ТАТ РУС ENG

Шәехов Ленар (Казан) Татар шигъри трагедияләрендә Тукай образы

rn rn

rn

rnВ статье анализируются трагедии в стихах Ильдара Юзеева «Улетела из клетки мироздания» («Очты дөнья читлегеннән») и Ахсана Баяна «Черная птица» («Каракош»), посвященные Габдулле Тукаю, где великий татарский поэт предстает как национальный герой, вобравший в себя и радость и горе всего татарского народа. В обоих произведениях рядом стоят два понятия — величие и трагедия личности.rn

rn

rn
rnТатарстанның халык шагыйрьләре Илдар Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән» (1980-1991), Әхсән Баянның «Каракош» (1989-1991) шигъри трагедияләрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның катлаулы язмышы сурәтләнә. Әсәрләр икесе дә аның тормышын аермачык итеп күз алдына китереп бастыра.
rnИ. Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән» шигъри трагедиясе Габдулла Тукайның егерме җиде еллык гомер аралыгын үз эченә ала. Әсәр башында ук шагыйрьнең халык улы икәнлеге кат-кат искәртелә: «шагыйрьне халык тудыра сыман» (1, 260), шагыйрь яткан «бишекне бөтен халык тирбәтә кебек» (1, 260), «Апуш, кулдан-кулга күчеп, халык эчендә югала» (1, 261) һәм кинәт калкып чыга, чөнки халык аны көтә, аңа өмет белән карый. Шәкертләр Тукайны милләткә юл күрсәтүче, хатын-кызлар үзләренең яклаучысы һәм саклаучысы дип кабул итәләр. XX йөз башындагы тар фикерле дин әһелләренең образын үзенә җыйган Хәзрәт кенә:
rn 
rnБез көттек синең килүне
rnЕллар, гасырлар аша,
rnТик чыкма рухи кануннан,
rnБезнеңчә генә яшә! (1, 264) —
rnдип, аңа чик куймакчы, шагыйрьнең иреккә омтылган җанын кысага — читлеккә кертеп утыртмакчы була. Дөнья үзе дә читлек икән, ә милләт атлап барган юл — рухи коллык. Әмма Тукай моның белән килешергә теләми, чөнки йөз-мең ел буена яшәп килгән кануннар хәзер эшләми, алар тузган, искергән. Халык исә азатлыкка сусаган, аңа рухи лидер, туры юлны күрсәтүче, алга әйдәүче кирәк.
rnӘйе, шагыйрь ялгыз түгел. Аның ягында шәкертләр, иттифакчылар, хатын-кызлар, уралчы һәм уралчылар, зыялы һәм зыялылар һ. б. Алар аны рухландырып, хуплап торалар. Хөррияткә төп ачкыч — тәрәкъ-кыять, мәдрәсәне яңарту, чит телләр белү, Көнчыгыш һәм Европа белән сәүдә итү һ. б. Икенче якта торучы хәзрәт, кадимчеләр, миссионер, карагруһчы һәм карагруһчылар, хаҗи, ишаннар да бар бит әле. Алар белән нишләргә? Көрәшергә һәм бары тик көрәшергә генә!
rnТатар белән русның аралашуы да коточкыч күренеш түгел. Ике халык борын-борынгыдан «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яши. Аерма шунда гына: руслар алда бара, татарлар артта.
rnТукай!
rnСу кирәк — кое казыйбыз…
rnРуслар — машина белән.
rnБез казыйбыз шул ук җирне
rnКулдагы инә белән (1, 276).
rnДимәк, иң беренче чиратта, милләткә мәгърифәт нуры чәчәргә, халыкны уятырга кирәк. Моның өчен башка милләтләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, үзебезнең көйчеләрне, рәссамнарны, әдипләрне, шагыйрьләрне булдыру, халык өчен тырышкан ирләрне табу зарур.
