ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Моңлы саз чыңнары — 2 бүлек. Мәктәп баскычлары

Икенче  бүлек
Мәктәп баскычлары
1

Урал суы һәм аңа коя торган Чаган елгасы бергә кушылып ясаган култыкка кечерәк кенә шәһәр кереп сыенган.
XVI гасырда бояр һәм воеводаларның җәберенә һәм ачлык-ялангачлыкка түзә алмаган кыю һәм тәвәккәл крестьяннар Рус дәүләтенең үзәк өлкәләреннән көньяк чикләренә күпләп качып китә башлаганнар. Анда алар, кире кайтарырга теләгән хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтеп һәм вакыт-вакыт юлбасарлык кылудан да тартынмыйча, хөр яшәргә омтылганнар.
Тора-бара Себергә һәм Җаек буйларына да качаклар агыла башлый. Биредә алар, нугай, казах кебек җирле халыкларны кысрыклап, җайлы урыннарга урнашалар да, Җаек суыннан балык тотып, аучылык белән шөгыльләнеп көн итә башлыйлар.
Берзаман патша һәм хөкүмәт кешеләренең башына уй төшкән: бу качакларның, әлбәттә, авызына бармагыңмы тыкма, әмма аларны, йон уңаена сыпырып, дәүләткә файдага эшләтеп булмасмы?
Менә шуннан соң качакларга төрле льготалар, уңайлыклар бирелә башлый. Акрынлап казак дигән исем белән йөртелә торган ярым хәрби сословие барлыкка килә. Тышкы дошманнарга каршы сугышта файдаланылган казаклар камчысы озакламый эчке «дошманнар» — эшче-крестьян җилкәсендә дә уйный башлый.
Җаек казаклары, «башкаланы» берничә тапкыр үзгәрткәннән соң, ниһаять, 1613 елда Урал-Чаган култыгына килеп, крепость корганнар. Шул ук елда Мәскәү канаты астына кергәннәр.
Ел артыннан ел узган, казакларга хас яшәеш рәвеше урнаша, ныгый барган. Кыз биргәннәр, кыз алганнар, бала-чага үстергәннәр, балык тотканнар, җир сөргәннәр, күршеләр белән алыш-биреш иткәннәр, сөңгеләрен кулга алып, һәр сугышта катнашканнар.
Вакыт үзенекен иткән, казачий гаскәрнең үз эчендә дә каршылыклар кискенләшә барган: атаманнар, офицерлар баеган, күпчелек исә көчкә генә очны очка ялгап барган. Азатлык сөюче ярлы казакларның ризасызлыгын тудыруга сәбәп, билгеле, аз булмаган. Еш кына баш күтәргәннәр алар, бу күтәрелешләр еш кына канга батырылган. Емельян Пугачев җитәкчелегендә киң дәрья булып җәелеп киткән крестьян сугышының су башы Җаектан бәреп чыккан икән, бу бер дә гаҗәп түгел.
Адәм баласы сугышып кына тормый. Аңа ашарга-эчәргә, киенергә, җил-яңгырдан, суыктан да сакланырга, күңел ачарга да кирәк. Моның өчен исә тир түгеп эшләү, кирәк-яракны барлыкка китерү, үзеңдә табылмаганны читтән алу, үзеңнән артканны читкә бирү тиеш була.
Рус дәүләтенең көнчыгыштан килә торган баскыннар юлын бикләүче йозагы һәм сугыш сөңгесе булган Җаек каласы (Пугачев җиңелгәч — Уралськ), борынгы кәрван юлларында утырганга күрә, Көнчыгышка таба ачыла торган сәүдә капкасы хезмәтен дә үтәгән. Казах даласыннан йон-ябага, тире кәрваннары, меңләгән сарык һәм ат көтүләре килеп торган. Көнбатыштан исә кызыл мал һәм тимер-томыр олаулары агылган. Шәһәрнең үзендә зур-зур кибетләр калкып чыккан. Базар һәм ярминкә кайнап тора башлаган. 1894 елдан соң, ягъни Уральск-Покровск (хәзер — Энгельс) тимер юлы тармагы салынгач, сәүдә эшләре тагын да җанлана төшкән.
Сәүдә белән беррәттән, Уральскида промышленность та тернәкләнә. Билгеле инде, авыл хуҗалыгы бирә торган чималны эшкәртү алдарак тора. Тегермәннәр, май кайнату, сабын ясау, эчәк эшкәртү заводлары барлыкка килә. Шәһәр үсә икән, кирпеч заводы кирәк була. Аракы һәм сыра заводыннан башка да мөмкин түгел. Әмма бу завод дигәннәрнең иң зур саналганнарында да эшчеләр саны 70—75тән артмаган. Күпчелегендә исә нибары 3—4 кеше эшләгән.
Шәһәр халкын, тирә-як станица һәм авылларны тәэмин итү ихтыяҗы һөнәрчелекнең җанлануына китергән. Тимерчеләр, тегүчеләр, итекчеләр күбәйгән. Хуҗалык үскән саен, бүтән төр кәсеп ияләре дә күбрәк кирәк була барган. Әйтик, ямщик лар, кучерлар, дворниклар һ.б.
Сәүдә эшләре, завод-фабрика тоту, купец һәм промышленникларга ялланып эшләү кебек һөнәр-кәсепләр казаклар шөгыле булмаганга күрә, шәһәр үскән саен, халык саны «чит шәһәрнекеләр» (иногородецлар) хисабына арткан. 1897 елда, мәсәлән, Уральскида яшәгән 36597 кешенең 23560ы, ягъни 64,3 проценты «чит шәһәрнекеләр» булган.
Казах даласы өчен зур саналган Уральск эчке Россиядәге шәһәрләр белән чагыштырганда шактый кечерәеп кала. Үзәгендә ике-өч катлы, ара-тирә архитектуралы таш йортлар булса да, тулаем алганда, бер катлы агач йортлардан торган ул. Су үткәргечләр һәм капализация юк. Суны мичкә белән Чаганнан ташыганнар.
Урал казак гаскәрләре башлыча руслардан торса да, аның составында бүтән халык вәкилләре — татар, калмык, казакъ һәм башкалар да булган. Риваятьләрдән Урал буена килеп чыккан качакларның беренче төркемендә үк татарларның булганлыгы билгеле. Моннан соңгы дәверләрдә дә татарлар, күрәсең, килә торганнар, бер өлеше казак сыйфатында, күпчелеге исә «чит шәһәрнеке» булып урнаша торганнар. 1773 елда Уральскида булып киткән академик Палласның язмаларыннан без түбәндәгеләрне укыйбыз: «Бу үзәк урамда бик шәп таш чиркәү һәм базар бар. Базарда төрле ашамлыклар һәм вак-төяк әйбер саталар. Моннан арырак, таштан салынган төп чиркәүгә таба, өйләрнең аскы катында бик күп кибетләр бар. Анда читтән килгән купецлар төрле-төрле яхшы товарлар саталар. Моннан соң шул ук урамда Тагар бистәсе башлана. Анда татарлар яши. Аларның акка буялган агач мәчетләре бар».
XIX гасырга кергәч, тора-бара Урта Азия һәм Казагыстан белән сәүдә бәйләнеше киң колач алгач, бигрәк тә крепостное право бетерелгәннән соң, татарлар Уральскнең тагын да күбрәк килә башлаганнар. 1897 елгы җан исәбен алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу вакытта инде шәһәрдә 3461 татар булып, сан ягыннан алар, руслардан кала, икенче урынны тотканнар. Өч мәхәлләгә бүленгәннәр, өч мәчетләре булган.
Уральскида яшәгән шушы мең тирәсе гаиләнең кайдан, кайсы губерна, кайсы өяздән килеп, үрчеп киткәнлеген билгеләү кыен, әлбәттә. Тик шуны ышанып әйтергә момкин: Җаек каласының халкын «чит шәһәрнекеләр» хисабына арттыру ягыннан Тукайның туган җире — Казан арты соңгы урынны тотмаган. Уральскидагы иң зур чагар купецы «миллионщик» Мортаза Гобәйдуллинның Түбән Бәрәскә авылыннан чыкканлыгы, яисә Габдулланың җизнәсе Галиәсгар Госмановның Кушлавыч янындагы Түбән Сәрдәдән килгәнлеге очраклы хәл булмаса кирәк.
Казан ягыннан күчеп килүчеләрнең кайберләре, сәүдәгә ябышып һәм эшләре уңышлы барып, баеганнар. Кайберләре баю хыялы белән яшәгән. Күпчелек исә, андый хыялдан өмет өзеп, очны-очка гына ялгап бара алган.
Шулай да Казан артыннан Җаекка китү тукталмаган. Нишлисең, авылда яшәргә рәт бетеп бара. Әмма кая юл тотарга? Әнә фәләннең малае Җаек каласына китеп, лпбәт кенә урнашкан, ди. Шуның янына барып карыйсы мәллә? Яисә шул каладан хат килә: фәлән энемне монда җибәрегез. Анда ачлы-туклы ятканчы, монда өсте бетен, тамагы тук булыр. Болай да була: Уральскига китеп сәүдәгә керешкән һәм эше ярыйсы гына бара башлаган абзый туган авылына кайта да үзенә хезмәткә малай алып китә. Азмыни?.. Әнә шул рәвешле тармаклана-тармаклана килгән дә чират безнең Габдуллага җиткән…

 2

Унсигез көн булды дигәндә, алар, ниһаять, кичкә таба Җаек каласына килеп җитәләр. Башта Алты-биш Сапый өенә төшәләр. Чәй эчкәннән соң хуҗа кеше, Габдулланы җитәкләп, Галиәсгар бай Госманов өенә юнәлә.
«Юлда яшел чапан бөркәнгән яшь кенә бер хатын очрады. Алты-биш Сапый: «Бу — апаең, күреш», — дигәч, моның илә күрештем.
Җизниләрнең өе бер ун сажин гына булыр ераклыкта икән, капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем».
«Яшь кенә бер хатын»ның кече Газизә булганлыгын укучы чамалагандыр. Күрәсең, ул Алты-биш Сапыйның кайтып төшкәнлеген ишеткән һәм, көтәргә тәкате калмагач, энесен үзе барып алырга карар иткән.
Әнә шул Газизә апасы Габдулланың тормышына икенче ак фәрештә (беренчесе Саҗидә иде) булып килеп керә. Энесенә ул йомшак һәм тәмле тел белән генә дәшә, өс-башын карый, йомшакта йоклата, иркәли-назлый. Кагылып-сугылып килгән, никадәр генә яхшы булсалар да, ят гаиләләрдә тартыныбрак яшәргә мәҗбүр булган балага тагын ни кирәк? Җаны эри дә китә. Кияүдән кайткан Зөһрәнең кырын каравы да, ара-тирә гасабиланып, хәтер калырдай сүз әйтүе дә Габдулланың күңел күген хәзергә күләгәли алмый.
Җизнәсе белән олы Газизә апасы да әйбәтләр.
Бердән, Галиәсгар бай сәүдә эшендә, бигрәк тә дала казакълары белән алыш-биреш итүдә каты куллы булса да, үзенең һәм хатынының туганнарына карата каты бәгырьлелек күрсәтмәгән. Гариф кайнагасын исә, ягъни Габдулланың әтисен, ул чын-чынлап ярата торган булган. Олы Газизә апасын инде әйткән дә юк: ни дисәң дә, Габдулла — газиз туганының баласы.
Икенчедән, бердәнбер улларының үлеп китүен һаман әле авыр кичергән ата-анага башта Габдулла тансык булган. Кече Газизә истәлегеннән Галиәсгарнең кайгысы тагын да тирәнрәк булгандай күренә. Олы Газизә кечесенә беркөнне болай дип әйткән икән: «Казаннан Габдулланы чакыртыйкмы әллә? Ишек алдыбызда бер ир бала уйнап йөрсә, бәлки, җизнәңә дә уңай булыр иде». Биредә, мөгаен, улын югалткан ата хәсрәтенә вариссыз калучы сәүдәгәр кайгысы кушылган: шулкадәр тырышлык ислән бөртекләп җыйган дәүләтне кемгә калдырырга?
Габдулла Уральскига килеп төшүгә, җизнәсе аның өс-башын бөтәйткән һәм мәдрәсәгә илтеп биргән. Укудан буш чакларында малай йомышка да йөргәндер, вак-төяк имләр дә башкаргандыр дип уйларга кирәк. Әмма уенга хирыс Габдулланың күбрәк вакыты, билгеле, яшьтәшләре белән уйнап үткән. Хозур вакытлар, рәхәт вакытлар! Назлангалый да башлый ул, карышкан чаклары да була. Уенга мавыгып, кушылган эшне дә ни җитте генә эшләп ташлый яисә бөтенләй оныта.
Әмма Габдулланың күңел күгендәге аязлык озакка бармаган. Зөһрәнең малайга килмешәк итеп каравы, Фатыйманың да өнәп бетермәве — ярты бәла. Иң җитдие — Габдулла белән җизнәсе Галиәсгарнең аралары бозыла башлау.
Габдулланың уенга артык хирыс булуы, йомыш-юлга йөрүгә, өй эшләрен башкаруга җитди карамавы җизнә кешегә, әлбәттә, ошап җитмәгән. Аныңча, адәм баласы эшләп ашарга тиеш. Әмма төп сәбәп бу түгел. Аңа иң ошамаганы — үзенә изгелек эшләгән кешегә карата малайның илтифатсызлыгы, битарафлыгы, хәтта тәкәбберлеге.
Галиәсгар аны Казан кадәр Казаннан расход чыгарып китертте, киендерде, үз улы кебек итеп асрый, укыта, тәмле ашата, йомшакта йоклата. Моңа каршы, аркаланырга бүтән беркеме дә юклыгын искә алып, бу малай актыгы җизнәсенең күзенә генә карап торырга, бер алдына, бер артына чыгып, рәхмәт тойгыларын адым саен күрсәтергә тиеш иде. Юк шул, ягыла белми малай. Җизнәсенең теләген ачыграк сизгән саен, ерагая гына бара, күзенә чалынмаска тырыша.
Җәй җиткәч, Галиәсгар, хатыны Газизә белән берлектә, авылына кайта һәм аннан үзенә туган тиешле ике ятим бала алып килә. Абыйлы-сеңелле бу балаларның берсе Мөхәммәтгали, икенчесе Фәйрүзә исемле була. Биредә Галиәсгарнең, туган-тумачага карата ярдәмчеллегеннән тыш, шул ук нәрсә — варис һәм дәвамчы турында кайгыртуы роль уйнаган булса кирәк.
Габдуллага «өстәмә» килгәч, өч ятимне аскы катка, ире Гыймади, хатыны Гайни исемле хезмәтчеләр янына урнаштыралар. Бүлмә артык зур түгел, байның эше тавык чүпләп бетергесез, өстәвенә, яшь бала да бар. Шуңа күрә өсләренә өч баланың килеп керүенә Гыймади белән Гайни бик шатланмыйлар. Дөрес, Гыймади, юаш һәм киң күңелле кеше буларак, моңа артык борчылмый. Кече Газизә әйтмешли, ачуы белән юмасы бергәрәк йөри торган чая һәм үткен Гайнинең исә төрле чагы була. Ятимнәрдән ул баласын да карата, орышып та ташлый, ара-тирә чыбыкны да эшкә куша.
Моннан соң җизнәсе белән Габдулланың арасы тагын да бозыла төшкән. Галиәсгарнең Мөхәммәтгалине алгарак куйганын Габдулла, билгеле, күреп тора. Малайның һаман ераклаша баруы җизнә кешене дә үчектерми калмый. Олы Газизә, Габдулладан зарланып, кечесенә бервакыт болай дигән: «Югары өйгә менеп ашамый, кыргый үзе, җизнәсенә ияләшми. Мөхәммәтгали, «абзый» дип, өзгәләнеп тора, җизнәңнең алдына каршы чыга. Габдулла алай түгел».
Күрәсең, Галиәсгарнең үз ризасызлыгын телдән белдергән чаклары да булган. Бервакыт ул Габдуллага хәтта «атаңа нәләт» дип ычкындырган. Кимсетелүгә гаять сизгер булган балага бу җитә кала: җизнәсе белән Габдулла арасында үтеп чыга алмаслык киртә калка. 1900 елда, Галиәсгар үлеп киткәч, бу хәбәрне кияүдәге Газизә апасына Габдулла барып әйткән. Апасы елый башлагач: «Аңа ник җылыйсың, «атаңа нәләт» дип, ул минем үлгән атама тел тигезә торган иде», — дигән.
Габдулла белән җизнәсе арасындагы үзара мөнәсәбәтне беркадәр җентекләбрәк язуымның сәбәбе шул: бу хәл булачак шагыйрьнең киләчәге белән турыдан-туры бәйләнгән. Габдулла җизнәсен үз итсә, кем белә, бәлки, аның тормышы бүтән эздән китәр иде…
Өстән аска күчүен дә гадәти урын алыштыру итеп кенә карарга ярамый. Аның моңа кадәрге тормышы, кулдан кулга күчеп, гади кешеләр, хезмәт кешеләре арасында узган булса, биредә дә, ярыйсы гына бай сәүдәгәр гаиләсенә килеп керүенә карамастан, шул ук юнәлештә бара башлый. Язмыш абыстай, әйтерсең лә абайлап алган да, хатасын төзәтергә ашыккан: синең урының, балакай, өске каттагылар арасында түгел, астагылар арасында булырга тиеш.

