Шагыйрьгә 50 яшь тулу уңае берлә
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
Г. Тукай
Аның исеменнән үк халкыбызның үзлегеннән аерып алынмас бер нота яңгырый: Тукай! Ата-анасы кушкан исеме — халкыбыз арасында иң күп таралган вә сөелеп әйтелә торган исем — Габдулла.
Тукай — бу Габдулланы башка бик күп Габдуллалардан аерып, аны «Кечкенә Апуш»лыгыннан чыгарып, «зуп-зур» төрк-татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән исеме дә арабызда сирәк очрый торган саф үзебезчә, милли бер исем. Тукаев түгел! Бу исемнең күңелгә якынлыгы да аның шул «Тукай» дип әйтелүендә. «Тукаев» дидеңме, аның бөтен музыкасы югалып, аннан паспорт исе килә башлый.
Тукай — бу исем халкыбыз арасында, яшькә-картка карамыйча, иң күп таралган исем. Җамал Вәлиди әйтмешли, төрк-татар тарихында мәңге онытылмаслык бер исем.
Шагыйребезнең исеме халкыбыз арасында шул дәрәҗәдә киң таралган ки, кайбер вакыт әдәбияттан бөтенләй хәбәрсез, надан кешеләрнең авызыннан да аның берәр шигырен ишетергә туры килә. Тупасрак булса да, кечкенә генә бер мисал: берничә таныш, җыелып, әңгәмә корып утырабыз. Уен-көлке арасында бурыч түләмәү турында сүз чыкты да, арабызда, әле генә әйткәнчә, шигырь вә әдәбиятка бөтенләй чит булган бер абзый: «Түләмәсәң… түләмәсәң… бит Тукайныкы… ничек әле?..» — дип сүзгә катнашмакчы булды. Без ярдәмгә килдек:
Чыгып барганда, дөп-дөп типкәлиләр,*
Яман сүзләр белән дә сипкәлиләр.
«Менә, менә үзе!» — дип куйды Тукайны сөюче. Әгәр дә ул Тукайны белмәсә, бу урында сүзгә «әдәбирәк» рәвештә катнашу өчен, берәр халык мәкале әйтеп җибәрер яисә Хуҗа Насретдин ләтыйфәләреннән берәрсен сөйләп куяр иде. Хуҗа Насретдин димәктән, сүз җае килгәндә әйтеп узыйк: халкыбызның бөтен катлаулары арасында исеме күп тара-
луда Тукайның бердәнбер көндәше Хуҗа Насретдин булса кирәк.
Җамал Вәлиди үзенең «Тукай шигырьләре хакында мөляхәзәләре»ндә яза: «Тукай мәгънәне, фикерне бик ачык әйтә. Ул сүз астына төрелми, сәнгать артына яшеренми, ачык вә тәкәллефсез сөйли. Аның сәнгать пәрдәсе шулкадәр юка вә шәффафтыр ки, аның аркылы иң гади күзләр дә (ассызык минеке. — Х.Г.) үтә». Шунлыктан Тукай — халыкныкы.
Габдулла бәк Батталның кыйммәтле әсәре «Казан төркләре»ндә** Тукай хакында шул сүзләрне укыйбыз: «Безем илдәшемез Хәмид Зөбәер бәк*** бу шагыйрьгә мөнәсәбәтле француз телендә бер маҗар (венгр) мәҗмугасында яздыгы мәкаләдә шагыйрьнең авыр язмышын, аның фәлякәтен дә халыкның язмышына охшата». (Төрекчедән татар теленә тәрҗемәне әдәбият галиме Х.Миңнегулов эшләде. (Редакция искәрмәсе)).
Тукайның яратышы шулчаклы киң вә төргә бай ки, нинди генә милли мәүзугъта берәр мәкалә яисә әсәр язма, шуның башына Тукай «Мәҗмугаи асаре»ннән**** һәрвакыт үзеңнең төп фикереңне җыйнап тора торган берәр шигырен язып куярга мөмкин.
