Шагыйрьнең тормышы авыр иде. Ул аны бөтен ачылыгы берлә үзе дә язып калдырды. Аның шигырьләре дә авыр моңга төрелгәннәр.
Шагыйрьнең ярату көче турында да әле тәнкыйть коесы капланган юк. Берәү аны, Шәрык тәэсирендә, диде, берәү аны, Гарәп тәэсирендә, диде, берәүләр аның җитди шигырьләрен күтәрделәр. Икенчеләр аның һөҗүле шигырьләренә күбрәк әһәмият бирергә тиешлек турында яздылар. Өченчеләр аның балаларга карата язган шигырьләрен беренче урынга куйдылар. Берәүләр өчен ул үзенең ярату көчен халык әдәбияты коесыннан алган оригиналь шагыйрь иде. Икенчеләр өчен ул тәрҗемәче һәм тәкълидче иде.
Иде!.. Иде!..
Боларның барысы өчен дә аның шигырьләрендә һәм тормышында җитәрлек шаһит бар иде…
Бу турыда язучылар аның шигырьләренең тышкы күренешен генә күз алдында тотып фикер йөрттеләр. Алар шул шигырьләрне язарга мәҗбүр иткән шагыйрьнең эчке күңел тормышын карый алмадылар. Шуңа күрә бу эчке күңел тормышын дулкынландырган төп сәбәпләр дә капланып калды. Бу уңай берлә халыкның алдына ачылып салынырга тиешле бик күп ачы хакыйкатьләр дә ябылган көе калды.
Тукай ник «болай» иде? Тукай ник «тегеләй» иде?
Моның җавабы: Тукай үзе «болай» йә «тегеләй» түгел иде. Тукайның күңелен дулкынландырган татарның тормыш шартлары йә «болай» йә «тегеләй» иде. Тукайдагы күренеш, аның шигырендәге төрлелек әнә шул тормышның күренеше һәм шул тормыш шартларының төрлелеге иде. Шагыйрь күңеле шул күренешләргә көзге иде.
Тукайны корбан иткән еллар безнең тормышыбыз өчен «өметлерәк» еллар иде. Без артка түгел, алга таба бара идек. Истәлек бәйрәмнәрен иткән көннәребезнең башлангычы ул елларда иде. Шуңа күрә без тормышының ул көнге күренешен тәнкыйть күзе берлә карарга теләмәгән идек…
Чыннан да, Тукай еллары безнең өчен йөз елларча эзләгән һәм киләчәге өчен бер нык юл сызмаган халык өчен нормаль тормыш идеме?
Чынлап та ул көннәр бер «күңел»гә ут-ялкын бирерлек, бирә алырлык көннәр идеме? Ул елларда бер генә юл да, бер генә өслүб тә, бер генә төр дә тибрәнә алырлык идеме?
Әлбәттә, ул көннәр дә бу көнгесе шикелле үк авыр иде, бу көнгесе шикелле үк караңгы иде. Ул көннәр дә әле безнең тарихыбыздагы шанлы көннәребезне җанландырырлык түгел иде.
Тукайны бер кеше итеп аңлар өчен, аның күңел тормышына кереп, аның тойгысы берлә яшәр өчен безнең ул көннәргә чаклы уздырган якын тарихыбызны бөтен авырлыгы, бөтен ачылыгы берлә күз алдыбызга китерергә тиешбез.
Бу тарихта бер уй иясе өчен өмет бирерлек бер күренеш бар идеме?
Бер Тукайда гына түгел, аның алдыннан торган «дөньядан бизүчеләр»не дә карагыз, берничә буынның үткән тормышы берлә ничә буынның киләчәген уйлый алган һәм үзенең хәрәкәтен шул ике күренешнең мәсьүлиятенә нигезләнгән кеше өчен ул көнге тормышта чиксез өмет табу бик җиңел булмас.
Шагыйрь күңелендәге сүнмәс очкын — аның идеалы. Шагыйрь идеалы — халык идеалы. Бу идеал шагыйрьгә генә түгел, бөтен халыкка тормыш азыгы бирә. Ул аңа авыр көннәрне өметсезләнмичә уздырырга ярдәм итә. Ул аңа елларның җиленә-суыгына каршы торырга көч бирә. Ул көннән-көн шул идеалга якынлаша, якынлашкан саен, аның көче арта бара.
Тукай көннәрендә безнең халкыбыз өчен, шулай ук халыкның мәгънәви азыгын әзерләгән әдәбиятыбыз өчен бу идеал юк иде. Тик шуның юклыгын күргән һәм шуның кирәклеген белгән бер даһи аны әзерләргә тиеш иде.
