Тукай турында сөйләгәндә, аны Пушкин белән чагыштырырга һәм аны татарның Пушкины дип атарга яраталар. Турыдан-туры мәгънәдә булмаса, бу чыннан да шулай. Чөнки Пушкин рус поэзиясенә нигез салса, Тукай татарның яңа шигъриятен тудыра.
Мәгълүм булганча, Пушкинның әдәби мирасы һәрьяклап тулысынча өйрәнелгән, тикшерелгән, барланган, хәтта аның әсәрләренең сүзлекләренә хәтле бар. Бу хакта борчылмаска мөмкин. Ә менә Тукайга килгәндә, моны әйтеп булмый. Тукай теле хакында…
Белгәнебезчә, Тукайның «Мөхәммәдия» дәвере, ягъни борынгы китаплардагычарак югары стильдә гарәп, фарсы сүзләрен мул кулланып иҗат иткән чоры бар. Ул чорда язылган әсәрләре шактыйга җыела, алар күп, алар — шагыйрьнең мирасы. Бу әсәрләрне мин бик җиңел укыйм, хәтта күбесен күңелдән, яттан да сөйләп бирә алам, чөнки мин — Тукайның замандашы. Ә менә хәзерге яшьләр, балаларыбыз, Тукайның бу телен аңлый, үзләштерә алырмы? Алсалар, ни дәрәҗәдә? Әйтерләр: «Нигә кирәк ул? Тукай үзе дә, бу телдән ваз кичеп, чын татарча яза башлаган бит», — диярләр. Шулай. Ләкин хикмәт нәрсәдә? Хикмәт шунда: Тукайга, бүгенге әдәби телнең нигезен салу өчен, элеккеге әдәби телне, аның традицияләрен ныклап өйрәнергә, иҗади үзләштерергә кирәк булган. Тукайның «галибанә яктырып ал таң ата» дигән фәкать бер шигырь юлы да бу фикерне раслый булса кирәк.
* * *
Без беләбез, Тукай, Казанда яшәгәндә, «Болгар» номерларында торган. Номерның тәрәзәләре татар халкының риваятьләренә кергән атаклы Кабан күленә караган. Кабан күле нинди серләрен сөйләгән соң шагыйрьгә? Искә төшерик әле:
Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян,
Таки яшьрен күл төбе булсын гаян* .
Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:
Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләр**,
Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк,
Алты йөз башлы еланнармы кирәк.
Су анасы — бик явыз, йөзе кара —
Ел да бер угланны й кызны ала.
Шул заман, кем, килде Мәскәү гаскәре,
Бу Казанга туп атарга башлады.
Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар,
Барча малны ушбу күлгә сачтылар.
Сачтылар алтын-көмешнең һәммәсен,
Ягъни «безнең мал кешегә калмасын».
Шул заманнан бирле, кем, алтын-көмеш
Күл төбендә һич хисапсыз күп, имеш.
«Бер заманда, шөбһәсез, бу күл кибәр», —
Дип, гакыллы зур хәкимнәр сөйлиләр.
Киптисә, бер дәфга*** кузгалып бары —
Күл буеның мәдрәсә талибләре
Барча байлыкны җыячаклар, имеш,
Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш.
Күрәсезме, Габдулла Тукай серле Кабан күле аша, риваятьләрдә сурәтләнгән әкияти күренешләр аша Казанның тарихын, татар халкының тарихын ачкан да салган. Уйлап карасак, бер кечкенә генә шигырьдә никадәр гыйбрәт, никадәр фаҗига ята! Ни өчен барган бу сугышлар? Ни өчен күпме кеше һәлак булган да, нихәтле халык кырылган, корбан булган? Байлар, ханнар өчен сугышмаган безнең изге бабаларыбыз, алар Ватан өчен, нәселебез өчен, халкыбыз өчен, туган телебез, мәдәниятебез өчен кан койган, башын салган. Без — мәдәниятле, тарихлы һәм мираслы халык. Шуны саклау өчен сугышкан татар халкы.
* * *
Сезнең яшьтә Тукай кем булган? Ятим бер бала. Хәзерге кебек тәэмин ителгән әйбәт тормышта яшәмәгән. Аңа, хәзерге кебек, мәктәп ишекләрен киң ачып, рәхим ит дип тормаганнар. Безнең әдипләребезнең, безнең шагыйрьләребезнең тормышлары бик шәптән булмаган. Аларны бу яктан бәхетле дип әйтеп булмый. Аларның күбесе тумыштан ятим булганнар. Тукай ятим, Мәҗит Гафури ятим, өстәвенә гарип. Акмулла ятим. Күп язучыларыбыз бичара, үксез кешеләр. Халкыбызның шагыйрьләре дворян баласы булып тумаган, тук тормышта үсмәгән. Безнең халык шагыйрьләре ташка баш бәреп, ташны баш белән ярып, тормышта үз юлын алганнар. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән тарихыбызны, мирасыбызны өйрәнеп, традицияләребезне, рухи байлыкларыбызны барлап, шушы әдәбиятны торгызганнар.
Хәзер без ятим түгел инде, үзебезнең җөмһүриятебез, хөкүмәтебез бар, мәктәпләребез бар. Инде Тукай мирасын гына укырлык, аңларлык дәрәҗәдә булырга тиешбез.
*Гаян — ачык.
**Карья — авыл.
***Бер дәфга — берьюлы.
(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)