Югарыда китергән кечкенә генә мисалыбыз Тукайның көнлек тормышыбызның иң гади (прозаик. — Х.Г.) хадисәләрендә «тел очында гына» торган нәрсәңне әйтеп бирергә ярдәм итүен күрсәтә.
Тукай үзе дә шагыйрь Сәгыйть Рәмигә язган бер мәктүбендә***** шулай ди: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин дипломат, сәяси, җәмәгать хадиме бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә». (Вәлиди Җ. «…мөляхәзәләр». Ассызык минеке. — Х.Г.)
Без хәзер, Тукайга 50 яшь тулу уңае берлә, кулыбызга аның шигырьләрен алабыз, алар хакында язылган мәкалә вә шагыйребезгә багышланган хатирәләрне укыйбыз. Болар арасында иң мөһиме булып бүгенгәчә, мөһаҗәрәттә бигрәк тә, мәрхүм Җамал Вәлидинең шагыйребезнең үлүеннән соң нәшер ителгән «Мәҗмугаи асаре» берлә бергә басылып чыккан Тукайның шигырьләре хакында «…мөляхәзәләр» саналып килә. Әдәбият тарихыбыз өчен аерылып торган бу 50 еллык юбилей уңае берлә башыбызга килгән кайбер фикерләрне «Яңа милли юл» укучылары арасында уртаклашыр өчен кулыбызга каләм алганда, әнә шул «…мөляхәзәләр» берлә файдаландык. Бу «…мөляхәзәләр», сүз уңае берлә әйткәндә, шагыйрьнең вафатыннан соң язылган беренче җитди язмалар булгангамы, ничектер «Тукай китабы»ның тартып алынмастай бер өлеше булып киткәндер.
Тукай халкыбызның күңеле берлә шул дәрәҗәдә берләшеп беткән ки, халкыбыз хакында фикер әйткәндә, Тукайны искә алганда, милләтебез тугрыңда сүз сөйләми мөмкин түгел. Алар бер-берләреннән һич аерылмыйлар.
Җамал Вәлиди, ачы бер хакыйкать турында сүз ачып, шул сүзләрне яза: «Безнең татар халкының бер хасияте һәм хосусияте рухиясе күз алдына килә. Чөнки бу ноктада без Тукайны артык татар итеп күрәбез. Шөйлә ки, татар халкында түземлек, ихаталы күреп, ерак ноктаны күзәтеп эш күрү юк. Шуның өчен аның күп куәтләре җилгә китә, аның эшендә дәвам вә сәбат булмый. Моңа иң кечкенә эшләребездән алып иң зур тарихи әхвалебез шаһит. Татар куәи мохаййәләсе дә моннан мөстәсна түгел. Ул һичбер башы-ахыры могаййан, бөтен, тулы әтрафлы бер хыял тудыра алмады. Аның асаре-шигъриясендә хыялый бөтенлек, киңлек түгел, бәлки бер хисси чуарлык, тарлык күрәбез. Хәтта бу тарлык, бу чуарлык шул дәрәҗәдә ки, ул бөтен ике мисраглык бер җыр җырлый алмый, һич мөнәсәбәтсез вә туп-тугры Ак Идел буйларыннан үзенең җанкәсенә күчә, тәрәзә капкачыннан туган иленә килеп төшә. Иштә безгә Тукайда да иң ачык күренә торган нокталарның берсе ошбудыр. Аның әсәрләре бик аз бер кыйсеменә истисна иткәндә, кыска нокталардан гыйбарәт. Аларны рәттән укып барсаң, үзеңне, әлеге татар җырларыны тыңлагандагы кебек, мең төрле хиснең алмашынуы каршысында күрәсең». (Вәлиди Җ. «…мөляхәзәләр».)
