Җәлил елы, Тукай елы быел –
Димәк, Татар елы , кардәшләр!
Мин дә сезгә туган телебездә
«Исәнмесез!» — диеп эндәшәм.
«Исәнмесез!» — нинди ягымлы сүз,
Димәк, татар тора каршыңда,
Димәк, теләкләре изге аның,
Шуны беледерергә ашыга.
Татар белән татар очрашканда,
Искә алыйк татар улларын.
Гомерләре, моңлы җырдай, булган,
Тик бик кыска булган аларның.
Татар, татар!
Тукай, Җәлилләрең
Бизәделәр милләт күкләрен,
Өмет булып балкып төннәрендә
Яктырттылар юлын күпләрнең.
Тауга карап, һәркем тау булалмас:
Йолдыз биек, йолдыз бөек шул
«Якты йолдыз булып кабын!» — димим,
Һич югында, гади татар бул!
«Татар улы татар гына бул! — дим,
Татар булсын кызың-улларың,
Ә калганы бар да яхшы булыр,
Онытмасак халкым юлларын.»
Татар елы, дуслар, бездә быел –
Искә алыйк татар улларын:
Тукайларын, Җәлил, Такташларын –
Без бит – дәвамчысы аларның!
Мансур Сәгъдиев, Оренбург