(А.М.Горькийның С.Н.Сергеев-Ценскийга язган хатыннан. 15. VII. 1927)
«Үгетчеләр художникларның бугазыннан тоталар!» — дип зарланасыз. Кадерле С. Н., бу бит һәрвакыт шулай булды. Бу дөнья художниклар өчен түгел, анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды — шуңа күрә аларның роле мактаулырак та, батыр-рак та.
Ачлыктан һәм чехоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы!» — дип бик шәп әйткән.
«Очты» сүзенең кабатлануында (А. М. Горький ул шигырьнең рус теленә тәрҗемәсендә «очты» сүзен кабатлауны күздә тота. Оригиналда ул сүз кабатланмый.) мин шатлык ишетәм. Әмма мин үзем яшәү шатлыгын, әлбәттә, артыграк күрәм, гаҗәп кызык ул яшәү!
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр., 1975. – 131 б.)