сак. бер. 64) ди ул З. Бәширинең шигырьләр җыентыгы чыгу уңаеннан язылган мәкаләсендә.
rnЗ.Бәшири күңелендә Г.Тукайга карата ачу да, нәфрәт тә сакламаган дияргә нигез бар. З. Бәширинең Г. Тукай үлгәч язган шигырьләре шул турыда сөйли. Тукайга ул «дустым, кордашым, җырдашым» дип эндәшә, аның халкыбыз киләчәге өчен борчылып яшәвен күрсәтә, шагыйрьнең бөеклеген танып, аны гөлләр бакчасындагы кошка тиңли. Бу шигыреннән Г. Тукайның үлеме З. Бәшири өчен зур югалту булуы да сизелә:
rnУл юк хәзер,
rnБезнең арабызда,
rnКүп дустлардан өстен кордашым,
rnАвыр еллар басып, култыклашып,
rnАлга үрләгән якын җырдашым… (2, сак. бер. 4).
rnЗ. Бәшири Г. Тукайның үлеме аерым бер кешеләр өчен генә түгел, ә бәлки халык һәм татар әдәбияты өчен дә зур югалту икәнлеген аңлый. Тукайны ул «Мин шатланам шуңа» шигырендә дә сандугачка, былбылга тиңли, кош сүзен батыр, асыл эпитетлары белән куллана, һәм шагыйрьнең, ул вакытта инде танылган булуына карамастан, «әдәбият бакчасында» үзенең тиешле урынын ала алмаганлыгы турында әйтә:
rnАла алмады шуңа,
rnУл чорларда,
rnҮз бәйәсен, матур сандугач,
rnАйыра алдык шунда:
rnЧын кошларны,
rnИл күгендә нурлы таҗ тугач… (2, сак. бер. 4).
rnБу юлларда бәлки З. Бәшири белән Г. Тукай арасындагы иҗатларында да чагылган мөнәсәбәтләр гәүдәләнгәндер.
rnЗ.Бәшири иҗатының Г. Тукайга бәйле булган өлешендә тагын бер кызыклы факт бар. З. Бәшири үзенең кулъязмаларында шагыйрьнең фамилиясен кечкенә хәрефтән «тукай» яки «тукаев» дип кенә бирә. Бу хәлне язучыларыбыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр белән генә аңлату дөрес булмас. Чөнки әлеге күренеш Г. Тукай үлгәннән соң, З. Бәширинең аңа багышлаган шигырьләрендә, замандашларына язган хатларында да кабатлана. Моның нигә һәм нәрсәдән шулай икәнен хәзер бары тик фаразларга гына мөмкин. Ә төгәл җавапны З. Бәшири үзе генә белгәндер…
rnШул рәвешле шәхси мөнәсәбәтләр иҗатта да чагылыш таба: чагыштырулар, символлар ярдәмендә танылган шәхесләрнең кабатланмас образлары тудырыла, алар чор контекстында һәм аерым шәхеснең кабул итүенә бәйлелектә сурәтләнә.
rn
rn
rnӘДӘБИЯТ
rn1. Бәшири З. Замандашларым белән очрашулар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 291 б.
rn2. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге. Фонд 57, опись 1.
rn3. Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда / Ред. Г. Халит; Төз.: Р. Гайнанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 1 т. — 406 б.
rn4. Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда / Ред. Г. Халит; Төз.: Р. Гайнанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — V т. — 368 б.rn
rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn
rn
rn
rn rn
rn