ТАТ РУС ENG

1909 ел, 27 ноябрь

1909 ел, 27 ноябрь. Габдулла Тукай «Киңәш (Чикмә гамь шул нәрсәгә…)» шигырен яза.
Шигырь ике кисәктән тора. Беренчесе «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип, икенчесе «Чикмә гамь шул нәрсәгә…»дип башлана. Аска «27 ноябрь, 1909 сәнә» дип куелган. Соңрак («Күңел жимешләре»ндә) мөстәкыйль ике шигырь итеп басылган.

Бу шигырьнең беренче кисәгендә:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көнләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.
Караңгыдыр, күңелсездер гомре юлы,
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшерен генә янып яткан хәсрәт тулы,—

дигән юлларда сабый чагыннан ук халыкның ачы газабын, хурлану — кимсетелүләрен, бөлгенлекләрен үз җилкәсендә кичергән шагыйрьнең хезмәт иясе язмышына битараф булмавын, халык күңелендәге «ачы хәсрәт көе» белән дулкынлануын күрәбез.

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.).