ТАТ РУС ENG

Рокыя Мөхәммәдиш Тукайны искә алганда


Безнең халыкның милли үзлеге белән әсарәтенең ачы­лыгы Тукай иҗатында җанланганга, шагыйрьнең вафат бул­ган ае апрель безнең халык өчен башка айлардан аерылып тора. Апрель керү белән халкыбызның карты-яше үзен әл­лә нинди бер бурыч алдында кебек хис итә башлый. Бу хис халыкның бөек шагыйренә каршы булган шөкеране вә мә­хәббәте.
Тукай иҗатын тикшерү бер шагыйрьне тикшерү генә тү­гел, халкыбызның күңел тормышын, 15 апрельдә Тукай ис­тәлекләре ясап, шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныш­канда, иң төп нокта итеп аны чолгаган мохитне, аны тудыр­ган халыкны, ул яшәгән әсир Идел буен алу кирәк булачак. Чөнки бер шагыйрьнең дә, бер язучының да иҗаты мохиттән тыш, тирә-якның тәэсиреннән тыш ясалмый. Үзләренең эчке халәте рухияләреннән тышка чыга алмаган шагыйрь һәм язучылар, өслүбләренең матурлыгына, телләренең садә­легенә карамастан, халык күңелендә урын таба алмаган ке­бек, халык белән бергә халык яшәгән кадәре үк яши дә ал­мыйлар.
Тукай кебек халыкның күңелен тибрәтә белүче, иҗатла­рында халык күңеленең парчаларын җанландыра алучы ша­гыйрьләр исә халык яшәдекчә яшиләр, халыкның милли-мәдәни зиһнияте күтәрелгән саен күтәрелә баралар.
Тукай көннәре, Тукай истәлекләре мөһаҗәрәтебезнең тор­мышында елдан-ел тирәнрәк урын алып киләләр. Милләт­челек, милли барлык хисе куәтләнгән саен, Идел буеның кыйммәтле шагыйре Тукайның әһәмияте күтәрелә бара. Тукай арабыздан киткәнгә, чирек гасыр якынлашкан вакытта, Тукайның милли хәзинәбезгә бүләк иткән кыйммәтле энҗе­ләреннән инде әллә никадәр милли байлык хасил ителгән булыр иде. Ләкин илдә әле, халкыбызның милли барлыгын көзгедән күрсәткәндәй, шагыйрьнең кыйммәтен үлчәргә ва­кыт юк. Аның урынына анда төрк-татар халкына һичбер төрле мөнәсәбәте, милли-мәдәниятебезнең инкишафы өчен һичбер төрле багланышы булмаган Пушкин юбилейлары уз­дырыла, әллә нинди кызыл русларның безнең өчен ике тиен бер акчалык кыйммәте булмаган истәлекләре ясала. Бүген­ге көнне Татарстан җөмһүрияте исемен ташучы илебез чар хөкүмәте кул астындагы тоткарлыгыннан әле дә котыла ал­ганы юк. Тукай үлгәннән соң аның бер еллык истәлек мәҗ­лесләрен ясарга ирек бирмәгән чар жандармасы төсле боль­шевик хөкүмәте дә Тукайның егерме еллыгын мөмкин кадә­ре тавышсыз-тынсызрак уздырырга тырышты. Тукайның милли хискә, халыкка, мәхәббәткә манчылган иҗаты русның карасын да, кызылын да бер үк сәясәт кулланырга кушты. Гомеренә бер генә мәртәбә дә сәясәт белән очрашмаган Ту­кайны чар хөкүмәте күзендә ихтилялый ясаса, большевик күзенә аны антиреволюционер итеп күрсәтте. Бер үк Ту­кай ике төстәге, ләкин шул ук рус өчен зур бер дошман булып күренде.
Тукай истәлекләре, Тукай кичәләре ясап, Тукайны читтә яшәүче яшь буын белән таныштырырга тырышканда, Тукай вә аның иҗатын өйрәтә торган материалларга шактый фә­кыйрь булсак та, кара һәм кызыл русның Тукайны халкы­бызның күзендә әһәмиятсезләндерергә омтылу да бара. Шу­лары гына да безгә Тукайны халыкка милләтнең әсирлегенә эчтән янучы шагыйрь икәнлеген күрсәтергә җитәчәк.
Тукайның гомере бик кыска булса да, аның көчле истигъдады зур бер байлык калдырды. Шулай да әле аның иҗа­ты хакында әйтеләсе сүзләр, йөртеләсе фикерләр бетмәгән. Тукайны тикшерү, аның иҗатын өйрәнүнең чикләре әле чик­ләнмәгән. Тукай вә аның иҗатын иң тулы һәм иң иҗади рәвештә тикшерүче тәнкыйтьче Җамал Вәлиди карашын ни­гез итеп ала алабыз. Ләкин шуның белән Тукай әсәрләре арасында яшерен мәгънә эзләве, аның шигырьләреннән Ту­кай яшәгән заманны аңлау имкяне әле Тукай шигъриятен сөючеләр өчен ябылмаган.