rnӘсәрдәге Тукай һәм кадимчеләр арасындагы конфликт, ахырда, Тукай һәм Патша дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Татар халкының бер вәкиле булган шагыйрь . зләренең өч йөз ел тәхеттә утыруларын бәйрәм иткән Романовлар нәселенең патшасы белән күзгә-күз әңгәмә кора. Әмма Россиянең татарга карата алып барылган сәясәте үзгәрмәячәк икән:
rnИң дөресе — аны читлектә тоту,
rnТончыктыру, куркыту, кысу, йоту!
rnМәгърифәттән читләтү, аңсыз итү,
rnХәмер белән агулап, җансыз итү… (1, 300)
rn«Үз дигәненә ирешү өчен патша шул халыкның кара көчләрен — хәзрәт, ишан, мөрит, куштаннарын, Карәхмәтләрен файдалана» (2, 95), — дип яза А. Даутов. Димәк, теге яки бу милләтне шул милләтнең томана, надан, сатлык, хыянәтче катлавы юкка чыгара ала.
rnГабдулла Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрендәге Карәхмәт образын Илдар Юзеев үзенчә ача, аны гади халыкның көчле, ләкин томана, надан, белемсез катлавы итеп күрсәтә. Аны кадим фи-керлеләр төркеме үзләренең максатларында куллана, эт шикелле өстерә, котырта. Карәхмәт, беркатлы сабый бала сыман, барысына да ышана. Ахыр чиктә, халык үзе дә Тукайны аңлап бетерми кебек, ул патшаларга дан җырлаучы, ялагай Иманкол мулланы «шагыйрь» дип таный, ә Тукай такмакчы булып кына кала. Ләкин чишелеш бу түгел әле.
rnИскелек калдыклары, куштаннар һаман саен Тукайны кысалар, аның авыруы көчәйгөннән-көчәя һәм әсәрнең кульминацион ноктасы җитә — шагыйрь үлә.
rnТукай:
rnДөнья зинданында кылган
rnИң соңгы догам шушы:
rnОчсын дөнья читлегеннән
rnТарсынып күңелем кошы… (1, 304) Әсәр башында түбәннән, халыкның төбеннән күтәрелгән шагыйрь Кояшка кадәр менеп җитә һәм шунда югала. Бер мәлгә Кояш сүнә, бөтен җир караңгылана. Кара көчләр җиңү яулады кебек, ләкин Кояш, тагын да нурлырак булып, кире кабына һәм күктән Тукайның илаһи тавышы ишетелә. Халык уяна, соңлап булса да аңына килә:
rnХалык:
rnКемне югалттык без, кемне? (1, 307)
rn…«Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач» (1, 308).
rnТукай — җиңүче. Әсәрдән аның кояшка омтылучы бер нур икәнлеге аңлашыла. Бу очракта Кояш мәңгелекне символлаштыра. Нурның, ягъни Тукайның мәңгелек, ягъни Кояш белән кушылуы шагыйрьнең җирдәге тормышы тәмамлану һәм аның рухи халәттә яши башлавы белән бәйләнгән.
rnИлдар Юзеев үзенең «Очты дөнья читлегеннән» шигъри трагедиясендә бөек халык шагыйренең образын бербөтен итеп сурәтли. Автор аның фаҗигале тормышын, халыкчан иҗатын тирәнтен аңлый һәм тоя. Әсәрдә ул Г. Тукайның мәгълүм шигырьләреннән кайбер юлларны шагыйрьнең үз авызыннан сөйләтә. Р. Игъламов фикеренчә, «Илдар Юзеев шагыйрь шәхесен аның иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм бербөтен итеп күз алдына китерү аша ачарга омтыла» (3, 160).
