ТАТ РУС ENG

Моңлы саз чыңнары — 3 бүлек. Ирек таңында

Өченче бүлек
Ирек таңында
1

Башкаланың Сарай мәйданында яңгыраган мылтык залплары, йөзләгән эшчеләрне үтерү белән бергә, бик күпләр күңелендә патшага ышанычны да үтерде: хокукны сорап түгел, яулап алырга кирәк икән!
Дәһшәтле яңгыраш Җаекка да килеп җитә, ил күгенә төшкән кан шәүләсе җаеклыларны да сискәндерә. Моңарчы яшерен түгәрәкләр рәвешендә яшәп яткан социал-демократлар һәм эсерлар, җанланып китеп, эшкә керешәләр: листовка-прокламацияләр басып тараталар, эшчеләрне эш ташларга чакыра башлыйлар. Менә яз җитә, һәм Уральск тарихында беренче мәртәбә маевка үткәрелә.
Эшчеләр, укучы яшьләр һәм шәһәрнең алдынгы интеллигенциясе билгеләнгән вакытка Зур Михайловская урамындагы кызлар гимназиясе янына җыела. Аннары халык, колонна булып, җаеклыларның ял итү, күңел ачу урыны — Ханская рощага таба юнәлә. Шәһәрне чыгуга, колонна өстендә ал байрак пәйда була һәм «Яшәсен Беренче Май — хезмәт бәйрәме!» дигән сүзләр кояшта ялтырап китә. Полиция килеп җитеп, демонстрацияне таратса да, халыкның бер өлеше, Урал елгасының аръягына чыгып, маевка үткәрә.
Габдулла Уральскидагы беренче демонстрация һәм беренче маевканың шаһиты булганмы? Әлбәттә. Кечкенә шәһәрдәге һәр шылт иткәнгә дә колак торгыза торган үткенрәк шәкертләр, шул исәптән Габдулла, мондый зур вакыйганы игътибарсыз калдыра алалармы соң! Җитмәсә, демонстрациянең башлану урыны — кызлар гимназиясе — Мотыйгын мәдрәсәсеннән ерак түгел, Галиәсгар Госманов өеннән бер кварталда, Габдулла укыган рус классы бинасының каршысында гына. Егетнең демонстрацияне, ким дигәндә, полиция таратканчыга кадәр озатып баруы бик ихтимал.
Моннан соң булган вакыйгалар, утка май сипкәндәй, ирек сөючән, бунтарь Габдуллага яңа дәрт, яңа көч, яңа куаныч китерәләр. Революцияне ул бәйрәм итеп каршы ала. 17 октябрь манифесты игълан ителеп, көтеп алынган татарча газета чыга башлагач, Габдулла революцияне шигырь белән тәбрик итәчәк:
Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.
Хәзергә әле аның «революционерлыгы», телдән әйткән кыю сүзләреннән тыш, күбрәк өс-башында, үзен тотышында, кылган гамәлләрендә күренә. Менә ул, кәләпүшне генә түгел, бәлки бүрек яисә фәсне атып бәрә дә башына кепка киеп ала. Болай да була икән: берәр иптәше белән ул урам буйлап атлый. Кулда кәкре башлы таяк. Башта кепка, аякта читек-кәвеш булса да, балак тыштан чыгарылган. Берәр тәкъва татарның каршына килгәнен күрде исә, кесәсеннән папиросын чыгарып каба да шырпысын чыжлатып кабызып җибәрә. Иптәшенең тыярга тырышуына каршы: «Толчокчы ачудан буылсын әле», — дип куя икән.
Замандашлары тагын Габдулланың еш кына рус картузы, озын киндер күлмәк, киндер чалбар һәм аягына чабата киеп чыкканлыгы һәм хәтта шул кыяфәттә бакчаларга барганлыгы турында язалар. Биредә шуклык кына түгел инде, яшь Тукайның Лев Толстой белән мавыгуы, Толстойга охшарга тырышуы да бар: әнә бит, бөек әдип чын крестьян кыяфәтендә җир дә сукалаган.
Габдулла бунтарьлыгының уңай «программасы» моңарчы да бар иде. Әмма кешенең хөрлеген чикли, сәләтенең ачылып китүенә киртә булып тора торган кара көчләрне ул күбрәк татар дөньясының үз эченнән күрә иде. Менә алар: Рәкыйп мулла һәм Гайнетдин кари кебек сөрсеп беткән иске карашлы муллалар, Фәтхетдин һәм Нури кебек надан хәлфәләр, Мортаза Гобәйдуллин кебек байлыгына масайган купецлар, Хәсәнҗан Хөсәенов, Фатих Шәрипов, «күктәк» Галим кебек вак сәүдәгәрләр һәм мещаннар…
Революция ялкыны кабыну белән, Габдулла татар тормышындагы күренешләрне бөтен Россиядәге хәл-әхвәл белән бәйләп карый, әшәкелекләрнең башын иҗтимагый-сәяси стройдан, патша хөкүмәтенең милли колониаль сәясәтеннән, чиновникларның «әшчәнлегеннән» эзли башлый. Бернәрсә дә кинәт кенә тумаган кебек, Габдулланың карашларындагы мондый сикереш, әлбәттә, электән әзерләнеп килгән.
Бәдри абзый һәм аларның улы Камалетдинны һәм аларның Җаекка күчеп килгәнлеген укучы, шаять, онытмагандыр. Күп еллар буе Габдулла белән очрашкалап торган әнә шул Камалетдин аганың истәлеген укыганда, без кызыклы фактка тап булабыз. Очрашуларының берсендә («Рус-япон сугышы вакыты булса кирәк», диелә кулъязмада) шәкерт авылдашы аңа түбәндәгеләрне сөйләгән. Габдулла «русны мактап, японнарның җиңелгәнен әйтеп» русча шигырь язган да, җаен туры китереп,  «Уралец» газетасы редакторына тапшырган икән. «Моны кем язды?» дигән сорауга яшь шагыйрь: «Бер шәкерт язды», — дип җавап биргән. Редактор авторның үзе килергә тиешлеген әйткәч, Габдулла күпмедер вакыттан соң редакциягә барып чыккан. Аны кертми маташканнар: беренчедән, ниндидер бер малай, икенчедән, өс-башы шәптән түгел. Мәсьәлә ачыклангач, Габдулланы редактор янына кертеп җибәрәләр. Сөйләшү-аңлашу була. Ахырда редактор Габдуллага болай дигән: «Мондый шигырьләрне син һәрвакыт язып тор. Без сиңа һәр юлына биш тиен түләрбез».
Истәлекләргә сак карау тиеш булса да, Камалетдин аганың бу фактны уйлап чыгару ихтималы юк, дип кистереп әйтергә мөмкин. Дөрес, без хәзергә телгә алынган шигырьнең басылган яки басылмаган булуын да, яшь шагыйрьнең «Уралец»ка кабаттан шигырь бирүен яки бирмәвен дә белмибез. Чөнки бер генә китапханәдә дә газетаның тулы төпләмәсе юк. Әмма шунысы ачык: 1904 елда ук Габдулла чагыштырмача прогрессив юнәлешле «Уралец» газетасын укып барган һәм, гомумән, илдәге сәяси хәлләр белән кызыксынган.
Яшь шагыйрьнең рус телендә язган шигыре чынлап та патриотик рухта булганмы, моны хәзергә берничек тә раслап булмый. Әмма бу темага мөрәҗәгать итүе һәрьяклап игътибарга лаеклы.
Татарлар милләт булып формалашкан заманда, укымышлы катлауларның игътибарын Япония җәлеп итә. Чынлап та бит, кайчандыр Азия континентының бик күп мәмләкәтләреннән бер ягы белән дә аерылып тормаган, элек аз билгеле булган чагыштырмача кечкенә генә Япония XIX гасырның икенче яртысыннан башлап гаять кызу темп белән үсеп китә.
Татар милләтенең икътисад һәм культура ягыннан артта сөйрәлүенә ачынган XIX гасыр мәгърифәтчеләре Япониягә күз тегәләр дә сорау куялар: бу могҗизаның сәбәбе нәрсә? Кәм җавап та бирәләр: тырышлык һәм мәгърифәт, фән һәм техника. Бу җаваплар яшь Тукайның да колагына керми калмаган. Менә ул Галиәсгар Камалның «Өч бәдбәхет» пьесасыннан түбәндәге сүзләрне укый: «Әле моннан ун ел электәрәк кенә японның исеме дә беленгәне юк иде. Ә хәзердә японнар мәгърифәт тәхсил (Тәхсил — бер нәрсәне булдыру, гыйлем алу, уку) кыйлып, бөтен Европа гыйндендә (Гыйндендә — янында, каршында) могтәбәр булдылар, һәрбер җирдә сәүдәгәрләре йөреп тора. Никадәр электриклар, никадәр телеграфлар ясадылар. Ул газеталарының очы-кырые юк. Безнең мөселманнар да мәгърифәт тәхсил кыйлырга тырышырга кирәк».
Әнә шул Япония 1904 елда тота да Россиягә каршы сугыш ача. Тешләренең ныклыгын, тырнакларының үткенлеген күрсәтеп өлгергән булуына карамастан, укымышлы даирәләргә бу бүренең филгә ташлануы кебек тоела. Чөнки беренчесе кеп-кечкенә утрауны биләп торса, икенчесе — территориясе ягыннан дөньяда иң зур ил. Рәсми патриотик шау-шу да әнә шул хис-тойгыларның куәтләнүенә китергән. Яшь Тукай да, шул шаукымга бирелеп, рус телендә патриотик шигырь язып ташласа гаҗәпмени?
Ләкин бу ни хәл? Безнең шанлы гаскәребез бер дә уңышка ирешә алмый. Ул гына да түгел, Порт-Артурны калдырып чыктылар, бөтен бер армияне югалттылар. Әнә бит мәгърифәт нишләтә! Дөрес, бездә дә мәгърифәт юк түгел. Күрәсең, без ул мәгърифәттән файдалана белмибез. Филнең, җиңелеп, солых соравына кем гаепле? Күп сугышларда батырлык күрсәткән гади халык һич тә гаепле түгел. Димәк, булдыксыз офицерлар, карак интендантлар, сатлык генераллар гаепле. Ул гына да түгел, гаеп министрларга, хәтта патшаның үзенә үк барып тоташмый микән әле? Күрәсең, мәмләкәтнең нигезендә үк ниндидер зур кимчелек бар.
Тукайның «Хөррият хакында» (1905) исемле шигырендә «Тигез булды закунда татар, урыс, япун да» дигән тезмә бар. «Сорыкортларга» (1906) шигырендә «билбанзай» сүзе очрый. Япония белән кызыксынмаса, сугыш хәлләрен күзәтеп бармаган булса, белмим, бу сүзләр шагыйрьнең күңеленә һәм теленә килер иде микән?
Габдулланың рус-япон сугышы белән бәйле рәвештә Россиядәге сәяси хәлләр турында уйлана башлаганлыгын раслый торган аеруча кыйммәтле документ — «Война и дума» дигән брошюрадан алып тәрҗемә ителгән «Мөхарәбә вә Государственная дума» исемле мәкалә. Брошюрада һәм тәрҗемәсенең дөнья күргән кадәресендә сугышның асылы, аны китереп чыгарган сәбәпләр, сугышның Россия иҗтимагый-сәяси строеның череклеген чагылдыруы большевистик позициядән торып аңлатылган.
Дөрес, Габдулланың бу брошюрага мөрәҗәгать итүе 1905 елның ахырына һәм 1906 елның башларына туры килә. Без исә аның 1905 елгы революцияне нинди мәгънәви багаж белән каршылавы турында сүз башлаган идек. Ләкин бит 1906 елларда шактый күп санда революцион брошюралар чыгарылган. Шуларның шактый өлеше, Уральскига да килеп җитеп, Тукай күзенә чалынган. Андыйлар арасыннан нәкъ менә рус-япон сугышына бәйле булганын сайлап алуын бу сугыш турында уйлануларының дәвамы итеп карарга кирәк.

