ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Моңлы саз чыңнары — 4 бүлек. Туган туфрак

Дүртенче бүлек

Туган туфрак

1

1907 елның октябрь башлары. «Йолдыз» газетасының секретаре Галиәсгар Камал ялгыз гына эшләп утырганда, ишек шакып, редакция бүлмәсенә яшүсмер кыяфәтле бер егет килеп керә. Тәбәнәк, чандыр. Өстеңдә казакига да, җиләнгә дә тартым өс киеме, аягында итек дип тә, читек дип тә атарга мөмкин булган бер нәрсә, чалбарын аяк йөзенә төшергән. Яланбаш, җитү чәчле.
Шәкерт-мәкертләрнең редакциягә килгәләп йөрүләре гадәти хәл булганга күрә, Г.Камал артык илтифат итмичә, яңадан өстәленә иелә. Әмма гаҗәеп хәл: кунак тәкәллефсез-нисез генә редактор өстәле янына уза да, бер урындыкка утырып, өстәлдәге газеталарны караштыра башлый. «Малай»ның болай үзсенеп китүе Галиәсгаргә бик үк ошап җитмәгән, күрәсең, кырыс кына карап куя. Озак сүзсез торуны килештермичә, «малай» телгә килә:
—    Һади әфәнде тиз килер микән?
Бу, мөгаен, редакторга атасы хәзрәт сәламен тапшырырга дип килгән берәр мәхдүм. Галиәсгарнең мыгырданып кына әйткән җавабыннан соң шактый вакытка тынлык урнаша. Ниһаять, «мәхдүм» тагын сүз башлый:
—    Безнең газета-журналлар сезгә килгәндер бит, Галиәсгар әфәнде?
—    Нинди газета-журналлар?
—    «Фикер», «Әльгасрел-җәдит», «Уклар».
—    Сез Уральскиданмыни?
—    Ие…
—    Алай булгач, сез анда шигырьләр яза торган Габдулла Тукайны да белә торгансыз?
«Малай» чак кына елмая да: — Ул «Апуш» мин булам, — дип куя. Шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән танышуы да шундыйрак рәвештә булган.
Гаяз Исхакыйның Казан төрмәсендә утырган чагы. Шушы араларда суд булырга тиеш. «Таң»чылар, киңәш-табыш итешеп, Гаязның хәлен җиңеләйтү өчен хәрәкәт итәргә карар кылганнар. С.Рәмиевкә дә бер вазифа йөкләнгән. Әнә шул вазифаны үтәү йөзеннән бер кеше янында булып, үтенече мәсхәрәле төстә кире кагылгач, хурланып кайтып, якты дөньяга күтәрелеп карыйсы килмәгән бер көнне Сәгыйтьнең «Болгар»дагы номерына әлеге «малай», ягъни Тукай, килеп керә дә, үзенең Уральскидан килгәнлеген әйтеп, Камил Мотыйгыйдан сәлам тапшыра. Хуҗа, чакырылмаган кунакка өнәми генә бер карап куйгач, тәрәзә янына барып, төн караңгылыгына текәлә. Нигә кирәк аңа Уральскне да Мотыйгые! Аннары ул, кунакның, тәкъдим иткәнне дә көтмичә, буш урындыкка килеп утыруын абайлап, һаман аркан торган килеш, бер сүз булсын дигән кебек кенә сорау бирә:
—    Сез анда шәкерт идегезме?
—    Шәкерт тә идем, хәлфә дә идем.
Хуҗа үртәлеп уйлап куя: «Булырсың инде, хәлфә булырга кыяфәтең бик килгән!» Озак паузадан соң, Тукай тагын сүз башлый:
—    Сәгыйть әфәнде, мин сезгә «Царь-Голод»ның тәрҗемәсен җибәргән идем. Сез аны басмадыгыз да, җавап та бирмәдегез…
Хуҗа ялт итеп кунакка таба борыла:
—    Соң сез кем буласыз?
—    Габдулла Тукаев булам…
—    Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәгез ни була? Мин сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр идем! Әй, Тукаев, Тукаев!..
Шуннан соң, кунакка да стакан китертеп, суынып беткән чәйне эчә-эчә, Сәгыйть күңелсезлегенең сәбәбен аңлата. Мәсьәлә ачыклангач, Тукай, әлбәттә, Г.Исхакыйны күрү теләген белдергән. Суд алды көннәре булу сәбәпле әдип янына кертмәгәннәрме, әллә инде солдатка каралу өчен ул туган якларына ашыкканмы, теләгенә ирешә алмаган. Истәлекнең дәвамы да шуны раслый. “Бер ун-унбиш көннән, — дип яза С.Рәмиев, — тагын әйләнеп Казанга килде. Бу дәфга килгән көннәре Гаяз әфәнденең Казан төрмәсеннән сөргенгә озатылган көннәре иде.
—    Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде? — диде.
—    Булмас шул инде, – дидем”.
