ТАТ РУС ENG

Гаяз Исхакый Тукай истәлеге


Габдулла Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае берлә


Тиздән керәчәк булган 1933 ел безнең өчен бик зур тари­хи көннәрне эченә ала. Бөтен төрк (төрки) дөньясына кара­гым, «Телдә, фикердә һәм эштә берлек» шигаре берлә чыга­рыла башлаган «Тәрҗеман» гәзитенә бу елда 50 ел тула.

И туган тел, и матур тел, әткәм-өнкөмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, —

дип яза башлаган халык шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә дә бу елда 20 ел тула. Аның, соң шигырен язып:

И Мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрыламыз, ахрысы, —

дип, үзенең шагыйрьлек тормышына нокта куелганына 1933 елның 15 апрелендә 20 ел тула.
Исмәгыйль Гаспринский бөтен төрк иленең уртак пәй­гамбәре булганга, «Тәрҗеман»ның 50 еллыгын бәйрәм итү*, аны искә төшерү — бөтен төрк кабиләләренең уртак буры­чы. Олуг төрк милләтенең бер өлеше әле үз эшенә үзе хуҗа булганга, бу бурычны да ул үтәр дип ышанабыз. Тик Ту­кайның 20 еллыгын кем искә төшерәчәк?


Габдулла Тукай безнең Идел буе төрк-татары шагыйре булганга, ул безнең халкыбызның моңын җырлаучы, безнең дәрдебезне күпләүче булганга, аны искә алу да тугрыдан-тугры безнең өстебезгә йөкләнә.


Ләкин безнең илебез, безнең йортыбыз хәзерге көндә без­нең «үзлегебезне» бетерергә бил баглап керешкән кызыл урыслар кулында булганга, андагы халкыбызның бу кадер­ле шагыйрьне олугларга имкян табачагы бик шөбһәле. Ту­кай татар халкы өчен аның кайгы-хәсрәтен әйтеп бирә тор­ган бер халык шагыйре булса да, совет карашыннан ул — мулла баласы, милләтче, динче; коммунизм карашыннан ул — урыслаштыру тәрбиясенә киртә салып торучы бер контрреволюционерчы; илебезне-йортыбызны урыс мөһаҗире (кү­чеп килүчеләре) берлә тутырырга теләүче кызыл Мәскәү карашыннан ул — шовинист милләтче; бөтен большевик сә­ясәте карашыннан ул — үзенең халкы кебек, үз илендә бө­тен нәрсәдән мәхрүм «хокуксыз-лишинәтс».


Моннан ике ел элек кайбер татар большевиклары Ту­кайның 20 еллыгына әзерләнү өчен бер програм ясаган бул­салар да, бүген ул програмны ясаучыларның да бик күбесе, милләтчелектә гаепләнеп, Соловкига (Соловки — төньякта­гы атаклы сөргенлек җире исеме) җибәрелеп бетерелгәнгә**, илебездә Тукай хөрмәтенә бернәрсә ясалуын көтүе бик чи­тен. Шул көннең якынлашуына карамастан, большевик та­тар матбугатында бу турыда һич бу нәрсә язылмавы да бу фикердән ваз кичкәнлекне күрсәтә.


Кызыл урыс золымы астында яшәгән халкыбыз үзенең кадерле шагыйрен шул тарихи көндә рәсмән хәтерли алмаса да, халкыбызның дөньяның иркенлегендә яшәгән өлеше өчен бу тарихи көнне искә төшерергә һичбер манигъ юк. һәрбер төрле юлда шул көнне хәтерләргә, шул көнгә карап эшләнәчәк милли эшкә киң бер мәйдан бар. Шуны эшләү! һәм ничек эшләү? генә кала.


Илебездән читтә яшәгән илдәшләребез, мәгаттәәссеф, бик таркаулыкта яшиләр, алар бер-берсендән әллә ничәшәр мең чакрымлык җир-су берлә аерылган кебек, алар мәгънән дә төрле-төрле чит мәдәниятләрнең тәэсирендә калалар. Бу тар­кау бер милләтнең балаларын берләштерә торган мәдәни мәркәзебез юк. Мондый уртак булган милли йөкне күтәрә торган мәдәни бер оешмабыз да юк. Шуңа күрә бу эш тә аерым-аерым гөруһларның тәшәббесләренә кала. Безнең мөһаҗирләребезнең гыйльми яктан көчле җире Төркия бул­ганга, безнең андагы илдәшләребезнең мондый мәдәни эшлә­ребездә юлбашчылык итүләре кирәк иде. Ләкин, мәгаттәәс­сеф, анда да мондый бер хәзерлек күренми. Кала Ерак Шә­рык берлә Аурупадагы мөһаҗирләребез.