2

1912 елда, ягъни яңа революцион күтәрелеш чорында, Тукай үзенең бер шигырен «Без «бишенче» елны бер көнне уяндык таң белән» дигән сүзләр белән башлый.
Әйе, Габдулланы 1905 елгы революция гөрелтесе уятты. Менә ул беравык ис-акылын җыеп тора да эшкә җиң сызгана башлый. Яратып, баш-аягы белән чумып, алны-ялны белмичә эшли торган көннәре инде ерак түгел. Кулъязма стена газетасы һәм журнал чыгарганда яисә К.Мотыйгый язган әсәрләрне, мең бәла белән китап рәвешенә китереп, сату-тарату белән шөгыльләнгәндә, алар, ягъни Камил белән Габдулла, һәркөнне үк булмаса да, атнага бер яки ике мәртәбә чыга торган газета, айлык журнал турында күпме хыялландылар, авыз суын корытып, күпме сөйләделәр! К.Мотыйгый исә, характерына хас булганча, сөйләнеп кенә калмыйча, рөхсәт алуга өмет юк чакта ук, журнал чыгаруга чын-чыннан әзерлек эше башлый. 1904 елның 23 ноябрендә танылган язучы һәм публицист Фатих Кәримигә язган хатында болай ди: «…Һәззә (Һәззә — бу) журнал нәшере хакында кәндем (Кәндем — үзем), руслардан бәгъзе зате кибаре (Зате кибаре — зур кешеләр) васита (Васита — арадашлык) идәрәк, махсус мәхкәмәләре (Мәхкәмә — хөкем йорты, учреждение) мөрәҗәгать итмәктә булыныюрым». Хаттан күренгәнчә, Камил инде типография, татарча хәрефләр булдыру, берничә шәкертне, наборщиклык һөнәренә өйрәтү өчен, берәр якка җибәрү турында уйлый башлаган.
Болар белән генә чикләнмичә, К.Мотыйгый шул вакытның күренекле шәхесләренә журналда катнашырга үтенеп хатлар белән дә мөрәҗәгать иткән. Кулъязма «Әльгасрел-җәдит»нең 8 декабрь санындагы мәкаләсендә ул андый кешеләрнең исемнәрен тезеп чыга да аларның журналга язарга вәгъдә биргәнлекләрен әйтә. Исемлектә «Мөрәттип» (Мөрәттип — наборщик) «Габдулла Тукаев» та бар. Ни өчен мөрәттип? Бу сорауга без шул ук мәкаләдән җавап табабыз: «Габдулла Тукаев исә Мөхәммәт-Фатих әфәнде (Кәрими. — И.Н.) матбагасына килеп, мөрәттиплек үгрәнеп кәләчәге тугрысында мөгаһәдә (Мөгаһәдә — договор) идеште. Бер иптәше илә идарә хәрәҗәте (Хәрәҗәт — чыгым) илә Оренбургта бер-ике ай кадәр дорып, матбага гыйлеме үгрәнеп көләчәктер».
Планнар зур… Тик бер «кечкенә» генә нәрсә җитми: Хөкүмәтнең рөхсәте. Камил җирле учреждениеләргә йөреп карады — эш чыкмады. Петербургка прошение җибәрде — тискәре җавап килде.
1905 ел башларында тагын бер прошение китә. Шактый көттереп җавап килә. Рөхсәт үк булмаса да, бусы инде шактый өметле, газета яисә журнал чыгару өчен тиешле сума һәм материаль база (ягъни типография һ.б.) кирәк, әгәр шулар булса, бу мәсьәләгә яңадан кайтырга мөмкин, дигәннәр. К.Мотыйгый анда сугыла, монда сугыла, киңәш-табыш итә башлый. Көннәрдән беркөнне «Уралец» газетасының редакторы аңа мондый киңәш биргән: нигә сезгә мәшәкать чигеп һәм расход тотып яңа матбага торгызырга? Сатып алыгыз «Уралец»ны матбагасы-ние белән. Безнең Камил, муеннан бурычка чумып, кардәш-ыруын, берме, икеме «меценат»ны янчыкларын чишәргә күндереп һәм, кайбер риваятьләргә караганда, хатынының приданын сатып, тиешле суманы туплый да типография хуҗасы һәм  «Уралец»ның нашире булып ала. Хөкүмәт органнарына инде хәзер татарча газета-журнал чыгаруга рөхсәт бирүдән бүтән чара калмый. «1905 елда (җәйгә таба. — И.Н.), — дип яза Мотыйгый, — мин Уральскида матбага алып, татарча газеталар чыгарырга уйлагач, Габдулла әфәнде, үзенең үтенүе буенча, минем матбагама хәреф тезәргә (наборщиклыкка) керде. Матбагада иң әүвәл русча вә мөселманча хәрефләр тезәргә өйрәнде». «Үзенең үтенүе буенча» дигән сүзләрне моннан ярты ел гына элек Габдулланы «мөрәттип» дип атавы һәм типография эшләренә өйрәтер өчен Оренбургка җибәрергә ниятләнүе белән ничек яраштырырга? К.Мотыйгый, күрәсең, расход тотып читтә өйрәтүгә караганда, әзер наборщиклар чакыру дөресрәк булыр дигән фикергә килгән. Габдулланың талантын һәм каләм көчен күбрәк күрә барган саен, егетне «дәрәҗәлерәк» эштә файдалану фикере ныгый барган.
Габдулла исә бүтәнчә уйлый. Камил — хәзер типография хуҗасы һәм «Уралец»ның нашире. Габдуллага, шәкертлектән котылып, мөстәкыйль яшәргә җай чыгып тора түгелме? Нигә, мәсәлән, матбагага эшкә кермәскә? Дөрес, рус газетасында ул башкарырлык бердәнбер эш (анысы да беркадәр өйрәнгәннән соң) хәреф җыю. Камил күзендә бу бик үк абруйлы эш саналмаса да Габдуллага алай тоелмаган.
Яңа нашир, ихтимал, ашыкмаска, бераз көтәргә киңәш биргәндер, бүтәнрәк эш тәкъдим итәчәген сиздергәндер. Әмма егетнең карары нык. Әгәр шулай икән, нигә үтенечен кире кагарга? Керсен, өйрәнә торсын. Я.Моради моңа бер кызыклы деталь өсти: «Камил әфәнде Габдулла Тукаевны да матбагасына кабул иткән, шагыйремез мәрхүм Тукай ул вакытларда вазифасыз (ассызык минеке.— И.Н.) (Вазифа — эш хакы, жалованье) гына рус малайлары арасында мөрәттиплеккә өйрәнергә бара икән». «Рус малайлары арасында» дигән сүзләренең эчтәлеген Александр Гладышев ачып бирә. 1904 елда ул, үсмерлектән яңа гына чыгып килгән чагында, «Уралец» типографиясенә наборщиклыкка өйрәнчек булып кергән. 1905 елда да әле Саша Гладышев — өйрәнчек. Әмма, хәреф җыю һөнәрен яхшы үзләштергәнен исәпкә алып булса кирәк, Габдулланы аңа беркетәләр. Алар арасындагы шәкертлек һәм остазлык мөнәсәбәте ике яклы була. Саша үзенең «шәкертенә» хәреф җыю серләрен өйрәтсә, Габдулла «остазына» әдәбият һәм поэзиядән күп кенә мәгълүмат биргән, сәяси мәсьәләләрдә дә Гладышевның үсешенә шактый булышлык иткән.
Яшь Тукай — бу чорда һаман әле мәдрәсә шәкерте. «Хөҗрә»дә яши, сайлабрак булса да, дәресләргә йөри. Әмма вакытының күбрәк өлешен ул типографиядә үткәрә. Эш хакы алмаса да, бүтән эшчеләр кебек үк, иртүк бара, төшкә кадәр баш күтәрми эшли, төшке чәйне эчкәч, тагын шунда йөгерә.
Габдулланы аеруча ашкындырып, күңелен нурландырып торган нәрсә, билгеле инде, татар телендә чыгачак газета һәм журнал була. Рөхсәт язуы килгәннән соң купкан шатлык дулкыннары инде ярларына керде. Хәзер яңа теләк өстенлек алды: шул газета һәм журналны тизрәк күрәсе, тотып карыйсы иде.
К.Мотыйгый Петербург, Казан, Оренбург калаларында була, татар хәрефләре һәм типография өчен кирәкле бүтән нәрсәләр юнәтү артыннан йөри, наборщиклар белән сөйләшү алып бара.
Менә бер заман Казаннан хәрефләр кайта. Шуннан ук Сафи Насибуллин дигән наборщик һәм Гариф Кальтеев дигән печатник килеп төшәләр. Ул да булмый, 1905 елның истәлекле 26 ноябре җитә. Шушы көнне Камил белән Габдулла басу машинасыннан чыккан газетаның беренче санын кулларына алалар: «Фикер» дигән, «атнага бер чыга» дигән, «нашире һәм мөхәррире К.Мотыйгый-Төхфәтуллин» дигән. Куанычларын тел белән сөйләп, каләм белән язып аңлатырлык түгел.
Шул ук вакытларда «Әльгасрел-җәдит»не чыгаруга да кызу әзерлек бара. Хәер, бу журнал газетага кадәр үк үзенең тавышын биреп өлгерде инде.
Анысы болай була.
Рөхсәт язуы килгәнче үк, К.Мотыйгый танылган шәхесләргә, журналда катнашырга вәгъдә бирүләрен үтенеп, хатлар яза башлый, диелгән иде. Хатларга җаваплар килә тора, материаллар туплана тора. Менә Мотыйгый тота да, шул материаллардан зур гына җыентык төзеп, «1906 нчы сәнә башында чыкмая башлаячак «Әльгасрел-җәдит» журналының мөфассал (Мөфассал — тәфсилле, тулы) игъланы» дигән исем белән 1905 елның 15 сентябрендә Оренбургтагы Кәримов-Хөсәенов матбагасында 5000 данә итеп бастырып чыгара. Бу тиражның заманы өчен гадәттән тыш зур булганлыгын искә алсак, К.Мотыйгыйның мавыгучанлыгына, һәр эшне зурдан кубып эшләргә яратуына тагын бер кат ышанырбыз.
Камилнең формага зур әһәмият бирүен, һәрнәрсәнең шартын китерергә тырышуын белгәнгә, әлеге дәгъвәт хатын ул Габдуллага да тапшырган дип уйлыйсы килә. Ничек булса да булган, әмма без К.Мотыйгыйның хат-мөрәҗәгатенә уңай җавап бирүчеләр арасында Г.Тукаев исемен дә күрәбез.
«Уральскида мәдрәсәи Мотыйгыядән.
29 нчы август, 1905 нче сәнә.
Мөхтәрәм Мөхәммәт Камил әфәнде!
Чуктан бирү чикарылмасы мәэмүл (Мәэмүл — өмет ителгән, ихтимал булган) булынан «Әльгас-рел-җәдит» журналының нәшренә мәэзүн (Мәэзүн — рөхсәт алу) улдыкыңызы ишетеп, фәүкыльгадә (Фәүкыльгадә — гадәттән тыш) мәсрүр (Мәсрүр — сөенү) вә мәмнүн (Мәмнүн — канәгать) булу улдым. Әгәр безем кебиләрә журналыңыз сәхифәләрендә урын вирелсә, бән бәкадәрельхаль, назмән вә нәсрән (Назмән вә нәсрән — тезмә һәм чәчмә рәвештә), журналыңызда язмакыми вәгъдә идәрем, шу вәгъдәми тәэкид (Тәэкид — ныгыту) юлында, журналыңыз хакында ошбу әбьяте (Әбьят — бәетләр) гаҗизанәләреми тәхрир әйләдем. Журналыңызың бер күшәсендә (Күшә — почмак) дәрҗ улынмасыны өмид идәрем».
Бу сүзләрдән соң исемсез ике шигырь килә. Беренчесендә яшь шагыйрь югары, «купшы» стильдә милләтнең уянуына, яшьләрнең каләмгә ябышуына шатлык белдерә, мәгърифәткә дан җырлый, газета-журналларның файдасын аңлата, тырышлыкка, белемгә чакыра. «Чөнача (Чөнача — кайчан ки) бездә Камилел-Мотыйгый…» дигән сүзләр белән башланган икенчесендә исә мәйданга киләчәк журналны күккә чөеп мактый: кандил бу, ди, яктырткыч, ди, көзге, ди, кояш, ди. Татар телендә беренче булып чыгачак бу журналның кадерен белергә, аңа язылырга, аны укырга чакыра. Болар — Габдулланың ташка басылган беренче шигырьләре. «Игълан»ны әзерләү кухнясында кайнавына карамастан, гәрәбә кебек тезелгән хәрефләрне, аслы-өсле урнашкан тип-тигез, туп-туры шигырь юлларын күрү Габдулланы дулкынландырмый калмаган, билгеле.