rnӘсәрдә читлек образы берничә мәгънәдә кулланыла. Беренчедән, ул — кадимчеләрнең төп кануны, ягъни аерым бер кыса. Алар фикеренчә, аннан беркемгә дә, шул исәптән Тукайга да, чыгарга ярамый. Икенчедән, читлек — патша хөкүмәтенең татар милләтенә карата алып барган астыртын сәясәте. Ягъни, татарны билгеле бер кысалардан чыгарырга ярамый. Ул надан, хәерче һәм мескен хәлдә булырга тиеш. Өченчедән, читлек — фани дөнья, автор аны зиндан белән дә чагыштыра. Дүртенчедән, ул — тән. Җан тәннән аерылгач кына тулы иреккә ирешә ала, чөнки ул бу юл белән мәңгелеккә күчә һәм үлемсезлек яулый.
rnӘ.Баянның «Каракош» шигъри трагедиясе Габдулла Тукай гомеренең соңгы еллары хакында. Биредә Шагыйрьнең язмышы ачылган китап кебек: барлык вакыйгалар күз алдында ярылып ята, бер-берсенә тыгыз итеп бәйләнеп, керешеп китә. Автор әсәр башында ук Бикчура (трагедиядә Шагыйрь аны «Бичура» дип йөртә) — Исхак Бикчурин — образын кертеп җибәрә. Ул шагыйрь янына килгән, максаты — аның турында рисалә, ягъни китап язу. Ләкин бу бер сәбәп кенә, «китап язу» төшенчәсе астында бөтенләй башка ниятләр яшеренгән.
rnШагыйрь Бикчураның үтенечен кире какмый, үзенең башыннан үткәннәрне күз алдында яңарта. Хатирәләр бүгенге көн вакыйгалары белән аралашып, кискен күчешләр аша сурәтләнә.
rnТавык яки күркә чебеше, каз яки үрдәк бәбкәсе кечкенә чагында ялгызы гына яланда үлән чемченеп йөрсә, аны карга яки тилгән алып китә. Әсәрдә дә шулай. Шагыйрь бала вакытында ук ятим кала һәм бернинди яклаучысыз сабыйга кара бөркет (козгын) һөҗүм итә, күкрәгенә «кара ыргак төсле тырнакларын» батыра. Шагыйрьнең беренче мәртәбә каракош белән очрашуы шушы була. Сабый — ялгыз, аның таяныр, ярдәм сорар кешесе юк. Каракош исә, башта чын кебек тоелса да, шул ук вакытта ул символик мәгънә белдерә башлый һәм әсәрнең буеннан-буена Шагыйрьне эзәрлекли.
rnӘсәрдәге Хәзрәт образы гади генә образ түгел. Ул — Г.Тукайның беренче укытучысы, яңа карашлы дин әһеле һәм заманча уйлаучы фикер иясе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин. Биредә ул Шагыйрь идеяләренә колак салучы, аларны хуплаучы образ итеп тасвирлана. Нәкъ менә мәдрәсәдә укыган чагында Шагыйрь беренче мәртәбә үз фикерен әйтә — хатын-кыз хокукын яклап чыга.
rnСюжет барышында шагыйрь хакимият органнары белән көчле бәхәскә керә һәм шул вакытта аңа сабый чагында һөҗүм иткән Каракош кабат иярә башлый.
rnПсихология фәне буенча, балачакта булган иң сөенечле яки иң куркыныч вакыйгалар кеше хәтерендә тирән эз калдыра. Еллар үткәч, шуңа охшаган хәлләр кабатлана калса, сабый вакыттагы сөенү яки курку «уяна» һәм тышка бәреп чыга. Димәк, Каракошның яңадан күренүе Шагыйрь күңелендә яткан куркыныч вакыйганы урыныннан кузгатып җибәрә.
rnӘсәрдән күренгәнчә, Шагыйрь артыннан иярүче Каракош образы патша охранкасын, шымчыларны һәм доносчыларны гәүдәләндерә. Димәк, каләм иясенең һәр адымы, әйткән һәр сүзе, язган һәр фикере күзәтү астында дигән сүз.
rnШагыйрь:
rnӘдәбият тирәсендә гомер бакый
rnБөтерелә килә төрле ялчы, шымчы… (4, 329).