Ике очрашу, ике танышу. Гадәти танышудан бигрәк, Тукайча танышу. Билгеле инде, «Йолдыз» редакторын соравы исә «Царь-Голод»ның тәрҗемәсе турында сүз кузгатуы — сылтау гына. Югыйсә нигә кирәк аңа Максуди һәм «Әльгасрел-җәдит»тә әллә кайчан басылып чыккан мәкаләнең кулъязмасы? Төп теләге, әлбәттә, Г.Исхакыйны күрү, Г.Камал һәм С.Рәмиев белән танышу, аралашу, киләчәктә, мөмкин булса, дуслашу. Тик менә ничек кабул итәрләр? Авыл малае итеп карамаслармы? Габдулланың исә үз горурлыгы бар. Менә ни өчен ул, исем-фамилиясен әйтеп кул сузарга ашыкмаган кебек, бу шәхесләр янына килүенең төп сәбәбен яшерә, юк-бар сылтау таба, сыный, күзәтә, уратып кына максатка якыная.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Тукай башлап «Болгар»ның утызынчы номерына урнашкан. Ә инде «Болгар»да үткәргән гомеренең күбрәк өлешендә ул атаклы кырыгынчы номерда яшәгән. «Атаклы», дим, чөнки Тукай турында язылган фәнни хезмәтләрдә һәм әдәби әсәрләрдә шушы бүлмә телгә алына. Бу бүлмәгә, күп кенә шигырьләрдән кала, бөтен бер поэма багышланган. Каралып кайтканнан соң, Габдулла нәкъ менә шушы номерга урнашачак. Хәзергә исә ул Г.Камал, С.Рәмиев, Ф.Әмирхан һәм башка Казан яшьләре белән таныша, шәһәрнең төрле урыннарында була, балачак хатирәләрен яңарта, «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер исемле мәкалә язып (Шәй — әйбер), «Әль-ислах» газетасына тапшырырга да өлгерә.
Берочтан ул туган якларына кайтырга әзерләнә. Өс-башын үзгәртә, туганнары һәм якыннарына күчтәнәч ала. Унике ел югалып торганнан соң, әтрәгәләм булып кайтырга ярамый ич инде. Җитмәсә ул хәзер Гариф мулла мәхдүме генә түгел, бәлки танылып килә торган татар шагыйре, Кушлавычта һәм Кырлайда балачак дуслары бар. Каенсар авылында аның күңеленә «ак фәрештә» булып кереп калган Саҗидә апасы яши. Кырлайда Зөһрә әнисен һәм энесе Садрыйны күреп чыгарга кирәк.
Тукайның солдатка каралу уңае белән Казан артына кайтуы турында архивта сакланган һәм автор тарафыннан җыелган истәлекләрдән чыгып хөкем иткәндә, ул анда ай-ай ярым чамасы вакыт үткәргән… Най, шулай булсачы! Ул чагында крестьянның йөрәк тибешен ярым сабый чагында гына ике-өч ел буе тыңлап калып, унике елын Казаннан еракта үткәргән Тукайның халык күңеленә якынлыгын аңлату җиңеләя төшәр иде: ай ярым эчендә күп нәрсә күрергә, күп нәрсә ишетергә мөмкин.
Чынлыкта исә туган якларында шагыйрь ун-унике көннән артык тора алмаган.
Октябрьнең 15—16ларында әле ул Казанда. Чөнки «Әльислах»ның 17 октябрь санында чыгачак «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» дигән мәкаләсенең корректурасын карыйсы бар. Бәлки әле, мәкаләсе басылган газетаны кулына алгач кына юлга чыккандыр. Каралу исә 27 октябрьгә тәмам булган. Габдулла, артык юанмыйча, «Казанда мине эш көтә» дип, ашыгып кайтып киткән. Ничек исәпләсәң дә, һаман шул ун-унике көн.
… Менә безнең Габдулла, ямщик яллап, Казаннан чыгып китә. Билгеле инде, иң элек ул Каенсарга юл тота. Саҗидә апасы «приемга кадәр Габдулла бездә ун көнләп торды» дисә дә, бу раслау — хәтер алдавы нәтиҗәсе. Шулай да якын күргән апасы йортыннан ашык-пошык кына китеп тә бара алмаган.
Каенсардан Кушлавычка барышлый, Тукайның Кырлайга тукталганлыгы, остазы Фәтхерахман мулла өендә чәй эчеп чыкканлыгы һәм кордашы Ахун Сабирҗановларга сугылганлыгы билгеле. Хәзрәтнең улы Хәлилрах-манны да, Ахунны да ул күрә алмый, болар Арчага каралырга китеп өлгергән булалар. Габдулланың мәрхүм Сәгъди йортында булып чыкканлыгына да шикләнмәскә мөмкин.
Кушлавычта Габдулла двор төшерүче Ситдикъка тукталган. Кызмача хәлдә килеп, кечкенә Габдуллага сәлам биргән, әмма җавап ала алмаган агай бу. 24 октябрьдә иртүк Кушлавычның каралачак егетләре кырпак белән капланган туң юлдан Олы Әтнәгә юл тоталар. Никрутлар бит — атларны каезлап, бик тиз барып җитәләр.
Волость управасы янында — мәхшәр! Шулай булмый хәле юк: дүрт волость егетләре карала биредә. Үзләре генә биш йөздән артык. Шуңа тагын һәркайсының атасын яисә берәр туганын өстик. Бу әкәмәтне карарга җыелган Әтнә кешеләрен дә кушыйк.
Бер якта вак сәүдәгәрләрнең арбалары тезелеп киткән. Арба тәртәсенә асып куелган көянтә үлчәүдә конфет, прәннек, чикләвек, көнбагыш кебек нәрсәләр сатыла.
Мәйдан гөж килә.
Бүгенгә әле каралырга килүчеләрне исемлек буенча барлау һәм жирәбә алу булачак.
Менә бервакыт старосталар үз егетләрен управа болдырына таба җыеп китерәләр. Хәрби писарь килеп чыга.
— Фәлән Фәләнов! — Эздич! — Фәлән Фәләнов.— Монда!
Барлау беткәннән соң, жирәбә салу башлана. Жирәбә дигәне — номер язып бөтерелгән кәгазь. Шуларны кечкенә кисмәк сыман түгәрәк савытка тутырып болгаталар. Каралучы егет калтыранган куллары белән (бәхетле номермы, бәхетсезме булыр!) «кисмәккә» тыгылып кәгазьне ала да писарьга күрсәтә.
