Рөстәм Вәлиев (1936) — язучы, рус телендә иҗат итә (Чиләбе шәһәре):
Тукай бер калыпка гына сыймый, ул төрле: әле ачулы, әле шат, әле оптимист, әле күңелсез, әмма аның шәхесе нәкъ менә шуңардан гыйбарәт — тормышта, тарихта, киләчәкне фаразлауда һәрвакыт әхлакый кыйммәтләр эзләүче шәхес ул. Бу аның шигырьләрендә, мәкалә һәм фельетоннарында, хат һәм көндәлекләрендә яхшы күренә.
Шагыйрь катлаулы чорда яшәгән… Кешеләр көрәштә яуланган шул кечкенә булганын да саклап калу өчен килешеп яшәргә тырышкан. Аларга мөгаен хәйләкәррәк булырга, кайвакыт артка чигенергә һәм яңадан алга атларга туры килгәндер. Ә Тукай төп идея, әхлак кануннары турында сүз барганда юл куюны белмәгән.
Үткән тормышта әхлакый кыйммәтләр табу өчен без тарихны өйрәнәбез, тарихи бәйләнешләрнең өзлексезлегәнә мисаллар эзлибез. Бүгенге көндә ул язмышта, безнең өчен кадерле шәхестә нәрсә күрәбез соң? Тукай гражданлык шигырьләрендә һәм гражданлык гамәлләрендә ярымтавышны белми. Ул туры сүзле булган. Ә бит без тормышта еш кына ярымтавыш белән сөйләшеп яшибез. Нәтиҗәдә бер нәрсә дә эшләмибез. Бүген Тукайның туры сүзлеген искә алу, аның гражданлык кыюлыгы — безнең барыбыз өчен дә мөһим кешелек факторы, безнең рухи байлыгыбыз, укытучыларыбызның онытылмас васыяте турында сөйләү дигән сүз.
(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2006. – 222 б.)