3

Габдулла килгәндә Уральскида өч мәдрәсә «гыйлем нуры таратып яткан»: Рәкыйп Тулбаев исемле мулла карамагындагы «Рәкыйбия», Гайнетдин кариныкы — «Гайния» һәм Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин мәдрәсәсе — “Мотыйгыя”. Өчесе дә — кадим мәдрәсәләре. Соңгысы шулай да уңай якка аерылып торган. Бу вакытларда “Гайния”дә укып яткан, ә соңыннан татарның зур артисты Габдулла Кариев булып танылачак Миңлебай Хәйруллин үзенең истәлегендә болай ди: «Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыйль (Фазыйль — бүтәннәрдән өстен) кеше булганлыктан, алар (Тукайлар. — И.Н.) мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге кебек вак-төяк кысынкылыклар булмый иде. Ул заманнарда иң хөр мәдрәсә алар мәдрәсәсе иде». Мотыйгулла хәзрәт 1845—1846 еллар тирәсендә Казан губернасының Зөя өязе Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә туган; яшьли ятим калып, апалары кулында тәрбияләнгән. Мәхдүмнең зирәклеген, сәләтен һәм укуга һәвәслеген күргән яңа мулланың димләве буенча, авыл кешеләре Мотыйгулланы, чыгымын үз өсләренә алып, Кышкар мәдрәсәсенә озатканнар. Габдуллага әти булачак Мөхәммәтгарифның да шушы мәдрәсәдә укыган чагы була бу. Бу ике шәкерт, әлбәттә, бер-берсен белгәннәр. Тәгътил (каникул) вакытында Гариф Мотыйгулланы үз өйләренә, Кушлавычка алып кайткан дигән риваятьләр дә йөри.
Кышкар мәдрәсәсен Мотыйгулла 1867 елда тәмам иткән. Шул ук елда, тагын да зуррак укытыр өчен, аны Каһирә шәһәрендәге «Әл-Әзһәр» исемле югары уку йортыма җибәргәннәр. Бу мәдрәсәдә ун ел буе гыйлем алып, ул туган иленә кайта һәм, Уральскида яшәгән сеңлесен күрү нияте белән, Җаекка килә. Билгеле инде, ул өйдә генә ятмаган, ул заманның гадәтенчә, мәчеткә барган, халык белән танышкан. Агай-эне Мисыр чаклы Мисырда ун ел укыган кеше белән кызыксына башлаган. Көннәрдән беркөнне мәчеттә Мисыр мәкаме белән Коръән дә укып күрсәткәч, ул картларны тәмам әсир иткән. Мондый зур галимнең килеп чыгу хәбәре исеме югарыда телгә алынган Мортаза Гобәйдуллинның атасы Гайни байга да ишетелгән. Мотыйгулланың ризалыгын алып, ул аны үз карамагындагы мәчеткә икенче мулла итеп урнаштырган. Аннары уналты яшьлек асрау кызын һәм мәчет янындагы кечкенә йортын яңа муллага биргән. Моның белән генә чикләнмичә, ике катлы таш  өен, үзе үлгәч Мотыйгулла муллага бирергә дип, васыятьнамәсенә яздырып куйган.
Шулай итеп, Мотыйгулланың тормышы җай гына алга таба тәгәри. Соңрак ул төп мулла булып кала, мәдрәсәсе зурая, гаиләсе ишәя: берәм-берәм ир һәм кыз балалары дөньяга килә. Яңа гасыр кергәч, без инде Мотыйгулла хәзрәтне ахун итеп күрәбез.
Фактлар Мотыйгулла хәзрәтнең аек карашлы, чагыштырмача яңа фикерле имам һәм мөдәррис булганлыгы турында сөйлиләр. Аның, мәсәлән, бай гына китапханәсе булган. Гарәп телендәге «Траблис» («Триполи»), берсе Кырымда, икенчесе Тифлистә чыга торган «Тәрҗеман» һәм «Шәркый рус» исемле газеталар алдырган.
Әлеге ике катлы таш йортка күчкәч, Төхфәтуллиннар гаиләсенә рояль килеп кергән, кызлар нота укырга өйрәнә башлаганнар, җыр тавышлары яңгыраган, «экспромт» концертлар оешкан. Камил Мотыйгыйның соңыннан шактый популяр җырчы булып китүе, татар операсының туган көннәреннән башлап үзәк партияләрне башкарган Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның шушы гаиләдән чыгуы очраклы хәл булмаса кирәк.
Болары соңрак булган хәлләр. Габдулла, Җаекка килеп, «Мотыйгый»га йөри башлаганда, хәзрәт үзенең өчме-дүртме баласы белән Гайни бай биргән кечкенә өйдә яшәп яткан.
Габдулла Уральскида да дәртләнеп укырга керешә. «Сабакны бик күңел биреп укыды. Кайчакларны, сабакка соңга калам дип, иртәнге ашны ашамастан китеп кала иде», — ди кече Газизә апасы. Бүтәнчә була да алмый. Бу сиңа Кырлай түгел. Казан чаклы ук булмаса да, кала. Мәдрәсәсе дә Кырлайның тавык кетәге түгел инде. Ике катлы. Хәлфәләр унлап бардыр. Мөдәрриснең үзен күрә дә алмыйсың: мыек чыккан шәкертләрне генә укыта икән. Зур мәдрәсәнең шәкертләре дә күп белә торгандыр. Ә Габдулла авыл малае, Кырлай шәкерте генә. Наданлыгыннан көләрләр, мыскыл итәрләр.
Әмма алай булып чыкмый. Габдулла инде «Иман шарты»н ятлаган, «Һәфтияк»не узган, төркине шартлатып укый. Моны белеп алгач, Уральскидагы беренче хәлфәсе Фәтхетдин аны Коръәнгә кертә һәм, беррәттән, «Кырык хәдис», «Шырутыссала» дип йөртелә торган гарәпчә китаплар укыта башлый. Тугыз яше дә тулмаган баланың Коръәнгә керүе гайре табигыйрәк хәл булса да, әзерлеге шундый булгач, Фәтхетдин хәлфә нишләсен?
Икенче кышны Габдулла шул ук хәлфәсенә Мөхәммәтгали белән бергә йөри башлый. Әмма Галиәсгарнең үз туганы укуда нык кына сыната. Сәләте дә чамалы, дәрте, ихласы да җитенкерәми, ялкаулыгы да бар. Бу хәл гыйлемгә хөрмәт белән карый торган Галиәсгар байны уйландырмый калмаган, билгеле. «Габдулланың уңышларын ишетә торгач, — дип яза кече Газизә, — «бохарыннан эш чыкмас, ахры» дип, Мөхәммәтгали белән Фәйрүзәне күбрәк өй эшләренә таба боралар. Габдулланы исә, «укуны булдыра алырлык икән бу» дип, җизни эшкә бик кушмый, укытырга уйлый». «Тәкәбберлеген» яратып бетермәсә дә, укуга япьтәшлеген истә тотып һәм хатынының хакын хаклап, Галиәсгар, күрәсең, Габдулланы читләмәскә тырыша башлаган. Ятимнәрне ул, ашау-эчүдә булсый, өс-башларын карауда булсын, аермаган, тигез йөрткән: «Җизни кәләпүш алса да, кара хәтфәдән эшләнгәнен парлап ала, читек-кәвеш һәм башка кием-салым да шулай ук иде».
Габдулла Җаекка килеп, берме-икеме ел үткәч, апасы Газизәне байда приказчик булып хезмәт итә торган Габдрахман Зәбиров исемле егеткә кияүгә бирәләр. Ихтимал, никах һәм туй йолалары, шуларга бәйле ыгы-зыгы малайга башта кызык булып тоелгандыр. Кызның бердәнбер энесе сыйфатында ул, билгеле, вакыйгаларның эчендә булган. «Ишек бавы» исемле шигырьне ул шул туй тәэсиреннән чыгып язган булырга тиеш. «Ишек бавы бер алтын, безнең апай мең алтын» дип башланган шигырьдә түбәндәге тезмә бар: «Яудыр алтын, көмештән, бакыр төрмә кәгазьгә». Бу уңай белән шагыйрь үзе мондый искәрмә бирә: «Безнең Урал тарафында бер гадәт бар: кыз янына керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр. Бәгъзы бер усал кияүләр балаларга, кәгазьгә төреп, бер тиенне күнә суына манып, 20 тиен сурәтендә бирәләр». Кем белә, бәлки, Габдрахман да әлеге хәйләгә керешкәндер. Кайбер балаларның, 20 тиен дип белеп, бер тиен учлап китүләре бик ихтимал. Истәлекләрдән Габдрахманның акча мәсьәләсендә шактый исәпле кеше булганлыгы аңлашыла. «Безнең Җаекта гает көннәрендә танышлары балаларга, «гаетлек» итеп, вак акча бирә торганнар иде, — ди Газизә Зәбирова. — Беркөн гает итеп апаема барганымда, апай Габдулланың Габдрахман җизнәсеннән хәтере калганын сөйләде: «Җизнәләреңә гает итеп бар», — дисәм, Габдулла: «Урамда күрде әле, гаетлеген бирмәде», — дип, үпкәсен белдертте».
Габдулланың апасына ияреп китүе турында сүз дә була алмаган, билгеле. Чөнки Габдрахман яшь киленне ишле гаиләгә төшергән. Аерылып чыгып, үзбаш тора башлагач та, мәсьәлә үзгәрмәгән. Габдрахман яшь хатынын яратса да, каенесен, артык кашык итеп санап булса кирәк, онәп бетермәгән. Күңеле тиз яраланучан Габдулла, билгеле инде, җизнәсен шулай ук үз итә алмаган. Истәлектән күренгәнчә, ул апасы янына Габдрахман югында гына бара икән.