Тегесе, номерын язып алгач, кайтарып бирә. Билгеле инде, Габдулланың да исем-фамилиясе яңгыраган, ул да «здесь» дип җавап биргән. Ул да кисмәккә тыгылып жирәбә кәгазен алган. Чират номерын гына белмибез. Габдулланың (һәм күпләрнең) фамилиясе архивта сакланмаган шул…
Жирәбә алгач, өйләргә таралалар: шушы авылныкылар — үз өйләренә, ерактан килгәннәр — фатирларга. Төркем-төркем булып оешалар да, мәчет картларыннан һәм мулладан качынган булып, күңел ача башлыйлар. Вер кызып алгач, урамга чыгалар, гармунга җырлап пәриләр. Мулла да, тәкъва картлар да эчтән тыналар, — патша хезмәтенә китүчеләр бит, ни әйтсәң дә.
Жирәбәдән соң Габдулла, Әтнәдән сигез чакрымдагы Олы Мәңгәргә барып, Габделвәли исемле кеше өенә төшә.
Замандашларының «Габдулла Тукай Мәңгәрдә биш-алты көн торды» дип раслауларыннан без аңа өч урынлы нур сан язылган жирәбә чыкканлыгын чамалый алабыз. Мәңгәрдә ул биш-алты көн тора алмаган, әлбәттә, күп булса, ике-өч көн кунган (ягъни каралуның соңгы көненә кадәр).
Билгеле инде, Тукай — Әтнәдә булсын, Мәңгәрдә булсын — никрутларның да, авыл кешеләренең дә бик тиз күзенә ташланган. Өстендә яңа җәйге пальто, салкын булуга карамастан, аягында штиблет, башында кепка. Өсләренә бишмәт (кайберләре чикмән), аякларына тула оек белән чабата (итеклеләре бик сирәк) кигән никрутлар Габдулла кебек ыспай киемле бай малайларына матур күз белән карамаганнар. Мондыйларны, котылып калып та, китәчәкләрне һәйбәтләп сыйламаса, тукмап ташлаудан да тартынмаганнар.
Габдулла турында, әлбәттә, чыш-пыш киткән: «Кем бу?» «Кушлавыч хәзрәтенең мәхдүме, ди». «Кит әле, аның солдатка китәрлек малае бармыни?» «Юк, бу үлгән хәзрәтнеке, хәзер Уральскида тора, ди. Бик гыйлем егет икән».
Габдулланың мәрхүм хәзрәт малае булуы, галимлеге, үзен гади һәм табигый тотуы, акыллы күзләренең үткен карашы иң бәйләнчек һәм усал егетләрне дә тыеп кала торган булган. Аны эчү мәҗлесенә дә кыстамаганнар. Килеп-китеп йөрүләре дә аңа хөрмәт күрсәтү, акыллы киңәш итешү, ара-тирә зарлану, эч бушату өчен генә. Үткен күзле һәм сизгер күңелле Габдулла шушы ике-өч көн эчендә аз нәрсә күрмәгәндер дип уйларга кирәк. Кызып алгач, «без барсакмы, күрсәтербез фәлән җирнең патшасына» дип күкрәк каккан арысландай егетләр, йөзләреннән кан качкан хәлдә, управадан килеп чыгалар. Котылып калганнарының исә авызлары колакларына җиткән була.
Никрутларның җырлары да патша хәзрәтләренә хезмәт итү теләгенең ничаклы булганлыгын ачык күрсәтә:
Әнкәй, мине ник таптың,
Ник таптың да ник бактың?
Үсеп буйга җиткәченнән,
Падишага ник саттың?
Дүрт волостьның яше җиткән егетләре, аларның аталары һәм туган-тумачалары җыелган Әтнәдә авылдагы социаль каршылыклар да бөтен кискенлегендә ачылып киткән.
Бүген без архивның хәрби чакыруга кагылышлы фондын актара башласак, сау-сәламәт булып та, котылып калганнар яисә алынырга тиешле булмаса да, алынганнар турындагы дистәләгән шикаять кәгазьләренә тап булырбыз. Кемнәрнедер майлап-җайлап, акча түгеп, гаскәри хезмәттән йолып калу кебек гаделсезлекләр 1907 елда аеруча кискен булып күзгә ташланган, халыкның ачуын беркайчан да булмаган дәрәҗәдә кабарткан. Чөнки крестьян хәзер элеккеге крестьян түгел инде, 1905 елдан соңгы крестьян. Аннары, Столыпин реформасын тормышка ашырган вакыт бу: кулакка тагын да ныгырга ирек бирелә, хутор байлары барлыкка килә. Ягъни күпчелек белән азчылык үзара пычакка-пычак килгән вакыт. Төшереп алган никрутларның үзләреннән яисә, улы китеп барса, ике кулсыз калачак картлардан әнә шуңа кагылышлы гыйбрәтле хәлләрне Тукай Әтнә һәм Мәңгәрдә аз ишетмәгән, билгеле. Дусты Г.Кариевка: «Мин дә менә Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым», — дип язганда, ихтимал, әнә шуларны да күздә тоткандыр.
26 яисә 27 октябрьдә Тукай, салкыннан һәм дистәләгән күзләр карашыннан җыерылып, врачларның, терлек-туар карагандай, тупас итеп капшау, эткәләү-төрткәләүләреннән кимсенеп, каралу бүлмәсендә күпмедер ямьсез минутлар кичергәч, «ак билет» алып чыга. Шулай булмыйни: бер замандашы әйткәнчә, «иң җитми, буй җитми», бер күзе бик үк сау түгел.