Менә 1905 ел бетеп, 1906 ел башлана. Элек атнасына бер тапкыр чыккан «Фикер» газетасы, атналык саннарын өчкә җиткереп, Россия киңлекләренә тарала тора, «Әльгасрел-җәдит»нең дә беренче саны, ниһаять, үзенең йөзен укучыга күрсәтә, «Уклар» исемле сатирик журнал мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп баса. Габдулла бу вакытта үзенең иң рәхәт, иң бәхетле көннәрен кичергән, дисәк тә хата булмас. Дөрес, аның көннәре эш-мәшәкать белән үтә, тын алырга да вакыты юк. Әмма теләп башкарган эш, яраткан хезмәт никадәр авыр булмасын, ләззәт китерә.
«Фикер» газетасы чыга башлагач та, К.Мотыйгый Габдулланы айга сигез сум белән корректор итеп билгеләгән. Дөрес, Г.Кариев безгә бүтән төрлерәк мәгълүмат бирә: башта Тукай биш сум айлык белән ике ай дәвамында наборщик булып эшләде, ди. Биредә хәтер алдавы гына булмаса кирәк. Яңа туган «Фикер» газетасындагы хәлне бүгенге редакцияләр хәленә тиңләргә ярамый. Хәзер бит ул — дистәләгән хезмәткәр, һәркайсының вазифасы вакыт һәм эчтәлек ягыннан тәгаенләнгән. «Фикер» редакциясенең штаты исә башта… бер кешедән торган. Нашире дә К.Мотыйгый, редакторы да. Җаваплы секретарь да үзе, «бүлек мөдире» дә. Беренче номерның корректурасын да үзе караган.
Рәсми рәвештә корректор итеп билгеләнгән Габдулланы сәгатькә карап башлый, сәгатькә карап тәмамлый торган бүгенге «коллегасы» белән шулай ук тиңләргә ярамый. Наборщик өлгерә алмый икән — Габдулла хәреф кассасы янына барып баса. Конторщикка эш артып китә икән — ул аңа да барып булыша. «Фикер» тора-бара атнасына өч тапкыр чыга башлагач, «Әльгасрел-җәдит» тә дөньяга килгәч, Габдуллага, билгеле, эш тагын да арткан.
«Габдулла әфәнденең хезмәтләре, — дип яза К.Мотыйгый, — миңа бик ягымлы һәм дә үзе фәүкыльгадә иҗти-һадлы булганга күрә, мин аның жалуньясын һәр ай саен арттыра бара идем. Шәйлә ки, иң әүвәл 8 сумга хезмәт итә башлап, соңыннан бик тиз айга 25 сум ала башлады».
Редакция һәм типография атмосферасында үзен никадәр генә рәхәт хис итмәсен, корректорлык вазифасын һәм бүтән эшләрне ничаклы теләп башкармасын, Габдулланың төп эше, — үзе дә шулай санаган булса кирәк, — әдәби иҗат һәм публицистика.
Я.Моради китабында кызыклы белешмә бар: «Бер көн (1905 елның җәендә. — И.Н.) Габдулла иптәш бөтенләй язу эшләренә бирелергә уйлады. Миннән 10 тиен акча сорап алды да кәгазь вә карандаш сатып алып, мәшһүр Крыловның басняларын татарчага тәрҗемә итәргә тотынды». Күпмедер вакыттан соң Гурьевка кайтып киткән Морадига ул «Крылов басняларын тәмам итүен, «Мәҗмуган мөфидә» исеме илә Камил Мотыйгыйга нәшер өчен биреп, каләм хакына 25 тәңкә алырга муафикъ булганын бик куанып язган».
Габдулланың үзен иҗат эшенә багышларга карар итүе «ун тиенлек» эпизод рәвешендә генә булмаган, әлбәттә. Бу уй аңарда күптән өлгереп килгән. Без инде аның «Мотыйгыя» мәдрәсәсе әдибе булып танылганын, шөһрәтенең мәдрәсәнең тышына да чыкканын күргән идек. Газета һәм журнал чыга башлагач инде буа ерылгандай була… 1906 елның июленә чаклы, ягъни сигез ай эчендә язганнарына бер күз ташлыйк.
1905    елның ноябрь ахыры, декабрь ае. «Фикер» һәм «Нур» газеталарында басылган шигырьләре. Барлыгы 224 юл.
1906    ел. Гыйнвар, февраль, март, апрель, май, июнь айлары. «Әльгасрел-җәдит»нең һәр санында бер яисә ике, хәтта өчәр шигырь. «Фикер» газетасында җиде шигъри әсәр. Арада 50—60 юлдан торганнары булган кебек, «Кечкенә генә бер көйле хикәя» исемле шигъри повесть та бар. Бөтенесе — 500 юлга якын.
«Фикер»нең ярты еллык саннарыннан без биш исемдә мәкалә, фельетон һәм хикәяләрен табабыз. Кайберләре, озын булып, номердан номерга күчә барган. «Әльгасрел-җәдит» журналында, бер озын хикәядән кала, күләмле ике тәрҗемә урнаштырылган. Берсе — әлеге «Мөхарәбә вә Государственная дума» (апрель һәм май саннары). Икенчесе — А.Н.Бахның «Царь-Голод, экономические очерки» исемле әсәреннән баштагы дүрт бүлекнең тәрҗемәсе. Бусы журналның август, сентябрь һәм ноябрь саннарына кертелсә дә, эшләнеше, билгеле, елның беренче яртысына карый.
Тукай Крыловның барлыгы 65 мәсәлен чәчмә белән тәрҗемә иткән.
Болар — имзасы куелган һәм Тукайныкы булуы шиксез әсәрләр. Авторлары ачыкланмаган материал да байтак. Кемнәрнеке алар? Шактый өлешенең Тукай каләменнән чыкканлыгына шикләнмәскә мөмкин.
Әгәр сигез ай эчендә басылган һәм авторлыгы шик тудырмый торган язмаларны гына бергә тупласаң да, 10—12 табак күләмле уртача китап хасил булыр иде. Күпме бу, әллә азмы? Шул чорда кулына каләм алган кайбер бүтән татар шагыйрьләре яисә язучыларының иҗат продукциясенә янәшә куеп карасак һәм Габдулланың шул вакыттагы эш һәм тормыш шартларын искә алсак, аз дип әйтергә тел бармас.
Ни әйтсәң дә, Габдулла әле «Мотыйгыя» шәкерте. Мәдрәсәдә «хөҗрә» биләп тора. Димәк, дәресләргә йөрүне бөтенләй үк ташлап бетереп булмый, мәдрәсәнең эчке тәртипләренә дә буйсынмый хәлең юк. Редакциядә корректор да ул, килгән материалларны төзәтү-редакцияләүгә дә тартыла башлый. Югарыда күргәнебезчә, бүтән төр эшләр дә башкарырга туры килә. Ә тәүлектә нибарысы 24 сәгать.
Язу-сызу белән мәдрәсәдә көндез шөгыльләнү мөмкин түгел. Дөрес, шәкертләр каршында Габдулланың абруе зур. Әмма алар бу кечкенә, ябык егетнең без белгән Тукай булып китәчәген, әлбәттә, башларына да китерә алмаганнар. Шуңа күрә «Шыпырт! Габдулла яза!» дигән команда астында торак тынып калмаган. Дошманнары да аз түгел. Туңып калган миле бу шәкертләр Тукаев-ның тел камчысын оныта алмаулары һәм көнчелек аркасында интрига корганнар, үлән астыннан ут йөрткәннәр, вак-төяк әшәкелек эшләгәннәр.
Мәдрәсә түшәме астында Тукай нәрсәдер язган икән (әлбәттә, язган), алары, торак тынып калгач, төнлә язылганнар. Шушы вакыттан калган гадәтедерме, шагыйрь моннан соңгы гомерендә дә күбрәк төнлә эшләгән.
Бәлки, эш шартлары редакциядә әйбәт булгандыр?
1906 елның 4 гыйнварында ясалган тентү беркетмәсеннән күренгәнчә, «Уралец» редакциясе өч бүлмәгә урнашкан булган. Беренчесендә — контора, икенчесендә — экспедиция эшләре, ә өченчесе — редактор кабинеты. Аста, подвалдагы дүрт бүлмәдә типография. Юуларның берсе — «Фикер» газетасының хәреф җыю бүлмәсе.
Димәк, редакциядә Габдулланың гына түгел, бәлки К.Мотыйгыйның да даими эш урыны булмаган. Дөрес, беркадәр соңрак, днулчакта конторщик вазифасын башкарган бер замандашының әйтүенә караганда, «Фикер» һәм «Әльгасрел-җәдит» өчен махсус бүлмә булдырылган. Тик анда да контора һәм экспедиция эшләре генә башкарылган. «Шуңа күрә, — дип яза замандашы, — Г.Тукай газета, журнал эшләрен кайда туры килсә, шунда эшләп йөрде». Төп эш урыны — «Фикер» газетасының подвалдагы хәреф җыю бүлмәсе. Кургаш тузаны катыш тынчу һава, шау-шу, ыгы-зыгы. Күршедә басу машинасының дөпелдәгәне ишетелә. Габдулла бер почмакка сыенган да, хәреф кассасы куела торган җайланма алдына баскан килеш, гранка карый. Төзәтеп бетереп, наборщикка илтеп биргәч, бер читтә яткан кәгазьләрен алдына куеп, кызу-кызу язарга керешә. Бусы — номер өчен мәкалә яисә фельетон.
Габдулланың ара-тирә Төхфәтуллиннар өендә эшләп утырганлыгы турында да мәгълүмат бар. Билгеле инде, К.Мотыйгый тәкъдиме буенча булган бу. Нашир һәм редактор кеше Тукайны корректура карар өчен генә чакырмаган, әлбәттә. Ул аңа читтән килгән материалларны уку, барырдай булса, каләм тыгу, төзәткәләп җибәрү кебек эшләр тапшырган дип уйларга кирәк. Яисә Габдулла газета яки журнал өчен кирәк дип табылган үз мәкаләләрен язып утырган.
Әмма, истәлекләрдән аңлашылганча, шагыйрьнең Төхфәтуллиннар бүлмәсен файдалануы баштарак кына булган, соңрак исә йомышы төшсә генә бара башлаган.
Бу вакытларда Төхфәтуллиннар ике катлы таш өйдә мул һәм иркен тормыш белән яшәгәннәр. Мотыйгулла хәзрәт, акыл иясе буларак, тышкы зиннәтләргә артык игътибар итмәсә дә, гаилә әгъзалары, шәһәрнең бай һәм зыялы рус гаиләләренә ияреп, яңача яшәргә, үзләрен заманча тотарга тырышалар. Иске гореф-гадәт һәм кагыйдәләрне атлап узу, сүздә һәм фикердә хөрлек, культурага, җыр-музыкага омтылу — болар барысы да яхшы. Тышкы яңаруга, әйтик, кием-салымга, ашау-эчүгә, кашык-чәнечкене тотуга кирәгеннән артык игътибар бирүне дә гаепләп булмый. Болары белән Габдулла килешер дә иде. Ә инде интеллигентный гаиләләргә охшарга тырышудан килә торган тәкәллеф һәм һавалану Габдулланың саруын кайнатмый калмаган, билгеле. Хәзрәт белән Камил аның талантын танысалар да, гаиләнең бүтән әгъзалары өчен Габдулла хәзергә әле шәкертләрдән бер шәкерт кенә…
Типография почмагын һәм мәдрәсә торагының чаршау артын шагыйрь эшләү өчен артыграк күргән икән, бу бер дә гаҗәп түгел.

