«Тукаев үлде…» дигән тавыш аз гына минутлар эчендә бөтен дөньяга җәелде…
Бу хәсрәт — тел санигы*, тиңдәшсез, бердәнбер шагыйрьнең үлгәненнән күңелгә җимерелеп төшкән бер хәсрәттер. Күтәрүе бик авыр. Ләкин… Тукайҗан! Эшләп калдырган зур вә гали эшләрең синең һичбер вакытта да үләчәк түгелдер.
*Тел санигы — тел остасы.
Сәгыйт Рәмиев (1880—1926) — шагыйрь.
(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)