Нил Юзеев (1931-1996) — әдәбият белгече, тәрҗемәче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе:
Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,
Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып, –
дип язган Г.Тукай үзенең иҗади карашларын һәм омтылышларын ачкан “Ваксынмыйм” (1912) шигырендә. Чыннан да шагыйрьнең әлеге шаяртулы юллары асылда алдан күреп әйтелгән сүзләр булды. Тукай иҗатында вакыт һәм чор шуның кадәр тулы итеп чагылдырылган ки, без хәзер татар шигърияте тарихын ике чорга бүлеп: Тукайга кадәрге һәм Тукайдан соңгы чорлар дип, шигърият үсешен шагыйрьгә карап бәялибез. Вакыт белән генә түгел, шигырьләрнең сыйфатын, дәрәҗәсен һәм шигъри сүзнең кыйммәтен дә Тукай шигърияте белән үлчибез.
Киләсе буыннар өчен Тукай — шигърият бизмәне, язучының вөҗдан бизмәне булды. Аңа карап, без шагыйрьнең күңел халәтен һәм көрәшкә әзерлеген бәялибез, аның буенча үзебезнең иҗади ялкынны тикшерәбез. Тормышта һәм әдәбиятта тарихи могжиза, бөек батырлык ясаган кабатланмас, хакыйки халык шагыйренең язмышы шундый була.
Шагыйрь талантының күпкырлылыгы һәм юмартлыгы таң калдыра. Аңарда ниндидер сер һәм табышмак яшеренгән сыман. Аның таланты көче ул заманда ук гаҗәпләндергән, бүген дә хәйран калдырудан туктамый.
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)