Тукай авылы, Татарстанның Аксубай районында, район үзәгеннән 19 чакрым көньяк-көнбатыштарак. 1930 елларда нигез салына. 1989 елда 62 кеше (татарлар), 2000 елда 40 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек.
Тукай авылы, Татарстанның Әгерҗе районында, район үзәгеннән 4 чакрым читтә. 1923 елда нигез салына. 1989 елда 102 кеше (татарлар), 2000 елда 78 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Клуб.
Тукай авылы, Татарстанның Кама Тамагы районында, район үзәгеннән 50 чакрым төньяк-көнбатыштарак, Идел елгасының уң кушылдыгы Мордвасу бассейнында. 1920 елларда нигез салына. 1989 елда 70 кеше (татарлар), 2000 елда 49 кеше яши. Халкының төп шөгыле – терлекчелек.
Тукай авылы, Татарстанның Менделеев районында, район үзәгеннән 25 чакрым төньяк-көнчыгыштарак, Каманың уң кушылдыгы Озын Елганың югары агымы буенда. 1930 елларда нигез салына. 1989 елда 26 кеше (татарлар), 2000 елда 19 кеше яши.
Тукай авылы, Татарстанның Нурлат районында, район үзәгеннән 15 чакрым көньяк-көнчыгыштарак, Кондырча елгасы буенда, Самара өлкәсе чигендә. 1920 елларда нигез салына. 1989 елда 53 кеше (татарлар), 2000 елда 48 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек.
Тукай авылы, Татарстанның Спас районында, район үзәге Болгар шәһәреннән 42 чакрым көнчыгыштарак, Болгар – Базарлы Матак автомобиль юлыннан 2 чакрым читтә. 20 йөз башларында нигез салына. 1989 елда 276 кеше (татарлар), 2000 елда 305 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. Урта мәктәп. Клуб.
Тукай авылы, Татарстанның Чирмешән районында, районн үзәгеннән 23 чакрым көнбатыштарак, Олы Сөлчә елгасы буенда. 1920 елларда нигез салына. 1989 елда 68 кеше (татарлар), 2000 елда 61 кеше яши. Халкының төп шөгыле – игенчелек.
(Чыганак: Татар энциклопедия сүзлеге. Баш мөхәррир М.Х. Хәсәнев. Казан: Татар энциклопедия институты, 2002).