ТАТ РУС ENG

Рәсүл ГАМЗАТОВ Тукай турында…

Рәсүл Гамзатов (1923-2003) – авар шагыйре. СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1952), Дагъстан халык шагыйре (1959), Ленин премиясе лауреаты (1963):

Тукай үзенең искиткеч, бөек халкының таланты бөеклеге таныклыгы булып тора. Минем аны яратуым нәселдән килә. Мин шигъри гаиләдә үстем. Минем әтием шагыйрь иде. Әле балачакта безнең тау йортыбызда аның исеме яңгырый иде, һәм ул минем йөрәгемә үтте. Чөнки хәтта безнең Дагъстан шагыйрьләре дә үз туган телләрендә язуга карамастан, еш кына бер-берсен белми иде. Ә ерак Татарстаннан бу исем диңгез, елгалар аша атлады. Ул һәр йортта сыеныр урын тапты. “Нинди гаҗәеп шагыйрь!” – дип әйтә иде аның турында әти. Искиткеч рус шагыйре Есенин да аны укыганда шулай ук: “Нинди шагыйрь!” — диде.
Мөгаен, аның белән танышкан һәркем: “Нинди шагыйрь!” дип әйтер. Ул чыннан да искиткеч һәм бөек шагыйрь. Бездә тауларда электр һәм шәм булмаганда, ут сакчысы дигән вазифа бар иде. Тукайны да үз халкының ут сакчысы дип атарга була. Бу – мәхәббәт уты, талант уты, бу — бозыклык, ялган белән килешмәү уты, бөтен дөньяның күпсанлы дошманнарына нәфрәт уты. Бу утны ул безгә мирас итеп калдырды. Һәм без аны еллар һәм гасырлар аша үткәрербез. Аның исеме безгә бик кыйммәтле. Аның тормышы – яшен кебек. Аның язмышы безгә кыйммәтле, чөнки бу язмыш халык язмышы белән үрелгән. Ул безгә зур мирас калдырды. Ул татар халкыныкы гына түгел, ә бөтен халыкларныкы да. Үземне ярлы булганым өчен кызганам, татар телен белмәгәнгә үземне ярлы итеп хис итәм. Әмма шул ук вакытта үземне бай итеп хис итәм, чөнки аны аңлыйм, аның мәхәббәтен, аның дуслыгын, аның талантын тоям. Безгә шагыйрь Габдулла Тукай кебек бөек улын бүләк иткән халыкка рәхмәт.

 
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*