3

Нәрсә турында һәм ничек язды соң Тукай шушы сигез ай эчендә? Бу сорауга җавап бирү өчен, иң элек дөньяга карашының башлангыч чоры белән танышып китәргә кирәк.
Уральскиның типография эшчеләре («Уральскне войсковые ведомости» газетасының типографиясе дә шул исәптә) активлык һәм революцион вакыйгаларда катнашу ягыннан, депо эшчеләреннән кала, икенче урында торганнар. «Түгәрәклек» стадиясеннән чыгып, яңа гына оешма булып әверелгән социал-демократлар «Уралец» типографиясен листовка, революцион җыр һәм бүтән төр агитацион кәгазьләр басып чыгаруда нык кына файдаланганнар. Типографиядә партия әгъзалары да булган.
А.Гладышев истәлегендә, алар, ягъни Саша белән Габдулла, әнә шул прокламация һәм җырларны таратып йөргәннәр, диелә. Анисимов күленә баралар икән дә кәгазьләрне кармак салып утыручы мастеровойлар янына шыпырт кына куеп китәләр икән. Хәтта шәһәрнең үзәк урамы Болыная Михайловскаяда да таратып йөргәннәр, имеш.
Әмма бу мәгълүматның чынлыгына күңел ышанып җитми. Унтугыз яшен тутырган һәм әзерлеге, карашлары буенча яшьтәшләреннән бер яисә ике башка югары торган Габдулла, белмим, бала-чага эшен башкарыр микән? Истәлекнең ничек барлыкка килүе дә бу шикне көчәйтә. Бит аны А.Гладышев үзе язмаган. Ул вакыйгалардан соң ярты гасыр узгач, юнәлтүче сораулар бирә-бирә, аның авызыннан язып алганнар. Язып алучыга исә яшь Тукайны революционер ясарга кирәк. Менә ни өчен ул алардан листовка тараттыра.
Габдулланың типографиядәге рус эшчеләре белән аралашуына исә шикләнмәскә мөмкин. Гладышевның әйтүенчә, эшчеләр бу татар егетен яратканнар, аңа, үз итеп, «интеллигентный татарин» дигән кушамат тагып куйганнар. Габдулланың аерым социал-демократлар яисә эсерлар белән таныш булганлыгы турында да уйларга нигез бар.
Вакыйгалар эченә кереп китеп, файдалы эшләр башкару өчен, Габдулла фикеренчә, күп белергә кирәк. Кәм ул, «Уралец» белән генә чикләнмичә, редакциягә килә торган башкала газеталарын да җентекләп укып бара. Тыелган җимеш татлы була, дигәндәй, егетне бигрәк тә идән асты матбугаты, төрле революцион брошюралар кызыксындырган. Шундый әдәбиятны табып алып укуы «Война и дума» һәм «Царь-Голод»ны тәрҗемә итүе белән дә раслана.
Менә бер заман революциянең куәт ала баруыннан коты очкан патша тарихка «17 октябрь манифесты» дигән исем белән кергән документка кул куя. Анда сүз, матбугат һәм җыелышлар иреге вәгъдә ителгән, закон чыгара торган дума чакырылачагы, конституция биреләчәге әйтелгән. Илдәге тәртипләрдән канәгать булмаган сыйныф, социаль катлау һәм партияләр тантана итәләр. Чөнки революциянең беренче зур җиңүе бу. Ә инде манифестның мәгънәсен аңлау һәм аңлатуда нигездә өч юнәлеш күзгә ташлана. Хөкүмәтнең терәге булган карагруһчыл төркемнәр моңа самодержавиене саклап калу өчен чарасыздан эшләнгән адым итеп карыйлар. Либераль-буржуаз партияләр, манифестта буржуазия өчен уңайлык һәм ташламалар күреп, революцияне шушы дәрәҗәсендә туктату максаты белән, манифестны якларга, мактарга, конституцион иллюзияләр таратырга керешәләр. Революцион социал-демократлар исә, минуты-сәгате белән үк, манифестның коры кәгазь генә, революцион ялкынны сүндерүгә юнәлтелгән маневр гына икәнлеген халыкка аңлата башлыйлар, һөҗүмне дәвам иттерергә, самодержавиене аударырга чакыралар.
Манифест белән танышкан яшь Тукайның шатлыгы эченә сыймый:
Күрең патша хәзрәтен,
Җуйды халык хәсрәтен;
Күргәч фетнә кәсрәтен,
Киңлек бирде, бәдәвам.
(«Иттифак хакында».)

Бу хөррият — Манифест государьдыр, —
Кадрен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
(«Дустларга бер сүз».)

Чиновниклар безнең канны бик күп имде,
Имәлмәсләр, җитәр инде, җитәр инде!
Мәзлумнарга якты, нурлы көннәр килде, —
Азатлыкның кояшы тугъды имди.
(Шуннан ук.)
Патша хәзрәтләре, күрәмсең, эреле-ваклы чиновникларның, полиция һәм жандармнарның башбаштаклыгын, халыкның ташып түгелергә җиткән ачуын күреп алган да, мәмләкәтне һәлакәттән коткарыр өчен, золымга чик куярга карар иткән. Менә тиздән Дума җыелыр, конституция кабул ителер, шул нигездә халык, аеруча изелгән милләтләр, чын хокук, чын азатлык алыр, крестьяннар җирле булырлар. Хәзер исә, һичкичекмәстән, милләт эчендәге үзара талашларны читкә атып, бер җан, бер тән булып эшкә башларга, искелеккә, наданлыкка каршы көрәшергә, мәгърифәт учакларын дөрләтергә кирәк.
Тырышыйк, и хас вә гам*,
Һәркөн үзгәрә заман;
Җитәр, йокламыйк һаман, —
Таңнар атты, бәдәвам.
(*Хас вә гам — югары һәм түбән катлаулар).
Сорау туа: ничек итеп Тукай шундый беркатлы иллюзиягә бирелә алды әле? Әйтерсең лә ул беркайчан да эшчеләр белән аралашмаган, социал-демократ һәм бүтән революционерларның фикерләрен дә ишетмәгән һәм тыелган әдәбиятны тотып та карамаган!
XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз баглы татарларның уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде. Узган гасыр татар мәгърифәтчеләре, башка халыкларның мәгърифәтчеләре кебек үк, В.И.Ленин әйткәнчә, «… халыкның бер сыйныфын да аерым рәвештә игътибар үзәгенә алмадылар, гомумән халык турында гына түгел, хәтта гомумән милләт турында сөйләделәр» (В.И.Ленин. Әсәрләр. Дүртенче басмада нтәрҗемә. Татарстан китап нәшрияты. 1955.— Т.2.— 520 бит).
Татар милләте исә — хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Әнә шул чорда милли мәсьәләнең калкыбрак торуы, милли аңның уянуы, милли хисләрнең куеруы, милләткә мәхәббәт тойгыларының һәм гомумән милләт идеясенең игътибар үзәгенә басуы табигый хәл иде.
XIX гасыр мәгърифәтчеләренең әсәрләрен укып күзе ачылган яшь татар егетен күз алдына китерик. Менә бер заман ул үз-үзенә, тирә-ягына карый да күрә: бүтән милләтләр — француз яисә инглизләрне әйтәсе дә юк — мәсәлән, руслар, японнар яисә менә әрмәннәр әнә кая киткәннәр! Ә без? Моннан йөз ел элек кайда булсак, шунда торып калганбыз түгелме? Наданлык, томаналык, фәкыйрьлек — котың очар! Һаман шул иске гореф-гадәт, иске кагыйдәләргә ябышып яту. Егетебез кимсенә, хурлана, артта калуның сәбәпләре турында уйлана башлый, милләтне тәрәккый иттерү чараларын эзләргә керешә. 1905 елда милләт дип янып-көюче шундый егетләрне меңнәр белән санарга мөмкин иде инде. Һәркайсы дип әйтерлек сәләтенчә һәм мәеленчә нәрсәдер эшли, тапканын уртак казанга китереп сала. XIX гасырның икенче яртысында тернәкләнгән яңа эчтәлекле татар мәдәнияте (шул исәптән әдәбияты) XX йөз башында сикереш ясаган икән, монда милли-азатлык хәрәкәтенең роле гаять зур булган, хәтта, әйтергә мөмкин, бу хәрәкәт дулкынында ул шундый югарылыкка күтәрелгән.
Әлеге меңнәрнең иң дәртле, иң ихлас күңелле, иң талантлыларыннан берсе Тукай иде.
Мәгълүм мәкаләсендә (1906, 17 апрель) шагыйрь әйтә:
Татар милләте үлмәгән дә, йокламаган да. Соң, ни сәбәпле ул артта калган? Болай булырга кирәк: «…борын заман безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш (мәдрәсәдә барлыкка килгән атамаларга игътибар итик.— И.Н.) булып, барчасы бергә ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер, башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр, һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мөсәххәр иткәннәр (Мөсәххәр итү — баш идеру), хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә, болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәрхаль (Дәрхаль — шунда ук, шул ук вакытта)  һушы китеп егылган…
Соң инде аны ничек һушына китерик?
Бу тугърыда минем фикре касыйрым (Фикре касыйр — кыска, аз фикер) болай дип әйтә: «Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифак (Иттихад вә иттифак — берләшү, бергәлек) сулары салыйк, җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик, тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын».
«Милләтә» шигырендә болай ди:
Җөмлә фикрем кичә-көндез сезгә гаид, милләтем,
Сыйххәтеңдер — сәйххәтем һәм гыйлләтеңдер — гыйлләтем.
Ягъни: «Бөтен уем кичен дә, көндез дә сиңа гына кагылышлы, милләтем. Синең саулык — минем саулык, синең авыру — минем авыру».
Милләтеңне ихластан ярату белән буржуаз милләтчелек арасына тигезлек билгесе куярга ярамау — мәгълүм нәрсә. Үз анасын яратмаган кеше бүтән аналарны да ярата алмаган кебек, үз милләтенә салкын караучы кеше башка милләтләрне дә хөрмәт итә алмый. Иҗат юлының башында ук, татар милләте бүтән милләтләр белән «чәйдәш»  һәм  «казандаш»  булып бертугандай яшәде, дип язган Тукайның буржуаз милләтчелек белән бернинди алыш-биреше юк иде.
17 октябрь манифестын Габдулла, барыннан да элек, милләт мәнфәгатеннән чыгып кабул итә, җыелачак думага, булачак конституциягә, башлыча, милләт ихтыяҗларын күздә тотып, өмет баглый. Аны иң шатландырганы — милләтләргә тигез хокук бирелү («Тигез булды закунда татар, урыс, япун да»). Аннары — вәгъдә ителгән матбугат иреге («Кайда китте цензурлык, коллык, тарлык, ким-хурлык», «Китте хәсрәт, әләмнәр, иркенләде каләмнәр»). «Хас» һәм «гам»ны бер-берсенә ук атмаска, бер тән, бер җан булып тупланырга, искелеккә, наданлыкка каршы көрәшергә чакыруы да («Иттифак хакында») әнә шул милләт хакына, милләтне алга җибәрү хакына иде.
Алдынгы эшче һәм социал-демократларның манифестка һәм думага карата әйткән сүзләре, сул газеталардан һәм тыелган әдәбияттан укылган фикерләр, әлбәттә, яшь Тукайның аңына кереп урнашканнар иде. Әмма милләт кайгысы һәм конституцион иллюзияләр аларны вакытлыча читкәрәк тибәреп тордылар.
1905 елның ахырыннан башлап, 1906 елның икенче яртысына кадәр Тукай революцияне, аның беренче казанышларын, манифестны тәбрикләде, яңа газета-журналларны мактады, яздырып алырга, укып барырга чакырды, фәнгә, әдәбиятка һәм поэзиягә мәдхияләр багышлады, яшь буынны тырышып укырга, бозыклыктан, исрафчыллыктан сакланырга өндәде, крестьянны, ялкаулыктан ваз кичеп, хезмәт белән яшәргә чакырды, ишаннарны һәм реакцион муллаларны камчылады.
Ничек язуы мәсьәләсенә килгәндә, Г.Ибраһимов фикеренә кушылып, Тукай, күп кенә бүтән шагыйрьләрдән аермалы буларак, «Буталчык вә корама тел» белән яза башлады, дип әйтергә туры килә. Күрәсең, Истанбул якларыннан «төрекләшеп» кайткан Камил Мотыйгый, Мирхәйдәр Чулпаный һәм Габделвәли Әмрулланың сабаклары» бушка китмәгән.
Тукайның әлеге сигез ай эчендә язып бастырган егермедән артык шигъри әсәрләреннән алтысы гына саф татар телендә. Ни өчен болары тел ягыннан аерылып тора? «Мужик йокысы» шигыре, мәсәлән, «мужик»ка адреслап язылган. Татар крестьянына шагыйрь төрек телендә мөрәҗәгать итсә, бик тә сәер тоелыр иде. «Хөррият хакында», «Дустларга бер сүз», «Иттифак хакында» кебек шигырьләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Дөрес, боларда шагыйрь тулаем милләткә мөрәҗәгать итә.
Ләкин бит милләтнең күпчелеген «гам», ягъни түбән катлаулар, башлыча, крестьяннар тәшкил итә. «Дустларга бер сүз» шигырендә мондый ике юл кызыклы:
Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны
Абразауный егетләргә тәмам имди.
Тукай әйтерсең лә крестьяннарның берсе булып, үз сыйныфташларына эндәшә: әйдә, «абразауный» егетләр безне өйрәтсен, җитәкләсен, алга юнәлтсен.
Яисә «Кечкенә генә бер көйле хикәя» исемле шигъри повестена күз ташлыйк. Юаш ат кебек башын иеп яши торган вак сәүдәгәрнең чая һәм мут хатыны, үз катына егетләр китерә башлап, азып китә һәм ахыр чиктә авыр хәлдә кала. Тормышның үзеннән алынган мондый прозаик вакыйганы ничек инде купшы стильдә, гарәп-фарсы әйләнмәләре белән тулган аңлаешсыз телдә язмак кирәк?
Күренә ки, шигырьнең «адресаты» һәм тормыш материалы яшь шагыйрьне аерым очракларда халыкның сөйләм телендә язуга этәргән.
Тукайның бу чорда ара-тирә татарча язуын хупласак та, бу төркемгә кергән шигырьләрен сәнгатьчәлек ягыннан бик үк мактый алмыйбыз. Шагыйрь үзе дә аларга, хәзерге тел белән әйтсәк, «Агитка» итеп караган. «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдмәнд дәгелмием?» кебек мәхәббәт шигырьләре һәм «Пушкинә» исемле одасы исә бөтенләй бүтән типтагы әсәрләр. Болары, чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен… татарчага тәрҗемә итәргә кирәк.