 4

Габдулла килгән елларда Уральскиның татар мәдрәсәләре каршында рус классы яшәп килгән. Хөкүмәт бюджетына кергән бу мәктәп бер класстан торган һәм, уку срогы өч ел булганга, класс өч бүлеккә (отделение) бүленгән: кечеләр, уртачалар һәм олылар бүлеге. Почетлы караучысы — Мортаза бай Гобәйдуллин, ә учителе 1878 елда Оренбургта Учительская школаны тәмам иткән Әхмәтша Сираҗетдинов дигән кеше булган.
Дөньяга шактый аек карый торган Галиәсгар Габдулланы әлеге рус классына йөртергә карар иткән. Кайсы елда булган бу?
Тукайның сабакташы Ярулла Морадиның 1913 елда басылып чыккан «Тукаев Уральскида» исемле истәлек китабыннан аңлашылганча, Габдулла школа бусагасын 1896 елның сентябрендә атлап кергән.
Шактый еллар узгач, сүз ара сүз чыгып, школадагы беренче көне турында Габдулла әлеге Я.Морадига түбәндәгеләрне сөйләгән: «Мин школага кергәндә сигез яшьтә (ун яшьтә. — И.Н.) генә идем. Фамилиямне белү түгел, ул сүзнең ни икәненнән дә хәбәрем юк иде. Иң әүвәл школага барган көнне учитель миннән: «Фамилияң ничек?» — дип сорады. Мин бернәрсә дә әйтә алмадым. «Әтиеңнең исеме ничек, алайса?» — дигәч, мин: «Аны да белмим», — дидем. Аннан соң учитель мине, бар, әтиеңнән исемен сорап кил, дип куып җибәрде. Мин, килеп, апайлардан әтинең исеме Гариф икәнлеген белеп, учительгә барып әйттем. Учитель мине журналга «Гарифов» дип язып куйды».
Бу риваять беркадәр төзәтмә кертүне кирәксенә. Чынлап та, ун яшьлек бала, бигрәк тә Габдулла, ничек инде үз атасының исемен белмәсен?
Учитель белән Габдулла сөйләше беркадәр бүтәнчәрәк булып күз алдына килә:
–   Фамилияң? Җавап юк.
–   Атаңның исеме ничек?
Тагын тынлык. Балалар пышын-пышын көлешә башлыйлар.
– Әтиеңнең аты ничек дип сорыйм мин синнән, Габдулла.
Идән ярыгына текәлгән Габдулла башын күтәрә дә, учительгә карап алгач, әйтеп куя:
– Кайсы әтинең?
Балалар дәррәү көлеп җибәрәләр. Учитель дә чак кына шаяртып куюдан үзен тыеп кала алмый:
– Синең соң ничә әтиең бар?
Малай инде үз ихтыярында түгел, механик рәвештә әйтеп ташлый:
– Өч.
Әмма бер нәрсә бәхәссез: үз атасының исемен белә торып та, кайсы «әтисен» әйтергә белмичә, Габдулланың аптырап калуы — булган хәл. Шушы трагикомик ситуациягә ничаклы мәгънә яшеренгән! Ихтыярсыздан түбәндәге шигырь юллары күңелгә килә:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Школада Габдулланы баш әйләндергеч яңалыклар каршылый. Ике катлы таш өйнең зур гына якты бүлмәвендә — класс; рәт-рәт булып парталар тезелеп киткән, каршыда учитель өстәле, стенада кара такта, география картасы. Идәнгә аякны бөкләп утырып, эскәмия биеклек иснә кечкенә өстәлгә китап куеп, бака туендагыдай «хорга» кушылып сабак уку түгел инде бу. Учителе тагын! Ялтыр җиз төймәле тужурка, штиблет. Калын мыеклы, ияге кырылган. Өстенә казаки, башына кәләпүш, аягына итек-кәвеш кигән кәҗә сакаллы Фәтхетдин хәлфә янында бу — генерал!
Учительнең укытуы да бүтән икән. «Әлиф» дими, «а» ди, «би» дими, «ба» ди. Хәрефләрне кара тактага да яза, сурәтле китаптан да күрсәтә. Дәфтәргә күчертеп тә аптыратып бетерә.
Тик менә шунысы күңелсез: Габдулла русча белми. бер-ике ел укырга йөргән зур малайлар учитель белән теттереп «урычча» сөйләшәләр (һәрхәлдә, Габдуллага шулай тоелган).
Ай артыннан ай узып тора. Габдулла инде бик күп рус сүзе ятлады, барлык сүзләрен аңлап бетермәсә дә, русча китапны шытырдатып укый; күчереп тә, Әхмәтша учитель әйткәнне дә дәфтәргә яза башлады. Арифметикадан да дүрт гамәлне бик әйбәт үзләштерде. Аны шаккатырганы тагын шул: җир, иске китапларда әйткәнчә, һич тә үгез мөгезендә асылынып тормый икән. Карбыз кебек түм-түгәрәк булып, кояш тирәсендә очып йөри икән. Ничек егылып төшмидер, анысын Алла белә…
Икенче уку елы башлана, анысы бетеп, өченче уку елы да килеп җитә. Школада без Габдулланы шулай ук беренче укучы итеп күрәбез. Биредә дә аңа табигый сәләте һәм тырышлыгы ярдәмгә килгән. «Менә бер көн, — дип яза Я.Моради, — учитель шәкертләренең айлык дәрәҗәләрен әйткәндә, «Габдулла Гарифов — кругом пять!» —дигән иде, исем китте». Г.Кариев истәлегеннән без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Габдулла әфәнде Тукаев газеталарда яза башлагач, карт учитель аш мәҗлесләрендә Габдулла әфәнденең школада вакытындагы зирәклеге хакында, хосусан чит телләрне белүгә бик истигъдатлы (Истигъдатлы — сәләтле) дип сөйли иде. Габдулла әфәндегә учительлек иткәнлеге берлә ифтихар (Ифтихар — горурлану), мактану. кылган сымак сөйләп куя иде».
Әхмәтша учительнең шәкертләре сәләт ягыннан да, тырышлык ягыннан да, әлбәттә, тигез булмаган. Габдуллага класста еш кына тик утырырга туры килгән. Нишлисең, бер арбага җигелгәч, чабышкы ат булсаң да, йөк атлары адымы белән бармый хәлең юк. Әхмәтша Сираҗетдинов Габдулла һәм аның кебек бер-ике укучы белән дәрестән тыш та шөгыльләнгән булса кирәк. «Учитель, — дип яза К.Мотыйгый, — аны бик ярата вә зирәк вә гаять зиһенле бала идекенә исе китә иде. Шуның өчен ул барган саен Габдулланың укырга сораган китапларын бер дә туктатмый биреп җибәрә иде». Башлангыч мәктәпләрдә дәреслек булып йөргән төрле уку китаплары, хрестоматияләрдән тыш, халык өчен чыгарыла торган, җиңел аңлаешлы кечкенә шигырь китаплары булган болар. Күп кенә рус шагыйрьләренең яңгыравыклы шигырьләрен Габдулла беренче мәртәбә үз күзе белән карап, үз теле белән кычкырып укыган. Габдулланың русча теле Пушкинның «Румяною зарею покрылся восток, там, за рекою потух огонек» дип башланган яисә бүтән берәр шигыре белән ачылган, дисәк, шаять, хата булмас.
Без соңрак күрербез: Тукайның күңел түрендәге иң беренче, иң кадерле урынны алган Пушкин татар шагыйрен гомер буе озатып барды. Мондый зур мәхәббәтнең тууында, Пушкинның даһилыгы һәм рус әдәбиятында тоткан урыннан кала, Уральск шартлары да күпмедер дәрәҗәдә роль уйнаган. Бөек шагыйрь 1833 елда Җаек каласында булып киткән, шунда җыйган материалларыннан чыгып, «Пугачев тарихы» исемле гыйльми хезмәтен һәм «Капитан кызы» повестен язган.
Габдулла школада өченче кышын укыган вакытта Уральск җәмәгатьчелеге Пушкинның йөз еллыгын киң итеп , зур итеп үткәрергә карар кылган. «Башлангыч белем бирүгә ярдәм җәмгыяте», зур программа төзеп, 1899 елның мартында «Уралец» газетасында бастырып чыгара. Программада «Пушкин халык йорты» исемендәге махсус клуб ачу, анда түләүсез китапханә һәм уку залы булдыру, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү, Пушкинның бюстын кую һ.б. чаралар каралган.
21 апрельдә «Урман дуслары җәмгыяте»нең башлап йөрүе һәм җитәкчелек итүе белән бакча утыртыла һәм аңа А.С.Пушкин исеме бирелә. Бу вакыйгада мең ярымнан артык кеше катнашкан. 26 майда, ягъни Пушкинның тууына нәкъ йөз ел тулган көнне, 11 сәгать 30 минутта тантаналы рәвештә «Пушкин йорты» ачыла.
Тантанага әзерлек эшләре тегеләйме-болаймы Габдулланың колагына ирешкәндер дип уйларга кирәк. Бакча утырту вакыйгасын, «Пушкин йорты»н ачу тантанасын да аның үз күзе белән күргән булуы бик ихтимал. Бәлки әле, Әхмәтша учитель классны ул тантанага үзе алып баргандыр.
Җаек каласы рус әдәбияты һәм культурасы тарихында җуелмас эз калдырган бүтән шәхесләр белән дә мактана ала. Тукайның яраткан һәм тәрҗемә иткән шагыйре А.Н.Плещеев, мәсәлән, 1850 елдан башлап 1852 елга кадәр Уральскида сөргендә яшәгән. 1850 елда ул Мангышлак ярымутравына китеп бара торган Т.Г.Шевченко белән очрашкан. Илленче еллар уртасында революцион-демократ шагыйрь М.Л.Михайлов та Уральскига килеп чыккан.
1862 елда монда Л.Н.Толстой булган. Ниһаять, яңа гасырга кергәндә, Габдулла ундүрт яшен тутырып унбишкә чыккан вакытта, В.Г.Короленко, Уральскида җәй буе торып, Пугачев турында материал җыйган.
Югарыда саналган фактларны — барысын ук булмаса да — Габдулла Әхмәтша учительдән яисә бүтән чыганаклардан ишеткән дип нәтиҗә ясарга нигез юк түгел.
Шулай итеп, Уральскиның өч еллык рус классы булачак шагыйрь өчен рус культурасына һәм рус әдәбиятына алып керә торган ишек, ә рус теле шушы ишекне ача торган ачкыч хезмәтен үтәгән. Бу ачкыч белән Габдулла, барыннан да элек, Пушкин һәм Лермонтовның шигърият хәзинәсе йозагын ачкан. Г.Кариев, 1902—1903 елларны күздә тотып, түбәндәгечә яза: Габдулла «… рус әдәбиятыннан Лермонтов һәм Пушкинның әсәрләрен бик яратып укый иде. Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан ике калын книга күрә идем: ул Лермонтовның һәм Пушкинның мәҗмугаи асаре икән. Мин моны соңыннан гына белдем».
1906 елда, ягъни шагыйрьлек каләмен кулына алгач, озак та үтми язган «Пушкинә» исемле мәдхиясендә шагыйрь үзе болай ди:
Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарың;
Кереп Гөлзарыңа, бән дә тәнавел иттем әсмарың*.
(*Укыдым, тикшердем (җентекләдем) мин барлык әсәрләреңне;
Бакчаңа кереп, мин дә җимешләреңнән авыз иттем).