Габдулла, котылгач, Саҗидә апасын шатландырырга теләп, Каенсарга юнәлә. Тагын берничә көнгә калырга кыстасалар да, күндерә алмыйлар. Апасы аның кулына поп бияләй, аягына киез итек кидереп озата. Әмма соңгысының гомере озын булып чыкмаган: күпмедер вакыттан соң Казаннан хат килә: сүз арасында Габдулла әлеге киез итекне яндырганын әйтә.

2

«Болгар» номерлары урнашкан йортның Евангелистлар (хәзерге Татарстан) урамы ягындагы парадный ишегеннән керәсең дә, укалы картуз кигән швейцар Закирга сәлам биреп, тимер баскычтан өченче катка күтәреләсең. Коридор буйлап сулга, ашханә залына (ресторан дисәң дә була) таба бар. Өске ягы пыялалы ишеккә барып төртелерсең. Сулга борылып кара. Иң кырый ишек. Остендә «40» дип язылган дүрткел калай кагылган. Шакы. Җавап бирмиләр? Димәк, хуҗасы чыгып киткән. Зарар юк, ач та кер. Хуҗаның үз номерын бикләп йөргәне юк.
Иң элек уң якта соры одеал ябылган тар гына каты тимер карават күзеңә ташланыр. Кабан күленә карый торган бердәнбер тәрәзә янында кечерәк кенә өстәл булыр. Тәрәзә төбе, өстәл өсте, өстәл асты китап-журнал һәм төрле кәгазьләр белән тулган. Өстәлнең бер кырыенда яртылаш янган шәм тора (электр тогы кайвакыт бетеп тора, күрәсең). Гади генә артлы ике урындык. Тагын нәрсә? Кергәч тә ишекнең сул ягында элгеч бар икән әле. Анда кепка, төймә тишегеннән генә эленгән пальто күрерсең. Бүлмә тар, кечкенә. Хәзерге хисап белән ойткәндә, күп булса, сигез-ун кв.метр.
Кырыгынчы номерның Тукай яшәгән чагындагы эчке күренеше якынча әнә шундый.
Туган якларында булып, гаскәри хезмәттән дә котылгач, Казанда төпләнеп калу фикере инде өстенлек алган. Әмма моның өчен ни беләндер шөгыльләнергә, ай саен күпмедер вазифа (хезмәт хакы) китерә торган эшкә урнашырга кирәк. Дөрес, Габдулла Казанга килеп төшүгә үзенә шөгыль тапкан. Чын булса, ул килгән көнендә үк, «Әльислах»ның рәсми редакторы В.Бәхтияровтан газетаның хәле турында сорашып торган. Редакторның: «Хәзергә Фатих Әмирхан белән икәү генә алып барабыз, язышырга сүз бирүчеләр бар», — дигән сүзенә каршы ул: «Алайса мин сезнең өченчегез булам», — дип әйткән. 1907 ел, 30 декабрь тарихлы хатында Тукай болай ди: «Үзем теләп кенә «Әльислах»ка хезмәт итәм. Жалованье башка җирдән алам». Бу сүзләрне Габдулла җитди тонда язса да, без биредә ачы юмор ишетәбез.
Тукайның «Әльислах»ка хезмәт итүе шигырь яисә мәкалә биреп бастыру белән генә чикләнмәгән. Ул редакциягә даими хезмәткәр кебек үк килгән, киңәш-табыш итүдә, материалларны эшкәртүдә катнашкан, Ф.Әмирхан сүзләре белән әйткәндә, «үзен мәзкүр газетаның һәйәте тәхририәсеннән (редколлегия әгъзасыннан) саный башлаган». Ул гына да түгел, аңа газетаның әдәбият бүлеген алып бару эше тапшырылган. Ләкин… вазифасыз, ягъни хезмәт хакыннан башка гына.
Нишләмәк кирәк, «Әльислах»ның артында калын кесәле байлар тормый. Газетаны чыгарыр өчен кирәкле сумма Ф.Әмирхан белән В.Бәхтияровның үзара салышулары, Фатихның шәхси дусларыннан кайбер хәллерәк яшьләрнең ярдәме һәм шәкертләрдән җыелган тиеннәр хисабына тупланган.
Ф.Әмирханның бер хатыннан күренгәнчә, редакциядә бердәнбер кеше, ул да булса газетаның редакторы В.Бәхтияров, 15 сум эш хакы алган. Секретариатка дип билгеләнгән 20 сумны Фатихның эш хакы итеп карап булмый. «Мөхәррирләренә (ягъни язышучыларга) бер дә түләнми диярлек» дигән сүзләрдән без бик сирәк очракта, аерым материалларга гына гонорар бирелгәнлекне аңлыйбыз. Нинди хисаптан? Билгеле инде, секретариатка дип тәгаенләнгән әнә шул 20 сумнан.
Шул ук вакытта чыгып килгән «Әхбар» газетасының хәле исә бөтенләй башка. Бу газета Сөләйман Аитов, Садыйк Галикәев, Садыйк Мусин, Гайнетдин Мөэминов, Вафа Гайнуллин, Әхмәтгәрәй Әҗемов, Габделвәли Юнысов, Габделхәмит Казаков кебек Казанның зур байларыннан торган компания акчасына чыгарылган. «Әхбар»ның җитәкчеләре, яхшы гына эш хакы тәкъдим итеп, Тукайны даими язышучы һәм хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Тукай башта риза булган кебегрәк күренсә дә, бераздан яңа оешып килә торган «Китап» исемле кечкенә нәшриятка 25 сум айлык белән экспедитор булып урнаша.
