ТАТ РУС ENG

1904 ел

1904 елда Г.Тукай Уральскиның «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә дүрт ай балалар укыта. Хәлфә Гомәр Хөсәенов кызыл мал белән сәүдә итүче Вәлиулла Апаков өчен ялланып хаҗга китә. Хәлфәнең унлап шәкертен Г.Тукай укыта. Ул класска моңа кадәр булмаган кара такта элеп куя, балаларны укытканда язуга, телгә, хисапка игътибар итә.
Тукайның кубыз уйнавы, һәрвакыт кесәсендә кубыз йөртүе турында да мәгълүмат бар. (Каюмов Ш. Шәкертлек еллары хатирәсе, «Истәлекләр»).

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)