 5

Габдулла, школага йөрү белән бергә, мәдрәсәдәге дәресләрен дә дәвам иттерә. Шундый ук дәрт, шундый ук тырышлык белән Коръән эченә керә бара, дингә, шәригатькә кагылышлы бүтән китапларны әйбәтләп «кимерә». Баштарак, школа белән мәдрәсә, бер-берсенә комачауламыйча, тату гына яшәгәннәр булса кирәк. Дөнья көтү өчен русча укый-яза, сөйләшә белү кирәк, диделәр Габдуллага. Ә дин гыйлеме ахирәт өчен кирәк, дип тукып килделәр. Өстәвенә, Габдулланың ата-бабалары эшен дәвам иттерәсе, алар кебек, хәтта ал ардан да уздырган, әйтик, Мотыйгулла хәзрәт дәрәҗәсендәге галим мулла, мөдәррис буласы бар.
Ләкин мәдрәсә белән школа арасындагы татулык озакка бармый. Мәдрәсә школага йөз чытып, каш җыерып караган кебек, школа да мәдрәсәгә беркадәр мыскыллап, түбәнсетеп карый башлый. Болар турында сүз соңрак булыр. Хәзер исә Габдулла тормышындагы тагын бер зур борылышка тукталып китик.
1900 елның 30 июлендә Галиәсгар бай ашказаны авыруыннан үлеп китә. Бу уңай белән Я.Моради түбәндәгечә яза: «Көз булып, без мәдрәсәгә дәхи укырга килгәндә, мин Габдулла әфәндене мәдрәсәдә күрдем… Кыш буе ул мәдрәсәдә булды. Җизнәсе Галиәсгар бай вафат булу сәбәпле, малы варислар арасында бүленгән булганга, Габдулла әфәндегә мәдрәсәгә килеп торырга туры килгән икән». Галиәсгар Госмановның ике кызыннан башка варислары кемнәр булгандыр, әйтүе кыен. Әмма кредиторлар да үзләрен озак көттермәгәннәрдер дип уйларга кирәк. Сәүдәгәрләрнең бурычка кереп эш йөртүләре мәгълүм нәрсә. Ничек булса да булган, олы Газизә апасының кулыннан дәүләт киткән, ярыйсы гына зур йорт асрарга, хезмәтчеләр тотарга мөмкинлеге калмаган. Бәлки, ул әле Габдулланы гына үз янына сыйдыра алыр иде. Ләкин бит алар өчәү, өч тамак.
Икенче яктан, Габдулланың бу йорттан китү мәсьәләсе болай да инде өлгереп җиткән була. Соңгы вакытларда үл җизнәсе йортында бәйләп куелгандай яшәгән.
Мәдрәсәдә җаның рәхәт! Беркемнең дә күзенә карап тормыйча, беркемгә дә баш имичә, хөр яшисең, үзеңчә яшисең. Җитмәсә, иптәшләр арасында күңелле. Мендәр сугышы дисеңме, сукыр тәкә уйнаумы, әкият сөйләшүме — хозурның хозуры. Болар белән инде Габдулла яхшы таныш. Ул җизнәсе исән чакта ук мәдрәсәдә кунгалап йөргән. Ихтимал, бөтенләй күчеп китү турында да сүз кузгаткандыр. Олы Газизә апасы, бу эшне килештермәгәнгә, рөхсәт бирмәгәндер. Галиәсгар байның вафаты исә мәсьәләне җиңел хәл итә: Габдулла, барлы-юклы «хәзинәсен», мендәр-киезен күтәреп, мәдрәсәгә барып урнаша.
Ул заманда татарларда «ятып уку», ягъни мәдрәсәнең үзендә торып уку киң таралган булган. Сүз якын-ерак авыллардан килеп укучылар турында гына бармый. Кеп-кечкенә авылның кеп-кечкенә мәдрәсәсендә дә балалар еш кына ятып укыганнар.
Ятып уку тәртибен кертүнең сәбәбе, күрәсең, шул: мулла да, укучы балаларның ата-аналары да, гыйлем өйрәтүдән тыш, мөселманча тәрбия бирүне максат иткәннәр. Шәригать, мәсәлән, тәһарәт алуга һәм биш вакыт намаз укуга гаять зур игътибар бирә. Өйдә торып укыган бала шәригать кушканнарны җиренә җиткереп бетерәмени!
Күпчелеге гаять фәкыйрь «бюджетта» утыра торган мәктәп-мәдрәсәләрдә торып укучы шәкертләрнең тормыш-көнкүрешен күз алдына китерү кыен түгел. Утыз-кырык бала бер үк бүлмәдә укыганнар да, йоклаганнар да. Сәке-фәлән юк, идәнгә түшәлгәннәр. Хәлфәнең яисә казый итеп билгеләнгән олырак шәкертнең «әлиф ят!» дип, чыбык белән сыздырып алуы еш кабатланып торган кебек, бу гыйбарә канатлы сүз рәвешендә әдәбиятка да кереп киткән. Ягъни таякка охшаган әлиф хәрефе рәвешендә сузылып ят. Югыйсә бүлмә йоклаучыларны сыйдыра алмый. Мендәр сугышыннан тузан күтәрелә, каз йоннары оча. Тирләгән тәннән, кибәргә куелган киез итек һәм оеклардан укшыткыч ис бөркелә. Кыш көннәрендә юыну да шушы ук бүлмәдә булганга, сасыган юешлек исе дә өстәлә.
Берничә бинаны биләгән «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә торак бүлмәләре аерым булган. Әмма биредә дә — шундый ук тыгызлык, мәдрәсәгә хас шундый ук ис. Биредә дә кандала кан эчкән, ваграк җанварлардан да арына алмаганнар. Бер елны җәйге каникулда үзе генә калгач, Габдулла бишек сыман нәрсә ясаган икән дә, бүлмә уртасына асып, шунда менеп йоклаган. Кандалалар, әй, ничек кенә менәсе икән, дип, чабышып йөрделәр бугай…
Габдулла башта, төрле урында йоклап, соңра даими урын иясе булып киткән. Тора-бара «хөҗрә»дә яши башлаган. Хөҗрә дигәне исә җәмәгать сәкесенең чаршау белән бүлеп алынган бер кисәге.
Ашау-эчү мәсьәләсенә килгәндә, һәркем хәлле-хәленчә мәдрәсәнең кухнясында үзенә аш пешергән. Ипи, чәй белән генә торучылар да шактый. Күпләр, берничә кеше укмашып, уртак пешерәләр. Аларны чәйдәшләр дип атыйлар. Итле аш булганда, һәркайсы үз итен җепкә бәйләп сала икән.
Уку иртәннән башлап караңгы төшкәнче бара. Моңа тагын биш вакыт намаз, тәһарәтләр кушыла. Билгеле инде, якты дөньяга чыгарга шәкертнең вакыты аз калган. Чыкса да, йә ураза вакытында берәр байга ифтарга (Ифтар — ураза вакытында авыз ачу мәҗлесе) бара, яисә, берәр баерак кеше үлсә, хәмелгә (Хәмел — җеназа күтәреп бару) йөри. Туйганчы ашап кайта, бер-ике тиен сәдака эләктерә. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» исемле озын шигырендә (1907) Тукай болай ди:
Кибеп беттек,
Саргайдык без,
Корып беттек
Таяклардай;
Иснәп нәҗес,
Ләззәтләндек,
Бөтенләй кыр-
гаяклардай.
Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып;
Гаетләрдә
Төш күргәндә
Коендык без,
Бозга басып.
Башына кыршылган фәс, өстенә ямаулы җилән, аягына искергән читек кигән, базда үскән бәрәңге сабагыдай ак йөзле, нурсыз күзле, аркасы чыккан егерме яшьлек егет, — менә мәдрәсәдә 10—15 ел яткан шәкертнең типик портреты. Кайсының яшьли, кайсының урта яшькә дә җитми, чахоткадан үлеп китүе, бик азларның гына картаеп үлүләре табигый хәл булган.
Әмма баштарак Габдуллага мәдрәсә тормышы һич тә ямьсез күренмәгән. Иреккә, хөрлеккә, үз тиңнәре арасына омтылган үсмергә ул хәтта матур тоелган. Өстәвенә, укуы да әйбәт бара. Әшәке холыклы, надан, эчкече Фәтхетдиннән котылып, укымышлы һәм кешелекле Сираҗетдин хәлфәгә күчү дә аның күңелен күтәрми калмаган. 1899 елны күздә тотып булса кирәк, Я.Моради болай дип яза: «Беркөн безнең хәлфәдән (Сираҗетдиннән. — И.Н.) Ялар өчесе, ягъни Габдулла, Әхсән вә Мортаза, сарыф башладылар… Бу сарыф башлавы белән Габдулланың шәкертләр арасында бераз исеме дә чыкты». Ни өчен Габдулланың гына? Күрәсең, ул әлеге өч шәкерт арасында иң кечесе булган. Сарыф белән нәхүгә 2 ел куйыйк, шшары тәфсир, хәдис, каләм… Аларына тагын 3—4 ел бирик. Димәк, кайберәүләргә 15—20 ел кирәк булган гыйлемне Габдулла ун ел эчендә үзләштереп чыгачак. Алай-болай гына түгел, җиренә җиткереп, төбенә төшеп. Үз күңеле күтәрелүгә дә, башкалар алдында абруй казануга да нигез юк түгел.
Мәдрәсәдә Габдулланың тагын бер сыйфаты ачылып китә: җырга оста икән ич ул. Дөрес, замандашларының әйтүенә караганда, аның тавышы артык матур да, көчле дә түгел икән. Әмма ниндидер бер үтә моң белән, көйнең һәр борылышындагы күчешләрне бөтен нечкәлеге белән биреп җиткерүе, үзеннән нидер өстәве сәбәпле, аның җырлавы матур тавышлы җырчыларныкыннан ким тәэсир итмәгән.
Тукай үзе болай дип яза: «Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем». Билгеле, бу баштарак булган. Тора-бара исә Габдулла күңеленә хуш килгән мәҗлестә җырлаудан баш тартмаса да, кемнәрнеңдер кушуы буенча, кемнәрнеңдер кәефе өчен җырламаган. Бу күчермә мәгънәсендә дә шулай. Тукайның шигърияттә компромисска барганын, кемгәдер ярарга теләп яисә үзе өчен ниндидер файда күзәтеп шигырь язганын без белмибез дип әйтер идем, бер очрак булган икән… Әмма бу турыда үз урынында.
Җырчыларның халык каршында абруйлы булуларын, халыкның мәхәббәтен казануларын Габдулла Кырлайдан ук күреп, белеп килгән иде. Җаекта исә аның күзендә җырчылыкның кыйммәте тагын да арткан. Уңыш казану өчен көйне оста башкару гына җитми, җыр белергә һәм күп белергә кирәк. Бервакыт ул кече Газизә апасына: «Апай, минем белмәгән җырым юк», — дип мактанып сөйләгән. Габдулланың хәтерен беләбез инде: отып алдымы — озак саклый. Әнә шул хәтеренә дә ышанмыйча, Габдулла ишеткән җырларын дәфтәргә яза башлаган. Тора-бара ул халык авыз-поэтик иҗаты әсәрләрен җыю, системага салу һәм бастырып чыгаруның җитди һәм кирәкле эш икәнен төшенеп алган. «Яз көне, карлар эри башлагач та, — дип яза замандашы, — шәкертләрнең күбесе авылларга эшкә китә. Тукай шәкертләргә халык иҗатын өйрәнергә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыеп алып кайтырга кушып җибәрә иде. Мин «Суга баткан Гайшә» бәетен һәм күп кенә җырлар җыеп алып кайтып, Тукайны шатландырганым хәтеремдә. Башка шәкертләр дә җыр, мәкаль һ.б. җыеп кайталар иде». 16 яшьлек Габдулла «халык иҗатын өйрәнергә» кушмас, әлбәттә (60—70 ел узгач язылган истәлекләрдә мондый сәер нәрсәләр очрый инде). Шулай да каникулга китеп баручы кайбер шәкертләргә җыр җыеп килергә кушуы бик мөмкин.
Замандашлары Тукайның яшь чагында хисапсыз күп әкият белүе һәм оста итеп сөйләве турында да язалар. Аның тыңлаучылары — күбрәк кече яшьтәге шәкертләр. Бу уңай белән шуны да әйтик: Габдулла үзе сөймәгән шәкертләргә, бигрәк тә надан, фанатик күсәкләргә карата ачы телле булса да, үзеннән кече шәкертләргә шәфкать күрсәтеп, канат астына алырга яраткан. Дөрес, ул төче телләнмәгән, йон уңаена гына сыпырмаган, кирәк чакта орышкан, тел чәнечкеләрен дә җибәргән, кушамат тагарга да оста булган. Әмма малайларның күңеле сизгер, яхшы белән яманны тиз аера. Көннәрдән беркөнне әкият тә сөйләп күрсәткәч, бетте генә, Габдулла абыйлары артыннан калмый йөри башлыйлар. Кич җиттеме, уратып алалар да үтенә башлыйлар: «Сөйлә инде, Габдулла абый, ә?!» Габдулла башта ялындырган була: «Йоклыйсыз бит». «Йокламыйбыз, йокламыйбыз, сөйлә». «Йокламасагыз гына сөйлим», — ди дә, җәмәгать сәкеләре уртасында калган идәнгә тезләрен кочаклап утыра, малайлар түгәрәкләнеп урнашалар. «Тукай әкият сөйләгәндә, — дип яза икенче бер замандашы, — гади, тупас итеп, сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы (художестволы) итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп сөйли иде… Аның әкиятләрендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була иде».
Үзен белә башлаганнан соң нибарысы ике ел ярым авылда яшәгән Тукай ничек итеп татар крестьянының рухи халәтен тирәнтен аңлый торган халыкчан шагыйрь булып китә алган?
Кырлайдан китсә дә, Габдулла күңеле белән татар крестьяннары арасында, дөресрәге, аларның теләк-омтылышларын, уй-хисләрен чагылдырган фольклор дөньясында яшәгән. Бу — мәсьәләнең бер ягы. Икенче ягы исә реаль дөньяга карый.
Казан арты белән Уральск арасында тыгыз бәйләнеш яшәгән. Ел саен Габдулланың якташлары килгәләп торганнар. Бәдри абзасы, берме, икеме елдан соң, гаиләсе белән Уральскига бөтенләйгә күчеп килә.
Арада туктаусыз хатлар йөргән. 1903 елның 30 июнендә Саҗидәгә язган хатында Габдулла болай ди: «Сез туганымның җибәргән әманәт вә хатларыны ошбу үткән кышта алдым. Үзем йоклаган вакытта баш очыма куеп киткән. Торып карасам, бер савыт манпаси һәм как тора. Соңра какыңыздан һәр апаларыма өлеш чыгардым… Бу үткән кышта Кырлайдагы анам да кура җиләге кагы җибәргән иде». Кура җиләге кагының тәме Кырлай урманын, аның аланнарын, җиләклеген, андагы агач шанын, чәчәк исләрен, авылның су буйларын, болыннарын, бигрәк тә мөлаем кешеләрен Габдулланың хәтерендә яңартмый калмаган, әлбәттә.

6

Тукай ундүрт-унбиш яшеннән үзбаш тереклек итә башлый. Билгеле, олы һәм кече Газизә апалары аны ташлап бетермәгәннәр. Ләкин бит көн саен ике-өч тапкыр тамак туйдырасы, әүмәкләшү-көрмәкләшүгә һәвәслектән бик тиз тузып тора торган өс-башны яңартасы бар. Бүтән чыгымнар да байтак. Китап-дәфтәр, каләм-кара, савыт-саба, энә-җеп сатып алу, мунчага бару, сабын, мунчала, себерке… Азмыни? Апалары боларның барысын да җиткереп торганнар дип уйлап булмый. Кече Газизә апасы ире Габдрахманнан узып нәрсә эшләсен? Олысының да үз хәле хәл. Аннан соң, Габдулла апаларына сирәк барганга, барганда да соранырга яратмаганга, аның хәленнән бик үк хәбәрдар да булмаганнар.
Фәкыйрь шәкертләр гадәттә баерак шәкертләргә самавыр куеп, аш пешереп, йомыш-юлга йөгереп яисә бер генә мәетне дә калдырмыйча, хәмелгә йөреп, такы-токы булса да, тамакларын туйдырганнар. Габдулла исә үз гомерендә бер тапкыр хәмелгә барган һәм, кимсенеп, җирәнеп, бүтән йөрмәскә ант итеп кайткан. Бай шәкертләргә хезмәт итү турында сүз дә була алмый. Мәдрәсәгә күчкәч, Габдулланың бик тиз «мөтәккәбир», ягъни тәкәббер дигән исем күтәрүе очраклы хәл түгел.
Күп кенә шәкертләр, җәйгә чыккач, киләсе ел укырлык сума туплау өчен казакъ далаларына мулдәкә, ягъни укытучы булып киткәннәр яисә, официантлык эшен башкару өчен, Мәкәрҗә ярминкәсенә юл тотканнар яки инде бүтән берәр хезмәткә ялланганнар. Габдулла болар-ның берсен дә эшләмәгән. Официантлыкка китмәве аңлашыла: бу аның табигатенә туры килми. Ни өчен ул казакъ далаларына укытырга китмәгән? Бу бит бер дә хурлыклы эш түгел. Яисә ник гади эшкә, кара эшкә ялланмаган?
Биредә ике ихтимал булырга мөмкин. Беренчесе — вакытын кызгану. Әллә кайларда кемгәдер хезмәт итеп, гомерне заяга үткәргәнче, ул мәдрәсәдә калып, үзенең «хөҗрә»сендә укып һәм язып ята!
Икенчесе — шәхси тормышына, матди якка, экономик мәнфәгатьләргә бик өстән, бик җиңел каравы: бүген бар, иртәге өчен ишәк кайгырган, безнең сарай саласы юк.
Хәер, өченчесе дә булырга мөмкин. Тукайның тормыш юлын күздән кичергәч, шул аңлашыла: бер күнегелгән тормыш рәвешен үзгәртүгә, урын алыштыруга, сәяхәт итүгә һәвәслеге чамалы булган.
Әнә шул өч ихтимал Габдулланың җәйләрне япа-ялгыз яисә мәдрәсәдән китми ята торган сукыр суфи, яки инде очраклы рәвештә читтән килеп чыккан кешеләр белән бергә үткәргәнлеген бик һәйбәт аңлатса кирәк.
Авыру сәбәпле 1900 елда мәдрәсәдән киткән Я.Моради истәлек китабында әйтә: «Шагыйремез Тукай бу вакытта (1900—1901 елларда. — И.Н.) миңа язган хатында үзенең бик фәкыйрьлегеннән, тормышының начарлыгыннан зарланып яза иде». Г.Кариев та моны раслый: «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә вакыт гаять фәкыйрьлек берлә гомер кичерде». Кайчак ипи алырга да акчасы калмагач, Габдулла Чаган елгасыннан кармак белән балык тотып, шуны пешереп ашый икән.
Габдулланың яшәү чыганагы турында Г.Кариев мондый мәгълүмат бирә: «Аның бар килә торган доходлары кыш көне өч бала укытудан, җәй көне хәзрәтнең метрика кенәгәләрен язып алган бер-ике сум акчадан гыйбарәт иде. Хәер инде, картрак шәкертләрне русча да укыткалый иде шикелле. Фәкать бәгъзе бер елларны Гурьевтан аз гына кардәш тиешле мулламы йә бер бай сәүдәгәрдәнме киемлекләр, бәгъзан акча да килә иде шикелле». Бүтән мәдрәсәдә укыган Кариев, иптәшенең тормышын якыннан белмәгәнлектән, Габдулланың килерен беркадәр киметеп күрсәтсә, К.Мотыйгый, киресенчә, чама тойгысын оныта төшеп, арттырыбрак җибәргән. Г.Кариев санаган чыганаклардан тыш, Мотыйгулла хәзрәт метрика дәфтәре язган өчен Габдуллага, күрәмсең, «мәдрәсәдә бер дә ихтыяҗ күрмәслек дәрәҗәдә акчалар бирә» торган булган. Ул чагында Тукайның 1903 елда түбәндәге юлларны язуын ничек аңлатабыз? «Быел укырга акчабыз юк иде. Шулай булса да, Аллаһы тәгалә бер юл ачты: Гурьевтагы бай туганнарым унбиш тәңкә акча бирде, һәм үзебезнең ахун җизни биш кадак чәй бирде».
«Тамчыдан күл җыела» дигәндәй, төрле яктан аз-азлап килгән керем Габдуллага өс-башын карап, ярыйсы гына тук яшәргә җитсен дә ди. Ул чагында да Г.Кариев һәм Я.Моради сүзләрен шик астына алып булмый. Чөнки, Тукайның бөтен гомере раслаганча, аның кесәсенә акча ялындырып кына керсә дә, өлгерлек күрсәтеп, бик тиз чыгып китә. Мәдрәсәдә яткан чагында да шулай булган дип уйларга кирәк. Иптәшләре тәкъдим иткән сыйдан баш тартмаганы кебек, үзе дә бар чагында сыйларга яраткан, акчасын санап тормаган.

