ТАТ РУС ENG

Шакир Йосыф Искә алганда


Габдулла Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае берлә


Тирән, әллә нинди зарлы бер моң. Милли татар моңы күп тарихларны агызган Идел агымына кушылып ага. Урал тау итәкләренә тарала.
Ишетте, хәйран булып тыңлап торды бу моңны бөек Кушлавыч ятиме.
Тыңлап торды-торды да, үзенең сынык, ятим күңелендә шул моңны яндырып, безнең өч йөз ел буена ничек изелүе­безне әйтеп бирде.
Зур-кечкенәләребез, яшь-картларыбызның барысы да аң­лардай садә, ләкин искиткеч оста бер телдә аңлатып бир­де. Халкыбызның җыры, мәкаль һәм табышмаклары кебек бер ишетү берлә хәтердән чыкмый торган сүзләр-шигырь-ләр белән телебезнең матурлыгын һәм байлыгын күрсәт­те.
Тукай шигырьләрендә беренче кат туган телебезнең ма­тур музыкасы яңгырады, шунлыктан йорттан йортка, кулдан-кулга күчеп йөргән авыл малае кечкенә бер Апуш бу­лып кына калмады — татар халкының онытылмас ша­гыйре Габдулла Мөхәммәтгариф углы «зуп-зур Тукай» бул­ды.

 

Хөсәен Габдүш
«Татар шагыйре».
Харбин, 1932

 

Шагыйрь — халык баласы. Ул күңеленең бөтен тамыр­лары берлә халыкның тормышына бәйләнгән. Халык шат­лыгы — шагыйрь шатлыгы. Халык кайгысы — шагыйрь кайгысы. Бу сүз башкаларга караганда да тирәнрәк мәгънә берлә безнең шагыйребез Тукай турында әйтелә ала. Чөнки ул тарихының соңгы елларында ятим калган милләтенең ятимлектә үскән баласы.


Тукай язмышы — халык язмышы. Аның күңелендә ут яна иде. Халык күңелендә дә шул ук ут гөрли иде. Ул татар халкының үз тарихында үстереп дөнья мәдәниятенә бирә килгән төрек милләтенең бер баласы иде.


Без узган көннәребезнең караңгы булганын беләбез. Без бу көнге тормышыбызның да ачы булганын яшермибез. Шу­ңа күрә дә без киләчәгебезне — халкыбызның язмышын — якты һәм ямьле итеп күрергә телибез. Шуның өчен без халкыбызның үзлеген саклый торган һәм бөтен авырлыкларга каршы нык итеп тота торган бөтен юлларны һәм бөтен те­рәкләрне эзлибез.


Бу юлның иң кирәклесе — халкыбызның күңеле. Бу терәкнең иң ныгы — халкыбызның теләге. Тукай — безнең халкыбызның һәм шуның берлә бергә бөтен төрек милләте­нең күңелен һәм теләген ачкан һәм шуны ачарга тырышкан өчен — безнең җырчыбыз.

Халык язмышы — Тукай язмышы.


Көннәрнең суыклыгы, төннәрнең караңгылыгы шагыйрьгә аның тормыш эзен яктыртырлык, аның учагын җылытыр­лык бер очкын бирә алмады. Ул, яшьлекне татырга да өлгермәстән, үлем тырнагына эләкте. Ашкынган йөрәкнең көч­сез канаты сынды. Тик бу сынуда күңелләр берлә бергә безнең дә, иленең дә гөнаһы юк түгел иде. Аның йөрәген кем җылытты? Аның күңелен кем җуатты? Шагыйрь үлде. Үп­кәне кимергән үлем корты аның тормышка бәйләнгән соңгы тамырын өзде.
Тик моның берлә генә безнең шагыйребез каршында бул­ган бурычыбыз беттеме? Бетмәде.


Бу бурыч бетмәде. Бу бурыч артты. Ул, бер кешегә, бер шагыйрьгә, бер Тукайга булган бурычтан чыгып, халыкка, милләткә һәм кешелек дөньясына булган бурычка әйлән­де. Ул Тукай исеме берлә халык өчен булган бурычка әверелде.


Тукайны кимергән үлем корты бүген халыкны кимерә.


…Илебез соңгы елларда бик күп төрле күренешләр ки­черде. Ил йөз елларча көткән теләгенең барлыкка чыга баш­лавын күрергә өлгермәде, язмыш аны тагын борынгы тар­тыш сафына чакырды. Алсу кызыллыктан яңа бер таңның яктылыгын көткән ил икенче бер янгын алдында калды. Аның бик зур авырлыклар берлә генә саклап килә алган бөтен барлыгы да бу янгында янды, көл булды.