4

Габдулланың 17 октябрь манифестыннан соңгы куанычлары озакка бармый. Вакыйгалар аның иллюзияләрен бер-бер артлы җимерә башлыйлар. Шулай булмый хәле юк. Эшчеләр һәм крестьяннар әнә, манифестны бар дип тә белмичә, һаман көрәйтәләр. Мәскәү эшчеләре, баррикадалар корып, хөкүмәт гаскәрләре белән сугышканнар, ди. Ун көн буе бөтен каланы дип әйтерлек үз кулларында тотканнар, ди. Казанда да революционерлар, шәһәр думасына бикләнеп, полициягә һәм солдатларга атканнар. Патша вәгъдәсенең кәгазьдә генә калганын Габдулла үз күзе белән дә күрә башлый. Шәхес иреге, диделәр — кешеләрне һаман төрмәгә тыга торалар, җыелыш иреге, диделәр — урамда бер-ике дистә кеше җыелдымы, полиция яисә казаклар хәзер килеп җитә, матбугат иреге, диделәр — цензура һаман борынын тыга, охранка күзәтеп тора. Әнә бит 4 гыйнвар көнне икенче участокның мировой судьясы, прокурор ярдәмчесе һәм пристав, пүнәтәйләр белән берлектә, «Уралец» редакциясенә басып керделәр дә идарә бүлмәләре һәм типографиянең астын өскә китереп тентү ясадылар. Сәбәп — газетаның беренче гыйнвар санында чыккан берничә «крамолалы» материал икән. Тикшерү, сорау алу башланды. Редакция һәм типография эшчеләрен, шул исәптән К.Мотыйгыйны, шактый вакыт азаплагач, газетаны туктаттылар, редакторы Н.Д.Аржановны судка бирделәр. Менә сиңа матбугат иреге!
Габдулланы социалистлардан ишеткәннәре, сул газеталардан һәм тыелган әдәбияттан укып белгәннәре калкып чыгып, бимазалый, уйландыра башлый. «Мөхарәбә вә Государственная дума»ның март санындагы кисәгендә түбәндәге юллар бар: «Сүзнең төрекчәсе, бу думада ат уйнаганнар җөмләсе ерә вә парәя кәниш (Ерә вә парәя кәниш — җиргә һәм акчага ия) әлле кешеләр улачак. Дума да байлар думасы улачак». Шунысы кызык: үз кулы белән шушы сүзләрне язса да, Тукай һаман әле думадан өмет өзеп бетермәгән. Бу каршылыкны аңлату артык кыен түгел. «Война и дума» брошюрасы бойкот аркасында туа алмый калган Булыгин думасына каршы юнәлтелгән иде. Хәзер исә закон чыгара торган дума көн тәртибенә килеп басты. Өметсез шайтан, ди, бәлки, бусы берәр эш майтарыр?
Менә сайлау кампаниясе тәмам. Дума әгъзалары Петербургка юл тоталар. Башкаладан ярыйсы гына өметле хәбәрләр килә башлый. Сул карашлы депутатлар аяк терәп сөйләшәләр, хөкүмәткә таләпләр куялар, министрларны гаеплиләр.
Ләкин вакыт уза, Таврический сарайның һавасы нотыклардан тетрәнсә дә, илдә үзгәреш сизелми, йөк үз урынында тора бирә. Тукайның тәмам какшаган иллюзияләре юкка чыксын өчен бер кечкенә этәргеч кенә кирәк иде. Һәм ул үзен озак көттермәде: патша хөкүмәте 1 Дәүләт думасын куып таратты. Бу вакыйга, демократик интеллигенциягә авыр тәэсир иткән кебек, Габдулланы да айнытып җибәрде.
«Фикер» газетасының 14 июль санындагы кыска гына баш мәкалә мондый сүзләр белән башлана: «Государственная дума 8 нче июльдә таратылды. Дәһа ( Дәһа — тагы да) тугърысы дума куылды». Баш мәкаләне Тукай язганмы, бүтән берәүме — безгә хәзергә билгесез. Әмма шул ук газетада чыккан «Государственная думага» шигырендә шагыйрь ирония белән болай ди:
Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир?..
Бирәм, дидең, вәгъдә бирдең;
Күрсәт җирең! Кайда? Бир!
Түбәндәге юллар да кызыклы:
Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен?
Кемнәрне куу турында сүз бара? Билгеле инде, башында патша торган хөкүмәтне.
Тукайның конституцион иллюзияләрдән арынып, революцион-демократик позициягә аяк басуы дигән сүз бу. 1907 елның җәендә ул Пуришкевич һәм Келеповский кебек карагруһчыларның: «Монда ошамаса, Төркиягә китегез», — дигән провокацион чыгышларына җавап итеп, «Китмибез!» дигән атаклы шигырен яза. «Китмибез!» — ди ул, чөнки:
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре:
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез — гыйззе вә җәл.
Шул ук вакытта Тукай патша Россиясендәге иҗтимагый строй белән килешеп яшәү яклы түгел: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!», ягъни илне демократик юнәлештә үзгәртеп кору өчен көрәшәчәкбез.
Моннан соң инде аның шигырьләренә һәм мәкалә-фельетоннарына социализм төшенчәсе килеп керә. «Сорыкортларга» исемле шигырендә ул «минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай» дип белдерә.
«Шартлар» исемле фельетоныннан түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хәкыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм».
Яшь Тукайның социализмы без белгән фәнни социализм түгел, әлбәттә. Ул әле социал-демократларның большевик һәм меньшевикларын да, социалист-революционерларны да бер үк социализм тарафдарлары итеп карый, алар арасындагы аерманы күреп җиткерми. Хәер, татар җирлегендә, эсерлары да, эсдеклары да хокукы чикләнгән милләт вәкилләре булганлыктан, бу аерма бөтенләй азаеп кала иде. Менә ни өчен 1907 елның гыйнварында татар эсерлары лидеры Гаяз Исхакыйның, төрмәдән чыккач, иң элек беренче татар большевигы дип йөртелгән Хөсәен Ямашевны чакыртып китереп, тагын берничә мәсләктәшен кушып, ресторанда дусларча ашап-эчеп утыруларына гаҗәпләнергә туры килми.
Хәзергә җитди тикшеренүләр булмаса да (элеккеләре Сталин концепциясенә яраклаштырылган), мондый фаразны уртага салырга мөмкин: илдә эсерлар сан ягыннан һәм активлык ягыннан өстенлек итмәделәр микән? Россия бит, тулаем алганда, крестьян мәмләкәте. Ә эсерлар — нәкъ менә крестьян мәнфәгатен яклап мәйданга атылган партия. Пролетариаты зәгыйфьрәк булган татарларда исә бу чагыштырма эсерлар файдасына тагын да зуррак булган дип уйларга кирәк.
Авылда туып, авылда үскәнгә, крестьянның мәшәкатьле авыр тормышын яхшы белгән һәм аңа кызганып, үз итеп караган булса кирәк, Казан татар укытучылар мәктәбендә Х.Ямашев белән дүрт ел буе бергә укыган Г.Исхакый эсерлар программасын сайлый һәм татар эсерлар группасының башлыгы булып китә. 1906 елның 18 маенда «Таң йолдызы» исемле газета чыгара башлый. Беренче санындагы программ мәкаләсендә мондый сүзләр бар: «Бөтен дөньяга рәхәт тудырыр өчен, туганлык ясар өчен тырышкан партияләр хәзер ирекле-ирексез көчкә каршы көч куярга мәҗбүр булалар». Шушы газета исеменә бәйле рәвештә татар эсерларын «таңчылар» дип йөрткәннәр. «Таң йолдызы» туктатылгач, «Таң мәҗмугасы» газетасы мәйданга килә, аны «Тавыш» алыштыра.
Социалистлар дигәндә, яшь Тукайның күз алдына иң элек кемнәр килеп басарга тиеш иде? Исемнәре дә рәтләп ишетелмәгән Х.Ямашев яисә Г.Сәйфетдиновмы әллә башлыклары Г.Исхакый булып, рус бюрократиясен генә түгел, бәлки милли буржуазия һәм аның партиясе «Мөселман иттифакы»н да элеп алып селкеп салган таңчылармы? Монда ике төрле җавап була алмый дип беләм. Моны Г.Кариев та раслый. «Тукаев, — ди ул истәлегендә, — шул кышны (1906 елның ахыры, 1907 елның башы. — И.Н.) дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде вә шуның тәэсире илә язылган сулрак рухта булган берничә шигыре «Тавыш» газетасында басылды. «Сул партияләр» дигәндә Кариевның беренче чиратта эсерларны күздә тотканлыгы шәрехсез дә аңлашылса кирәк. «Царь-Голод»ның тәрҗемәсен башлап «Таң йолдызы»на җибәрүе, анда басылмагач кына, «Әльгасрелҗәдит»тә чыгарганы очраклы хәл түгел. 1907 елның апрелендә йөзен күрсәткән «Тавыш» газетасын котлап шигырь язуы турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Ул, анда эшчеләргә мөрәҗәгать итеп, эшче туган, «бу «Тавыш» — тик сезнең тавыш», — ди. Эсерлар лозунгысын файдаланып, болай дип тә өсти: «Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш, тартышмаган эшчеләргә бик батыр теш».
Тукайның эсерларга соклануы, ал арны югары куюы турыдан-туры әйткән сүзләреннән дә күренә. «Бер татар шагыйренең сүзләре»нең беренче басмасында ул, мәсәлән, бөлай дип белдерә:
Курыкмаслыкта күңлем мисле әсәр* минем,
Күңлем дузәх**, авызымнан ут чәчрәр минем, —
(*Мисле әсәр — эсер кебек.
**Дузәх — җәһәннәм).
дисә, «Мәхәббәт» шигырендә иҗатка илһам бирә торган мәхәббәтнең зурлыгын, бөеклеген күрсәтү өчен ул «таңчы» сүзен куллана:
Барча әхрары* мәхәббәт миннән уңда зан итәм,
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн, мин аларның таңчысы.
(*Әхрар — ахырга кадәр баручы, радикаль).
Тагын шунысы да бар: хискә бирелүче барышняларга гына түгел, бәлки полиция һәм чиновникларны, байларны һәм аларның «адвокат»ларын эче-тышы белән дошман күргән һәм яңа гына егермесен тутырган Габдуллага да сул эсер романтик ореолга өртелгән каһарман булып күренгән икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Әнә бит алар фәлән байгурага «фәлән вакытта, фәлән урынга мең сум китереп куймасаң, башың китәчәк» дигән язу җибәргәннәр. Нишләсен, мең сумын илтеп куйган, ди, теге. Бер төркем эсерлар банкны, икенчесе почта поездын талаган. Фәлән шәһәрдә губернаторга бомба ташлаганнар, фәлән калада жандарм полковнигын атып үтергәннәр, ди.
Ниһаять, яшь Тукайның күп нәрсәгә күзен ачкан һәм дөньяга караңгының тиз үсүенә сәбәп булган таңчылар матбугатының башында кем тора? Беренче әсәрләре һәм «Инкыйраз»ы белән үк Габдулланы әсир иткән Гаяз Исхакый түгелме? Дөрес, газеталарның берсендә дә Исхакыйның исем-фамилиясе тормый. Әмма аларның фактик нашире һәм мөхәррире кем булганны охранка да, киң җәмәгатьчелек тә яхшы белгән. Г.Исхакыйның исеме һәм сурәте Габдуллага татар эсерларын һәм аларның газеталарын тагын да күркәмрәк итеп күрсәткән икән, бу бик табигый.
Шушы әйтелгәннәрдән соң, 1906 елның 2нче яртысыннан башлап, Тукай революцион-демократик позициягә басты дип белдерү, шаять, шагыйрьне бизәү һәм кызарту булып аңлашылмас. Чөнки сталинизм өстенлек алганчыга кадәр социалист-революционерлар партиясе революцион-демократик хәрәкәтнең состав өлеше, үзәге, авангарды итеп бәяләнә иде. Г.Тукайның, рәсми рәвештә бер партиядә дә тормаганы хәлдә, эсерларны үз итүе, аларның күп карашларын уртаклашуы революцион-демократик идеяләр белән сугарылуына өстәмә дәлил булып тора.

