1907 елның 26 яисә 27 октябрендә буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә әзрәк ак төшкән Тукай солдатка каралу бүлмәсеннән ак билет алып чыга. Ул, Олы Әтнәдә каралып, солдатка алынудан азат ителә. Г.Тукай, Казанга кайткач, Шәрәфләр матбагасында Гыйльметдин Шәрәф белән очраша. Бу турыда Г.Шәрәф болай ди: «Менә шул минуттан без Габдулла әфәнде белән күреп таныш һәм соңгы көннәренә кадәр икебез дә Казанда булган вакытта бик еш-еш күрешә торган, Казан теле белән әйтсәм, «кашыклы аштан калышмый торган» дус, иптәш булып китәбез». Тукай Г.Шәрәфләрнең өенә дә барып йөргән. Шунда ул утырган урындык хәзерге көндә Казанда, Тукай музеенда саклана.
Г.Тукай «Таң йолдызы» газетасы мөхәррире шагыйрь С.Рәмиев белән очраша. Сөйләшү вакытында: «Сәгыйть әфәнде, мин Сезгә «Царь-Голод…»ның тәрҗемәсен җибәргән идем. Сез аны басмадыгыз да һәм идарәдән бер җавап та бирмәдегез», — ди. Аннары «Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде?» — дип сорый. С.Рәмиев Г.Исхакыйның шушы көннәрдә генә Архангель губернасына өч елга сөргенгә озатылуы турында әйтә. Г.Исхакый сөргенгә 1907 елның 24 октябрендә озатыла.
«Царь-Голод, яхуд Ачлык-Падишаһ» беренче мәртәбә «Әлгасрелҗәдит»нең 1906 елгы 8 нче, 9 нчы, 11 нче, 1907 елның 4 нче, 5 нче саннарында басыла. Тукай, күрәсең, хезмәтне Казанда икенче мәртәбә бастырырга уйлаган.
(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)