«Тукай» исемле әсәр: «Кызыл Татарстан»ның 29 сентябрь санында язылуына
күрә, Әхмәт Фәйзи тарафыннан «Тукай» исемле бер театр әсәре язылып*, бу
елгы театр репертуарына кертелгән.
*Әхмәт Фәйзи тарафыннан «Тукай» исемле бер театр әсәре
язылып… — бу пьеса 1938 елда языла, 1939 елда Г.Камал театры
сәхнәсенә Ш.Сарымсаков режиссерлыгында куела.
(Ил хәбәрләре. «Яңа милли юл» журналының 1938 ел, 12 нче (128) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай /
Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))