5

«Фикер» газетасының 1907 ел, 6 гыйнвар санында түбәндәге игълан басыла:
«Мин бу көннәрдә генә мәдрәсәи Мотыйгыядән чыктым. «Бинаән галәйһи» (Бинаән галәйһи — шуңа нигезләнеп), дусларыма вә якыннарыма иглам (Иглам — белдерү)  итәмен ки, бу көннән ары миңа язачак мәктүпләренә адресын болай язсыннар:
Уральск.
Гостиница «Казань».
А.Тукаеву.
Бакый ихтирам: Г.Тукаев».
Биредә сүз торак урыны алмаштыру турында гына түгел, бәлки мәдрәсә белән араны рәсми рәвештә өзү, мәдрәсәне ташлап чыгу турында бара. Безнең Габдулла — хәзер инде профессиональ журналист, публицист һәм шагыйрь.
Бу үзгәреш турындагы мәгълүматны Г.Кариев тулыландыра. 1906 елның кышында (декабрь ахырларында булса кирәк) ул, ягъни Кариев, Тукай янына — “Мотыйгыя”гә барып чыккан һәм ниндидер мәҗлескә туры килгән. Төн буе утырганнар, күп сүзләр сөйләнгән. Шунда, — дип яза истәлекче, — «без (Тукаев, мин, Сираҗетдин Белюков дигән бер шәкерт) өчәү мәдрәсәдән чыгарга, мин үзем икенче мәдрәсәдән булсам да, бер номерда бергә торырга уйлап, беркөнне извозчикка төянеп, «Казан» миһманханәсе дигән номерга килеп төштек». Тукайның «бу көннәрдә» дигән сүзләренә караганда, күченү ел ахырында булган. Кем белә, бәлки, алар, яңа елны яңа урында каршыларга һәм яңа елда яңача яши башларга теләп, 31 декабрьдә күчеп килгәннәрдер… Өстәвенә, гостиница үзе дә яңа.
Әнә шул гостиницаның 7нче номерында безнең Габдулла аена 15 сум түләп тора башлый. Бүлмә зур түгел, бөтен җиһазы — карават, өстәл һәм ике урындык. Егерме яшьлек Тукай, билгеле инде, тагын да дәртләнебрәк эшкә ябышкан, күп эшләгән, күп язган. Бүлмәсендә төн буе ут сүнми иде, диләр замандашлары.
Бүтәнчә була да алмый. «Уклар» журналы тулысынча Тукай өстендә. «Фикер» һәм «Әльгасрел-җәдит»тәге эше дә корректорлык белән генә чикләнми. Материалларны эшкәртү һәм редакцияләү эшен дә Мотыйгый Габдулла җилкәсенә күчерә бара. Үз шәхесен калкытыбрак куярга ярата торган Камилнең Тукай турында, «… газета-журналларның иң мөкътәдир шагыйре вә мөхәррире дәрәҗәсенә ирешеп, бөтен эшне үз кулына алырга якынлашты», дип белдерүе күп нәрсә турында сөйли.
Әле бит аның төп эше бар: шигырь артыннан шигырь, мәкалә артыннан мәкалә, фельетон артыннан фельетон яза. Җәмәгать эшләрендә дә элеккеге кебек үк актив: шәһәрдәге игътибарга лаеклы бер генә вакыйга да Тукай күзеннән ычкынмый.
Әмма К.Мотыйгый редакциясендә Тукайның төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләве инде төгәлләнеп килә… Февраль башында нашир һәм редактор Габдулланы эшеннән чыгара. Нәрсә булды әле бу? Ни өчен? Тукайның Мотыйгыйга кагылышлы кайбер язмаларын күздән кичерсәк, гаҗәпләнүебез тагын да арта төшәр.
«Әльгасрел-җәдит» журналының 1906 елгы август санында басылган «Мөхәрриргә» дигән шигырьне хәзерге телгә күчерсәк, түбәндәге мәгънәләрне укырбыз: дүрт газета хуҗасы булуың белән бәхетле син, чөнки сиңа дүрт яктан мәгърифәт елгасы ага. Һәр заманда да хаклыкны сөйгән кешеләрне сезне каһәрләгән кебек каһәрләгәннәр. Килер бер көн, милләтең сиңа үзенең мәхәббәтен белдерер.
1906 елның иң соңгы көннәрендә язылып, «Фикер»нең 31 декабрь санында басылган мәкаләсендә, газета һәм аның редакторына кизәнгән бер авторга җавап итеп, Тукай болай ди: «Ни булса да булсын, Уральск мөхәрриренең халыкка иткән хезмәтен «надан шәкерт» мактаган мөхәррирнең итә алуын мин һәр Гакыйльнең гакылына бәгыйть (Бәгыйть — ерак) күрәм».
Шушы сүзләрне язган Тукайны Мотыйгый эштән куа! Сәбәп нәрсә?
Мотыйгыйның үзен тыңлыйк: «…шул елларда модада булган, эшчеләрне забастовкага котыртучылар мәзһәбенә дә кереп китеп, минем матбагада булган барча ишчеләрне дә миннән жалунье арттыруны сорап, эш ташларга котыртты. Бу хосуста мин Габдулла әфәнденең бу эшен сизеп, берничә мәртәбә тәһдид (Тәһдид — кисәтү, куркыту) кыйлып куйсам да, файда бирмәде. Ул һаман үзенең котыртуында дәвам итте. Шуның өчен ахрел-әмер (Ахрел-әмер — иң актыкта, соңгы чиктә) аны матбагадан (матбагам ябылмастан бары тик ике атна әүвәл) бөтенләй хезмәттән чыгарырга тугры килде».
Күренә ки, Мотыйгый белән Габдулла арасы һич тә ал да гөл булмаган. Без Габдулланың 1904 елда ук инде Камилнең йомшак якларын абайлап алганын һәм иптәшенә тәнкыйть күзе белән карый башлаганын белеп киткән идек. 1905 елда типография хуҗасы, нашир һәм редактор булып алгач, Мотыйгыйның үзен күрсәтергә, ялтырарга омтылу сыйфаты тагын да куәтләнгән дип уйларга кирәк. 1906 елның башында Думага сайланырга йөрүе үзе генә дә ни тора! Болар Тукайның, әлбәттә, саруын кайнаткан, ачы-ачы сүзләренә, ирониясенә сәбәп булган. Әмма аралары бозылуга төп сәбәп — тоткан юл һәм карашларының туры килеп җитмәве. Әгәр К.Мотыйгый либераллар сукмагыннан атлый бирсә, Тукай, күргәнебезчә, революцион демократия юлына аяк басты. Нәшриятта конторщик булып хезмәт иткән Г.Гаделшин болай дип яза: «Камил Мотыйгый белән ул һәрвакыт бу йә теге мәсьәлә турында тарткалаша, сүз көрәштерә иде. Бу көнне шулай гонорарның азлыгы, эшнең күплеге турында кычкырышалар. Ахырында, гомумән эшчеләр көченнән файдалану мәсьәләсенә күчеп, Тукайның:
— Сиңа шөһрәт, безгә хезмәт! — дип әйткәнен хәтерлим». Моннан инде эшчеләр арасында забастовка файдасына агитация алып баруга да ерак калмый.
Бу урында Тукайның эштән куылу сәбәбенә бәйле икенче версиягә дә тукталып китми булмый. Ул версиянең авторы да К.Мотыйгый үзе. Утызынчы елларда язылган һәм архивта саклана торган истәлегендә ул: Тукай «… эшчеләрне эш ташлау хәрәкәтенә чакыруы өчен чыгарылмады һәм ул мондый эшне эшләгәне дә юк», — дип белдерә. Чын сәбәп, янәсе, шагыйрьнең эшкә чыкмавы, чыкканда да, тәртип бозып йөрүе. Үзенә күрә дәлиле дә бар: К.Мотыйгый карамагындагы газета-журналлар «бик революционный эчтәлекле» булганга, боларны чыгаручыларны эш ташларга котырту, күрәмсең, үзе үк ярамаган эш.
Бу җайсыз хәлдән Мотыйгый ничек чыга соң? 1914 елда ул Тукайны шәп итеп күрсәтер, укучыларга революцион тәрбия бирер өчен шулай дип язган була. Аннары бит ул чорда, янәсе, цензура шартларында чын хаклыкны язып та булмый иде. Бусы инде гаҗәп логика! Тукайның эш ташларга котыртуы турында язарга яраган икән дә, тәртип бозып йөрүе турында әйтергә ярамаган…
Хәер, Камил Мотыйгыйның хәленә дә керми ярамый. Соңгы истәлеге язылган утызынчы елларда аның хәле чынлап та шәптән түгел. Җәмәгатьчелек, 1905—1907 еллардагы файдалы эшчәнлеген онытып, аңа кырын карый. Тукайның Мотыйгыйга каршы юнәлтелгән сатирасы да үз эшен эшли. Җитмәсә, ул шагыйрьне революцион эшчәнлеге өчен эштән куган кеше. Үзенә карата урнашкан шундый мөнәсәбәттән гаҗиз булган К.Мотыйгый тота да, җилкәсендә яткан бер авыр ташны төшерергә теләп, әлеге версияне уйлап чыгара…
Революция файдасына зуррак эшләр башкарырга омтылган егетнең типография эшчеләрен забастовкага өндәргә керешүе табигый. Табигый гына түгел, урынлы һәм кирәкле. Чөнки, беренчедән, депо һәм тегермән эшчеләре эш ташлаганда, типография читтә кала алмый. Икенчедән, социал-демократларга һәм бүтән сул партия вәкилләренә типография кирәк икән, эшчеләр киләләр, эшлиләр.
