ТАТ РУС ENG

Сибгатова Гөлнара (Казан) Татар милләтенең рухи яңарышында Габдулла Тукайның урыны

rnВ статье дается анализ произведений Г. Тукая, делается краткий обзор всех сфер его деятельности, определяется роль творчества поэта в духовном самоопределении и возрождении нации. Затрагиваются темы просвещения, политической жизни, гражданского самовыражения, роли человека в семье и обществе; выявляется литературный идеал поэта — образ интеллигентного, сильного человека, имеющего свою позицию. Отмечается огромный вклад Г. Тукая в развитие детской литературы. Также делается ударение на высокую степень изучения творческого наследия Тукая его современниками и последователями, а также литературоведами нашего времени.rn

rn

rn
rn 
rnХалыкның рухи тормышы әдәбият, сәнгать белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки әдәбият, рухи кыйммәтләр халыкның аңына җиткерелә, әдәби әсәрләрдә соңрак милли идеаллар булып формалашачак образлар тудырыла, милли үзаң булдырыла.
rnТатар әдәбиятында XX гасыр башы — Яңарыш чоры буларак билгеле. Бу вакытта татар әдәбияты теориясе үсеш ала, әдәбиятка үткен телле тәнкыйтьчеләр килә. Китаплар һәм календарьлар бастыру белән бер-рәттән, газета-журналлар чыгару эше дә активлаша. Татар әдәбияты яңа язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр буыны белән байый.
rnXX гасыр башы татар Ренессанс әдәбиятының барлыкка килүе, аның Россия әдәбияты мәйданына һәм халыкара аренага чыгуы татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле.
rnТукай — күренекле шагыйрь дә, сәләтле прозаик, ялкынлы публицист та, тарихчы, фәлсәфәче дә, үз халкын дөнья әдәбияты мәйданына чыгарырга теләгән сизгер дипломат та, җәмгыять эшлеклесе дә.
rnТукайның кызыксыну даирәләре дә гаять киң була. Киң карашлы шәхес буларак, ул Көнчыгышка да йөз тота, рус әдәбияты аша Көнбатышның казанышларын да тирәнтен өйрәнә; башка милләтләр тәҗрибәсен милли җирлеккә яраклаштырып, татар халкының үсеше өчен зарур булган шартлар тудырырга тели. Болар барысы да әдипнең шигъриятенә дә, прозасына һәм публицистикасына да хас булган асыл сыйфатлардан санала.
rn1905 елда язылган «Мужик йокысы» әсәре — рус шагыйре А. В. Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?» шигыренең ирекле тәрҗемәсе. Биредә шагыйрь авыл халкының көнкүрешен тасвирлый һәм «бәхетле, мул тормышка ирешү өчен, «йокыдан уянырга», тырышырга кирәк» дигән идеяне күтәрә. «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз» әсәрләрендә Тукайның мәгърифәтчелек карашлары гражданлык позициясе белән үрелеп китә. Халыкны якты киләчәк белән тәэмин итү өчен башларын салган асыл егетләрнең эшен дәвам итәрлек кешеләр кирәклеге ассызыклана. «Иттифак хакында» шигырендә милләткә уянырга вакыт җитүе, «таң атуы» — үсеш өчен шартлар тудырылуы хакында хәбәр ителә. Уку, мәгърифәт, азатлык, фикер иреге мәсьәләләре күтәрелә. Шагыйрьне татар халкының наданлыгы, артта калганлыгы — «йокысы» борчый, ул бу хәлдән чыгу юлларын эзли башлый.rn 
rnБу мәсьәләләрнең барысы да Тукайның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» мәкаләсендә урын ала. Автор фикеренчә, татар милләте башка милләтләрдән гаять артта калган, явыз «козгыннар», «Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләр» (ягъни иске карашлы, надан дин әһелләре) сүзенә ышанып, үсешеннән тәмам тукталган. Әлеге мәкаләсендә Тукай яңалыкка каршы торучыларга кискен ут ача, милләтне бу баткаклыктан чыгару бары тик мәгърифәтле, укымышлы кешеләр кулында икәнлеген ассызыклый: «…без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын…» (4, 279).
rnТукай фикеренчә, милләт алга китсен өчен, һәрбер гаиләдә дә тәртип, тугрылык, дөреслек хөкем сөрергә тиеш. 1906 елда язылган «Кечкенә генә бер көйле хикәя» әсәрендә автор бер гаилә тарихын бәян итә. Хатыны Фатыйма сүзе белән йөргән Сафи абзый, нәтиҗәдә, хатынын да югалта, Фатыйманың зина кылуын белмәмешкә салынып, үзе дә бөтен таныш-белешләре каршында хур була. Кискен сатира белән сугарылган әлеге әсәр чын, көчле, мөстәкыйль фикерле ир һәм тугры, әдәпле хатын идеалларын күтәрә.
