ТАТ РУС ENG

13 октябрь 1908 ел

1908 елның 13 октябрендә Казанда Габдулла Тукайның «Төлке һәм Йөзем җимеше» исемле мәсәле чыккан. Әсәр И.А.Крыловның «Лисица и Виноград» исемле мәсәленнән файдаланып язылган. Шунда ук «Бәйрәм бүген» шигыре урнаштырылган.

«Әл-ислах», 48 нче сан.

«Әл-ислах»ның 48 нче санында Купеческое собрание залында 1908 елның 14 октябрендә булачак әдәбият кичәсенең программасы басылган. Кичәдә Г.Тукайның «Кызык гыйшык» һәм «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасын укыячагы әйтелгән.

«Әл-ислах», 48 нче сан.

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)