Ерак Шәрыктән Хөсәен Габдүш әфәнде***, Тукайның 20 ел­лыгын хәтерләтеп, Харбинда бер рисалә бастырып таратты һәм бу мәсьәләгә дикъкатьне җәлеп итәргә тырышты. Хөсә­ен әфәнде үз тарафыннан билгеле бер програм тәклиф итмичә, фикер эшләтер өчен юллар гына күрсәтә. Ул: «Ае­рым мәҗмугалар бастырып булмыймы? Тукайның аерым әсәрләрен кечкенә рисаләләр төсендә итеп бастыруны аерым мәхәллә һәм оешмалар үз өсләренә ала алмыйлармы?» — дип сөальләр бирә һәм шуның җавабын көтә. Аурупадагы мөһаҗирләрнең оешкан өлеше сәяси көрәш алып барырга мәҗбүр булганга, аның да үз өстенә йөкләнгән вазифасы бик җиткән; аның да матди-мәгънәви көче чикле булганга, бу уртак эшне аңа гына йөкләргә һәм аннан гына көтәргә ярамый.


Безнеңчә, бу һичбер сәяси булмаган эш өстендә безнең бөтен мәдәни көчләребез берләшергә һәм, кайда гына булса­лар да, бергәләшеп шул уртак бурычны үтәргә тиеш. Инде бу искә алуның програмына килгәндә, хәзерге көндә Тукай­ның аерым әсәрләрен бастырып булса да, аның «Мәҗмугаи асаре»н бастырырга безнең мөһаҗәрәттә матди көч юк**** ди­гән фикердәбез. Аның кайбер әсәрләрен аерым-аерым бас­тыру һәм Тукайга багышлап бер китап, бер мәкалә җыенты­гы чыгару эше кала. Тукайдан соң үткән ел безнең тарихы­бызда бик мөһим урынны тотканга, бу дәвердә Тукайның ролен һәм халыкның аңа карашын күрсәтә торган мәкалә­ләр җыентыгын туплар өчен безнең гыйлем, әдәбият әһленең кыйммәтле язулары кирәк булган кебек, аның басылуы һәм таралуы өчен дә һиммәтле милләттәшләребезнең матди ярдәмнәре кирәк. Бу эштә юлбашчылык итәр өчен, безнең­чә, урта бер җирдә бер вакытлы һәйәт вөҗүдкә китерү лязим. Менә шул һәйәт мәгълүм бер мөддәттә алынган мәгълүматларга карап, күрсәтелгән матди ярдәмнәрне үлчәп, үзенең ни төстә хәрәкәт итәчәген кисәттерә алачак һәм мат­бугат аркылы бу турыда милләттәшләребезне таныштырып тора алачак.


Вакытның бик кыска икәнлеген игътибарга алып, Тукай хатирәсенә хөрмәт иткән бөтен әһле каләм һәм әдәбтән бу эшкә катышачакларын тиздән белдереп, мәкаләләрен җибә­рүләре һәм һиммәт ияләренең дә үзләренең ярдәмнәрен тиз­дән күндерүләре матлуб.


Төрле җирләргә таркалган милләттәшләребез мәҗмуга­быз аркылы һәйәткә мөрәҗәгатьләрдә булсалар, шулай ук һәйәттә үзенең эше турында илдәшләребезгә мәгълүмат би­реп торырга теләсә, аларга мәҗмугабызның битләре һәрва­кыт ачык.

 

Имкян — мөмкинлек.
Лишинәтс — лишенец, мәхрүм ителгән кеше.
Һич бу — һичбер.
Рәсмән — рәсми рәвештә.
Манигъ — киртә.
Мәгаттәәссеф — үкенечкә каршы.
Гөруһ — төркем.
Тәшәббес — тырышлык; инициатива.
Тәклиф итмәү — тәкъдим итмәү.
Һәйәт — комиссия.
Вөҗүд — мәйдан.
Мөддәт — вакыт.
Һиммәт иясе — спонсор.
Матлуб — сорала.

(Гаяз Исхакый. Тукай истәлеге (Габдулла Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае берлә). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1932 ел, 11 нче санында Гаяз Исхакый имзасы белән басылган. Бу мәкаләне әдәбият галиме Х.Миңнегулов «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» дигән китабында нәшер итте.

* "Тәрҗеман"ның 50 еллыгын бәйрәм итү — гәзит Бакчасарай шәһәрендә И.Гаспринский (1851-1914) мөхәррирлегендә 1883 елда басыла башлый. 1918 елда яшәүдән туктый.

**…күбесе милләтчелектә гаепләнеп, Соловкига җибәрелеп бетерелгәнгә — XX гасырның 20 нче еллар ахырында башланган репрессиядә бик күп татар зыялылары, милләтчелектә гаепләнеп, башта Соловкига, аннан тоташ төрмәләргә төренгән СССРның башка төбәкләренә озатыла. Алар арасыннан азларына гына исән-имин кайту бәхете татый.

*** Ерак Шәрыктән Хөсәен Габдүш әфәнде — Хөсәен Рәхимҗан углы Габдүш (1901-1944), журналист, әдип, режиссер, актер. Октябрь инкыйлабыннан соң Кытайга китә, Харбин шәһәрендә яши. «Милли байрак» гәзитенең актив язышучысы.

**** "Мәҗмугаи асаре"н бастырырга безнең мөһаҗәрәттә матди көч юк — бу жыентык 1933 елда Ерак Шәрык төрк-татар мөһаҗәрәтенең матди ярдәме белән Токиода нәшер ителә.)


Комментарий язарга


*