rn«Сорыкортларга» (1906) шигырендә Тукай гаделсезлекне кискен сатира ярдәмендә фаш итә. Халыкның «икъбал»ен — якты киләчәген йоткан «зур корсаклы аристократлар», байлык алдында тез чүгүчеләр җыелма образы булып аңлашыла. Автор бу «сорыкорт-лар»ны бары тик бер юл — үткен каләм һәм хак сүз белән генә җиңәргә мөмкинлеген ассызыклый.
rn«Государственная думага» (1906) шигыре социаль изүгә, тигезсезлеккә ризасызлык хисләре белән сугарылган. Автор залимнәр фикерен тыңлап, гади халыкны җирдән, ризыктан мәхрүм иткән дума образы ярдәмендә иске җәмгыятькә тискәре бөя бирә. Шулай да шагыйрьнең якты киләчәккә (акны — ак, караны — кара дип танытуга) өмете бар.
rnҮткен ирония, сатира белән язылган «Мактанышу» шигыре (1906) дин исеме белән кәсеп итүче ялган руханины фаш итә. Әсәр ишәк белән ишан диалогына корылган. Автор ялган руханиларга хас тискәре сыйфатларны ишанның үз авызыннан әйттерә; ишан үзенең изгелегенә ышанучыларны ишәккә тиңли, ялкаулык һәм наданлыкны «Алладан килгән бүләк» дип саный. Ул халыкны алдап, аларны соңгы кисәк ипиләреннән мәхрүм итә. Үзенең тормышын «ялган эчендә йөзү» дип бәяли.
rn«Алтынга каршы» шигырендә (1907) Тукай җир йөзендәге барлык алтыннарны җыеп тәмугка атмак-чы була. Ул алтынга табынып, хакыйкатьтән ваз кичкән һәм гомумкешелек кыйммәтләрен бер металл кисәгенә алмаштырган бәндәләргә нәфрәт белән карый.
rn«Китмибез!» шигыре (1907) карагруһчыларга, патша сәясәтенең коллониаль изүенә каршы язылган. Әлеге шигырь Г.Тукайның, гражданлык позициясе ягыннан, иң биек ноктасы булып тора. Лирик герой тарихи ватаныннан беркайчан да китмәячәген, «Тәңре бәйләмеш» җирне ташламаячагын белдерә.
rnМатбугат чисталыгы мәсьәләсе Тукайның «Матбага берлә уйнаган бер байга» шигырендә (1907) чагылыш таба. Автор матбаганы үз кулына төшергән бер наширдөн көлә. Лирик герой фикеренчә, һәрбер кеше үзенең гамәлләре өчен җавап тота. Фанилыкта хакыйкатьне ялган адвокатлар, акча ярдәмендә яшереп калган җинаятьче җәзасын бакый дөньяда алачак. Лирик герой ялганчы байны «печән өстендә өргән һәм талашып яткан эт»кә тиңли. Шул рәвешле шагыйрь мәгърифәтчелек идеяләрен күтәрә һәм «һәркем үзе белгән эш белән шөгыльләнергә тиеш» дигән фикер үткәрә.
rnМатбугат, иҗат чисталыгы, әдәбиятның пакьлеге мәсьәләләре шагыйрьнең «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» мәкаләсендә урын ала. Биредә автор матбугатта чыгачак яисә китап булып басылачак әсәрнең белемле, тәҗрибәле тәнкыйтьче кулыннан үтәргә тиешлеген ассызыклый. Тәнкыйтьче — язучы һәм гомумән әдәбият алдында гына түгел, ә укучы, киләчәк буын алдында да җаваплы, ди.
rnТукай үзе милләт алдындагы җаваплылыгын һәрвакыт күз уңында тота. Дәртләнеп, җиң сызганып мәкаләләр яза, публицистикада кайный. «Фикер» газетасын, «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» журналларын чыгаруга зур өлеш кертә. Дусты, фикердәше Ф.Әмирхан җитәкләгән «Әлислах» газетасы эшчәнлегендә актив катнаша, Г. Камал белән бергә сатирик «Яшен» журналын чыгаруга ирешә. Соңрак Ә. Урманчиев мөхәррирлегендәге сатирик «Ялт-йолт» журналларында эшләп, татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерә, кыю әсәрләре ярдәмендә замананың иң кискен сорауларына җавап һәм бәя бирә.
rnШагыйрь күңелен бихисап сораулар борчый. Шундыйлардан уку-укыту мәсьәләсе, мәдрәсәләрдәге тәртипсезлек, артталык, караңгылык Тукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигырендә (1907) чагылыш таба. Беренче заттан сөйләнгән бу әсәрдә «Яктылыктан ни килсә дә», каршы торган, «Таң атса да», уянмаган шәкертләр образлары сурәтләнә. Автор иске фикерле ишаннарны тыңлап, бәхет кояшын баеткан, әхлакны онытып, иблистәй бозылган бу егетләр өчен борчыла. «Укып мантыйк… I Ни он түгел I Камыр түгел… — пешмәгән калач» булган бу шәкертләрнең киләчәге юклыгына басым ясый. Шулай да шигырь азагында якты киләчәккә өмет бар; шәкерт үзенең «наданлык корбаны» булуын аңлый һәм алга — халыкка хезмәт итү юлына таба барырга сүз бирә.
