Сергей МИХАЛКОВ (1913-2009) – рус язучысы, Ленин премиясе лауреаты (1970) һәм СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1941, 1942, 1950, 1978):
Кызыклы факттан башлыйм. Әле 1809 елда бөек инглиз шагыйре Байрон “Альбомга” шигырен язган. 1836 елда Михаил Лермонтов аны рус теленә тәрҗемә иткән. Шул тәрҗемәдән файдаланып, Габдулла Тукай 1907 елда, ягъни бөек инглиз шагыйре язганнан соң йөз елга якын вакыт үткәч, бу шигырьне татар теленә тәрҗемә иткән.
Төрле халык һәм буын шагыйрьләре арасындагы тирән бәйләнеш әнә шундый. Әмма тагын бер нәрсә гаҗәпләндерә: Байронга, бу шигырьне язганда, 21 яшь була. Лермонтовка, аны тәрҗемә иткәндә, – 22, ә Тукайга – 21 яшь. Шулай итеп, дөньяның өч бөек егете бер гасыр эчендә, бер төрле яшьтә булганда бертуганнар кебек фикерләгән, яраткан, өзгәләнгән, шигъри утта янган.
Ләкин әлеге мисалны мин өч шагыйрьнең яшьләре һәм фикер агышы туры килүе белән шаккатыру өчен китермәдем. Эш шунда ки, мондый тәңгәллек очраклы түгел. Бу, Габдулла Тукай, беренче чиратта татар халкының милли шагыйре булып, шул ук вакытта Россия шигъриятенең күренекле вәкиле булуы, һәм үз чиратында дөнья әдәбияты вәкиле булуы турында да сөйли.
Габдулла Тукай – ялкынлы публицист һәм лирик, журналист һәм галим, ул татар профессиональ балалар әдәбиятына нигез салучы, яңа бөтенхалык әдәби телен тудыручы. Шуның белән берлектә Тукай аяусыз һәм ялкынлы сатирик та. Тукай сатирасына мин аерым игътибар бирәсем килә. Аның шушы жанрда иҗат ителгән әсәрләрендә нечкә юмор да, кыеклап әйтү дә, һәм барлык изүчеләрнең башбаштаклылыгын фаш итүче аяусыз эпиграммалар да яхшы тәкъдим ителгән.
Тукай үзе турында чын шагыйрь генә түгел, ә дипломат, җәмәгать эшлеклесе дип тә әйткән, шулай итеп шагыйрьнең халык тормышында, Ватан һәм барлык дөнья тарихындагы урынын төгәл билгеләгән.
(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)