Шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына 24 ел тулу көнендә, 15 апрельдә,
Харбин төрк-татар мәхәлләсендә эшләнгән Тукай кичәсе гаять дәрәҗәдә
бер уңышлык белән узды.
Кичә башланыр алдыннан хәзерге көнне Ниппонда җәмгыять эше белән
булган Мөнир хәзрәтнең ләвазимен үтәүче имам тарафыннан Ризаэтдин бине
Фәхретдин мәрхүм хәзрәтнең (вафатына бер ел тулу уңае белән) һәм
Габдулла Тукайның рухына Коръән укылды.
Сәхнә пәрдәсе күтәрелер алдыннан Милли идарә рәисе Хәбибулла әфәнде
Сали кичәнең тәртибен игълан итте. Коръән уку мәрасиме мәктәбе
«Гыйният» укучылары тарафыннан да күмәк рәвештә үтәлеп, сәвабы ике
олуг мәрхүмнең рух шәрифләренә багышланды.
Шуннан соң Маһинур туташ Чурай, тәфсилле рәвештә шагыйребезнең тәрҗемәи
хәленә тукталып, Тукайның тормышы вә яратышы хакында исемле
язучыларның мәкаләләреннән өземтәләр китереп, мәгърузә эшләде. Икенче
мәгърузәче — мөгаллимә Маһинур туташ Виргаз. «Тукай — халык шагыйре»
мәүзугында сүз сөйләп, аның иҗаты хакында мәгълүмат бирде. Мәгърузәче
туташлар икесе дә хазирун тарафыннан самими рәвештә алкышландылар.
Балалар тарафыннан күмәк җыр «Туган тел» җырлангач, алар арасыннан
ялгыз чыгышлар белән Тукайның берничә шигырьләре укылды, шуның белән
кичәнең беренче бүлеге тәмам булды.
Программаның икенче кыйсеме шагыйрьнең «Шүрәле»сен күренешләндерү белән
башланып китте. Монда «Тукай» әсәрен укып торучы ролендә Маһирә туташ
Лаеш, Шүрәле ролендә Сәгыйть әфәнде Килки, утынчы егет булып Кәримдар
әфәнде Виргаз иштиракъ иттеләр. Шүрәленең мөгезләре ярты аршыннан
озын, бармаклары, гомумән, бу «куәт очарлык әллә нинди нәрсәнең» кыргый
тавышы вә этенешләре караучылар өчен бер яңа нәрсә булып чыктылар. Ай
яктысы төсендәге утлар яктылыгында бирелгән бу күренеш халыкка бик
ошады. Мәшһүр «Өзелгән өмид»тә үзенә махсус көй белән яшьләрнең күмәк
җырлаулары илә шагыйрьнең аһәңенә муафыйк шул ук моң яктысында иҗра
ителде.
Маһирә туташ Лаеш белән Суфия туташ Чурай «Нәсыйхәт» шигырен
«Тәфтиләү» көенә җырлап бирделәр. Кәримдар әфәнде Виргаз «Су анасы»
белән чыгыш караучыларның күңелен ачты.
Фәридә туташ Аги «Өзелгән өмид»нең беренче юлларын вә халыкның соравы
буенча кабат чыгышында «Эшкә өндәү»не җырлап алкышланды. «Үз-үземә»
шигырен Зөһрә туташ Аги укып чыкты. Хөсәен әфәнде Габдүш «Милли
моңнар»ны «Әллүки» көенә җырлап, тыңлаучыларның үтенүе буенча тәкрар
чыгышларны да халыкка бик ошаган бер «яңа» иске көйгә «Сайра,
сандугач» шигырен вә «Сакмар суы»н җырлады.
Кичәне музыка ягыннан рәсмиләндерүдә һәрвакыттагы кебек бөтен хезмәтне
пианинода оста уйнаучыбыз Шәмсенур туташ Солтан башкарды. Мәгълүм ки,
яшьләребез музыка тәрбиясенә бик мохтаҗдыр. Шунлыктан яхшы уенчы безгә
бик тансык. Шәмсенур туташ исә хәзерге көнне дә пианинода тәхсилен
төгәлләүдә дәвам иткәне хәлдә, еллар буенча сәхнәбездә милли
көйләребезне уйнап, халкыбызның мәхәббәтен казанып килә.
Бу кичәдә исә уенчы аеруча бер рух белән җырлаучыларга кушылып, иң
соңгы ялгыз чыгышында «Тукай көе»н (маршын) зур бер осталык белән
уйнап, кичәнең программын тәмам итте.
Кичәдә Ерак Шәрык төрк-татарларының дини-милли мәркәзе рәисе
могавиннәренең ләвазимен үтәүче Әхмәдшаһ әфәнде Гыйззәтулла күрше
мәхәлләләребездән Хайлар төрк-татарлары милли идарәсе әгъзасы Әхмәдшаһ
әфәнде Аги хазир иделәр.
Шулай итеп, караучылар өч сәгать буена Тукайның шигъри моңында калып, кичәдән бик мәмнүн булганнары хәлдә өйгә таралдылар.
Сәхнәдә Тукайның яшел тасма белән әйләндереп алган рәсеме эленгән. Аның
өстенә шагыйрьнең « Үз-үземә»сеннән ошбу юллары язылган иде:
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вакытын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Ниппон — Япония.
Ләвазим — хезмәт.
Сәваб — рәхмәт.
Хазирун — шунда булучылар, катнашучылар.
Иштиракъ итү — катнашу.
Иҗра ителү — башкарылу.
Тәкрар — кабат, кабатлау.
Тәхсил — уку.
Могавин — ярдәмче, булышчы.
Ләвазим — кирәкле эшләр.
(Якташ. Өч сәгать Тукай моңында.
«Милли байрак» гәзитенең 1937 ел, 23 нче (73) (30 апрель) санында «Якташ» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))