Тукай көннәренә багышланып язылган мәкалә вә хатирәләрдә шагыйребезгә мактау сүзләре генә язып утыру берлә канәгатьләнү җитми, бу уңай берлә гомумән милли тарих, әдәбият, тормыш вә мәгънәви ихтыяҗларыбыз хакында туган фикерләрне матбугат битләренә чыгара баруыбыз кирәк.
Бәка — мәңгелек.
Ләтыйфә — мәзәк.
Мөляхәзә — фикер йөртү, уйлану.
Шәффаф — үтә күренмәле.
Фәлякәт — бәхетсезлек.
Яратышы. — иҗаты.
Хадисәләр — вакыйга-хәлләр.
Истисна — чыгарма.
* Чыгып барганда, дөп-дөп типкәлиләр… — бу шигырь юллары «Осулы кадимче» исемле әсәреннән алынган.
**Габдулла бәк Батталның кыйммәтле әсәре «Казан төркләре"ндә… — Батталов Абделбари Абдулла улы (1883 -1969), тарихчы, публицист. 1921 елдан чит илдә яши. «Казан төркләре» хезмәтенең беренче басмасы 1925 елда Истанбулда һәм тулыландырылган икенче басмасы 1966 елда Әнкарада дөнья күрә.
***Хәмид Зөбәер — Хәмит Зөбәер Кошай (1897—1978), профессор. 1924 — 1925 елларда Берлин университетында этнография һәм музей эше буенча белемен камилләштерә. Төркия, Германия, Венгрия, Финляндиянең күп кенә фәнни институтлары, җәмгыятьләренең әгъзасы, ЮНЕСКОның ачык һавадагы музейлар комитеты рәисе.
**** «Мәҗмугаи асаре"ннән — Тукайның үзе тарафыннан төзелеп һәм Җамал Вәлиди кереш мәкаләсе белән Казанда «Мәгариф» типографиясендә 1914 елда басылган җыентыгы турында бара. Бу тупланма шулай ук «Мәҗмугаи асарь» исеме белән 1933 елда Токиода да дөнья күрә.
***** …шагыйрь Сәгыйть Рәмигә язган бер мәктүбендә… — монда Тукайның 1911 ел, 4 март датасы белән Казаннан Әстерханга С.Рәмиевкә җибәргән хатындагы сүзләре истә тотыла.
Халкыбызның «иң кечкенә эшләребездән алып иң зур тарихи әхвалебез»нең шәһадәте берлә аерылып торучы кимчелекле хосусиятләрен тикшерер вә җентекләргә безнең, бая әйткәнебезчә, мөһим бер әдәби юбилее уңае берлә, тик бер гади Тукайны сөюче буларак кына «тибрәтү» өчен алган каләмебезнең көче җитәрлек түгел. Көчле вә тәҗрибәле каләм ияләребезнең бу гаять дәрәҗәдә кызыклы мәсьәлә хакында игътибарлы фикерләре матбугатыбызга чыга барсалар, яшь буыныбыз өчен бик файдалы булыр иде. «Иң кечкенә эшләребез» дөньясында Җамал Вәлидинең фикерен куәтләү өчен, үкенечкә каршы, бик күп табыла торган башланып бетмәгән эшләребезнең уңыш берлә нәтиҗәләнмәүләренә нинди сәбәпләр бар? «Иң зур тарихи әхвалебез» галәмендә кайсы вакыйгалар безнең шул күңелсез хосусиятләребезгә шаһит? Чыңгыз «Яса»* (монголларның феодал-хокук кануннары мәҗмугасы) сыннан* калма «Башланып та бетмәгән эш — җансыз эш» дигән шигарь безнең өчен буш сүзләр генә булып калдылармыни? Җырларыбыздагы хосусиятне, «тәрәзә капкачыннан туган илгә күчүләрне» җырларыбызның аерым матурлыгыннан санаучыларыбыз да бар. Бу шулаймы?
