Килә алсаң бүген, Тукай,
Ни әйтер идең икән?
Сагышлы йөзе татарның
Күпкә яктырды микән?
Дөбер-шатыр дөньябызга
Җитми сазың авазы;
Иләс-миләс карашларда
Булалмый сөю назы.
Газиз ана телебезнең
Тарайды офыклары.
Ят телне кулай күрәләр
Татарның оныклары.
Караш ташлап дөньябызга,
Әйтерсең кебек сүзең.
Күрәзәләп карыйм әле,
Ялгышсам төзәтерсең:
— Уян, татар мәрт йокыңнан,
Гасыр бетеп барадыр!
Иҗтиһад ит, эшкә башла,
Телең бетеп барадыр!
Күрсәтче безгә, Тукаем,
Чыгу юлын афәттән:
Бабай оныгын аңламый –
Икесе — ике милләттән.
Тукай юк шул фикерләре –
Изге васыять күңелдә.
Тагы бер кат әйтеп үтим
Сезгә Тукай телендә:
— Уян ,татар, гасыр бетә,
Хәстәреңне күреп кал!
Тарихларга ул үткәнче,
Фатихасын алып кал!
Мансур Сәгъдиев, Оренбург
1996 ел