«Тукай куәтле иде… Нинди козырьлар алдында да «мин»леген кимсетми, горурын, гыйззәте нәфсен җуймый иде. Ул дәүләтле кешеләргә түбәнтен югары карамый иде…
Тукай башта ук оста язды. Аның искерәк шивә белән язган шигырьләре дә шаян дикъкать бит! Тукай газиз телебезгә шактый нык нигез салып куйды».
(Сәгыйть Сунчәләй. «Тукай турында истәлек», 1923).
(Чыганак: Тукай Г. // Мәктәп укучысына ярдәмлек. Төз. Нурания Газизова. "Юлдаш" газетасы китапханәсе. Казан: Раннур, 2001. – 380 б.).