Болар барысы да үзләренә җаваплар көтеп торучы сөальләр. Көчле бер милләтчелек агымында йөзмәктәбез; бик күп яшь йөрәкләребез, милли кыйблабызга борылып, үтмешебездән илһам көтеп торалар; алар тарих вә әдәбият сәхифәләребездән олуг каһарман вә үз кешеләребезнең исемнәрен эзлиләр; милли вә милли ифтихар тойгысы аларда көннән-көн үсә бара. Шундый вакытта мондый «…мөляхәзәләр» яшьләребезгә, табигый, файдалы яктан тәэсир итмиләр.
Тукайның үзендә дә әнә шул «хисси чуарлык» җимешләре булса кирәк.
Татар бөхте өчен мин җан атармын,
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
(«Үз-үземә»)
Бу шигырь берлә бергә:
Ни диерсең, сүз татар тугрында булса?
Табалмый сүз, диерсең: «ул сакаллы».
(«Хасият»)
Татар халкы, син үләргә мәхкүм инде,
Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм6 инде;
Тиберченмә, терелмисең, юл өстендә
Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде.
(«Милләтчеләр»)
Җыгылдык без, икөч чакрым да китми, —
Җегетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас.
(«Яшьләр»)
Сиңа, дустым, сүзем шулдыр: татарга сатма матбугат,
Тырактир ач татарга, — сат та тор һәртөрле мәшрубат , —
(«Бер гәзитә идарәсе хәленнән»)
кеби күңел суындыргач шигырьләр дә бар.
Кимчелекләребезне санау гына түгел, аларның төп сәбәпләрен вә аларны төзәтү юлларын күрсәтеп, аңлатып бирү — укымышлы сыйныфыбыз өстенә килеп төшкән милли вазифаларның берсе.
Димәк, Җамал Вәлиди әйткәнчә, Тукай әнә шул тәнкыйтьчебез санаган кимчелекле хосусиятләребездә үзе дә «артык татар», чын татар булып күренә.
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек! — мыр-мыр итеп мәче чыга.
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
«Вакыйган, Тукайның шигырьләренә карасак, монда былбыллык берлә мәчелек бер-берсен нәүбәтләшеп кенә тора. Аның койрыгы былбыл, башы мәче булган шигырьләре дә юк түгел». (Вәлиди Җ. Шунда ук.)
Шулай итеп, без Тукайның яратышы һәм халкыбызның рухи хосусияте арасында бик күп тиңдәш нокталар табабыз. Җамал Вәлиди дөрес әйтә: «Тукай шигырьләрен укыганда, чынлап та, татар җырларын тыңлагандагы кеби, бер тойгы сизелә». Тукайның бу хосусиятен җанландырып күрсәтү өчен, мисал итеп, аның «Саташкан» шигырен алырга мөмкин. Шуның берлә бергә күңелгә бер сөаль килә: Тукайның иҗадияте аның «артык татар» булганлыгыннан гына шундый бер «хисси чуарлык» эченә төрелгәнме? Аның түбәндәге шигырьләре шагыйрьнең шәхси хәятында, эчке дөньясында мәҗбүри рәвештә шундый бер «тарлыкта» булуын күрсәтмиләрме?
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм.
(«Хәстә хәле»)
Йә, минем кайда хикәям? Ник аны читкә борам?
Юк, зарарсыз: мин шулай язган чагында йөткерәм.
(«Күк сыер»)
Бу «йөткерү »ләрнең аның яратышына башка яклардан да тәэсирләре юк түгелме?
Тукайны сөеп укучылар: «Тукай китабын кулга алган саен, анда бер яңа нәрсә табасың», — диләр. Гаҗәп түгел. Чөнки, югарыда әйтелгәнчә, Тукай — «күзе күпне күреп, колагы күпне ишетеп» язган шагыйрь… «Сәнгать — сәнгать өчен» дип кенә җырлаган бер шагыйрь түгел. Безнең милли аңыбыз, милли хисебез үсә барып, мәгънәви тормышыбызның офыклары киңәя вә тәҗрибәбез арта барган саен, Тукай шигырьләре күбрәк аңлана барачак.
