ТАТ РУС ENG

Зиннур ХӨСНИЯР Тукай турында…

 Татар язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр:

Тукай – безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Тукай кыска гына гомере эчендә халыкның бәгеренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Бу әсәрләр татар халкы күмпе яшәсә – җир йөзендә әле шул кадәр яшәр.

Тукай әдәби мирасында без халык авыз иҗатына, фольклорга таянып иҗат иткән әсәрләр күплеген күрәбез. Мәсәлән, аның балалар өчен язган “Су анасы”, “Шүрәле” кебек поэмалары бик популяр. Халык телендә сакланган бу әкияти образларны шагыйрь буларак Тукай үзенчә әдәби формасын табып, кызыклы һәм мәгънәле итеп укучыга тәкъдим итә. Тукай әсәрләре бүген дә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә әһәмиятен югалтмый. Бәлки үткән чорлар белән чагыштырганда, татар милләте аларга тагын да ныграк мохтаҗдыр.

Хәзерге вакытта Казандагы “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында Тукайның “Су анасы” әсәре уңыш белән бара, аны балалар да, укытучылар, тәрбиячеләр дә ярата. Спектакльдә төп фикер – чит әйбергә, үзеңә тиешле булмаган әйбергә тияргә ярамый. Ә бит бу фикер без яшәгән болгавыр заманга инде унлата, йөзләтә туры килә. Шулай итеп, Тукай бүген дә балаларның рухи дөньясын тәрбияләүгә ярдәм итә.

Тукай турында фикереңне бер–ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Шунысы куандыра, Тукай безнең бәхеткә Ходай тарафыннан татар булып иңдерелгән илаһи зат. Тукайның популярлыгының сере – ул туган халкының шатлыгын һәм кайгысын тоеп яшәгән шагыйрь.


Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага — балта остасы, тимерче, әнисе Нәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында төрле физик эшләрне башка­ручы була.

1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан педагогия институтының тарих-филология факуль­тетына укырга керә. Студент елларында институт каршын­дагы «Илһам» әдәби иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студент­ның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

1985-1987 елларда З.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәр­рире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшрия­тында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырла­рында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе — эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле жур­налга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп тә­гаенләнә. Хәзерге көндә бу журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән татар телендә балаларга атап чыгарыла торган басмаларның иң популярларыннан берсе булып санала.

Зиннур Хөсниярның матбугат мәйданындагы игелекле хезмәт башлангычлары бер «Салават күпере» басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан «Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ни­һаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстра­да журналы — болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар 3. Хөснияр үзе оештырган  «Ак барс» нәшрият йорты»  тарафыннан басып таратылдылар. «Нәшрият йорты» соңгы елларда татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә. 2002 елда дөнья күргән «Аллага шөкер. Балалар өчен дин сабаклары» һәм «Книга жизни» китаплары — шулар җөмләсеннән.

Зиннур Хөсниярның беренче басма китабы — «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыен­тык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Әдипнең шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, бигрәк тә зур күләмле «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. 3. Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

3. Хөснияр — татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе. 1996-2004 еллар арасында аның кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыкты. Ул 2001 елдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем йөртә, 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.


Комментарий язарга


*