7

«Мин Мисырдан әйләнеп кайтканда (1902 елда. — И.Н.),— дип яза Камил Мотыйгый, — ул тәмам зур егет кыяфәтенә кергән иде. Аннан соңра шул кыяфәт аңарда үлгәнчегә кадәр һич үзгәрмәде». Бу вакытта Габдуллага 16 яшь. Шагыйрьнең Казан чорына багышланган истәлекләр дә бертавыштан Тукайга унбиш-уналты яшьтән артык биреп булмаганлыкны әйтәләр.
Буй, гәүдә генә түгел, бәлки характер ягыннан да Габдулла бу вакытта билгеле бер рәвешкә кереп, калыпланып килә. Аның аеруча Казан чорында күзгә ташланачак характер сыйфатлары Җаекта ук ачык төсмерләнә башлый.
Дөрес, истәлекләрдә Габдулланың холкына караган белешмәләр гаять каршылыклы. Ал ардан еш кына яшь Тукай турында түгел, бәлки төрле кеше хакында сүз барган кебек тәэсир кала. Хикмәт истәлекләрнең төрле кеше тарафыннан, төрле вакытларда язылуында, мемуарчыларның кайчакта шагыйрьнең яшьлеген бизәбрәк, «турайтыбрак», «ясабрак» күрсәтергә тырышуларында гына түгел. Хикмәт тагын шунда: бер замандашының хәтеренә бер сыйфаты, икенчесенекенә икенче сыйфаты сеңеп калган.
Тукайның соңгырак гомереннән күренгәнчә, аның характерын каршылыклар берлеге итеп карарга мөмкин булыр иде. Шат та ул, төшенке күңелле дә, аз сүзле дә, сүзчән дә, җитди дә, уенчак та, юаш та, усал да, өркәк тә, батыр да, бала сымак беркатлы да, тәҗрибәле карт кебек акыл иясе дә.
Әнә шул каршылыклы сыйфатлары, күрәсең, 15—16 яшьләрендә үк төсмерләнә башлаган.
Менә Габдулла үзенең тәбәнәк аяклы өстәле янында күзен бер ноктага текәгән хәлдә, һич кымшанмыйча, тирән уйга чумып утыра. Янында җир уелсын, аның гамендә дә юк. Ул да булмый, ялт итеп сикереп тора да, күзенә чалынган беренче шәкерткә: «Нихәл, мелла фәлән», — дип, янтавына төртеп ала. Аннары берәр мәзәк яисә, үзеннән кушып, берәр «булган хәл» сөйли башлый. Тыңлаучылар эчләрен тотып көләләр.
Май айларында, Урал һәм Чаган елгалары тулып ташыган вакытта, пикникка чыккач, Габдулла да уен-көлкедә, шаяру һәм көрмәкләшүдә берсеннән дә калышмый. Дөрес, узышу, көрәшү яисә җеп аркылы сикерүдән читтәрәк калырга тырыша. Чөнки оттырасын белә. Мондый ярышларны, Кырлайдагыча, шаярыбрак уздыра.
Габдулланың, акылдан бигрәк, тойгы беләнрәк яши торган шәкерт булганлыгы да билгеле. Юк кына нәрсәдән дә тирән кайгыга чумган кебек, шундый ук вак нәрсәгә дә чиксез шатлана. Бервакыт Г.Кариев «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә барып чыккан. Шәкертләр татарча көрәшеп яталар икән. Бер таза казах егете барысын да егып бетергән һәм аңа каршы чыгарлык шәкерт калмаган. Дусты күренүгә, Габдулла, куанып китеп, казах егетенә: «Урынгали, монавы җегет менән көрәсеп карасаңчы», — дигән. Кариев исә тегене яхшы гына әйләндереп салган. «Тукаевның шундагы кебек шатланганын гомеремдә икенче мәртәбә күрмәдем», — дип яза Г.Кариев.
Габдулланың вакыт-вакыт үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә кызып китү гадәте дә булган. Иске мәдрәсәләрдә мантыйк (логика) дәресләре белән бәйле рәвештә моназара кылышу (бәхәсләшү) модада була. Бервакыт күрше мәдрәсә шәкертләре моназарага киләләр. Схоластик бәхәсләрне яратмый башлаганга, Габдулла дәшми утырган-утырган да түзмәгән, бәхәскә ташланган: мәдрәсәнең абруе бар бит. Шулчаклы кызып киткән ки, өстәлгә китереп сугуы була — лампаның абажуры, атылып китеп, идәнгә барып төшә.
Кечкенәләрне, яклаучысыз юаш шәкертләрне канат астына алырга ярата торган Габдулла үзе сөймәгән шәкертләрне аяп тормаган. Кешенең кимчелеген тиз тотып ала, хыял көче җитәрлек, тапкырлык та Аллага шөкер. Бер-ике сүз белән кара мөһерне чәпи дә куя. Бар инде син шул тапны юып кара! Тел камчысын ул күбрәк надан, булдыксыз һәм фанатик карт шәкертләргә ашаткан. Мондыйлар, билгеле инде, Габдулланы яратмыйлар, чаршау артында гына булса да, аны яманлыйлар, гайбәтен саталар. Үз алдында каршы сүз әйтергә йөрәкләре җитми, хәтта, Г.Кариев әйтмешли, «тыштан гына булса да, Тукаевка дус булып күренергә, якынлашырга тырышалар».
1902 елга кадәр, буе бик тиз үсеп, характеры тизлек белән калыплашкан кебек, Габдулла фикери яктан да, зуррак итеп әйтсәк, дөньяга карашы ягыннан да зур эволюция кичерә.
Без аның, Фәтхерахман мулла кебек бер авыл имамын маяк итеп алган хәлдә, Уральскига килгәнен инде беләбез. Озакламый бу маякны икенчесе — Мотыйгулла хәзрәт кебек галим мөдәррис кыяфәтендәге маяк алыштыра.
Тора-бара исә Габдуллага ике яктан ачылып киткән яктылык бу маякның да тоныклана, зәгыйфьләнә баруына сәбәп була. Беренчесе — рус классы, андагы укыту тәртипләре, Әхмәтша учительнең ачык һәм аңлаешлы сүзләре, учитель ярдәмендә һәм мөстәкыйль укылган русча китаплар. Икенчесе — XIX гасырның соңгы чирегендә мәгърифәтчелек идеологиясе йогынтысында формалашкан яңа, реалистик татар әдәбияты.
Әтисенең «исән булсам, балаларымны мулла итмәм» дигән сүзләре дә бар бит әле. Күптән ишетелгән бу сүзләр, көз көне җиргә төшеп калган орлык кыш буе хәрәкәтсез яткан кебек, малай күңелендә үзен сиздерми ятканнан соң, ике яктан килә торган нурлар җылысы белән бүртеп, үренте биргән.
Габдулланың сөймәгәне — әлеге «зур» шәкертләр дә аның фикри үсешенә үзенчәлекле йогынты ясаганнар. Бөтен уй-фикерләре берәр байның тизрәк үлүе (хәмел сәдакасы эләгер иде!), икенче байның уразада ничә шәкертне һәм кемнәрне атналап ифтарга чакырачагы, кайсы байның бәдәлгә җибәрергә ниятләнүе тирәсендә йөргән бу шәкертләрнең ераккарак карый торган «идеаллары», әлбәттә, муллалык булган. Телдән әйтелгән һәм әйтелеп бетмәгән хыяллары шул: бай кызына өйләнү, мөмкин булса, бер белән генә чикләнмәү, йорт-җир торгызу, бәлештән бәлешкә йөреп тук яшәү, май арттыру, корсак үстерү. Шундый шәкертләр белән беррәттән мулла булырга әзерләнүнең кыйммәте Габдулла күзендә бермә-бер төшкән, әлбәттә.
Яшь Тукайдагы фикри үзгәреш дингә, дөресрәге, дини йолаларга, дингә бәйле төрле гореф-гадәтләргә җиңел карый башлавында да ачык күренә.
Мөселман кешегә, мәсәлән, яланбаш йөрү тыелган. Башка һәрвакыт кәләпүш чәпәп кую, әлбәттә, Коръәнгә яисә бүтән дин китапларына язылган кагыйдә түгел — бәлки бер гореф-гадәт.
Менә безнең Габдулла бервакыт кечкенә генә «бунт» күтәрә: кәләпүшен «рәсми» очракта кисә дә, яланбаш йөри башлый. Моны абайлап алып, апалары «кәләпүшеңне салма, киеп йөр» дип кисәтү ясаганнар. Моңа каршы Габдулла кәләпүшенең сүтелгән җирен кармалап утырган да әйтеп куйган: «Дин чыкмасмы дип никадәр актарсам да, бу кәләпүштән дин түгел, сүс кенә чыга».
Яисә икенче бервакыт ул «Мөхәммәдия» китабындагы:
Аны белмәди кем рахман,
Бирептер айларга иман, —
дигән юлларны көйләгән дә кече Газизә апасына болай ди икән: «Менә бу төштә, алла Адәм белән Хауваның бодай ашаганын белми калган, дип әйтелгән ич. Бар нәрсәне күреп-белеп тора торган Ходайның бу эшне сизми калуы ничек була инде?» Мондый «көфер» сүзләр белән ул белдекле карт шәкертләрнең дә котларын алган.
Мөселман кеше чәчен кырып йөрергә тиеш, диләр — ул озын итеп чәч үстерә. Мөселман кешегә тәмәке тарту, исерткеч эчү катгый тыела, диләр — ул тәмәке тартырга өйрәнә, сырадан авыз итә башлый. Мөселман кеше биш вакыт намазын калдырмаска тиеш, диләр — монысыннан бөтенләй үк баш тартырга мөмкин булмаса да, хәйләгә керешә, ярты-йорты гына башкара. «Тукайдан башка тәмәке тарткан шәкертне мин бер дә белмим (Габдулладан башка да тартучылар булган, әлбәттә.— И.Н.), — дип сөйли замандашы. — Әллә яшереп тартканнар? Ә Тукай ачыктан-ачык тартты. Бервакыт шулай уразада безнең җәдит корпусының аскы катында, ашханәдә, кичкә таба аш пешерәбез. Тукай авызына папирос капкан, шырпы тоткан килеш утыра. Үзе сорый: «Шәкертләр, азан әйттеләрме әле?» Азан әйткән булса, папиросны кабызып җибәрмәкче. Белеп торам, үзе ураза түгел. Юри шаяра.
Гомумән, мин аның ураза тотканын күрмәдем. Намазга да җиңел карый иде ул. Беркөнне шулай иртән миңа болай ди: «Казый бәйләнмәсен. Әйдә, Гали, намазның фарызын укып ташлыйк. Сөннәте чорт с ним».
Ләкин моннан әле Тукай уналты яшендә үк дәһрилеккә, атеизмга таба адым ясаган икән дигән нәтиҗәгә килергә ярамый. Сәләтле, тырыш һәм зирәк шәкерт Коръәнгә, хәдискә үтеп керә, ятлау белән генә канәгатьләнмичә, аңларга тырыша һәм абайлап ала: татар кешесенә туган вакытыннан башлап сеңдерелә торган күп кенә гореф-гадәт һәм кагыйдәләрнең ислам диненә бернинди катнашы юк икән. Ул гына да түгел, Габдулланың зирәк акылы Коръән һәм хәдистәге очы-очка ялганмаган урыннарны, күп кенә раслау һәм риваятьләрнең бер-берсенә каршы килүен тотып ала башлаган. Заманы өчен шактый кыю сүзләр ычкындыруын мәдрәсәдәге укыту-тәрбия тәртипләренә, бирелә торган гыйлемнең билгеле бер өлешенә, мәгънәсез йола һәм гореф-гадәтләргә һәм, гомумән, искелеккә каршы бунт күтәрүнең бер чагылышы итеп карарга кирәк.
Шулай итеп, галим мулла, мөдәррис кыяфәтендәге маяк та сүнә. Соң, аның урынына нинди маяк кабынган?