Танылган шагыйрьнең мәдрәсә сабагы алган һәм адрес язарлык русча белгән теләсәкем башкарырлык эшкә керешүенә замандашлары нинди мәгънә бирергә белми аптырыйлар. Габдулла исә, берни булмагандай, дәшми-тынмый эшләп йөри: корректура карый, борын очын тирләтә-тирләтә посылка тегә, тартынмый-нитми почтага күтәреп китә.
Берничә елдан соң гына мәсьәлә ачыклангандай була. Иптәшләреннән берсенә ул болай дип сөйләгән:
«Мине «Әхбар»га чакыралар. Мин анда кирәк, нәрсә бирсәләр дә, телим-теләмим, тәрҗемә итәргә тиешле булам һәм һәр номерга 2—3 йөз юл нәрсә язарга тиешле. Минем русчам Уральскидан килгәндә зәгыйфь иде. Үзем теләгән нәрсәләрне тәрҗемәгә куәтем җитсә дә, ни иирсәләр аны тәрҗемә итәргә үземдә икътидар хис итми идем. Бу фәкать минем үз күңелемдә сакланган, ул вакыт беркемгә дә белдерү ихтимал ым булмаган бер сер иде. «Әхбар»га кереп, мин үземне сынатырга бер дә теләми идем».
Мемуарчы Тукай сүзләрен, арттырмый-киметми, ничек булганча дөрес биргән дип уйлыйк. Ул чагында да шагыйрьнең, сынатудан куркып кына, «Әхбар»га бармый калуына ышанасы килми. Эчке дөньясын ачып салырга яратмый торган Габдулланың, тирәнгә керергә теләмичә, теленә килгән беренче җавапны әйтеп ташлау гадәте бар.
Дөрес, Казанга килгән айларында ул, җитди газета саналган «Әхбар»га, редакторы һәм язышучыларына лупа аша карап, вәсвәсәгә бирелми калмаган. «Русчам зәгыйфь иде» диюе дә вәсвәсә нәтиҗәсе. Шул ук иптәшенә ул тагын болай дигән: «Мин болар (Казан яшьләре.— И.Н.) арасына кереп, башта тәмам югалып калдым. Эч попта, үземнең әлегә кадәр Уральскида капланып ятуыма ачына башладым… Мин гади мөтәрҗим (Мөтәрҗим — тәрҗемәче, тылмач) дип йөри торган фәләннең Пушкинны тәнкыйтькә көче җиткән Белинскийларны тәнкыйтькә куәте җитәрлек, рус әдәбиятыннан хәбәрдар булуы пишкадәмнәр янында мине сахра малае итеп калдырды».
«Әхбар» урынына экспедиторлыкны сайлавының тирәнрәк сәбәбе турында уйланыйк.
Шул ук вакытларда Тукайга икенче бер тәкъдим дә була. «Әле Оренбурдан да мине чакырып хат килде. «Вакыт» гәзитәсендә, «Шура» журналларында эшләргә, 40 тәңкә айга жалуние бирәләр. Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбур язучылары илә гәзитә аркылы бераз чәкәләшеп алган идек» (Апасы Газизәгә, 27 март, 1908 ел). Димәк, юк-юк та, Оренбургка күчеп китү фикере Тукайның күңеленә килгән. Моны аның тагын бер хаты раслый.
Тормышыннан, эшеннән һәм үз-үзеннән зарланып алганнан соң (сәбәбен без соңрак күрербез), ул Ф.Әмирханга болай ди: «Оренбурга Фатих Кәримев («Вакыт» редакторы.— И.Н.) чакырган иде. Анда барсам, бәлки, үземә мөгайян эш булыр һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде, дим. Ни эшлим? Барыйммы икән?» (2 июнь, 1908 ел.) Мәгълүм булганча, Тукай анда китмәде. Китмәде генә түгел, шундый чакыруны кабул иткән Борһан Шәрәф һәм Кәбир кебекләрне
Безнең урам аркылыга ага суның салкыны:
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны, —
дигән сатирик куплет белән тамгалады. Һәм ул китә д алмый иде. Сәбәбе шул ук хаттан күренә: «Монда «Эльислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземне-кальбән сөйгән гәзитәдә идеямә хезмәт итәр идем». Димәк Тукайны Оренбургка китүдән, башлыча, «Вакыт» белән «Шура»ның сәяси юнәлешләре тыеп калган.
«Әхбар»га кайтыйк. Матбугат эшләре комитетыны губернаторга җибәргән отношениесендә болай диелә: «Әхбар» — уртача юнәлешле газета, хәтта «Бәянелхак» һәм «Казан мөхбире»ннән дә уңдарак». «Әхбар»ны «Бәянелхак» тан да карарак итеп бәяләгән цензор белән без килешә алмабыз. Әмма аның «Вакыт»тан уңдарак торганы бәхәссез. Шулай булгач, Тукай ни өчен әле «Әхбар»да эшләргә атлыгып торырга тиеш? Иң яхшысы «жалованьены бүтән төштән», ягъни экспедиторлыгы өчен Габдрахман Дәүләтшиннан (Әхмәт бай Хөсәеновның асрарга алган улы) алып булса да, «Әльислах»та эшләү.
Бар иде Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә чыгып килгән «Урал»  газетасы. Хөкүмәт аның яшәве белән килешә алмады. Бар иде иске тәртипләрне саклап калырга тырышучы фиркаләргә очып-очып кунган татар эсерларының «Таң йолдызы» һәм «Тавыш» газеталары. Алар да җан-тәслим кылдылар. Бар иде Галиәсгар Камал тара фыннан чыгарылган «Азат халык» газетасы. Ул да кыс ка гомерле булып чыкты. Бар иде дилбегәсе Тукайны үз кулында булган «Фикер» газетасы. Ул да тегеләр артыннан китеп барды. Большевистик «Урал»дан башкалары барысы да революцион-демократик юнәлешле газеталар иде.
