Шигырь — күңелдәге уйлардан сыгып чыгарылган бер уч тормыш.
Шагыйрь — үзенең йөрәгеннән ташыган уйларны калыплап, аларны, йөрәк каны берлә буяп, кояш күзенә чыгаручы.
Уйлар. Алар үзләре дә җиңел түгел.
Көннәрне — айлар, айларны еллар ясыйлар алар. Алар аркасында яшь яңаклар саргая, өметле күзләр тона, утлы йөрәкләр сүнә…
Шул уйларны сыйпап үстерүче җылы йомшак тормыш нурлары булмаса…
Авыр уйлар янына уйлар күк үк (күгүк) авыр сагыш кушыла.
Сагыш — өмет-өметсезлекнең кушылуыннан туган эзләнү.
Тормыш, әйләнә-тирә күңел күрергә теләгән күк ямьле түгел, аның юлы меңнәрчә киртәләр берлә тулган.
Көннәрнең кояшы берлә төннәрнең йолдызлары арасында аһәң юк.
Ник?
Тормышның төп сере нәрсә?
* * *
Сорау тамгалары арта, арта, арта…
Алар башка сыймыйлар: ташыйлар, елга булып агалар…
Меңнәрчә еллардан бирле аның җавабын эзлиләр. Кешенең меңнәрчә еллык тарих юлы алар берлә тулган.
Мин аларга җавап бирә алырмынмы?
Юк.
Кирәкми дә!
Мин аны үзем ясыйм. Күңелемдәге тойгыларымны җыям да, аларны салават күперенең ямьле эзенә тезеп, үземнең юлымны түшим.
Үземә үземчә тормыш корам, юл сызам.
Узганның, киләчәкнең төпсезлеге нигә кирәк?!
Мин тормышны яратам.
Мин яшим!!!
* * *
Ашкынганнан күңел читлектән чыга, дөньяны коча.
Күбәләк күк очып,
Чәчәк күк үсеп,
Күкнең киңлегендә үзенең моңын, куаныч моңын үрә башлый…
Кояш нуры — аның юлдашы.
Аккан су — аның җырчысы.
* * *
Көннәр үтә, кояш нурлары суына. Җәй китә. Көз килә.
Кышның суык карлары җирне баса.
Күңелнең юлдашлары язмышның тимер кулыннан буылалар.
Ялгызлык башлана…
Күңел моңлана.
Югалту моңы йөрәкне сара.
Аның ачысы күзләрдән чыга!..
Тормыш кыска,
Ашкынган күңелнең,
Омтылган йөрәкнең юлы…
("М.Х.Ф. Тормыш сагышы (Габдулла Тукайның үлүенә егерме ел тулды)". (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) "Яңа милли юл" журналының 1933 ел, 5 нче санында «М.Х.Ф.» имзасы белән басылган. Әлеге тәхәллүсне Л.Гайнанова һәм яшь галим И.Мансуров Рәшит Рәхмәти Аратныкы булуын ассызыклый. Текст шуннан алынган).