Олуг кешеләрнең кыйммәте, карагыз, ни дәрәҗәгә җитә! Инглиз Карлейль** шулай ди: «Күрәсез, Шекспир*** безнең өчен кем булып китте?! Ул безнең иң бөек бер мәликебез. Чит халыклар арасында үзебезнең милли шөһрәтебезне таныту мәнфәгате йөзендән без һичбер вакытта да Шекспирдан кайтылачак түгелбез. Әгәр бездән сорасалар иде: «Инглизләр, сез кайсына разый буласыз: үзегезнең һиндстанда биләп торган җирләрегездән ваз кичәргәме яисә үзегезнең Шекспирыгыздан ваз кичәргәме?» Бу, әлбәттә, чит бер сөаль булыр иде. Әмма без шулай дип җавап кайтарырга мәҗбүр булганлыгыбызны сизәр идек: «һиндстандагы мөстәмләкәләребез безнең кулда калырлармы, юкмы, — әмма без Шекспирсыз бервакытта да булмаячак!»
Тукай төрк-татарның Шекспиры түгел. Без аны кирәгеннән артык күтәрмибез. Ләкин (ул) үзебезнең зур бер кешебез. Аның кадерле исеме үлмәячәк. Ул «…милләт яшәдекчә яшәр, милләт үсдекчә үсәр һәм милләт ашдыкча ашар». Чөнки бу халкыбызның иң моңлы баласы, милли хәзинәбезнең иң ярлы вә мохтаҗ чагында, шуңар үзенең бер ятим күңелендән «ярты җырында йөткерә-йөткерә» бер мәгънәви өлеш чыгарып, «иң гади күзләр» өчен дә кыйммәтле булган бер мирас калдырды. Үзенең бик иртә өзелеп киткән ялгыз гомеренең соңгы секундларына чаклы талант көчен аямады.
Кызганыйммы: безнең ярдәм киткән чакта,
Төзәлергә, вәйран булган Кәгъбөмезгө?!
(«Ислахчыларга»)
Игътибарлы — абруйлы.
Калма — калган.
Шигарь — өндәмә, лозунг.
Ифтихар — горурлану.
Мәхкүм — хөкем ителгән.
Мәсмүм — агуланган.
Мәшрубат — эчемлек.
Вакыйган — чыннан да
Мәлик — патша. Бу сүзне «милкебез» дип тә укырга мөмкин.
Мөстәмләкә — биләмә.
*Чыңгыз "Яса"сыннан — Чыңгызхан (Темучин, Темуҗин) (1155 еллар — 1227) — Монгол мәмләкәтенә нигез салучы олуг хан (1206), җиһангир. Ул монгол дәүләтенең бердәм ясасын (кодекс, законнар җыелмасы) төзи. Садри Максуди Арас хезмәтеннән күренгәнчә, яса төрки кануннарга нигезләнеп төзелгән.
**Карлейль — Карлейль Томас (1795-1881), күренекле әдип, публицист, тарихчы, философ.
**Шекспир — Шекспир Уильям (1564 — 1616), инглизләрнең күренекле драматургы һәм шагыйре.
(Хөсәен Габдүш. Бөек Кушлавыч ятиме (шагыйрьгә 50 яшь тулу уңае берлә). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» журналының 1936 ел, 5 нче санында Хөсәен Габдүш имзасы белән басылган. Текстның ахырында «Харбин, 12 апрель, 1936» дип куелган. Бу мәкаләне әдәбият галиме Х.Миңнегулов «Казан утлары» (2002 ел, 1 нче сан) журналында кириллицада нәшер итте. Текст «Яңа милли юл» журналыннан алынган).