8

Күп кенә бүтән халыклардагы кебек үк, татарларда да иҗтимагый фикер һәм әдәби хәрәкәт, капитализмның феодализмны кысрыклый башлавы белән бәйле рәвештә, мәгърифәтчелек баскычын узды. Төркия аша Франциядән һәм Россиянең культура хәзинәсеннән яңа прогрессив идеяләр үтеп керә башлады. 1861 елгы крестьян реформасыннан соң татарларда мәгърифәтчелек бөтен бер хәрәкәт рәвешен алды. Мәгърифәтчеләр кеше ихтыярының тулысынча Алла тарафыннан билгеләнү идеясен шик астына куеп, акыл культын алга сөрделәр, кешене аң һәм әхлак ягыннан тәрбияләп, җәмгыятьне үзгәртеп кору турында хыялландылар. Әдәбиятны алар әкият дөньясыннан йолып алып, реаль дөньяга күчерделәр. Ләүхыльмәхфүздә, ягъни күк кенәгәсендә, шулай язылганлыктан, бик күп җәфа һәм кыенлыклардан соң патша дәрәҗәсенә ирешкән Йосыф, сихер көче белән йоклатылган Бәдигыльҗамалны эзләп йөрүче Сәйфелмөлек, симия гыйлеме ярдәмендә кибәкне хәлвәгә әверелдерә алучы Әбугалисина, гади адәм балаларында табыла алмый торган мәхәббәт утында янып һәлак булган Таһир белән Зөһрәләргә алмашка Идел буйларында һәм Урал тавы итәкләрендә яшәгән гап-гади сәүдәгәр, мулла, шәкерт, гап-гади татар кызы, яучы карчыклар һәм башка реаль типлар килде.
Я.Моради китабында мондый юллар бар: «Менә бу вакытларда (1899 елда.— ИЛ.) Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәя китаплары да күренгәлиләр. Татар тормышыннан язылган «Рәдде Бичара кыз» исемле бер театр китабын ул, әллә кайдан гына табып, бик тәмле генә иттереп укый вә тыңлаучыларны бик хозурландырып, дәрт кертә иде. Бу драма кешеләре арасында Биби әби исемле яучы карчык роле, белмим, күңеленә бик ошаганмы, һәрвакытта диярлек Габдулла әфәнде Биби әби булып сөйләнеп йөри иде. Хәтта җәй көне мин үзе-мезнең Гурьевта вакытта, Габдулла миңа язган бер хатында: «Биби әби әйтә, йә, кызым, яшь вакытта хәзер авырыйсың да, хәзер тереләсең»,— дип, латыйфа әйтеп, язып та куйган иде (авыру Ярулланы юату максаты белән. — И.Н.)».
Тукайның соңыннан язылган бер мәкаләсеннән түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләреннән моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде».
Яңа әдәбиятның Габдулла кулына кергән үрнәкләре «Рәдде Бичара кыз» һәм Г.Камал пьесалары белән генә чикләнмәгән, әлбәттә. Мәгълүм булганча, теге яки бу нашир, расходын күтәреп китап бастыра икән, керткән акчасын файда белән кайтарырга омтыла. Моның өчен ул барлык чарасын күрә, сәүдә каналларын файдаланып, китапны татарлар яши торган һәрбер төбәккә җиткерергә тырыша. Шикәр-чәй, тоз-шырпы, читек-кәвеш, чүпрәк-чапрак белән берлектә, китапның да кибет киштәләренә керүе яисә ат җигелгән арбада яки җәяүле сатучының кечкенә чанасында авылларга таралуы ул заман өчен табигый хәл булган.
Наширләр һәм китап сәүдәгәрләре Уральскины да читтә калдырмаганнар. Габдулла белән бер вакытта мәдрәсәдә укыган Г.Хикмәтуллин 1903 елда, материаль кыенлыкка түзә алмыйча, укуын ташларга карар иткәч, Габдулла аңа китап сату эшенә китәргә киңәш бирә. «Мин аның киңәше белән Уральск сәүдәгәре Латыйп хаҗиның Бүрле авылындагы кибетенә китап сату хезмәтенә ялланып киттем».
Габдулланың сандыгындагы «хикәят китаплары» арасына М.Акъегет-Задә, З.Бигиев, Ш.Мөхәммәдев, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдинов кебек мәгърифәтче язучыларның да повесть һәм хикәяләреннән кайберләре барып кергән дип уйларга кирәк. Сатып ала алмаса, бүтән төштән дә табып укыган. Аның, мәсәлән, Төхфәтуллиннарның китапханәсеннән файдаланганлыгы билгеле.
1905 елгы революция алды унъеллыгында иҗат иткән һәм югарыда исемнәре телгә алынган язучылар арасында бер башка калкып торучы Гаяз Исхакый исә яшь Тукайның да, һичшиксез, игътибар үзәгеннән урын ал-гии. «Тәгаллемдә сәгадәт» белән «Кәләпүшче кыз» хикәяләрен һәм «Теләнче кызы» романын сатып алып яисә бүтөнчә кулга төшереп укыганы хакында сүз алып ба-рырга нигез бар. 1904 елда басылып чыккан атаклы «Ике мең елдан соң инкыйраз» повестен исә кат-кат укып, җентекләвенә шикләнмәскә мөмкин. 1906 елда язылган “Кем ул?” исемле мәдхиясендәге: «Кичән көнләрне уйга алдыран кем, вә безә «инкыйразы» аңдыран кем?» — дигән сүзләр шул фикерне куәтләсә кирәк.
Без әле күрербез, Г.Исхакыйның мәһабәт сурәте Тукайны соңгы көннәренә кадәр озата барачак. Бу сурәт исә шагыйрьнең хыялында Уральскида, үсмер чагында ясала башлаган. Сәгыйть Сөнчәләйгә язган бер хатында ул болай ди: «Мин үзем дә Казанга килмәс борын: «Гаяз Исхаков ашыймы-эчәме икән?» — дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем».
Әмма Тукай шагыйрь булып танылды. Димәк, ул, барыннан да элек, шигъри традицияләргә игътибар итәргә, шуларга таянырга тиеш иде. Бүтән талантлы шагыйрьләр кебек үк, Тукай да күп кенә бүтән халыкларның поэзиясеннән, әйтик, рус, төрек, билгеле күләмдә гарәп һәм фарсы шагыйрьләреннән үрнәк һәм гыйбрәт алды. Шулай да аның игътибары беренче чиратта үзенең туган поэзиясенә юнәлергә, иҗаты шул туфрактан үсеп чыгарга тиеш иде.
Тукайга кадәрге берничә гасыр эчендә иҗат ителгән тезмә әсәрләрне нигездә өч төркемгә аерырга мөмкин. Берсе дини-әхлакый әсәрләр, ягъни динне һәм дингә нигезләнгән әхлак нормаларын пропагандалый торган дидактик поэзия. Икенчесе — суфичылык поэзиясе. Өченчесе — кешенең җирдәге бәхетен яклый торган дөньяви гуманистик поэзия. Тукай, үзеннән-үзе аңлашыла, беренчесен кире кагып, соңгысына таянырга тиеш иде. Суфичылык поэзиясенә мөнәсәбәте исә катлаулырак. Пантеизм фәлсәфәсе белән туендырыла торган бу поэзиянең җир тормышындагы шатлык-ләззәтләрдән ваз кичәргә, Алла турында гына уйлап, үзеңне теге дөньяга әзерләргә чакыруы белән Тукай, әлбәттә, килешә алмый. 1907 елда язылган «Шигырьләребез» исемле мәкаләсендә ул ачыктан-ачык болай дип белдерә: «Суфи Аллаһыяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле нәзымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсаувыф бабында гына сойләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер (Зикер итү — искә алу) иде». Шул ук вакытта суфичылык поэзиясе Мәүла Колый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки кебек көчле лириклар бирде. Бу поэзиянең идея эчтәлеген кире какканы хәлдә, булачак Тукай ал арның форма өлкәсендәге казанышларын файдаланмый кала алмады.
Менә берзаман, узган гасырның 20—30нчы елларында хәзерге Ульяновск өлкәсендәге Иске Кандал исемле мишәр авылының бер мулласы тирә-якның игътибарын җәлеп итә. Төп вазифасын «тегеләй-болайрак» башкарганы хәлдә, ул дөньяны сөеп, тормыш бирә алган ләззәтләрне татырга тырышып яши. Оста телле, туры һәм җор сүзле икән. Мәҗлесләрдә яисә көндәлек тормышта — шигъри экспромтларны сибеп кенә тора. Берәрсен йомышка җибәрсә дә, йомышын шигырь белән генә яза икән («И мулла Равилә, бу баланың соравилә, биреп җибәр правилә», ягъни линейка).
Габделҗәббар мулла бик еш гашыйк булган һәм сөйгән кызларына озын шигъри хатлар язган (тапшыру өчендерме, үзе өчен генәме, билгесез). Өч авылның өч кызына адреслап язылган шигырьләрендә Габделҗәббар Кандалый үзенең мәхәббәт утында янган йөрәген ачып сала, кызда да шундый ук ут кабызырга тырыша, үзенә хатын булырга димли. Күндерү өчен ул мулла ир белән гомер итүнең рәхәтлеген, матурлыкларын күпертеп тасвир итә. Һәм, киресенчә, мужик белән торуның авырлыгын, ямьсезлеген натуралистик детальләр ярдәмендә күрсәтә. «Габделҗәббар әл-Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр ук тәгаллыксыз (Тәгаллык — бәйләнеш (строфа эчендәге һәм строфалар арасындагы мәгънәви бәйләнеш күздә тотыла) булмаса да, шактый әдәпкә һәм әдәбиятка хилаф җирләре бардыр», — дигәндә, Тукай әнә шуны күздә тота.
Шулай да, Кандалый шигырьләре татар поэзиясендә моңарчы күрелмәгән зур яңалык иде. Аларда суфичылыкның исе дә юк. Саф татарча язылганнар, поэтик чараларының күбесе халык иҗатыннан алынган.
Кызганычка каршы, поэзиядәге бу яңа тавыш, яңа сүз озак еллар буе ишетелми тора. 1884 елда гына әлеге өч шигъри хат К.Насыйриның «Фәвакиһел-җөләса» китабында дөнья күрә. Моннан соң инде шагыйрьләр, шул исәптән Тукай, бу әсәрләрне читләтеп уза алмадылар.
Габдулланың шигъри талантын уяткан, эстетик зәвыгын тәрбияләгән, әдәбиятка карашын калыплаштыруга (төргеч ясаган әдәби факторлар күп һәм төрле: халык авыз поэтик иҗаты, иске татар поэзиясе, мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты, рус классик поэзиясе, гарәп, фарсы, төрек поэзияләре …
Әнә шул факторлар Габдулланың шагыйрь булып китүемә мөмкинлек тудырдылар. Әмма бу мөмкинлекнең чынлыкка әверелүе өчен, ягъни Габдулланың, кулына каләм алып, шигырь яза башлавы өчен ниндидер үрнәк, гыйбрәт, тышкы тәэсир кирәк, икенче төрле әйткәндә, бу талантның әдәби атмосферага эләгүе кирәк иде.