rnПатша хөкүмәтенең татарларга карата алып барылган сәясәтен Пристав әйтеп бирә:
rnАх, Тамерлан! Тамерланның тамырының
rnСоңгы ботакларын ыргытыгыз йолкып.
rnЧиста торсын рус туфрагы — калмасын чүп (4, 319).
rnДимәк, «Россия — руслар өчен» дигән сәясәт һәрвакыт булган һәм дәвам иткән. Бу күренеш, катгый васыять булып, бер патшадан икенчесенә күчкән, әкренләп астыртын рәвештә гамәлгә ашырылып килгән.
rnШагыйрьнең язмышы алдан язылган. Ул халкына хезмәт итәргә, аның аңын уятырга, аны якларга һәм сакларга тиеш. Шуңа да ул бөтен авырлыкны үз җилкәсенә, үз бәгыренә ала, башкалар кебек тормыш алып бара алмый. Аның хәзергесе һәм киләчәге — ялгызлык. «Каракош — язмыш — миңа суккан мөһер» (4, 324), — ди Шагыйрь. Нәтиҗәдә ул Зиләйлүк (Г. Тукайның сөйгәне Зәйтүнә образын гәүдәләндерә) дигән кызның мәхәббәтен кире кагарга мәҗбүр була, аның үзе белән бергә җәфалануын теләми.
rnӘсәрдә Фатих (Фатих Әмирхан), Камал (Галиәсгар Камал) образлары Шагыйрьнең якын дуслары буларак биреләләр. Алар төрлечә аның кәефен күтәрергә, яшәүнең никадәр матур күренеш икәнлеген күрсәтергә тырышалар, ләкин Шагыйрь үзенчә эшли, үзенчә тормыш итә.
rnШагыйрь:
rnШат тормышка тиеш Шагыйрь күз салмаска,
rnШагыйрь — горур рыцарь, гәрчә чабаталы (4, 340).
rnШагыйрьнең һәрдаим күзәтү астында яшәвен «читлек» дип билгеләгән очракта, Ханым образы аша аңа шул читлекнең ачкычы да тәкъдим ителә, ләкин ул аны кабул итми.
rnПетербургта Шагыйрь төп Каракош белән очраша, моңа кадәр күренгән кошлар аның карачкылары, ягъни аның кул астында эшләүче «йомышчы малайлар» гына булган икән. Каракош ике башлы бөркет кыяфәтендә сурәтләнә. Автор әлеге образ ярдәмендә Россия империясен,  ул  алып  барган  сәясәтне  тасвирлый.
rnКаракошның күләгәсе Балтыйк ярларыннан Тын океанга кадәр төшкән, шушы территориядә яшәүче милләтләр — аның тырнагына эләккән халыклар.
rn…Тырнак-канат астындагы халыкларым
rnМинем өчен бары чебеш кенә (4, 346), — ди ул,
rn…Йөрәгеңә баткан минем тырнак.
rnКара һәм күр, менә мин — ул шушы,
rnАшыктырып сине гүргә озатучы (4, 346).
rnБу сүзләрдән шуны аңларга мөмкин: Россия территориясендәге «вак» халыкларның зыялы, акыллы, белемле катлавы беренче чиратта эзәрлекләүләргә дучар булачак һәм юкка чыгарылачак.
rnШагыйрь сүзе һәрвакыттагыча кискен һәм туры. Ул аның юрау сүзләре булып яңгырый:
rnУйлыйсыңдыр: «Куначам нык — таш багана!»
rnСаклап халкың тормаса, бел, ул да ава.
rnТот исеңдә: гөрселдәрсең син дә берчак.
rnТот исеңдә: килер ул замана (4, 346).
rnДимәк, Шагыйрь тиздән инкыйлаб буласын, Каракошның бәреп төшереләчәген вакыт аралыгы — еллар аша тоя.
rnӘсәр ахырында Бикчураның да чын йөзе ачыла. Ул — Каракош карачкысы икән, китап язу бары бер хәйлә генә булган, чынлыкта ул Шагыйрьнең һәр адымын күзәтеп, теркәп, тиешле урынга җиткереп барган.