rnТукай уку-укыту проблемаларына шигырьләрендә генә якын килеп калмый, бәлки үз фикерләрен гамәлдә дә раслап чыга. 1910 еллар тирәсендә татар җәмәгатьчелеге әдәбиятны мәктәптә фән буларак укыту мәсьәләсен күтәрә. Шушы агымга Г.Тукай да кушылып китә һәм, беренчеләрдән булып, мәктәп-мәд-рәсәләр өчен әдәбияттан «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән хрестоматия төзи.
rnТукайның иҗаты халык тормышы, язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Тукай халкыбызның һәр сулышын тоеп яши кебек: милләтебезнең уңышларына сөенә, кайгыларын шигырьгә салып, моңлы әсәрләр тудыра. Халык иҗаты җәүһәрләрен өйрәнү исә шагыйрьнеrnтатар халкына тагын да якынайта. Без алдарак карап үткән әсәрләрнең теле гарәп-фарсы алынмалары белән чуарланган булса, «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» әкият-поэмаларының, «Таз» әсәренең теле дә саф татарча. Аларда татар халкының җанлы сөйләмендәге тел-сурәтләү чаралары, фольклор әсәрләренә хас булган мифологик образлар урын алган.
rnГабдулла Тукай киләчәкнең балалар кулында икәнлеген белә һәм киң эрудицияле, белемле, милләтпәрвәр шәхес үстерү өчен, балаларда сабый чактан ук туган телгә, гаиләгә, кешеләргә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген аңлый. Тукайның үзе исән чакта ук дөнья күргән 34 китабының 16 сы нәниләргә багышланган. Әдип шигырь, поэма, әкият-поэма, нәсер, повесть жанрларында эшли; рус язучыларының, аерым алганда Крыловның, әсәрләрен тәрҗемә итә. Әсәрләрендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт («Туган тел», «Туган авыл»), табигатькә сакчыл караш («Бала һәм Күбәләк», «Фатыйма һәм Сандугач», «Кошларга») һәм соклану хисе («Карлыгач») тәрбияли; укуга, эшкә, хезмәткә өнди («Эш», «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Кызыклы шәкерт», «Сабитның укырга өйрәнүе»); һәрнәрсәнең үз кыйммәте, үз урыны булуын ассызыклый («Ай һәм Кояш», «Яңгыр илә Кояш»). Ничә буынның Тукайның шигырь-әкиятләрендә тәрбияләнүен исәпкә алсак, бу җәүһәрләрнең чын кыйммәтенә тагын бер кат төшенергә мөмкин. Г.Кәрам да бу мәсьәләгә басым ясап: «Тукаев чын мәгънәсе белән шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачактыр. Аның шигырьләре буыннан-буынга калып, миллионнарча балаларыбыз тарафыннан ятланачак вә аның шанлы исеме мәңгегә онытылмаячак» (4, 8), — ди.
rnГ. Тукай иҗатын өйрәнүнең бер гасырлык тарихы бар. Тукайга үзе исән чакта ук бәя бирә башлыйлар.
rnАның иҗаты белән замандашлары Г. Исхакый, Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан кызыксына. Соңрак шагыйрьнең мирасы Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти, Г. Сәгъди, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай һ. б. ларның күпсанлы мәкаләләрендә өйрәнелә; Г.Халит, Х.Хәйри, Х.Госман, И.Нуруллин, Я.Агишев, Г.Нәфыйгов, Р. Башкуров һ. б. ларның хезмәтләрендә тиешле бәясен ала. М. Хәсәнов, Ф.Мусин, Н. Хисамов, Т. Галиуллин, Р. Ганиева, З.Рәмиев, X. Миңнегулов, Д. Заһидуллина, М. Зәкиев, М. Сәхапов, Т. Гыйлаҗев һ. б. галимнәрнең хезмәтләрендә конкретлаштырыла һәм тулыландырыла.
rnНәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Г. Тукай күпкырлы эшчәнлегенең һәрбер өлкәсендә татар милләтенә хезмәт итә; иҗатына, иҗтимагый, фәнни эшчәнлегенә, тәрҗемәчелек хезмәтенә шәхесне тәрбияләү, тормышны матурлау чарасы итеп саный. Кешенең холкына, аң-белем дәрәҗәсенә, гражданлык позициясенә, гаиләдәге, җәмгыятьтәге урынына якын килә. Татар халкында дәүләт ролен үтәячәк «милләт» төшенчәсен укучы аңына җиткерү өчен, теленең иң гүзәл, каләменең иң үткен чараларыннан файдалана.
rn

rn

rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Миңнегулов X. Й. Гасырлар өнен тыңлап… / X. Й. Миңнегулов. — Казан: Мәгариф, 2003. — 335 б.
rn2.    Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйлаҗев. — Казан: Мәгариф, 2004. — 274 б.
rn3.    Гыйлаҗев Т. Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т. Ш. Гыйлаҗев; кереш сүз авт. Д. Ф. Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.
rn4.    Тукай Г. М. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр / Габдулла Тукай; төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Бәшир; икенче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — 479 б.
rn

rn

rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*