9

Рифмалы итеп, тапкыр җавап бирүдә, такмак, җыр һәм сатирик куплетлар чыгаруда осталыгын күрсәтергә өлгерсә дә, яңа гасыр кергәнче, аңарда шагыйрь булу нияте әле сизелми.
Менә 1900 елда Уральскига Мирхәйдәр Чулпаный исемле шагыйрь килеп чыга. Моннан күп еллар элек «Мотыйгыя» мәдрәсәсен тәмамлаган бу кеше Самара губернасының Бозаулык шәһәре тирәсендәге бер авылда мулла булып тора икән. Үзенә күрә ул идея кешесе булган, патша хөкүмәтенә билгеле күләмдә оппозициядә торган. Дөрес, Чулпаныйның оппозиционлыгы күбрәк дини кысулар, хөкүмәтнең татарларны христианлаштыру сәясәтемә бәйле булган. 1890—1891 еллар тирәсендә ул, мәсәлән, көчләп чукындырылган бер кызны Җаекка алып килеп, яңадан ислам диненә кайтару өчен тырышып йөргән, судка эләгеп, берничә ай төрмәдә утырып чыккан. Шаукымы Мотыйгулла хәзрәткә һәм Уральскиның кайбер бүтән кешеләренә дә тигән.
Авыр вакытта ярдәм кулы сузганы өченме, әллә Мотгыйтулла мулланы, гомумән, остазы итеп якын күргәнгәме, Мирхәйдәр, ел саен Уральскига килеп, мәдрәсәдә берничә атна торып китә икән. Шигырьләрен ул, остазлары Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки кебек үк, «югары стильдә», ягъни авыр аңлаешлы корама телдә язган.
Габдулла үз гомерендә беренче мәртәбә тере шагыйрьме күрә. Күрә генә түгел, бәлки, аның белән якыннан таныша. Чулпаныйның соңгы килүләрендә инде 16—17 яшьлек яшь егет белән 40—50 тирәсендәге шагыйрь арасында үзенчәлекле дуслык урнаша. Алар су буйларына төшәләр, бакчаларга баралар, кырга чыгып йөриләр. Чулпаный яшь дустына башыннан кичкәннәрен сөйли, шигырьләрен көйләп укый. Алар еш кына бергәләп тә көйләп-җырлап утыралар икән. Бер җырлары замандашларының хәтерендә калган.
Харап итте бези, һай, бу җәһаләт,
Нәләр япты безә, аһ, бу сәфаләт.
(Җәһаләт — наданлык, Сәфаләт — түбәнлек).
Габдулла, Чулпаный белән аралаша башлагач, күрә: шагыйрь һич тә нурларга өртелгән ярым адәм, ярым рух булган зат түгел икән. Шушы ук мәдрәсәдә укыган, гап-гади авыл мулласы булудан ерак китмәгән. Дөрес, бастырып чыгарган китаплары юк. Әмма ул моның чарасына керешмәгән. Шигырьләре китаптагылардан бер дә ким түгел. Җитмәсә, гаруз дигән шигырь гыйлемен ничек яхшы белә! Юк инде, моны гади бәетче дип әйтә алмыйсың. Шагыйрьләр аерым камырдан ясалмаган икән, ни өчен Габдулла шагыйрь була алмасын? Әнә шул гарузны гына өйрәнеп аласы бар.
Мотыйгулла хәзрәтнең бер хатыннан без мондый юлларны укыйбыз: «Шушы елларда (1902—1903 елларда. — И.Н.) мәдрәсәмездә Габделвәли намында (Нам — исем) бер төрек шәкерте бер кыш, бер җәй торган иде. Тәсадефи (Тәсадефи — очраклы) уларак Габделвәли әфәнде шагыйрь иде. Тукаев та берәр сәнә мөкатдәм генә үземнән «Мохтасар-әл кәфи фи кыйсме әл-гарузз вәәль-кавафи» китабының кафия (Кафия — рифма) кыйсмен (Кыйсем — кисәк) калдырып, фәкать гаруз кыйсмен генә укыган, гарәпнең ун-уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын (Тәкътигъ — кисәкләргә бүлү (бу урында  «вариантлар» мәгънәсендә) кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә (Мәдхәле шигырь — шигырьгә кереш) юл тапкан иде».
Димәк, Габдулла гаруз дәресләренә 1901 елда, ягъни Мирхәйдәр Чулпаный белән танышканнан соң, аның тәэсире һәм киңәше белән йөри башлаган. Ул, гыйлемгә зур өмет баглаганга күрә, ихлас куеп өйрәнгән булса кирәк. 1905 елда язылган бер шигырендә Тукай болай ди:
Дәм бәдәм* илһам идәр дәрдең бәңә гыйльме гаруз,
Нә кадәр язсам да, яздым җөмлә илһамыңлә бән.
(*Дәм бәдәм — һәрвакыт).
Мотыйгулла мулланың хатында телгә алынган Габделвәли Әмрулла Истанбул дарелфөнүне (Югары уку йорты) студенты булып, Габделхәмитнең канлы режимына каршы башлаган хәрәкәттә катнашканлыгы өчен кулга алыну куркынычы тугач, качарга карар иткән икән. Ни өчен Россиягә качуы, ни өчен нәкъ менә Уральскины сайлавы безгә билгеле түгел. Ихтимал, ул Мисырдан кайтып баручы Камил Мотыйгыйга юлыккандыр да, аның киңәшен тотып, Җаекка юл тоткандыр.
Габделвәли Габдулладан бер-ике яшькә олырак икән, буйга калкурак, гәүдәгә дә тазарак. Икесе дә, тормышның, вак-төякләренә илтифат итмичә, идеал хакына яшәгәнгә, әдәбиятны үлеп яратканга, бик тиз уртак тел тапканнар, дуслашып киткәннәр. Мәдрәсә турында сүз чыкса, дип яза Г.Кариев, «Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң матур хатирәгә шул шәкертне сөйли иде. Шул шәкерт берлә алар җәй буе бергә җырлап, бергә йөреп, ач булсалр да, рәхәт, хозур үткәргәннәр».
Көз җитеп, шәкертләр җыелгач, әлеге хозур, әлеге рәхәтлек кими төшә. Иске фикерле, надан һәм тәрбиясез шәкертләр Габделвәлигә кырын караганнар, төрлечә мыскыл итәргә, тынчу мәдрәсәләрдә уйлап чыгарылган Тупас «кызык итү»ләр белән тормышын агуларга тырышканнар. Күзе ачыла башлаган шәкертләр дә көнчелек аркасында Габделвәлине өнәп бетермәгәннәр булса кирәк: ничек инде Габдулла, әллә кайдан килгән төрек малаена мокиббән китеп, үз иптәшләренә арт белән борыла? Габдулла һәм аның иң якын берничә дусты булмаса, Габделвәли, белмим, мәдрәсәдә торып кала алыр иде микән?
Шушы бер ел эчендә, Габделвәлигә материаль һәм мораль ярдәм күрсәткәне кебек, Габдулла үзе дә бу егеттән күп нәрсә алган. Габделвәли аңарга төрек әдәбияты, аның тарихы, әдипләре, төрек поэзиясе һәм шагыйрьләре турында күп нәрсә сөйләгән, француз әдәбияты турында шактый мәгълүмат биргән. Үзе оригиналда укыган француз романнарының эчтәлеген Габдуллага сәгатьләр буе сөйләп утырганлыгы билгеле.
Габделвәли яшь дусына үз шигырьләрен дә укыган, әлбәттә. Хәтере саклагандырмы, әллә күчереп алган булганмы, Габдулла соңрак төрек студентының кайбер шигырьләрен дусты Г.Кариевка да укып күрсәткән.
Мирхәйдәр Чулпаный һәм Габделвәли Әмрулла аерым эпизодлар гына булып калган хәлдә, ерак Уральск шәһәрчегендә әдәби атмосфера булдыру шәрәфе башлыча Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин өстенә төшә. Матбугат иреге яулап алынгач чыга башлаган дистәләрчә тагар газеталарының вакыт ягыннан өченчесе, әдәби журналлардан беренчесе, сатирик журналлардан икенчесе нәкъ шушы кечкенә генә Җаек каласында пәйда булган икән, бу һич тә очраклы хәл түгел. Чыгарырга рөхсәт алу өчен прошение артыннан прошение язучы, присутствие бусагаларын таптаучы, Петербург юлларын гизүче, эш башлау өчен төрлечә акча табыштыручы кеше нәкъ менә Камил Мотыйгый була.
Камил абруй казана башлаган галим хәзрәт гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә, кадер-хөрмәт эчендә үсә. Вакыты җиткәч, әтисенең мәдрәсәсенә укырга йөри башлый. К.Мотыйгый истәлегендә болай ди: «… шәкертләр мине үзләренең остазларының баласы дип бик кадерләп йөртәләр иде. Мин шул сәбәпле андый-мондый гына вак-төяк шәкертләргә аслан илтифат итми торган идем вә алар белән бер дә катышмый идем».
1902 елга кадәр Габдулла белән дә алар аралашмаганнар диярлек. Дөрес, Мотыйгулла хәзрәт шәригенең улын Камиле белән катыштырырга теләп, Габдулланы үз өенә китереп караган. Ләкин Камил өчен бу малай — «андый-мондый гына вак-төяк шәкерт». Габдулла исә кимсетү-ле мөнәсәбәтне күтәрми торган «кыргый» табигатьле.
Камилгә уку җиңел бирелгән. Һәм бу гаҗәп тә түгел: шактый әзерлекле килеш мәдрәсәгә барып керә, хәлфәдән ишеткәннәренә атасы әйткәннәр өстәлә тора. Бер заман Камил үзе дә, анасы да, ихтимал, Мотыйгулла мулла да Җаек мәдрәсәсе Камил өчен таррак дигән фикергә киләләр. Каядыр читкә, зуррак мәдрәсәгә җибәрергә карар кылына. Хәзрәт үзе укыган Кышкар мәдрәсәсен кулай күрсә дә, остабикә каршы төшкән: «Юк инде, минем угылым синең кебек авыл мулласының угылы түгел, шәһәргә барсын», — дигән. Камилне Казанга Касыйм хәзрәт мәдрәсәсенә озаталар.
Бер елдан соң Камил әйләнеп кайта һәм ни өчендер яңадан бармый. Өйләнеп җибәрә. Үз мәдрәсәләрендә тагын бер ел чамасы вакыт үткәргәч, Истамбул, Мисыр якларына юл тотып, Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» мәдрәсәсенә барып керә һәм бер елдан артык укый.
Менә безнең Камил Мисырдан кайтып төшә. Өстендә яшел чапан, чапан астында карлыгач койрыклы фрак, ак жилет, башында кызыл фәс, аягында заграничный кара штиблет. Озын, төз гәүдәсен тагын да турырак тотып, уртасы калку матур борынын югары чөеп, эре генә йөри.
Үзен эре тотарга нигез дә бар: егермене тутырыр-ту-тырмас, зур-зур шәкертләргә элек мөдәрриснең үз кулында булган кайбер дәресләрне укытып кара әле син! Нинди дәресләр диген әле! Мантыйк, хәдис, тәфсир, фикъһе. Боларны ни дәрәҗәдә тирән белгәндер, шәкертләрне ничаклы канәгатьләндергәндер, әйтүе кыен. Үз үзеннән, күп белүеннән канәгать булуы, шуны күрсәтергә тырышуы исә — хак. Әмма ни өчендер ул бигрәк тә Мисыр мәкаме белән оста итеп Коръән укуы белән  горурланган.  Кайвакыт,  мәзин урынына манарага  менеп, гадәттән тыш каты кычкырып азан әйтә икән.
Билгеле инде, Камилнең төс-кыяфәте, үзен тотышы, күп җирләрдә булып, күп нәрсә күргәнлеге, күп белүе 16 яшьлек Габдуллага шактый көчле тәэсир иткән. Ул анарга якынаерга, аңардан өйрәнергә тырышкан: «Габдулла әфәнде шул вакытларда минем иң сөекле вә миңа  иң артык ихлас баглаучы шәкерт булып китте».
Габдулланы тагын К.Мотыйгыйның яңалыкка омтылуы, кайнап торган энергиясе һәм мавыгучанлыгы үзенә тарткан. Дөрес, Камилнең мавыгулары артык озын гомерле булмый, бер-берсен алыштырып тора. Әмма һәркайсына гаять зур дәрт белән керешә, энергиясе кайнап тора башлый, дәрте бүтәннәргә дә йога.
Хәлфә булып алгач, ул яңача, дөресрәге, Каһирә мәдрәсәсе үрнәгендә укыту белән мавыгып киткән. Үзе төрлечә кыландырып караган, әмма бөтен мәдрәсәгә яңа тәртип кертә алмаган. Камилгә исә яңалык үзеннән чыксын да күзгә бәрелеп торсын, нәтиҗәсен озак көттермәсен.
Менә ул мәдрәсәдә «Гыйльми мәҗлес» исемендә әдәби түгәрәк сыман бер нәрсә оештырып җибәрә. Күзе ачылганрак шәкертләр җыелалар, яңача уку, яңача яшәү турында үзләренең фикерләрен чыгып сөйлиләр, яза торган нары шигырьләрен укыйлар. Шул ук Камил инициативасы белән «Мәгариф» исемле стена газетасы һәм «Эльгасрелҗәдит» исемле кулъязма журнал чыгарыла башлый.
«Мәгариф»  газетасының 1904 елгы 15 нче санында «Гыйльми мәҗлес» исемле бер мәкалә басылган.
«Үткән пәнҗешәмбе көн кич белән безнең «Мәдрәсви Мотыйгыя»да беренче тапкыр гыйльми мәҗлес булды. Бу мәҗлескә мәдрәсәбездәге барлык укучылар килгән иде. Әдәбият мәсьәләләре турында күп сүзләр сөйләнде. Һәркемгә теләгәнчә сөйләргә ихтыяр бирелде. Берничә кирәкле мәсьәләләр турында киңәшләр һәм аңлашулар улынып, мәҗлес гадәттән тыш тәртип белән үткәрелде. Хәзергә бу мәҗлестә каралган бу мәсьәләләрне язмый, тик мәдрәсәи Мотыйгыя әдибе Габдулла Тукаевның шул мәҗлестә бик зур муаффәкыять (Муаффәкыять — уңыш) белән, мәдрәсәбезнең яңа назиры Вәлиулла Хәмидуллин турында укыган бер шигьрен язу белән канәгатьләнәбез».
Габдулланың «Гыйльми мәҗлес»тә һәм газета-журналда актив катнашуын, 1904 елда мәдрәсәнең беренче шагыйре булып саналганын үзебез өчен билгеләп үтик тә, К.Мотыйгыйның язучылык һәм наширлек эшчәнлегенә күчик.
«Гыйльми мәҗлес» һәм «вакытлы матбугат»ның башында торудан Камил канәгатьлек алса да, аның энергиясе күбрәкне тели башлый. Кулъязма кулъязма инде. Типографиядә бастырып таратасы иде менә. Газета-журнал чыгару турында ул елларда әле сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә татарча китаплар басылып тора. Нигә Камилгә дә китап чыгармаска?
К.Мотыйгый бер фикергә килдеме, икеләнеп, шикләнеп, озын-озак уйлап тормый, тота да үз тормышыннан алып, «Бәхетле Мәрьям» исемле бернәрсә язып ташлый. Кулъязма Петербургка китә (авторның үзенең баруы да ихтимал), 1903 елның 13 июнендә цензурадан уза һәм озакламый басылып та чыга.
Камил, билгеле, тагын да үсеп киткән, шул ук елда «Тәрҗемәтел-җәзария» исемле китабы да басылып килгәч, үзен чын язучы итеп саный башлаган. 1907 елдан соң, наширлек һәм редакторлык эшеннән китеп, җырчы булып танылгач, кулын күкрәгенә кушырып төшкән рәсемен почта открыткасы итеп эшләтүе һәм «Мусульманский концертный певец, әдип» дип куюы очраклы булмаса кирәк.
Камилнең «Бәхетле Мәрьям»не язуы Габдулла күз алдында була. Чөнки бу вакытта инде алар еш очрашалар, якыннан аралашалар. Ихтимал, ул Габдуллага әсәрен укыгандыр да, искәртмәләрен дә игътибарга алгандыр. Кулъязманың Петербургка китүен дә Габдулла яхшы белгән. Әмма аның китапка әвереләчәгенә ышанып бетмәгән булса кирәк. Чөнки бу вакытта инде ул Камилнең кимчелекләрен күрә башлаган, каләменең барлыгына да ышанычы зур түгел. К.Мотыйгый үзе үк моны раслый: «Тукай, — дип яза ул,— иптәшләре арасында мине «бик йомшак кеше» дип сөйли, ә соңрак, 1905 елны, минем кулда җитәрлек материаль көч булмауга карамастан, берничә төрле газета вә журналлар бастырып тарату эше артыннан хәзерләнеп, тырышып йөргәнемне ишеткәч, минем турыда һәркем алдында ачык итеп: «Юк, бу эшне Камил һичбер вакытта да булдыра алмас, булдыра алса да, Камилнең андый эшкә керешүе сукыр тәвәккәллек кенә булыр, озак алып бара алмас, бетәр», — дип, бәйләнеп йөрде».
Инде менә шушы Камилнең типография исе аңкытып торган китабы килеп төшә. Габдулла аптырау катыш гаҗәпкә кала. Дөрес, бу хәл генә Камилнең язучылык сәләтенә аның карашын үзгәртми. Әмма уйландыра: Габдулла кулъязма матбугатта гына «басылган» бер вакытта, Камил, аның кебек итеп яза алмаса да, китабын типографиядә чыгарды. Бу факттан соң Габдулланың шагыйрь һәм әдип булу теләге һәм үзенә ышанычы, һичшиксез, тагын да арта төшкән.
К.Мотыйгыйның «Вакыйга» исемле китабы Уральскида яшәп яткан Минһаҗетдин Гайнетдинов исемле кешенең бәетләре һәм мөнәҗәтләреннән тора. Башта К.Мотыйгый бу кешенең шәхесе, тормышы, башыннан кичкәннәре турында озын гына мәгълүмат бирә. Авторның керепт сүзендә мондый юллар бар: «Бу китапта ялган хәбәр язылмады. Шуның өчен бу китап асылсыз хикәя китаплары кеби дәгелдер».
Исән-сау һәм гап-гади бер кешенең китап герое булып китүе дә Габдулланы уйландырмый калмаган. Җаекның вак сәүдәгәре Сафи һәм аның хатыны Фатыйма турында озын шигырь язарга керешүе әнә шул турыда сөйли. «Миңа иң беренче укыган шигыре, — ди Газизә апасы, — Сафи абзый белән Фатыйма апа турында иде. Ул шигырен укыгач, мин: «Моны син чыгардыңмы, әллә Камил чыгардымы?» — дидем. «Аларның тормышын Камил кайдан белсен, мин яздым. Мин аларга барып йөри идем ич», — диде».
Бу вакытларда инде К.Мотыйгый әдиплек һәм нәширлекне үзенең төп вазифасы итеп карый башлаган. Характерына хас булганча, ул һәр эшен зурдан кубып, шул эшнең танылган әһелләренә охшатып башкарырга яраткан. Бу очракта да ул үзен бөтен бер нәшриятка тиңләп фараз иткән. Нәшриятның исә конторасы булырга тиеш. Контора булдымы — аңа конторщик кирәк. Анысы да табыла. Ә ул конторщик… Габдулла Тукаев. Эш бара, контора яза. Басылып чыккан һәм басылачак китаплар турында Россиянең төрле почмакларына игълан-хатлар җибәрелә. Килгән акча бәрабәренә китаплар озатыла. Габдулланың конторщиклык эшчәнлеген аның түбәндәге җавап хатыннан беләбез:
«Мөхтәрәм әфәндем!
“Тәмәдден* яхуд мәгарифе исламия” өчен (*Тәмәдден — мәдәниләшү) җибәрелгән парәңез (Парә — акча) вакытында килмеш иде. Адресыңыз дәфтәргә каид (Каид – язып кую, беркетү) улынмыш иде. Фәкатъ “тәмәдден” китабының вәгъдәсендә чыкмамасына беркач гозер (Гозер – сәбәп) вә сәбәпләр улды. Шимди (Шимди – хәзер) у китап өченче дәфга уларак тәслим (Тәслим – тапшыру) улынды. Без у китаби инша аллаһе тәгалә шөбһәсез бастырачагыз. Сезә һәм, басылдыгы кеби, эстәдегеңез кадәр җибәрәчәңез.
Уральск шәһәрендә
Мөхәммәдкамил әл-Мотыйгый-Төхфәтуллин өчен конторщик Габдулла Тукаев.
1904 сәнә, 11 декабрь».
Шулай итеп, уртак эш, уртак мәнфәгатьләр Габдулла белән Камилне бер-берсенә шактый якынайталар. Бергәләп фотога төшүләрен шуның чагылышы итеп карарга кирәк. Инициатива, әлбәттә, Камилдән чыккан. Киеме йомарланып беткән, чын шәкерт кыяфәтле, кыска буйлы үсмер егет белән (хәтта кул кысышып!) фотообъектив каршына басуны ул үзе өчен кимлек санамаган. Камил, күрәсең, Габдулланың талантын инде таныган, каләме йөгереклегенә ышанган, һәм үз эшенә җәлеп итүнең файдасын күреп алган. Яшь иптәшенең кайбер чәнечкеле сүзләреннән һәм гамәленнән хәтере калгаласа да, ачу сакламый, характерына хас булганча, үткәреп җибәрә, оныта.

