Резеда Ганиева (1932) — әдәбият галиме. Филология фәннәре докторы (19925), профессор (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994):
Тукай иҗатының халыкчанлыгы, иҗтимагый-сәяси характеры чит ил басмаларында, бигрәк тә төрек вакытлы матбугаты битләрендә күп тапкырлар ассызыкланган. Мәсәлән, “Ислам дөньясы” журналы: “Без госманлы төрекләрендә …Габдулла Тукайга тиң шагыйрьнең әле булмавын танырга тиешбез… Безнең мәдхияләр паша яки падишаһларга юлланган”. Журнал шулай шәраб, музыка, роза һәм сандугачларга тулы бер шигъри җыентыклар багышлаган төрек консерватив романтик-панегирикларын, һәм көзге яфрак коелганын кызганып елаган элегикларны гаепләп, Тукай шигъриятенең гражданлыгын югары бәяли.
Прогрессив төрек әдәбият белгече Мәхмәт Фуат Көпрүлүнең “Төрк йорты” журналында басылган хезмәте Тукай вафаты еллыгы уңаеннан язылган иң яхшы мәкаләләрнең берсе булып тора. Анда “бигрәк тә Тукаевта сәяси тенденцияләр көчле булуы”, мондый бөек һәм фидакарь шагыйре булган Казан татарларының әдәбияте ныклы нигездә торуы, аның киләче зур, дип ассызыклана.
Барлык авторлар да, шул исәптән М.Ф.Көпрүлү дә Тукайның эстетик карашлары киңлеген, Көнчыгыш һәм Көнбатыш әдәбиятлары белән элемтәсенең күпкырлы холкын ача. Рус һәм Ауропа (бигрәк тә немец) мәдәнияте казанышларын берләштергән Тукай романтизмының бай әдәби чыганакларына күрсәтеп, М.Ф.Көпрүлү яшь Тукай кыска вакыт аралыгында “рус һәм немец романтиклары дәрәҗәсенә күтәрелә” алуын ассызыклый.
Соңрак М.Ф.Көпрүлүнең Тукай иҗаты романтик холкы турындагы бу фикере башка төрек әдәбият белгече — профессор Әхмәт Тимери хезмәтләрендә үстерелә.
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)