Солтанморат Акбиев, кумык әдәбият белгече:
Тукай шигърияте, кумык әдәбияты традицияләре, халык авыз иҗаты белән беррәттән, Дагыстанның халык шагыйре, кумык мәдәнияте тарихының тере энциклопедиясе булган Аткай Аджаматов таланты үсешенә уңай йогынты ясаган. Аның шәхси китапханәсенең түрендә Тукай әсәрләре түрдә торган. Аткай Тукайдан тормыш чынбарлыгын кабул итүгә, аның юмор, фикер тирәнлегенә өйрәнгән. Бездә әйтәләр: “Татар әдәбиятында Тукай булмаса, кумыкта Аткай булмас иде”, диләр. Бу – кумыкларның татар халкының бөек улыныа чиксез мәхәббәт хисләрен аңлата.
Тукайның беренче шигырьләре пәйда булганнан бирле аның мирасына мөрәҗәгать итмәгән кумык шагыйре һәм язучылары юктыр. Кумык әдәбиятчылары Тукайдан зур фикерләр һәм тирән хисләр сәнгатенә, югары осталык сәнгатенә, милли мәдәният мәсьәләләрен күтәрү һәм чишү сәнгатенә өйрәнгән. Шуңа күрә татар әдәбияты классигының иҗади мирасы кумык халкы өчен дә бик кыйммәтле.
(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)