10

1903 елдан башлап Габдуллага җил гел уңай яктан исә, дисәк, хата булмас. “Габдулланың кәефе бик шәп вә һәркемнән (Мөстәгъни — мохтаҗ түгел) булып, җырлый-җырлый, үзе теләгәнчә торырга тотынган иде”, — дип яза К.Мотыйгый. Иң әүвәл, материаль ягы хәзер зарланырлык түгел, һәрхәлдә, үзе әйтмешли, тамак туярлык. 1903 ел, 30 июнь хатында апасы Саҗидәгә ул мондый сүзләр яза: «Үзем дә хәзер тәмам мөстәкыйль булдым (материаль яктан. — И.Н.). Бүләкләр җибәргәләрмен. Хәзер бу юлы җибәрә алмадым, зинһар, рәнҗи күрмәңез». Шул ук адресатка язылган датасыз хатында ул ярты кадак чәй, яулык һәм исле сабын җибәргәнен әйтә.
Ә килере? Югарыда саналган чыганакларга, күрәсең, К.Мотыйгый белән булган хезмәттәшлеге дә өстәлгән. Барлык эшендә, «могтәбәр кешеләрчә», зурдан куярга яраткан К.Мотыйгый конторщик итеп тәгаенләнгән Габдуллага күпмедер эш хакы билгеләми калмаган, әлбәттә. Аның «шул вакытта (1903—1904 елларда.— И.Н.) мәдрәсәдә мин Тукайны материаль һәм мораль күтәрешеп, аңарга күп ярдәм иттем», — дигән сүзләре шуңа ишарә. 1904 елда кечкенә шәкертләрне укыта торган Гомәр хәлфә Хөсәенов бәдәл (Бәдәл — бүтән кеше өчен хаҗга бару) алып хаҗга киткәч, укучыларның бер өлешен Габдуллага биргәннәр. Бу да аның килерен беркадәр арттырган һәм, аннан да бигрәк, кәефе тагын да күтәрелүгә сәбәп булган: шәкерт кенә түгел инде ул хәзер, хәлфә. Тукайның дүрт айга сузылган педагогик эшчәнлеге турында үзе аңарда укыган Ш.Каюмов түбәндәгечә яза: «Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә шартлар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта ясата. Ну такта шунда ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела… Тукай балалар укытканда бигрәк тә язуга, телгә, хисапка игътибар итә, ул күбрәк яздыра… Без, Тукайдан укыган балалар, киләчәктә дә аңардан укыйсыбыз килде. Ләкин хәлфә хаҗдан кайткач, тагы иске хәлгә кайттык. Шулай булса да, кара такта үз урынында калды. Хәлфә теләдеме, теләмәдеме, ул да файдалана башлады».
Габдулланың үзен тотышындагы бунтарьлык, ара-тирә яшьлек тилелегенә тартым булган чыгышлары бу бер-ике елда тагын да кискенрәк төс ала. Чәч җиткереп, яланбаш йөрү аның өчен инде гадәти хәл. Тәмәкене дә инде ул качып-посып түгел, ачыктан-ачык тарта.
Боларны мәгънәсез бунтарьлыкка гына кайтарып калдырырга ярамый, әлбәттә. Габдулланың үзенә күрә уңай программасы, уңай идеалы бар. Хәзергә әле бу идеал XIX гасыр мәгърифәтчелек карашларыннан ерак китми. Габдулла һәм фикердәшләренең протесты һәм бунтарьлыгы татарлар тормышындагы искелеккә, наданлыкка, фанатизмга каршы юнәлгән.
Кәгъбә, мәсәлән, бөтен дөнья мөселманнары өчен изге урын. Башында Габдулла торган бер төркем шәкертләр өчен ул бервакыт күңел ачу объектына әверелеп китә.
Эш болай булган.
Гомәр хәлфә, хаҗдан кайткач, Габдулланың үтенүе буенча, хаҗ хәлләрен, аерым алганда, Кәгъбәгә табыну церемониясен сөйләп күрсәткән. Аның сүзләрен замандашы түбәндәгечә бирә:
«Кәгъбәтулланы һәр хаҗи җиде мәртәбә әйләнеп чыгарга тиеш. Ләкин болай гади йөрү шикелле булмыйча, башка төсле йөрергә кирәк. Ул йөрү болай була: ике кулыңны ике бөереңә таянып, ярым чүгәләп, кәкре-бөкреатлап, алга-артка, уңга-сулга боргаланып, әлхасыйль, бөтен әгъзаларыңны хәрәкәтләндерергә кирәк». Габдулла бик кыстагач, хәлфә йөреп тә күрсәткән. Шәкертләр тәгәри-тәгәри көлгәннәр. «Әгәр Кәгъбәтулла тирәсендә әйләнә торган хаҗиларны күрәсең килсә, сумасшедший домга гына барырга кирәк икән», — дип, Габдулла тагын бер көлдереп алган.
Хаҗилар йөрүе шәкертләргә күңел ачар өчен озакка җиткән. Һәркөн идән уртасына сандык яки өстәл куеп, Кәгъбә йөрешен йөрү башлана. Башлап Тукай, аннан соң башкалар бу йөрешне кабатлыйлар.
Ул вакытта мәдрәсәләр ничаклы йомык яшәсәләр дә, илдәге иҗтимагый хәл-әхвәлдән читтә кала алмаганнар. Власть ияләренә алар борчу салып торганнар. Нәрсә укыталар анда? Нинди рухта тәрбиялиләр? Панисламизм һәм сепаратизм кебек крамола таратмыйлармы?
Мәдрәсәләргә мөнәсәбәттә мәгариф органнарында ике төркем, ике фикер көрәшә. Берәүләр, һичкичекмәстән, бу уку йортларын министрлык контроле астына алырга, ана телендә укытуны туктатырга, рәсми программа нигезендә дәрес бирүне кертергә кирәк, диләр. Икенчеләр исә, бу чараның хәвефле булуын искәртеп, мәдрәсәләргә карата саграк сәясәт үткәрергә чакыралар. Ике як та бер нәрсәдә берләшә: татарларның уку йортларын күздән ычкындырмаска. Учебный округ попечительләреннән башлап городовойларга кадәр, бик күп рәсми кешеләр шушы эшкә тартылалар. «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә инспекторларның килеп йөрүе турында мәгълүмат юк (мондый күзәтү, әлбәттә, булган), полицейскийның исә атна саен диярлек мәдрәсәгә килеп йөрүе безгә истәлекләрдән билгеле.
Озын мыеклы юан околодочный, үзен бик эре тотып, шәкертләр янына килеп керү белән, беренче булып Габдулла аңа каршы бара икән. Йөзенә татлы елмаю чыгарып, башын җүләргә салып, «Җантимер агай, Җантимер агай», ди-ди, тыңкыш тавыш белән сөйләшә башлый. Татарча, русчаны буташтыра, татар сүзләренең ахырына «ский» кушымчасы ялгап җибәрә, арага полицияне кимсетә торган сүзләрне дә ипләп кенә кыстырып куя. Шәкертләр тыела алмыйча көләләр икән.
Шунысы кызыклы: Тукайның соңрак язган фельетоннарында без әлеге «Җантимер» сүзен еш кына очратабыз. Бу сүзне ул полицейский һәм жандармнарга карата куллана.
Булачак шагыйрь 1902—1904 елларда җиңел һәм күп язган. Чөнки Габдулла инде шигырь техникасын үзләштерде, рифма үзеннән-үзе килә. Үрнәкләр дә җитәрлек. Аннан да бигрәк, ул тормыштан алып язарга кирәклекне төшенде. Күзәтүчәнлеге исә һич зарланырлык түгел.
Мәдрәсәдә җәдит сыйныфы ачылгач, Нури хәлфә беренче булып яңача укыта башлый. Бик мактыйсы иде дә, булмый, чөнки мәдрәсәнең караучысы Мортаза бай Гобәйдуллин тарафыннан тагылган бу хәлфә (аның кияве), надан булса да, үзен белдекле саный, мәҗлесләр ярата, солдаттан калу өчен ниндидер агу белән авызын кыйшайткан.
Менә шигырь туа:
Нурый да тугры —
Кыйшык торбадан
Төтеннәр тугры
Чыкса, дусларым.
Ватык та тишек
Тәрәзә, ишек;
Хәлфәсе кыйшык
Авыз, дусларым.
Уналты яшьлек шагыйрь өчен саф татарча язылган бу сатираны уңышсыз дип әйтеп булмый.
Менә бер заман Мортаза бай урынына мәдрәсәнең караучысы итеп Вәлиулла Хәмидуллин билгеләнә, һәм ул җиң сызганып эшкә керешә.
Көнчыгыш һәм иске татар поэзиясендә мәдхия һәм мәрсия жанрларының иң шәрәфле урын тотканын белгән, тасвир объектын күтәренке, купшы һәм югары стильдә күккә күтәреп мактау шигъриятнең чын хасияте дип аңлаган яшь шагыйрь өчен менә дигән тема бу.
Исеме аның Вәлиулла, димәк, улыр әүлия,
Хамие дине Мөхәммәт һәм хәбибе әнбия*.
Тасвир итте мәдрәсәе гүя бер гәүһәр фишан,
Пакьлеге, гүзәллеге вирәдер оҗмахтан** нишан.
(*Исеме Вәлиулла, ягъни әүлия, Мөхәммәт динен яклаучы, пәйгамбәрләрнең сөеклесе.
**Мәдрәсәне ачык гәүһәр төсле сурәткә кертте, чисталыгы, матурлыгы белән ул оҗмахны хәтерләтә).
Вәлиулла Хәмидуллин үзе исә эшенә намус белән караса да, әүлия һәм пәйгамбәрләр белән беррәттән үк тора алмаган, әлбәттә. Әмма яшь шагыйрь күзендә ул — әүлия, мәдрәсәсе — оҗмах. Чөнки поэтик традиция шуны таләп итә.
Габдулланың шәриге һәм утырдашы Сафа Байтирәков мәкалә яза һәм мәкаләсендә Габдулланы мактап та җибәрә. Менә тагын тема, тагын купшы мәдхия:
Әхмәтсафа әфәнде — фазыйль(1) әдиптер кәнде(2),
Каләме могыйне милләт(3), Миръате хактыр(4) бәнде(5).
(1   Фазыйль — өстен.
2    Кәнде — үзе.
3    Могыйне милләт — милләткә ярдәмче.
4    Миръате хак — хаклык көзгесе.
5    Вәнд — мәкалә).

Бөтен иҗат гомере күрсәткәнчә, Тукайда язганнарын архивына салып бару, тәртипкә китереп саклау дигән нәрсә булмаган. Яшьлегендә дә шул ук хәл: яза да ташлый, язганнары кайсы кая таралып, югалып бетә. Шуңа күрә аның кулъязма матбугатта чыккан һәм замандашларының хәтерендә сакланып калган шигырьләре генә безгә билгеле. Шундыйларның тагын берсе белән бу бүлекне тәмамлыйк.
Бервакыт Мортаза бай улы Садыйк өйләнә. Туйны зурдан кубып үткәрәләр. Җаекның бик күп сәүдәгәрләре һәм кәсепчеләреннән кала, шәкертләр дә чакырыла. Габдулла да мәҗлесләрнең берсендә була һәм аның урыны вак сәүдәгәрләр янына туры килә. Шушы уңай белән язылган шигырендә мондый юллар бар:
Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,
Ит исе, тире исе аңкый иде…
Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шулкадәр туйдым тире, ит исенә,
Валлаһелгазим, икенче бармамын.
Бу сатира инде Габдулланың Тукайга әвереләчәге һәм «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» исемле атаклы сатирик поэмасын язачагы турында хәбәр бирә.