ТАТ РУС ENG

Сәгадәт Чагатай Габдулла Тукай. Үлүенә 25 ел булу уңае берлә

Көзге төн, мин йоклый алмыйм, өй түрендә җил җылый…
Җил җыламый, ач үлемнең куркусындан ил җылый.
Г. Тукай

 

Илебезнең иң зур шагыйре Тукайның үлүенә 25 ел тулу көннәрен дә, мәгаттәәссеф, чит илләрдә, төрле ихтыяҗлар эчендә үткәрергә мәҗбүрбез. Халкыбызның җаны мөмәссиле урынын тоткан Тукайны чит ил шәһәрләрендә чынлап искә алу бәгъзән безгә бөтенләй имкянсез күренәдер. Ту­кайны хөрмәт өчен Берлин, Парис (Париж), Токио вә баш­калар муафыйк түгел, «ямьле, нурлы Казан» булса иде ди­гән фикер бигрәк тә күңелебезне рәнҗетә, рухыбызны боек­тыра. Ләкин моңа карамастан яшь Тукайның моннан 52 ел элек туган булып, безгә бер дәверебезнең рухын ачып кал­дырган мирасы мөһаҗирлек хәятыбызда вә илебездәге гыйф­рит көйләрендә никадәр зур бер байлык булуын игътираф итмәенчә кичә алмыйбыз. Хәзерге дәверебез Тукайсыз булса, ничек булыр иде икән дигән курку сөале генә дә безне шул бөек мәгънәви байлыктан аера кеби була. Тукай бүген яше­безне, картыбызны үзебездән меңнәрчә чакрым ераклыкта булган илебез берлә шундый оста баглап тора ки, без аңар­дан да куәтле бер милли багны мөһаҗирлектә күрсәтә ал­мыйбыз. Илдән читтә торып үскән яшьләр Тукай аркылы илне таныйлар. Мәктәпләр ялгыз Тукай берлә генә дә үзлә­ренең чын мәгънәсендә «милли» мәктәп кушаматларын та­шый алалар. Җәмгыять хәятыбызда, кичәләребездә Тукай­ның йөрәккә кереп утырган берничә шигыре янә дә «мил­ли» аң вә рух бирү өчен җитәдер.
Тукайдан бик күп мәртәбәләр югарыда торган галимнә­ребез Шиһабеддин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәх-реддин вә башкалар табигый шәраитләре эчендәге ил вә халык арасында үзләренең югары мәгънәвиятләре берлә Ту­кайны күләгәдә калдырырлык бөекләребез булса да, хәзерге таланган вә изелгән илебездә вә бүгенге мең бер ихтыяҗ эчендәге дөньяның төрле тарафына таралган мөһаҗир хәя­тыбызда үзләренең урыннарын Тукайга бирергә мәҗбүрләр. Мәрҗани вә Насыйрины мәгънәви куәт итеп җәмгыять хәя­тында яшәтә алу өчен куәтле матбугат вә куәтле җәмгыять­ләр кирәк булса, Ризаэддин Фәхреддинне яшәтү вә ул урта­га аткан мәсьәләләрне тудыру өчен зур мәхәлләләр кирәк янә дә үзенең мөнәүвәрләре кирәк… Шуның өчен дә без аларны «бөек илебезнең бөек мәгънәвияте» арасына һәркем­гә аның эченә керү гайре мөмкин сәхифәсенә кертеп, Тукае­бызның «Туган тел»ен әҗнәби илләрдә туган балаларның ямьсез тәләффыз берлә көйләвеннән ләззәт алабыз, мәктәп­ләребезне, өебезне, кичә вә җәмгыятьләребезне Тукай, Тукай, Тукай берлә тутырабыз.
Тукайны безгә шулкадәр нык баглый торган куәт Тукай­ның милли вөҗданында дип беләбез. Бу милли вөҗдан Ту­кайда шулкадәр саф, шулкадәр тирән ки, аның тәэсиренә бирелмәү мөмкин түгел. 3 җилдлек кечкенә генә күләмдәге Тукай мәҗмугасы берсе артыннан берсе беренче шикелле тезелгән, самимият вә милли вөҗдан көзгесе булган шигырь­ләре берлә һәрбер укучыга бер яңа нәрсә бирү берлә бергә, бербөтенлек вә бер культур бирәдер. Гомумән, бөек шагыйрь вә әдипнең вазифасы укучысын үгрәтү, аңын күтәрү, хата­сын күрсәтү, күңелен нечкәртү, мәгънәвиятен җилкендерү бул­са, Тукай да шул сыйфатларны бөтенесен үзенең укучысын­да уята. Бәгъзән, ул вазифасы өчен, үзенең саф вөҗданын керсез рәвештә күрсәтүдән генә ләззәт алганга, әдәбият чәрчәвәсенә керми торган шигырь үлчәве ялгышларына да исе китмичә, шигырь яза вә бөтен тышкы шәкелләрдән ваз кичә. Тукайның шигырьләре арасында бозык үлчәү берлә языл­ган шигырьләр дә күп. Ләкин Тукайның бөтен шигырьлә­рен укыган кеше өчен моның әһәмияте бик аз. Ул үзе дә, бер дә тәкәллефләнмәенчә:


Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам, —
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)

ди.
Тукай тәкәллефсез, самими, саф, динле, мәгърур, бозык­лыктан качучы әхлак сахибе, җәмәгатьче шагыйребездер вә безнең халкыбызның намусын, вөҗданын үзенең күңеле­нең көзгесе булган шигырьләре берлә тәмсил итүчедер. Шу­ның өчен дә Тукайны «милли шагыйрь» диябез, шуның өчен дә аны укыган саен укыйсыбыз килә, шуның өчен дә аны укыган саен, үзебезне күтәрелгән вә бер баскыч югарыга мен­гән шикелле хис итәбез. Тукай үз халкының милли вөҗда­нын ташучы булырга тәмамән икътидарлы булуын күп хи­сап шигырьләрендә беләбез:

Телим булырга мин инсане гали ,
Тели күңлем тәгали биттәвали.
(«Үз-үземә»)


Милли вөҗданыбызның мөмәссиле шагыйрь, «инсане гали» булырга теләве берлә, безне дә «инсане гали»леккә омтылырга чакыра. Ул үзе тумыштан «инсане гали» булып туган, ләкин халкыбызның бәхетсезлеге, тарихыбызның ка­раңгылыгы, илебезнең шул иң пакь, иң ару күңелле углына бер яхшы мохит биреп, үзенең кабилиятенә лаек рәвештә инкишаф итәргә имкян бирмәгән. Мәңге яшәячәк булган «Өзелгән өмид», «Туган тел», «Аллаһу Тәбарәкә вә Тәгалә»* (* «Аллаһу Тәбарәкә вә Тәгалә» — Тукай томнарында бу исем «Таян Аллага» рәвешендә тәкъдим ителә), «Шүрәле», «Су анасы» вә бик күп әхлакый шигырьләр янын­да Тукай фөрьяд берлә «Милләтчеләр», «Чын вә ялган», «Бәгъзе зыялыларымыз», «Күрсәтә», «Яшьләр»не ачы та­выш берлә кычкыра. «Дөньяда торыйммы?» дип киңәш­ләшкән дустыма»да бу фөрьяд аның күңеленнән бөтен нәф­рәте берлә чыга:


Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел,
Шуның өчен астка табан тарта күңел;
Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр өчен,
Син дә, тиз бул, тиз бул, йиргә күмел! —

дигән.

Тукай «Чын вә Ялган»да:

Көчле кулы берлә Ялган Чынны бер суккан, ди дә,
Чын батып киткән, ди, чыкмаска җиһанга мәңгегә! —
ди.

Хаклык сөюче, вөҗдан берлә генә яшәргә ашкынучы, ары­ган вә авыру Тукай «Дошманнар» шигырендә дөньядан тую­ын вә үзенең тар мохитендә вә шундагы вак кешеләр дөнь­ясы эчендә торырга куәте юклыгын мәгърур, матур сүзләр берлә:

Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна,
Анда тормакка һәвәслек берлә ваклар мөбтәля, —
ди.

Шул ук елда (1912) «Ваксынмыйм» шигырендә янә үзе­нең «инсане гали» икәнлеге шөгурында халкыбыз аңа бирә алган рухсыз, эч пошыргыч, тар мохиттән өзелеп, үләр ал­дындагы теләкләрен әйтә:

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.

 


Мәгаттәәссеф — үкенечкә каршы.
Мөмәссил — вәкил.
Бәгъзән — кайчак.
Имкянсез — мөмкин булмагандай.
Игътираф итмәү — әйтмәү
Ташый — ала.
Шәраит — шартлар.
Мөнәүвәр — зыялы.
Әҗнәби — чит.
Тәләффыз — тавыш.
Җилдлек — томлык.
Чәрчәвә — кыса.
Тәкәллефләнмәенчә — тартынмыйча.
Һәнүз — һаман.
Манигъ — киртә.
Сахиб — ия.
Тәмсил итүче — гәүдәләндерүче.
Икътидарлы — сәләтле.
Инсане гали — бөек кеше.
Тәгали биттәвали — даимән югары күтәрелүне.
Мөмәссил — вәкил.
Кабилият — сәләт.
Фөрьяд — аһ-зар.
Фәна — бетә торган.
Мөбтәля — дучар булган.
Шөгур — сиземләү.
Әбәд — мәңге.