Килде бер заман, болар кулыннан төшкән революцион-демократик байракны күтәреп алган бердәнбер газета булып «Әльислах» калды. Әмма аның хәле шәптән түгел. Финанс ягын инде беләбез. Жандарм идарәсе һәм цензура җентекләп күзәтә. Милләтнең үз эчендәге реакцион көчләр төрлечә һөҗүм итәләр. Казан шәһәре ахуны һәм тугыз мулланың имзасы куелып, губернаторга кергән прошениедән, стилен үзгәртмичә, бер генә өзек китерик:
«В г.Казани издается с недавних времен татарская газета «Эльислах», сотрудниками каковой являются из разных наших училищ, в г.Казани, не прилежные к учению ученики, не удовлетворяющие поведениями: цель которых не есть прогрессивность, а напротив, возмущающая». Бу очракта муллалар хаклы. «Әльислах»ның программ мәкаләсеннән без мондый юлларны укыйбыз: «… гыйлем юлларын һәрбер сыйныфка бертигез, ачык итә торган сәяси вә икътисади сәбәпләрне үзләренә максат иткән сәяси хизепләр (Хизеп — партия) (ягъни сул партияләр.— И.Н.) безнең дусларыбыздыр ».
Карагруһчыл һәм либераль-буржуаз юнәлешле газета-журналларның «Әльислах»ны яманлауларына тукталып тормастан, идея дошманнарыннан берсенең «Бәянелхак» «трибунасыннан» торып әйткән сүзләренә генә кул куеп китәсе килә. Ул болай ди: «Әльислах», бәнем хосусый фикеремчә, утлары сачрап чыгып тора торган бер янар дага — тауга охшыйдыр».
Хәзер инде Тукайның «Әхбар»га бармыйча, «Китап» ширкәтенә эшкә керүе һәм төп эш урыны итеп «Әльислах»ны санавы яхшы аңлашылса кирәк.
Учительгә йөреп, аттестатка имтихан тотарга әзерләнүче бер төркем татар яшьләренең тышкы ялтырауларына күзе чагылып алдануның бер яхшы ягы да булды. Икенче, өченче рольләрдә калу белән килешә алмаган Габдулла белемен тулыландырырга, тегеләр белгәнне генә түгел, бәлки алар белмәгәнне дә үзләштерергә керешә.
Тукай, күпләр эшләгәнчә, аттестатка әзерләнү юлын сайламый. Чөнки, беренчедән, аның университетка керәсе юк. Шигърияттә тагын да югарырак күтәрелү өчен күбрәк мәгълүмат, киңрәк караш булдырса, шул җитә. Икенчедән, әлеге «аттестатчы»лар эзеннән барасы килми.
Ул болай эшли: гыйлемнең төрле өлкәсендә үзе авторитет итеп санаган кешеләрне билгеләп ала да, кайсыннан «надан»лыгын сиздермәс өчен беркатлы хәйлә белән, ә кайсыннан турыдан-туры нинди мәсьәлә буенча нинди китап укырга кирәклеген сорый. Андый китап сатуда булса, сатып ала, булмаса, китапханәдән яисә иптәшләреннән эзләп таба. Китап җыярга аеруча хирысланып киткәнлеге мәгълүм хатыннан да сизелә: «Ләкин расход күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга…» (Апасы Газизәгә, 2 март, 1908 ел.)
Тукайның «консультантлары», барыннан да элек, мәдрәсә баскычларын үткәннән соң, яңадан укырга керешеп, гыйлемнең бер өлкәсендә күп мәгълүмат туплаган кешеләр арасыннан булган. Мәсәлән, аның гарәп мәдәнияте белгече саналган Шәһәр Шәрәфтән (Гыйльметдиннең атасы) шактый гына файдаланганлыгы билгеле. Рус әдәбияты тарихын тирәнтенрәк өйрәнү өчен дә «остазлар» тапкан дип уйларга кирәк. Дөньяда бит әле студентлар да бар — татарлары да, руслары да. Кайберләре шул ук «Болгар»да яшәгәннәр. Киң мәгълүматлы бүтән интеллигентлар да бар. Андыйлар белән танышлыгы турында документлар тапмасак та, без бу ихтималны инкарь итә алмыйбыз. Шулай да бер «ярым» документ бар. Цензурный комитет члены Н.В.Никольский авызыннан язып алынган һәм әдәбиләштерелгән истәлектән күренгәнчә, мәсәлән, ул рус әдәбиятын үзбаш өйрәнү ысулы турында шушы кешегә киңәш сорап килгән.
Кемнәрне һәм нәрсә укыган соң бу вакытта безнең Габдулла? Бу сорауга җавап бирү җиңел түгел. Чөнки китапханәсе комга сеңгән су кебек юкка чыккан. Куен дәфтәре һәм бүтән төр кәгазьләре дә шундый ук язмышка дучар булганнар.
Югарыда китерелгән истәлектә тагын мондый сүзләр бар: «Минем бик зур нәрсә итеп Уральскидан кадәр сөйрәп килгән Пушкинымны «күп сөйләнгән нәрсә!» дип кенә уздыралар: аның үзе турысында түгел, аның хакында Белинский, Писаревларның тәнкыйтьләрен генә чагыштыралар, берсе Белинскийның сүзен мәгъкульли, икенчесе Писаревны куәтли иде».
