Сабит Муканов, казакъ язучысы:
Хәзерге безнең чорда төркмән Берди Кербабаев та, таҗик Садретдин Айни дә, үзбәк Хәмзә Хәкимзадә дә, башкортлардан Шәйхзадә Бабич, Сәйфи Кудаш та, Кавказ халыкларыннан күп кенә шагыйрьләр дә Габдулла Тукайдан үрнәк алганнар. Революциягә кадәрге Россиядә Көнчыгыш милләтләре язучыларының берсе дә башка милләтләрнең әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, аларның берсе дә башка милләтләр арасында Тукай кебек хөрмәт һәм дан казанмады. Бу тарихи чынлык.
…Тукай чын мәгънәсендә ватанчыл кеше иде. Аның Ватаны — Татарстан гына түгел, бәлки бөтен Россия иде. Россияне чиксез сөйгәнлеген ул куп әсәрләрендә җырлады.
Тукай әсәрләренең темасы бик киң. Үз чорындагы иҗтимагый мәсьәләләрдә ул гаҗәп киң һәм тирән эрудицияле иде.
Тукай гүзәл сүзнең чын мәгънәсендәге остасы иде.
Бу сыйфатлар Тукай заманында Россиядә яшәгән төрки әдипләрендә тоташ табылмый. Аларның Тукайдан үрнәк алуының төп сәбәбе әнә шунда.
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)