 

Мәңгелек рухлы, мәңге нурлы вә яшь булырга дөнья аңа ишек ачмагач, ул «үкенеч» берлә янә «инсане гали» фәүкыльгадә бер саф кеше булуын җырлый: «Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип, күпме күз яшь түкмәдем!» — дигәч, үзенең хаталары өчен укучыларыннан гафу сораган кеби: «Кызма­гыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем», — ди (1911). Җир йөзендәге керлектән җирәнгән саф шагыйрь 1912 елда янә «Тәләһһеф»е берлә үзенең пычрак вә ялганнарны ярат­мавын күрсәтүдән туктамый:


Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!


«Кыйтга» берлә шагыйрьнең саф, тәмиз рухы (1 март, 1913) үзенең никадәр арулыкны, вөҗданны сөюендәй соңгы кат ишарә бирә:


Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч, — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.


Тукайның дөньяны пакьләргә теләве, «ак вә пакь»не эз­ләве — барысы да халкы өчен. «Инсане гали» Тукай тәсадеф, әллә керләнүдән куркуы нәфрәт дәрәҗәсендә зур бул­гангамы, — беренче шигыре булган «Мужик йокысы»ның соң мисрагларында ук:


Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә*,
Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкларга түзмәккә! —
(«Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр»)


дип бетерәдер. Бу беренче симбол кеби күренгән сүзләрдә Тукай, күз яше түгеп, аклык-пакьлекне халкы өчен эзләнүен сөйли. Милли вөҗдан вә аның әсасе булган пакьлек Ту­кайда шундый зур сыйфатлардан ки, ул ансыз каләм тота алмаган.
Тукай калдырган иң кыйммәтле парчалар балалар кый­семе булуы да Тукайның яшьли вөҗдан сафлыгы, бөтен керсезлеге шул пакь күңелләргә генә сөйли ала торган сүз­ләр берлә булуыннан вә моның эчендә генә Тукай үзен саф вә керсез хис итә алуында, тәмам үзенең бөтен җанын, рухын бирә алуындадыр. Болар Тукайның иң якын дуслары, алар аның төсле керсез, сафлар, алар аның төсле җаннан, чын күңелдән «Туган тел»не сөйлиләр, аның төсле җаннан дога кыла беләләр, аның төсле саф сөя беләләр. Тукай шул бала­ча сафлыгы берлә үзенең халкын сөя. Гасырлардан бирле дәвам итеп килә торган әсирлек чылбырының авырлыгы Ту­кай шигырьләренең бик күбесендә хис ителә, шулар эченнән еракта калмыйлар. «Көзге җилләр» — бүген дә шагыйранә тасвир гына түгел, җан ачысы берлә һәр елны халкыбызда яшәп торган фаҗигаләрнең иң зурысы. Илебезнең больше­вик дәверендә «бик зур уңышларга ирешүен» белдереп тор­ган большевик гәзитләре еш-еш кына дәшми-тынмый Тукай­ның ачлык хакындагы ачы фөрьядын — «Көзге җилләр»не басалар, һәр сүзе йөрәккә ук берлә аткан шикелле әрнүле сүзләр вә:


Ач үлемнең куркусыннан ил җылый…
…Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый… —


мисраглары бүгенге көн өчен, хәзерге дәвер өчен Тукай та­рафыннан бер иляһи куәт берлә язылып калдырылган Коръ­ән аятенә охшый… Безгә ят Пушкин, Горький** вә башка урыс-улак әдәбият вә нәшрият битләрен тутырып торганда, янә бер кечкенә Тукай мисрагы теге урыс чүпләрен үзенең мил­ли вөҗданы берлә фәрештә канаты шикелле каплап куярга кодрәте бар. Бүгенге дәверне хакыйкатән дә Тукайсыз тө­шенү имкянсез, Тукайсыз булу халкыбыз өчен тагын да зур бәхетсезлек булыр иде дип уйлаудан тартына алмыйбыз.
Ни күңелле, ни яхшы ки, — Тукаебыз бар! Халык өчен нә бөек юаныч ки, моннан 30-40 ел элек пәйгамбәрләр генә күргән авырлыклар, сәфаләт вә зәхмәтләрне күреп, бала та­бигатеннән чыгып бетмәгән яшь фидаи егет халыкның мәгъ­нәви хакын таләп итеп, аның вөҗданын уятып калдырган, балаларына туу берлә, ата-ана дине берлә үк миллият рухын бирә торган милли догалар язып калдырган. Үзе турында Тукай:


Минем гомрем караңгы төн. Кояшым һәм аем тугмас;***
Шуңар да шөкер итәм мин: бу төнем йолдызлы, йолдызлы.

Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.

Күзеннән канлы яшь түксен иде барча шәятыйным,
Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Рабб, гүзәл эзне! —
("Күңел йолдызы")

ди.
Мөтәвазигъ Тукай шул «гүзәл эзне» үзенең халкы ара­сында ничек зур, ничек тәэсирле калдырды. Үзе тасвир итә алмаган кадәр изге йолдызлар мирас итте. Керләнүдән бер бала шикелле курыккан шагыйрь: «Ак кирәк, дип, пакь ки­рәк, дип, күпме күз яшь түкмәдем!» — дисә, үлүеннән 25 ел узганча аның сөйгән халкы да аның гали рухын, керсезлеген белде, аңлады. Аның изге йолдызы — төнебезнең йолдызы, аның вөҗданы бөтенебезнең омтыла торган вөҗданы булды.
«Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим…» — диюче Тукай бүген милли вөҗданыбызның кояшы булды. Аның яшәгән хәяты, үзе әйткәнчә, кояшсыз вә айсыз булса да, ул үзенең иленә вә халкына иң зур теләкләрдә булынып, аңа үзенең саулыгын вә бөтен эчке барлыгын биреп калдырды. Үзен үлем, бары үлем генә хәстәлек вә хәят җәфасыннан котылдыра кеби: «И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм», — дип, үлем якынлашуын шатлык берлә көтте…
Бүген Тукайның үлүенә 25 ел булуын хатирәләгәндә, Ту­кайның шәхси авыр хәятын искә дә алмаенча, ул никадәр зәхмәт чиксә дә, «безнеке» булуы берлә генә ифтихар итәмез. Бүген инде аның хәятын озайта алмаганыбыз шикел­ле, аның фаҗигале тормышын да тарих сәхифәсе, бәхетсез тарихыбызның канлы ачы сәхифәләре эченә генә кертәбез, һәм үзе берлә бергә: «Тик мин үлгәчтен караңыз, типмәсен­нәр нәгъшемә» дигәне кеби: «Типмәсеннәр аның мөкатдәс мирасына!» — дибез вә хәзер(ге) елыбызда яктылык уры­нына караңгылык күндереп тора торган «бу кояш сүнсен» дә йиренә Тукай сөйгән халкыбызны яктырта торган икенче кояш чыксын!» — дибез.

Фәүкыльгадә — гадәттән тыш.
Тәмиз — пакь.
Тәсадеф — очраклылык.
Зурлык — кыенлык.
Симбол — символ.
Әсас — нигез, асыл.
Кыйсем — өлеш.
Сәфаләт — хурлык.
Шәятыйным — шайтаннарым.
Мөтәвазигъ — итагатьле, тыйнак.
Хатирәләү — хәтергә алу.
Ифтихар итү — горурлану.
Нәгыш — үле гәүдә, җеназа.

*Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә… — бу шигырь юлларын С.Чагатай ни өчендер «Мужик йокысы»ннан булуына ишарәли. Әмма шигырь юллары «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?»дән алынган.

** Горький — Пешков Алексей Максимович (1868-1936), күре­некле рус язучысы.
***Минем гомерем караңгы төн.
Кояшлы һәм аем тугмас… — «Күңел йолдызы» шигыреннән алынган әлеге юлларны мәкалә авторы азрак үзгәрешләр белән тәкъдим итә. Һәркемгә аңлаешлы булсын өчен Тукайның соңгы бишттомлыгындагыча урнаштырылган.

 

(Сәгадәт Чагатай. Габдулла Тукай (үлүенә 25 ел ту­лу уңае берлә). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)  «Яңа милли юл» журналының 1938 ел, 4 нче са­нында Сәгадәт Чагатай имзасы белән басылган. Бу мәкаләне әдә­бият галиме Х.Миңнегулов «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» исемле китабында бастырды. Текст «Яңа милли юл» жур­налыннан алынган).



 

Комментарий язарга


*