rn«Каракош һәм аның карачкылары белән көрәштә ул (Шагыйрь) ныгый, шуңа бәйле рәвештә бик иртә җитдиләнә» (5, 36), — дип яза Р. Зарипова. Әйе, көчле шәхесләрне көрәш чыныктыра гына, ләкин ул, артык озакка китсә, дәвамлы булса, аларны сындыра да. Ник дигәндә, кеше даими һәм өзлексез басым астында яши алмый. Ул — берүзе, ә капма-каршы якта — тулы бер җәмгыять. Әлбәттә, трагедияләрдә физик көчләрнең тигезлеге мөмкин түгел, ләкин төп каһарманның рухы бер төркем кешеләрнекенә караганда күп мәртәбәләр югары…
rnӘ.Баян Г.Тукайның «…каракош — иттифакый кунган ул» дигән юлларын трагедиягә эпиграф итеп куйган. Ул — «Өмид» шигыренең соңгы строфасы (6,231).
rnДимәк, Каракош иттифакый, ягъни очраклы рәвештә генә кунган. Ул аннан кайчан да булса очып китәчәк, йә аны куып төшерәчәкләр.
rnӘсәр катлаулы, вакыйгалар күп. Үзәк конфликт Шагыйрь һәм Каракош арасында. Аларның берсе — ерткыч, икенчесе — корбан.
rn«Очты дөнья читлегеннән» һәм «Каракош» шигъри трагедияләре үзара аваздаш. Аларның икесе дә Габдулла Тукайга багышланган. Беренчесенең кульминациясе Шагыйрьнең Каракош белән очрашуы булса, икенчесендә иң югары нокта — Тукайның өч йөз ел тәхеткә утыруларын билгеләп үтүче Романовлар нәселенең бер вәкиле — Патша белән күрешүендә. Каракош та, Патша да — уртак образлар. Алар Россиядә гасырлар дәвамында алып барылган сәясәтне гәүдәләндерә. Ике әсәрдә дә төп каһарман хакимият һәм аның эш-гамәлләрен хуплаучылар белән каршылыкка керә, нәтиҗәдә, һәлакәткә юлыга. И. Юзеев та. Ә.Баян да татар халкының бөек шагыйрен,  аның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен белгән, аңлаган һәм тойган хәлдә, аны бөтен тулылыгы белән ачалар, моның өчен аның биографиясенә кагылышлы шәхси мәгълүматларны, фаразларны, аның иҗат үрнәкләрен кулланалар. Бу исә Г.Тукай образын тагын да тулырак һәм яктырак итеп гәүдәләндерергә ярдәм итә. Әсәрләрдә ике төшенчә — бөеклек һәм шәхес фаҗигасе  —  янәшә  куела,  Г. Тукай  образы  милләт азатлыгы, аның абруе өчен көрәшкән һәм шушы изге юлда гомерен фида кылган милли каһарман буларак күзаллана.
rn 
rnӘДӘБИЯТ
rn1.    Юзеев И. Очты дөнья читлегеннән / Юзеев И. Сайланма әсәрләр: 5 томда. III т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
rn2.    Даутов А. Илдар Юзеев шигъриятендә романтизм. — Казан: ИНТЕЛПРЕСС, 2002. — 152 б.
rn3.    Игъламов Р. Хакыйкатьне эзләү юлыннан // Казан утлары. — 1983. — 1 нче сан. — Б. 156-161.
rn4.    Баян Ә. Каракош / Баян Ә. Сайланма әсәрләр: 5 томда. II т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
rn5.    Зарипова Р. Әхсән Баянов шигърияте / Фән һәм тел. — 2008. -1 нче сан. — Б. 30-37.
rn6.    Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда, I т. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1985. — 408 6.
rn

rn

rn
rn(Чыганак: Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар//Г.Тукай тууынаrn125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция rnматериаллары. — Казан, 2011)rn

rn


rn

rn rn

rn

Комментарий язарга


*