Айлар, еллар үткән. Әлеге яшьләрне Тукай тәмам таныган: «Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларны сөйләшеп йөргәннәр икән». Болай дип әйтер өчен, ким дигәндә, Белинский белән Писаревның Пушкинга багышланган мәкаләләрен укып үзләштергән булу кирәк. Бер башлагач, күрәсең, болар белән генә чикләнмәгән, Белинский һәм Писаревның бүтән мәкаләләреннән тыш, Добролюбов белән дә таныкта башлаган. Автобиографик очеркларын, мәкалә һәм фельетоннарын һәм кайбер шигырьләрен җентекләп укысак, бу тәнкыйтьчеләрнең эзенә бик еш тап булырбыз.
Шагыйрьнең мәкалә һәм фельетоннарыннан, әлеге очеркларыннан һәм хатларыннан, шулай ук замандашларының истәлекләреннән Тукай белеп (укып яисә тәрҗемә итеп) телгә алган фамилияләрне чүпләп җыйсак, түбәндәге исемлек барлыкка килер: Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Жуковский, Крылов, Кольцов, Л.Толстой, Гоголь, Островский, Никитин, Куприн, Горький, Л.Андреев, Дмитриев, Буренин, Плещеев, Майков, Позняков, Потапенко, Петров-Скиталец, Иванов-Классик, Измайлов, Сологуб, Надсон; Көнбатыш Европа әдәбиятыннан: Шекспир, Гете, Шиллер, Байрон, Гейне, Кнут Гамсун һ.б.
Бер кызыклы эпизод та Тукайның укырга, белергә, караш даирәсен киңәйтергә омтылышының никадәр куәтле булганлыгын күрсәтә.
Татар һәм рус әдәбиятыннан хәбәрдар булган, Европа телләренең берсендә сөйләшә ала торган бер ханым шушы вакытларда Казанга килеп чыга да Ф.Әмирханнар даирәсе белән аралаша башлый. Ничектер ул Тукай кебек шагыйрьгә Көнбатыш Европа телләреннән берсен генә булса да, әйтик, немец телен белмәүнең килешмәгә-цлеген әйткән. Әгәр теләсә, ярдәм итәчәген белдергән.
Болар Тукайга Ф.Әмирхан аркылы җиткерелә. Ханымның сүзе тәэсир иткәнме, әллә беркадәр шаярта төшеп, Фатих үзе дә киңәш биргәнме, яки инде яраткан Гейнесын оригиналда укырга кызыкканмы, — хәзер инде әйтүе кыен, — безнең Габдулла Мария Карловна исемле немец хатынына тел өйрәнергә йөри башлый.
Шагыйрьлек талантының барлыгына һәм зурлыгына бик нык ышанган, әмма белемнең әһәмиятенә баштарак бәя биреп җиткермәгән Тукайның сынатырга теләмәүдән башланган укуы фикерле дусларының һәм каләмдәш иптәшләренең йогынтысында билгеле бер иманга әверелгән. 1911 елгы бер хатында ул, «тәртипле образование алып, рухны кирәгенчә тәрбия итү» — шагыйрь өчен «шактый кирәкле фактор», дигән фикер әйтә. Шагыйрьнең тормышында аеруча зур урын тоткан дусты Фатих Әмирханга махсус тукталып китик.

3

Әмирхан Тукай белән бер үк елда, тик дүрт ай чамасы элегрәк, Казанның бик иске дә түгел, иң яңасы да булып җитмәгән мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Балачагы Яңа бистәдә үтеп, вакыты җиткәч, Казанның иң атаклы мәдрәсәсе «Мөхәммәдия»дә укый башлаган.
Мәдрәсәдә Фатих — иң яхшы укучыларның берсе. Ярым яшерен башкарыла торган эшләрнең (әйтик, кулъязма газета яисә журнал чыгару, әдәби кичәләр үткәрү, спектакль кую) үзәгендә. Мәдрәсә белән арасын өзгәч, моңарчы да рус телен өйрәнү өчен учительгә йөргәләгән Фатих, үзе әйтмешли, «Яңабаштан» укырга, ягъни репетиторлар яллап, гимназия программасы буенча әзерләнергә керешә. Студент, социал-демократ С.Н.Гассар укытучыларыннан берсе була. 1905 елгы революцияне Фатих шатланып каршы алган. Аның Гассар иптәшләренә листовка басуда ярдәм иткәнлеге билгеле. Көндәлегенә «Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр, бәлки, үземне дә шушы көннәрдә итәрләр» дип язып куюы күп нәрсә турында сөйли.
Революция сүрелүгә таба киткәч һәм уртарак юл белән баруны хуплый торган ата белән «начар» юлга кергән угыл арасында каршылыклар кискенәйгәч, Фатих үзен Казанда җайсыз хис итә башлый. Әнә шул вакыт аны Мәскәүдә чыгачак балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль»гә секретарь итеп чакыралар.
Тукайдан аермалы буларак, Әмирхан «югары» даирәләрдән качмаган: «Москвадагы татар вә хәтта рус аристократларыннан, хәтта бюрократларыннан әллә никадәр гаиләләр белән таныштым». Төс-кыяфәт, буй-сын бар, кыюлык һәм тапкырлык та җитәрлек, сүзгә дә оста. Кайсыдыр балда ул хәтта бер генерал кызы белән танышкан. Сөйләшкәннәр, танцевать иткәннәр һәм, үзе әйтмешли, «и так далее». Бервакыт кыз Фатихны аулак бүлмәгә чакырып кертә дә сорау бирә:
«— Миңа әйттеләр: сез будто-бы социалист? Дөресме ул сүз, юкмы? Мин өмет итәм: ялгандыр.
—    Да, совершенно верно.
Кыз куркып китә һәм бераздан әйтеп куя:
—    Сез бит мәхәббәтле, һич тә куркыныч түгел.