Тукай шуны эзләүче иде. Аның шигырьләрендәге тыштан караганда бер-берсенә каршы күк күренгән моң бер үк күңелнең туктаусыз тормышы иде. Шуңа күрә ул төрле иде. Шуңа күрә ул ачы иде.
1905 елны күргән шагыйрь күңел ачарга өлгермәде. 1917 елны күргән булса иде, без бу күңелнең балаларча куануына шаһит булыр идек. Тик бу шатлык та кыска гомерле булыр иде. Тукай да шәйхулла юлыннан китүне артык күрер иде.
Бер шигырьдә бөтен нәрсә дә шагыйрьнең үз малы гына түгел, шагыйрьнең андагы хакы — аның бер фикерне халык күңеленә, тойгысына яраклы итеп, һәрьяктан үз итеп калыпка салуы. Мондагы осталыгы шагыйрьнең иҗат көчен үлчәргә җитә. Халык биргән материалдан ямьлелек, ярату һәм шул материалдан яңадан-яңа формалар кою бу шагыйрьмен, иҗат көченең тирәнлегенә, чынлыгына бәйләнгән.
Менә монда Тукай бер оста иде, һәм башкаларга үрнәк булырлык бер оста иде.
Тукайның иҗадиятен аның шигырьләре аркылы тикшерү безнең бүгенге теләгебезнең максаты түгел. Бу юлдагы тәҗрибәне икенче урында бирергә мөмкин булыр. Без монда бу көн уңае берлә Тукайдагы төрлелекнең төп сәбәбен генә күрсәтергә теләдек.
Тукай көннәрендә үзенең якынлыгы берлә ачылык тудырган бу идеал нәрсә соң?
Без үз илебездә яшибез, тик дошман кулында яшибез. Дошман безнең тормышыбызның төп нигезләрен җимерә. Ул безне изә, җиребезне кыса, халкыбызны матди һәм мәгънәви ярлыландыра. Дәһшәтле ачлык еллары тарихыбызның безнең өстебезгә ташлаган югалу куркынычының бер кечкенә шәүләсе генә. Бу куркыныч бүген дә дәвам итә. Ирек ул һичбер вакыт мәгънәви генә була алмый. Ирекнең нигезендә матди ирек салынган булырга тиеш. Матди ирек халыкның язмышы үз кулына күчкән чакта гына тормышка аша ала.
Коллыкта торган һәм коллыкта яшәргә күнгән халык тулы мәгънәсендә бер мәдәният тудыра алмый. Чөнки мәдәният ул нәрсә икәнлеге билгеле булмыйча һавада очкан бер төтен генә түгел, ул көндәлек тормышның куанычыннан һәм кайгысыннан туган һәм шул куаныч һәм кайгы өчен халыкның үзе корган оешмаларының эшендә генә туа ала.
Бу халыктан бер дәүләт һәм бер үз булган идарә сорый. Бу сорауга җавап бирү халыкның идеалы булырга тиеш. Без, халыкның иҗат көченә бер бәһа куйганда һәм аның даһиларына күңел куюларын актарганда, әнә шул идеалга хезмәт итүнең дәрәҗәсен үлчәү итәбез.
Тукай безнең шул идеалыбызны эзләүдә бөек шагыйребез иде. Ул шул туктаусыз һәм тиңсез тартышта безнең арабыздан китте. Тик аның юлы калды: аның ачы булса да ямьле, ямьле булса да ачы моңы безгә юаныч һәм куаныч булып калды.
Аны искә алу көне безне тагын да аның язмышына һәм шуның берлә безгә халык язмышына тирәнрәк карарга һәм ул язмыштагы сорауларга тагын да ачыграк җаваплар эзләргә өнди.
Һөҗүле — сатирик, көлкеле.
Тәкълидче — ияреп, охшатып язучы.
Мәсьүлият — җаваплылык.
Шәйхулла — бу урында «юл ярып баручы» мәгънәсендә.
(Гали Биктимер. Эзләнгәндә. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 5 нче санында Гали Биктимер имзасы белән басылган. Бу текстны Л.Гайнанова «Казан утлары» (2002, 3 нче санында) журналында кириллицада нәшер итте. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынган.
Гали Биктимер — әлеге тәхәллүсне Л.Гайнанова һәм яшь галим И.Мансуров Рәшит Рәхмәти Аратныкы булуын язалар.
Рәшит Рәхмәти Арат — Габдрәшит Гыйсмәтулла улы Рәхмә-туллин (1900-1964), күренекле тюрколог, «Яңа милли юл» журналында актил язучылардан берсе, публицист).