Мәкалә һәм фельетоннарында Тукайның К.Мотыйгый файдасына әйткән сүзләрен, «Мөхәрриргә» исемле шигырьне язуын һәм аны 1907 ел ахырында Казанда дөнья күргән җыентыгына кертүен ничек аңлатырга? Риялык түгелме бу, принципсызлык түгелме? Түгел, һич тә түгел.
Габдулла Мотыйгыйның шәхес буларак кимчелекләрен күрсә дә, фикерләре туры килеп җитмәсә дә, тулаем алганда, бу шәхеснең милләт өчен, халык өчен файдалы эш башкарганлыгын яхшы аңлый. Гаять авыр шартларда эшләве дә аның күз алдында. Беренчедән, матди кыенлык. Ике газета, ике журнал бит ул. Яздырып алучылардан һәм берәмләп сатудан килгән акча чыгымны каплый алмый. Икенчедән, «Уралец» газетасын җирле властьлар җентекләп күзәтеп баралар. «Фикер» газетасына да күзәтүче билгеләнгән дип уйларга кирәк. Әле бер материал, әле икенчесе уңае белән каядыр барырга, аңлатма бирергә, җайларга, котылу чараларын эзләргә туры килә. Ниһаять, өченчедән, татарның үз эчендәге искелек тарафдарлары һәм реакцион матбугат  «Фикер» белән «Әльгасрел-җәдит»кә аяк чалырга, редакторы К.Мотыйгыйның тормышын агуларга тырышалар. «Бәянелхак» газетасының һөҗүмнәре һәм өстереп торуы бушка китми: Хәйрулла Гаделшин исемле купец белән Гайнетдин кари «Фикер» матбагасын һәм редакциясен тармар итү, Мотыйгыйны һәм гаилә әгъзаларын кыйнау өчен хәтта «отряд» оештыра башлаганнар. «Бәянелхак»ның нәшире Әхмәтҗан Сәйдәшев белән К.Мотыйгый судлашуга кадәр барып җиткән.
Әнә шул хәлләрне күрә торып, Тукай, билгеле, битараф кала алмаган. «Бәянелхак» газетасын һәм Ә.Сәйдәшевне, хурлыклы сурәткә кертеп, фельетон артыннан фельетон яза, Уральскиның үзендәге кара фикерле кешеләрне рәхимсез камчылый. Бер яктан, К.Мотыйгыйны дәртләндерү, аңа көч-куәт бирү, икенче яктан, дошманнарын хурлык баганасына кадаклап кую максаты белән, әлеге «Мөхәрриргә» исемле шигырен яза.
Мотыйгыйның баш өстендә исә болыт һаман куера бара. Наширлек һәм редакторлык эшчәнлеге инде төгәлләнеп килә…
1906 елның ахырында Камил Мотыйгый, атасы Мотыйгулла хәзрәт белән берлектә, зур бәлагә юлыга: алар судка эләгәләр. Моның тарихы болай булган.
1906 елның гыйнварында «Уралец» редакторы Н.Д.Аржановның хөкемгә тартылганлыгын һәм газетаның туктатылганын белеп киткән идек инде. Бу юлы «җиңел курку» белән генә котылган Мотыйгый, озын-озак уйлап тормыйча, үз наширлегендә һәм редакторлыгында «Уральский дневник» исемле икенче газета чыгарырга рөхсәт сорап, прошение бирә. Типография хуҗасы булып китү һәм «Фикер» газетасына рөхсәт алу 1905 ел кызулыгы белән ничектер җиңел хәл ителгән булса да, бу юлы Мотыйгыйдан туу турында таныклык сорыйлар. Наширлек хокукы алыр өчен яшең егерме биштән ким булмаска тиеш. Камил аптырап тормый: туу, никах, үлем-җитем кебекләрне теркәү атасы ахун хәзрәт кулында ич! Менә туган елы 1883 урынына 1880 итеп күрсәтелгән таныклык кулга керә һәм мәсьәләне хәл итеп куя. Яшен арттырудан К.Мотыйгый тагын бер максат күзәткән: сайлау кампаниясендә катнашу.
Башта эш шома гына бара. Мотыйгый «Уральский дневник»ны чыгара башлый, депутатлыкка ирешә алмаса да, гади сайлаучы булып кына калмыйча, выборщик була.
Әмма, «без капчыкта ятмый», дигәндәй, донос аркасында туу турындагы таныклыкның сере фаш ителә. 1907 елның башында тикшерү, сорау алу башлана. Уникенче ноябрьдә суд була. Суд Мотыйгулла Төхфәтуллинны биш айга крепостька ябарга, ә Мөхәммәткамил Төхфәтуллинны бер елга төрмәгә утыртырга карар чыгара (Күп бусагаларны таптау һәм күп язулардан соң гына хөкем
карары 1908 елның апрелендә Саратов Суд палатасы тарафыннан юкка
чыгарылган).
Судны көтеп тормастан, властьлар егерме икенче февральдә Камил Мотыйгыйны редакторлык һәм наширлек хокукыннан мәхрүм итәләр. Тәрәккый пәрвәр булып кыланырга яратучы «миллионщик» Мортаза Гобәйдуллин типографияне редакцияләре белән берлектә сатып ала һәм редактор итеп мәдрәсәдә хуҗалык эшләрен башкаручы Вәлиулла Хәмидуллинны утырта. Ул инде Тукайны бик теләп эшкә чакырып алган: газета-журналларны кемдер чыгарырга тиеш ич.
Тукай яңадан дәртләнеп эшкә керешә. Ләкин аның куанычы озакка бармый. «Фикер» һәм «Әльгасрел-җәдит» май ахырларына кадәр авырлык белән, аксый-туксый баралар да, ахырда туктап калалар. Чөнки Мортаза бай матбугат эшенең борчулы эш икәнен, табыш урынына зарар гына китергәнлеген аңлап ала һәм бу бәрәкәтсез шөгыльне ташларга ашыга. Тукайның:
Матбага алгач, сине инсане галидер*, дисәм,
Кайда галилек сиңа, хали** икәнсең син һәнүз,*** —
(*Инсане гали — бөек кеше.
**Хали — буш.
***Һәнүз — һаман).
дигән юлларны эченә алган «Матбага белән уйнаган бер байга» исемле шигыре шушы кешегә адресланган.
Безнең шагыйрь тагын эшсез. Матди як та кысынкылана бара. Ярый әле, Габдулла дус бар. Аның карилектән килгән акчасы арага керә. Шуңа өстәмә рәвештә тагын бер чыганак ачыла.
К.Мотыйгыйның, матбагадан тыш, «Тәрәккый» («Прогресс») исемендәге китап кибете дә булган. Типография белән берлектә кибет тә ябыла. Калган китапларын сатып бетерүне Мотыйгый Г.Кариевка тапшыра. Килгән акчаның күпмедер өлеше сатучыга тәгаенләнгән була. «Әлбәттә,— дип яза Кариев, — китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен полиция китапларымны алып китте, үземне бер кич частьта кундырдылар».
Ни сәбәптәндер ул бөтенесен дә әйтеп бетермәгән. Архив безгә мондый мәгълүмат бирә: 1907 елның 8 июлендә приставка РСДРПның Урал оешмасы (Екатеринбург) тарафыннан басылган ике данә прокламация килеп керә. Тапшыручы кеше аларны Миңлебай Хәйруллиннан (Г.Кариевтан) алганлыгын әйтә. Мондый очракта полиция тиз кыймылдый бит: Кариев номерына тентү белән киләләр һәм берничә исемдәге революцион брошюра табалар. Билгеле инде, егет котылу юлын эзли: прокламацияләрне урамнан таптым, брошюралар К.Мотыйгый китаплары арасында иде, ди.
Икенче бер документта М.Хәйруллинны гаепләү буенча тикшерү эшенең тәмам булуы һәм материалларның җибәрелүе турында Саратов Суд палатасы прокурорына хәбәр ителә.
Эш судка ук барып җитмәгән. Г.Кариев, күрәсең, хәлнең җитдиләнә баруын абайлап, Уральскидан чыгып сызу ягын караган. Шул елның августыннан башлап без аны яңа гына оешкан «Сәйяр» труппасы составында күрәбез.
«Шуннан соң (тентүдән соң. — И.Н.), — дип дәвам итә Г.Кариев, — Тукаев партия кешеләре белән араны тәмам озде, икебез дә тәүбә иттек». Соңыннан да революцион эшчәнлек ягыннан бик үк аерылып тормаган Кариевның, жандармерия тырнагына эләгә язгач, өркеп калуы һәм революционерлардан тайчануы гаҗәп түгел.
Берәр партиядә рәсми рәвештә әгъза булып тормаса да, без Тукайның революцион эштә практик рәвештә дә катнашканын белеп киткән идек. 1907 елда талантына, шагыйрьлегенә тәмам ышанган Тукай, төп эше әдәби иҗат дигән фикергә килгәч һәм бигрәк тә дусты белән булган хәлдән соң, башлыча эсерлар рухындагы практик эшләрдән читкә киткән икән, биредә шулай ук артык гаҗәпләнергә урын юк.
Шулай да Г.Кариев истәлегендәге «тәүбә иттек» дигән сүзнең Тукайга кагылышлы өлешен кире кагарга кирәк. Безнең шагыйрь үзенең Җаекта калыплашкан иманыннан, ягъни революцион-демократик карашларыннан беркайчан да чигенмәде.