Тукай иҗаты ул яшәгән дәвер өчен генә булмый, халкы­бызның бөтен барлыгына баглы булган Тукай шигърияте­нең чиксез байлыклары арасында эзләнү елдан-ел үсәчәк. Тукайны искә алу уңае белән язылган тәнкыйтьләрне, аның бөек истигъдадына каршы хөрмәтеннән язылган мактау сүз­ләрен укыганда, шактый гына төрле фикерләргә, төрле кар­шылыкларга очрыйбыз. Тукайның шигырьләрен укып бул­са да, Тукайның Идел буе төрк-татарының иң зур шагыйре, төрк-татарының матурлыгын шигырь вәзеннәренә иң оста итеп сала белүче икәнен аңлыйбыз. Илебезнең һавасын ис­нәп, суын эчеп үсмәсәк тә, Тукай шигырьләре аркылы үзе­безнең илебезгә баглы итеп хис иткәнгә, халкыбызның күңе­лендә Тукай иҗаты никадәр урын тотканын төшенә ала­быз. Чөнки Тукай иҗаты — туган илебезнең күренеше, хал­кыбыз тормышының көзгесе, аның шигырьләрендәге төрле­лек, аның күңелен дулкынландырырга, шигырь вәзеннәренә түгелергә сәбәбе булган халкыбызның әсирлеге вә шуңардан туган халкыбызның ачы тормыш шартлары.
Тукай иҗатын тикшергәндә, халкыбызның тормыш шарт­ларының тоткарлыгында, Тукай иҗатының сәбәпләрен эзлә­гәндә генә Тукай яшәгән, Тукай иҗатының үскән-гөрләгән көне, безнең халыкның аз гына сулыш ала, алга атлый баш­лаган көннәре иде. Шулай да дошманның изү-кысу ачысы халыкның күңеленнән китмәгән, халык өмет белән өметсез­лек арасында яши иде. Тукай кебек сизгер күңелле ша­гыйрьнең халыкның бу халәте рухиясен күңеленә якын алуы табигый иде. Шунлыктан аның шигырьләре, бер яктан, баш­лыклар, икенче яктан, өметсезлеккә чыгып, татарның бөтен барлыгына кул селкерлек дәрәҗәгә җитәрлек иде. Тукай­ның өметсезлеге халыкның көче барлыгына ышанмаудан тү­гел, әсарәт богауларының ныклыгы алдында җиңелүдән иде. Чөнки 1905 елның кояшы белән чәчәк атарга бөреләнгән Тукай, аннан соңгы елларның катылыгын, суыклыгын күреп, өметсезлеккә төшкән иде. Шунлыктан Тукай шигырьләре­нең күз яше белән көлү арасында булуы да табигый. Ул бер өметләнеп иреккә аша, бер тәмам җиргә иңә, тәмам бетә.
Халкыбызның язмышы Тукай язмышы белән бер бул­ганга, безнең өчен Тукай вә аның иҗаты үзлегебез кебек үк кыйммәтле. Тукай — халыкның үз баласы, аның иҗаты да безнең халыкның үз милли байлыгы, Тукайның кадере дә безнең халыкның кадере вә дәрәҗәсе күтәрелүенә, үз иркенә үзе хуҗа булуына баглыдыр. Бүгенге көнне рус большеви­гының боерыгыннан тыш һичбер нәрсә эшләргә имкяне бул­маган халкыбызның Тукай көннәрен ясый алмавы гына без-нең халыкның күңеленнән Тукай шигырьләренең рухын ала алмаячактыр. Большевикларның Тукай иҗатына ялган ноктаи назардан каратып, аны танырга, яңа юллар ачтыру бе­лән Тукайның саф иҗатына тап төшмәгән кебек, большевик­ларның әмере аркасында гына милләт сөюенең мисалы бул­ган Тукай да халык күзендә үзенең әһәмиятен югалтмаячак­тыр.

 

Әсарәт — әсирлек.
Шөкеране — рәхмәт белдерүе, сөенеч күрсәтүе.
Өслүо — стиль, ысул.
Инкишаф — ачылу.
Чар — патша.
Ихтилялый — баш күтәрүче, фетнәче.
Истигъдад — сәләтлелек.
Имкян — мөмкинлек.
Шигырь вәзене — шигырь үлчәве, ритмы.
Ноктаи назар — караш.

(Рокыя Мөхәммәдиш. Тукайны искә алганда. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 16 апрель санында Рокыя Мөхәммәдиш имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*