«Гыйният» мәктәбендә Харбин төрк-татар яшьләре оешмасының узган шимбә көнге нәүбәттәге чәйле утырышы үзенең тулылыгы вә уңышлылыгы берлә күзгә ташлана иде.
Берлинда басылган һәм һәрбер татарның күңеленә якын милли җырларны эченә алган кечкенә генә китап яшьләр арасында үзләренең җырларына булган кызыксынуны тагын да җанландырып җибәрде.
Әхмәт Виргаз халык җыры турында Тукай фикерләре берлә халыкны таныштырып, татар җырларына һәм аларның үзләренә генә махсус аерымлыкларына озын гына тукталып үтте. Тукай халык җырларын һәрнәрсәдән өстен күрә иде. Шуңа күрә аның үз шигырьләре дә халыкның киң катламына җиңел аңлашыла иде.
Икенче реферат Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә»1 берлә Кәбир Бәкернең2 «Бәйрәм хатирәләре» турында булып, Хөсәен Габдүш тарафыннан укылды. Бу ике язучының икесе дә татарның милли уяну дәверендә яшәү һәм эшләү берлә бәхетле булган укымышлылардан иде. Алар икесе дә Аурупа мәдәниятенең яклаучылары иде. Аурупа мәдәнияте алар өчен бер үрнәк иде. Җәмгыятьнең чын тормышы, аның идеалы арасындагы аерма — менә бу югарыдагы ике нәрсәнең мәүзугы. Милли язның беренче көннәрендәге укымышлылар көткән халыкның якты киләчәге — ул вакытлар әле төш кенә күк иде. Сөйләүченең сүзләре ышанычлы-иманлы иде: милли үлчәүдә моннан 20 ел элек булуы мөмкин булмас күк күренгән нәрсәләр бүген халыкның тормышында барлыкка чыкты. Бүгенге яшьләрнең эшләргә тиешле булган эшләре үзләре өчен туры юл сызу. һәр ике сөйләүче бик зур дикъкать берлә тыңланып, соңында җанлы фикер алышу берлә тәмамланды.
1 Фатих Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» — бу әсәр 1907 елның 18-21 октябрендә язылып, шул ук елда «Әл-ислах» гәзитенең 4 нче санында «Дамелла» имзасы белән басылган.
2 Кәбир Бәкернең — Бәкеров Кәбир Кәрим улы (1885—1944), драматург, театр тәнкыйтьчесе.
(Халык җырлары һәм аның укымышлыларының идеалы. «Яңа милли юл» журналының 1933 ел, 6 нчы санында «Углан» имзасы белән басылган. «Харбинское время», 27 март гәзитеннән алынган. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)