ТАТ РУС ENG

Василий СТОЛЯРОВ Тукай турында…

Василий Столяров, мари язучысы:

Тукай – үзенең бөтен тамырлары белән татар халкына үрелгән милли шагыйрь. Әмма шул ук вакытта минем, мари халкы кебек, һәр халык аны үзенеке дип атый ала, чөнки Тукай үз милләтенең авыр язмышы турында сөйләгәндә чын, бирешмәс, ялкынлы яклаучы, үзенең изелгән, хокуксыз халкының җырчысы буларак чыгыш ясый. Татар һәм мари халыклары дуслыгы гасырлар буенча урнашкан һәм ныгыган. Казан, Татарстан җире, 19 нчы гасыр азагыннан башлап мари милли зыялыларын әзерләү урыны булган. Мари мәдәниятен үстерү башында торучы Валирьян Васильев, соңрак фәннәр докторы, профессор, XX гасыр башында мари телендә тәүге иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис журналны нәкъ менә Казанда тугандаш татар дуслары ярдәмендә оештырган.  
Ул, Валирьян Васильев, татар халкының данлыклы улы Габдулла Тукай белән яхшы таныш була. Габдулла Тукай безгә талантлы шагыйрь һәм үз иҗади эшчәнлекләрен беренче рус революциясе елларында шулай ук Казанда башлаган тулы бер мари әдипләре төркеменең якташы буларак та икеләтә якын. Тукайның иҗади мирасын тәрҗемә итү безнең әдәбиятлар арасындагы бәйләнешләрне сизелерлек якынайтты. Бүген мари халкы К.Нәҗми, М.Җәлил, А.Кутуй, С.Хәким, Ф.Хөсни, Х.Туфан һәм башка бик күп татар әдипләрен үз туган телләрендә укый ала.
Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә яши, ул барлык буын вәкилләренә дә бер төрле кадерле. Аның кебек үлемсез кешеләр турында минем мари халкым җыр чыгарган:
Сулар ага – ярлар кала,
яфраклар коела – ботаклар кала,
кошлар китә – оялар кала,
кешеләр китә – җырлар кала.
Габдулла Тукайның иң яхшы әсәрләре туган татар телендә генә түгел, ә башка халыкларның телләренә тәрҗемәдә дә канатлы хатлар кебек буыннан буыннарга тапшырылачак.


(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*