Халык язмышы — шагыйрь язмышы.


Халык берлә бергә шагыйрьнең теләге дә, аның эше дә, аның көче дә бергә янды. Шул янгынны ерактан карап то­ручы, илдәге моң-зарны читтән ишетеп торучы халык улла­ры — алар нишләделәр? Алар нишләргә телиләр?


Бер халыкның барлыгы һәм шул барлыкның киләчәге өчен кирәк булган билгеле төп нигезләр бар. Шул нигез­ләр булмыйча торып, бер халык яши алмый. Шул нигезе булмаган йә шул нигезне югалткан халыклар бетәргә — юга­лырга мәҗбүрләр. Бөтен нигезләрнең барысы да халык кү­ңел тормышының үз булып калуы, куркынычын-кайгысын үзенчә сөйләве һәм үзенчә көйләве. Бер халык тиңсез тар­тыш эчендә ярлылана ала. Ул үзенең бөтен матди барлыгын югалта ала — болар бары да вакытлы нәрсәләр. Ә ха­лыкның күңеле, халыкның күңел көрәше — бу меңнәрчә еллардан бирле җыелып килгән. Аның ярату көчен ясаучы нәрсә — ул халыкның язмышы. Ул — халыкның үзе.


Бу күренеш бер безнең өчен генә түгел, бүген бөтен тө­рек милләте үзенең барлыгының, киләчәгенең нигезен бер калыпка суга. Аның бу көнге эше төрек милләтенең килә­чәк төсен һәм аның ярату көченең киләчәктәге чиген билге­ләячәк. Милләтнең бу көнге тартышы аның мәдәнияте һәм мәдәниятенең чикләре өчен бара.
Милләтне — илне саклау юлында бирелгән корбаннар, милләтнең сәяси истикъляле өчен бирелгән корбаннар алар бары да бер нәрсәнең — милли мәдәниятнең саклануы һәм шул мәдәниятнең үсүенә каршы куелган киртәләрне җиме­рер өчен бирелгән корбаннар.


Бу төп нигезне саклау һәм шуны ныгыту юлында эшлән­гән эшнең зурысы-кечкенәсе юк. Ул бер үк төстә зур, ул бер үк изгелекнең юлына бирелгән ярдәм.
Бу тарихи көннәрдә, халкыбыз кичергән авыр һәм ка­раңгы төннәрдә халыкның, илнең төп нигезен саклау өчен безгә тагын Тукай ярдәмгә килә. Шул нигезне кору юлында үсеп җиткәнче егылган, чәчәк атканчы шиңгән шагыйрь, үзе­нең көчле тойгысы берлә җир астыннан калкып чыгып, без­гә тагын ярдәмгә килә.
Ул, үзенең рухы берлә безнең баш өстебездән очып, безне уйларга, сөйләргә һәм сөйләгәнне эшләргә чакыра!


Үлеп, егерме ел кара салкын туфрак астында ятса да, ул, үзенең янган-көйгән куанычы-кайгысы берлә тагын безгә ки­леп, «татар халкы ниләр сизгәнен» өзелеп-өзелеп әйтеп би­рә. Ул үлгәч тә безне шул турыда уйларга һәм шул уйны үзебез өчен кирәкле һәм файдалы юлда барлыкка чыгарырга чакыра.


Ул, безнең бөтенебезгә карап, өстебездә торган шул изге эшне, шул мөкатдәс бурычны үтәүдә дә барыбызның да бер үк аң берлә эшкә башлавыбызны көтә.
Ул безнең бөтен әрвахларыбыз өчен, халкыбызның сан­сыз корбаннары өчен үзенең туктаусыз аккан күз яше белән безнең әле торган, яшәгән, сулыш алган илдәшләренең-милләттәшләренең тойгыда, сүздә, эштә берләшүләрен көтә.

 

Истикъляль — бәйсезлек.

(Шакир Йосыф. Искә алганда (Габдулла Тукайның үлүенә 20 ел тулу уңае берлә). (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б. ) «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 4 нче санында «Шакир Йосыф» имзасы белән басылган. Бу мәкаләне Л.Гайнанова Казан утлары журналының 2002 ел, 3 нче санында нәшер итә. «Шакир Йосыф» тәхәллүсен Л.Гайнанова һәм яшь галим И.Мансуров Р.Рәхмәти Арат имзасы булуын язалар. Текст «Казан утлары» журналыннан алынган).


 

Комментарий язарга


*