6

Тукайның 1906 ел урталарыннан башлап 1907 елның көзенә кадәр, ягъни бер елдан артыграк вакыт эчендә язганнарын да күләм ягыннан аз дип булмый. Иллеләп шигъри әсәр, шулар эчендә бер поэма. Барлыгы — меңнән артык шигырь юлы. Иллегә якын мәкалә һәм фельетон.
Әмма хикмәт санда түгел — хикмәт Тукайның ша гыйрь һәм публицист буларак гаять тиз үсүендә. Хикмәт — сыйфатта. Корама телдәге шигырьләре күренгәләсә дә, татарчаларында, гәрәбәдәй бодай бөртекләре арасындагы бакра кебек, гарәп-фарсы тәгъбирләре очраса да, Тукай хәзер, нигездә, саф татар телендә яза башлый. Аның теле, халыкның үзеннән алынган булып, халыкның сурәтле фикерләү рәвешен чагылдыра, халык теленең төс-оттенокларын, ис-ароматын сиздерә.
Үгет-нәсихәтчелек, дидактизм да инде бу чорда юкка чыга бара. Моңарчы күбрәк «без» исеменнән риторик шигырьләр сөйләгән, берсендә хәтта «бән димәгел, бән димәктә күп бәла», дип белдергән Тукай хәзер инде «мин» исеменнән язылган, ягъни индивидуаль кичереш ярдәмендә иҗтимагый мәсьәләләр күтәргән чын мәгънәсендәге лирик шигырьләр иҗат итә башлый.
Тукайның бу чорда ук нинди югарылыкка күтәрелүен күз алдына китерү өчен атаклы «Шүрәле» әкият-поэмасының шушы чорда язылуын искә алу да җитә. Пушкинның «Руслан һәм Людмила»сы рус поэзиясендә нинди роль уйнаган булса, татар поэзиясендә «Шүрәле» дә шундый эш башкарды. Шагыйрьнең әсәргә үзе биргән искәрмәсе дә кызыклы: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (Истинадән — нигезләнеп) яздым». Тукай да, Пушкин белән берлектә, остазы сүзләрен үзгәртә төшеп, поэмада тасвир ителгән дөньяга карата әйтә алыр иде: «Биредә татар рухы… биредә татар җире исе аңкый».
Тукай, Уральскидан тыш, татарлар яши торган төбәкләрдә нәкъ менә 1906 елның икенче яртысыннан башлап язылган шигырьләре белән таныла. Дөрес, киң халык массасы тарафыннан танылу түгел әле бу. Чөнки аның «Су анасы» һәм «Кәҗә белән сарык» кебек әкиятләре, «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» исемле поэмасы, балаларга багышланган шигырьләре әле язылмаган: бер генә китабы да укучы кулына барып кермәгән. Сүз хәзергә әле Тукай шигырьләренең һәм шигырьләре аркылы исеменең каләм тибрәтүчеләр, газета-журнал чыгаручылар һәм китап наширләре күзенә ташлануы турында бара.
Менә кайбер замандашларының яңа гына Казанга әйләнеп кайткан Тукай белән беренче танышуларына бәйләп әйткән сүзләре.
Галиәсгар Камал: «Мин шул килгән газеталардан Тукайның язган шигырьләрен эзәрләп барып, укый башладым». 1906 елда «Таң йолдызы» редакторы булган шагыйрь Сәгыйть Рәмиев: «… ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен газетабызга бик яратып баса идек».
Фатих Әмирхан: «Бу фамилия миңа «Әльгасрел-җәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде».
«Әльислах» исемле газета чыгарырга рөхсәт алынгач, газетаның рәсми редакторы (чыны — Ф.Әмирхан) В.Бәхтияров 1907 елның 25 апрелендә, язышырга үтенеп, Тукайга хат җибәргән.
Татарның барлык катлау интеллигенциясе каршында абруй казанган язучы һәм педагог, тарихчы һәм журналист Риза Фәхретдинов, Тукайның вакытлы матбугатта басылган шигырьләре белән танышып бара торгач, «татарның Мәгаррие булачак егет бу» дигән фикер әйткән.
Гыйльметдин Шәрәф җитәкчелегендәге китап нәшрияты «Шигырьләр китапханәсе» сериясеннән җыентыклар чыгарырга керешкәч, Габдулла 1907 елның мае тирәсендә Казанга хат язып җибәрә, минем дә шигырьләремне мәҗмуга итеп чыгара алмассызмы, ди. Г.Шәрәфтән уңай җавап килгәч, җыентыгын әзерләп бетереп, Казанга юллый. Хатында мондый юллар бар: «Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз да, нәшер итәргә разый булсаңыз, миңа тизлек берлә 50 тәңкә акча җибәреңез… Әгәр разый булмасаңыз, китабымны кире үземә кайтарыңыз».
Тукайның шушы хаты игълан ителгәнчегә кадәр Г.Кариев версиясе яшәп килде: Шәрәфләр «…Тукаевның шуңа кадәр «Фикер»дә, «Әльгасрел-җәдит»тә басылган шигырьләрен мәҗмуга рәвешендә бастырырга сорап, условиеләр язып җибәргәннәр». Габдулла, күрәмсең, риза булган, һәм Г.Шәрәф ул шигырьләрне утыз сумга сатып алган. «Тукаев, — дип яза Г.Кариев, — басылган шигырьне нигә алалар, аннан ни файда чыга, дип, Шәрәфләрне, бер тарафтан, кызганган кебек, икенче яктан, утырттым бит, дип, миңа көлеп сөйләгән иде». Яшь Тукайның дәрәҗәсен тагын да күтәрә төшсә дә, егетнең ягымлы беркатлылыгы безне елмайтса да, бу версиядән баш тартырга туры килә. Дөрес, Тукайның бу вакытта практик тормыш тәҗрибәсе ташып тормый. Шулай да газета-журнал битләрендә басылган шигырьләрне аерым китап итеп чыгарганда гонорар түләүне белмәслек дәрәҗәдә үк беркатлы булмаган ул.
Ахыр чиктә, Г.Кариев версиясен кире кагу артык зур югалту түгел. Чын «версия» дә Тукайның дәрәҗәсен һич тә киметми. Г.Шәрәф әллә кайдагы бер яшь шагыйрьнең шигырьләр тупламын кабул итә дә, бер генә түгел, бәлки ике китапчык итеп, тиз арада басып чыгара. Тукай җыентыкларына «3 дәфтәр» һәм «4 дәфтәр» дип куелганына игътибар итсәк, «Шигырьләр китапханәсе» сериясендә моңарчы ике генә китап чыкканлыгын аңларбыз.
Безнең Габдулла моңарчы да талантына һәм шагыйрьлегенә нык ышана иде. Хәзер исә китабы күренекле һәм зәвыклы нашир тарафыннан кабул ителгәч, газеталардан үтенеч хатлары да килгәч, Риза казый кебек могтәбәр затның җылы сүзе дә ишетелгәч, болай да кечкенә Җаек Габдуллага тагын да таррак булып тоела башлый. Канатлары ныгыган бөркет баласының, тар оядан чыгып, киң дөньяга очасы килә. Кая? Билгеле инде, Казанга! Кечкенә Апуш хәзер зуп-зур Тукай булды. Ул — шагыйрь. Аның халкына, милләтенә биргән олы вәгъдәсе бар. Бу вәгъдәне ул татар мәдәниятенең үзәге — Казанда гына үти алачак.
Моңа тагын Уральскига килеп төшүеннән үк башланган һәм унбер-унике ел дәвамында бер дә ташлап тормаган сагынуын да өстик. Балачагы никадәр генә ямьсез үтмәсен, туган туфрак — газиз. Кимсетелүләр һәм ачлык-ялангачлык инде онытылган. Сирәк була торган кечкенә шатлык һәм куанычлар исә, вакытның зәңгәр томанына өртелеп, матур булып зураеп күренәләр, дулкынландыралар. Кырлай урманы, чәчәкле болыннар, тар инеш һәм чишмә буйлары Габдулланың йөрәген сыкратып, туктаусыз чакырып торалар. Казанның үзен инде әйтәсе дә юк. Бала чагында гаять мәһабәт булып күренгән таш кала унике елдан соң аның хыялында, һичшиксез, нур эчендә йөзә торган әкият шәһәре булып калыккан. Аннан да бигрәк, ул бит татар милләтенең, татар халкының мәдәният үзәге. Анда Гаяз Исхакый бар, Галиәсгар Камал бар.
Казанга ашкынуының соңгы вакытта ни дәрәҗәгә җиткәнлеген күз алдына китерү өчен «Пар ат» исемле шигыренә күз ташлыйк.
Менә шагыйрь, пар атка утырып, «гомер иткән» шәһәре белән саубуллаша да Казанга юл тота. Сагыш, каршылыклы уй-тойгылар, йокымсырау. Менә бервакыт кучерның: «Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!» — дигән тавышы яңгырап китә.
Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на! на!»
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Күп еллар буе әдәбият сөючеләр генә түгел, бәлки белгечләр дә бу шигырен Тукай Казанга кайткач язган дип уйлап килделәр.
Менә без «Фикер» төпләмен актара башлыйбыз. 1907 ел. Гыйнвар, февраль, март, апрель, май… Чү! «Пар ат» шигыре! 17 сан, 6 май… Димәк, шигырь Тукайның Казанга чыгып китәреннән 5 ай элек язылган. Шагыйрьнең «пар ат» дигәне хыял канатлары икән. Г.Кариевка язган хатында мондый сүзләр бар: «Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетте вә шунда бару хакында шигырьләр яздыгым Казанда инде!» «Шигырьләр», ди Тукай. Кем белә, бәлки, «Айрылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин, и Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин» дип башланган «Туган җиремә» шигыре дә Җаекта язылгандыр…
Соң, эш нәрсәдә? Җыенырга да юлга чыгарга! Тукайны хәзер Уральскида бернәрсә дә тотмый. Газета һәм журналлар тукталды, үзе эшсез калды. Ә Казаннан чакырып торалар. Җитмәсә, көзен солдатка караласы бар. Нигә һаман суза, нигә җәен Уральскида уздыра? Бәлки, акчасы юктыр?
Түбәндәге документ исә безне бөтенләй аптырашта калдыра.
«Домашнее условие.
Мы, ниже подписавшие, решили издавать в г.Уральске газету на татарском языке под названием «Яна турмуш» («Новая жизнь») на паях…» Моннан соң бер пайның 100 сум торганлыгы, җитәкчелек эше К.Мотыйгый кулында булачагы әйтелә. Аннары имзалар китә һәм пайның суммасы күрсәтелә: К.Мотыйгый-Төхфәтуллин — 500 сум, Мөхәммәтгали Мусин — 100 сум. Г. Тукаев — 100 сум. «Город Уральск. Июля 20 дня 1907 года».
Димәк, 1907 елның июль ахырында да әле Тукайда Казанга бөтенләйгә күчеп китү (дөресрәге, әйләнеп кайту) фикере урнашып җитмәгән. Ул гына да түгел, «Яңа тормыш» газетасы ходка китсә, солдатка каралгач (әгәр алынмаса), кире кайтырга да нияте булган.
Тукайның бу сәер карары ике сәбәп белән аңлатылса кирәк. Беренчесе — Габдулланың үз шәхси тормышын үзгәртү мәсьәләсендә илтифатсызлыгы дип әйтергәме, әллә иренчәклек яисә карарсызлыкмы, һәрхәлдә, авыр кузгалучанлыгы. Уральскида инде аның тормышы көйләнгән, кандалалы булса да, гостиницада номеры бар, өс-башы бөтен, моңарчы ач та түгел иде, дус-ишләре, туган-тумачасы бар. Ә Казанда ничек булыр? Кайда торыр, нинди килергә яшәр?
Үзе дә хисап биреп бетермәгән, һәрхәлдә, телдән әйтү ихтималы булмаган икенче сәбәп — шикләнү, сагаю, ягъни үзенең «мин»е, дәрәҗәсе өчен хәвефләнү. Уральски да хәзер Тукай һәрьяктан караганда да беренче скрипканы уйный. Казанда югалып калмасмы? Габдулла биредә томаланып яткан бер вакытта Казан яшьләре бик нык үскәннәрдер, алга киткәннәрдер. Аңа авыл малаена караган кебек карамаслармы?
Әнә шундый икеләнү эчендә көн артыннан көн уза, призыв көннәре һаман якынлаша. Бу вакыт Тукай үзенең Казанда чыгачак ике җыентыгы белән мәшгуль. Яңа шигырьләр яза, өстәр өчен Г.Шәрәфкә җибәрә, нашир белән хат аша хәбәрләшеп тора.
Призывка кайту өчен акча юнәтү мәсьәләсе белән дә шөгыльләнгән. Атасыннан калган йорт бу вакытта әле исән икән. Габдулланы бердәнбер варис дисәң дә ярый. Чөнки абыйсы Мөхәммәтшәриф күптән вафат, ә апасы Газизә дәгъва итмәгән булса кирәк. Габдулланың үтенече һәм прошениесе буенча опекун йортны сата да шуннан килгән 100 сум акчаны Уральскига җибәрә («Яңа тормыш»ка вәгъдә ителгән йөз сумның шушы акча булуы мөмкин).
Менә сентябрь керә, ул да үтеп бара. Ниһаять, унике ел гомер иткән шәһәрне калдырып китү көне җитә.
Эшлисе эш эшләнеп беткән, күрәсе кешеләр күрелгән, әйтәсе сүзләр әйтелгән. Җыенырга да юлга чыгарга гына калды. Җыену да озак түгел. Кечкенә сандыкка охшаш камыш кәрзингә күлмәк-ыштан кебек нәрсәләр, көндәлек тормыш өчен кирәкле бүтән ыбыр-чыбырны саласы да дыңгычлап китап тутырасы. Арада Пушкин һәм Лермонтовның бер томлыкларыннан кала, пөхтә итеп тышланган Коръән дә бар.
Менә барысы да тәмам. Вокзалга чыгып китәргә вакыт җитә, атлар килеп туктый. Озатырга килүчеләр, гадәт буенча, утырып дога кылалар да станциягә юнәләләр.
Габдулланы кемнәр озатып калган соң? Олы Газизә апасы белән ул өйләренә барып саубуллашкан дип уйларга кирәк. Кече Газизә апасы исә Габдрахман белән (бае җибәргән булса) станциягә килгән булыр…
Кайбер озатучыларны тәгаенләп әйтергә мөмкин. Биредә безгә Тукайның иптәшләре белән төшкән фоторәсеме ярдәмгә килә. Менә, таныш булыгыз: сулдан уңга — «Казан» гостиницасының буфетчысы Нәҗип Зарипов, Мортаза Гобәйдуллинның хисапчысы Курушкин, аның ук приказчигы Рәхмәтулла Хәйруллин, Тукай үзе һәм аның белән бергә мәдрәсәне ташлап чыккан Сираҗетдин Белюков. Фотода Кариев юк. Димәк, булачак артист бу вакыт инде Уральскидан киткән. Фотога төшүнең нинди уңай белән булганын да чамаларга мөмкин. Габдулла белән Җаекта үткәргән елларның истәлеге булсын дип, мөгаен, моны иптәшләреннән берсе оештырган. Тукайның төс-кыяфәтенә, өс-башына игътибар итегез. Шагыйрьне беренче башлап Казанда күргән замандашлары аның тышкы кыяфәтен нәкъ шулай тасвир итәләр. Димәк, бу рәсем Тукай китәр алдыннан алынган.
… Ниһаять, соңгы звонок. Поезд акрын гына кузгала. Озатучылар, хәерле юл теләп, кул изиләр.
Поезд, йөрешен шәбәйтеп, шагыйрьне сөекле Казанына таба алып китә. Аны нәрсә көтә? Хәзергә әле бу аңа билгесез. Күңелендә өмет һәм шөбһә, сагыш һәм куаныч — барысы бергә укмашкан…