ТАТ РУС ENG

Әмирхан ЕНИКИ — Озын гомерле дуслык (Ибраһим Нуруллин турында)

Язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Парау авылында укытучы гаиләсендә туган.

Аның бөтен гомере татар әдәбиятына хезмәт итүгә багышланган. Ул — бик күп санлы хикәя, драма әсәрләре авторы, әдәби тәнкыйть буенча күләмле һәм тирән хезмәтләр язган кеше. Күп еллар буе Ибраһим Нуруллин Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты буенча югары әзерлекле белгечләр укытуда күп көчен куеп килә.

Ибраһим Нуруллин 1975 елда «Габдулла Тукай» исемле китабын язып тәмамлады. Мәскәүдә (1977) һәм Казанда (1979) «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә басылып чыккан бу әсәре өчен И.Нуруллинга Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Без күренекле галим һәм язучыны олуг юбилее белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, озын иҗади гомер телибез.

Ибраһим Нуруллинга 70 яшь тулды. Безнең танышып, дуслашып китүебезгә дә 40 ел була торгандыр инде. Әдәбиятчылар һәм тәнкыйтьчеләр арасыннан миңа бердәнбер якын торучы дияр идем мин аны… Башкалары белән болай якыная алмадым, чөнки алар барысы да идеология сагында торучылар иде, ә мин алардан ничектер сагаерга мәҗбүр идем. Ибраһим миндә шушы сагаю хисен бервакытта да уятмады. Хәлбуки кайбер җитди мәсьәләләрдә безнең бик нык аерылган чакларыбыз да булды. Бер генә мисал. Моннан ике-өч ел элек булса кирәк, «Социалистик Татарстан» гәзитәсе түбәндәге сорауны язучыларга тараткан иде: «Сез Ленинның әдәбият партияле булырга тиеш дигән мәгълүм тезисына ничек карыйсыз?»

Мин, билгеле, матур әдәбият партияле булмаска тиеш, ә Ибраһим, киресенчә, партияле булырга тиеш дип чыкты. Моның ише фикер каршылыклары безнең арада һаман булгалап торды.

Ләкин шулай да нәрсә якынайтты соң безне? Ибраһим да бит, университет бетергән күпләр шикелле үк, ленинизмны нык сеңдергән коммунист, мәгәр башкалардан аермалы буларак, ул бервакытта да, рәсми идеология колы булып, коры догматикка әйләнмәде. Беренче мәкаләләрендә үк ул язучының тормышка  кыю керүен, реаль каршылыкларны курыкмыйча ачарга хаклы булуын яклап чыкты. Мәсәлән, минем шактый каты тәнкыйтькә юлыккан «Саз чәчәге»н беренче булып ул яклады. Аннары Ибраһим әдәби әсәрнең беренче нәүбәттә сәнгатьче булуын, нәфислеген, эстетик әһәмиятен күрә, бәяли белде. Чын язучы өчен иң кирәге шулар бит инде.

Ибраһим Нуруллинның тикшерүче галим буларак эшләгән җитди хезмәтләренә мин бу кыска гына язмада тукталып тора алмыйм. Алар турында төпле, иркен сөйләшү кирәк. Тик шуны гына әйтәсем килә: фәнни эшләрендә дә үзен ул үзенчә уйлаучы, үзенчә күрә белүче итеп күрсәтте. Конъюнктурага иярмәде, чын дөреслеккә омтылды. Аның бу яклары аеруча Тукай турындагы китабында тулы чагылышын тапты.

Дөреслеккә һәм гаделлеккә омтылуы соңгы елларда Гаяз Исхакый мәсьәләсендә бигрәк тә ачык күренде. Хакыйкатьне әйтә алу мөмкинлеге тугач та, Ибраһим күптәнге хыялы — Исхакыйны әдәбиятка һәм халкына кайтару өчен, тәвәккәл кыю көрәш башлады. Бу чын мәгънәсендә авыр һәм фидакарь көрәш иде. Партия һәм дәүләт органнарына таянып, Исхакыйны әүвәлгечә юкка чыгарырга тырышкан нинди генә хәтәр көчләргә каршы тормады ул! Әмма хаклык Ибраһим ягында иде, заман үзе аның ягында иде. Тегеләр чигенергә, тынарга мәҗбүр булдылар. Тарих Ибраһим Нуруллинга тиешле бәһасен, һичшиксез, бирер дип ышанасы килә.

Кызганычка каршы, Ибраһим соңгы елларда каты авырулар кичерде. Әмма яшәү көче аңарда гаять куәтле. Һаман яза, һаман эшли… Иншалла, бу куәт аны озак яшәтер, яңа эшләргә дә дәртләндерер әле. Минем аңа шәхси теләгем дә шул: озын иҗади гомер!

«Татарстан хәбәрләре», 17 апрель, 1993 ел.

 

(Чыганак: Еникиев Ә.Н. Биектән карап торасым килә…: Заманым һәм замандашларым турында / Әмирхан Еники. – Казан: Мәгариф, 2009. – 215 б.)