—    Разве вы думаете, что социалисты все страшны?
—    Конечно».
Тик шунысы бар: Фатих Әмирхан аристократик даирәләрдәге ялтыравыкка карап эреп китмәгән, үз дәрәҗәсен саклый белеп, демократик идеалына тугрылыклы калган. «Шундый вакытлар була ки, шул аристократка вә аристократларның кыланышыннан (извини за выраж.) косасылар килә».
1907 елның җәен Ф.Әмирхан Казанда үткәрә. Нәкъ шушы елның 15 августында аңа коточкыч бәхетсезлек килә: аяк-куллары параличтан хәрәкәтсез кала, бер күзе начар күрә башлый. Соңрак күзендә паралич тәэсире бетсә дә, кулы элекке хәлгә диярлек кайтса да, балчык һәм су белән дәвалану да, бүтән чаралар да ярдәм итми: Әмирхан инде беркайчан да үз аягы белән йөрмәс хәлдә, кресло һәм коляскага баглы булып кала.
Әнә шул хәлендә Ф.Әмирхан өлгергәнлек аттестаты имтиханына тырышып әзерләнә, «Әльислах» белән җитәкчелек итә, газетаның финанс ягын кайгырта, һәр санның баш мәкаләсен яза, номер саен бер йә ике фельетон, рецензиясе була, номер аралаш дип әйтерлек хикәя чыгара.
Ишек төбенә килеп тукталган тарантаска да күтәреп чыгарып утыртуга мохтаҗ булган шушы кешенең революциягә кадәрге ун ел эчендә язганнарын сайлап алып чыгарсаң да, яртысы шедеврлардан торган өч-дүрт том хасил булыр иде…
Ф.Әмирхан Тукай белән 1907 ел октябренең беренче атнасында Яңа бистәдәге үз өйләрендә танышкан.
Шагыйрьне алып килгән Борһан Шәрәф, кунакның тышкы кыяфәте хуҗада бик үк әйбәт булмаган тойгы тудырып өлгермәсен иде дигән кебек, ашыгыбрак:
—    Бу Габдулла Тукаев була, — дип таныта.
«Яңа кунак, мин күрсәткән урынга утыргач, — дип яза Ф.Әмирхан, — миңа карап торды, минем сөальләремә берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар бирде. Аның берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм караган нәрсәсеннән рәнҗегән сымаклык аз гына дикъкать иткән кешегә дә сизелерлек дәрәҗәдә куәтле иде. Минем:
—    Казан яшьләрен ничек таптыгыз? — дигән сөалемә ул кыска гына итеп:
—    Казанга Уральск булырга ярамый инде, — мәфһүмендә (Мәфһүмендә — мәгънәдә) җавап бирде.
Яңа кунакның җаваплары бик кыска булганлыктан, аның белән озын сөйләшеп китү авыр булды. Ике сәгатьләр сузылган мөсахәбәтебезнең фәкать соңына таба гына без аның белән бер-беребезгә бераз ияләшеп китә алдык».
Тукай кешеләргә авыр якыная, аның белән чын дуслык мөнәсәбәтенә керү җиңел түгел. Шуңа күрә, шәхси ихтирам саклашып та, моның аерылмас дуслык дәрәҗәсенә күтәрелмәве дә мөмкин. Әмирхан белән Тукай арасында дуслык исә чагыштырмача тиз урнашкан. Телдән яисә язма рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, «Фатих»ка ялганып килә торган «әфәнде» сүзе юкка чыга, «Сез» «син»гә әверелә. Ярты ел да үтми, эчке дөньясына тыкшынучыларны җене сөймәгән кебек, үзе турында, уй-тойгылары,кайгы-хәсрәтләре турында сөйләргә яратмый торган Тукай күңел капчыгын Казанга килгәч беренче тапкыр Әмирхан алдында чишә.
1908 елның язында була ул. Габдулла Ф.Әмирханның редакциядә эше беткәнне көтеп тора да, китәргә кузгалгач, әйтәсе сүзе барлыгын белдерә. Тарантаска менеп утыралар, ат кузгалып китә. Шәһәрне чыкканчы, — дип яза Әмирхан, — «минем тәгаҗҗебемә каршы, үзе баш лап бер сүз сөйләми барган Тукай, шәһәр урамнарын чыгып җиткәч тә, нотык сөйләгәндәй бер җитдият һәм бер күтәренкелек белән сөйләргә тотынды:
— Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел, мин Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәдә көне-төне буе вакытларын кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…— мәфһүмендәге игълан белән башланган бу нотыкны Тукай бер дә тукталмыйча, бер дә өзмичә, миннән һичбер җавап көтмичә, ярты сәгать микъдары сөйләп барды, үзенең шәхси тормышыннан бер кыйсемен (Кыйсем — өлеш)әллә нинди усал истихкар (Истихкар — хурлау, мыскыл итү) белән сөйләде».
Тукайның болай чишелеп китүе Әмирханны гаҗәпләндерсә дә, без ул кадәр шаккатмыйбыз. Габдулла иптәшен күзәткән, сынаган һәм, ниһаять, сер сыярдай кеше итеп тапкан. Бу вакыйгадан соң алар, Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, мәхрәм (Мәхрәм — бу урында: бертугандай) дуслар булып киткәннәр.
Әмма гаять үзенчәлекле дуслык бу. Чөнки дуслык хасил итә торган ике кешенең берсе — Тукай. Идеаллары бер булса да, характерлары, зәвыклары, гадәтләре шактый аерыла.
Бер-берсенә мәхәббәт белдерү, төчеләнү дигән нәрсә юк. Уртак эшкә бәйле рәвештә очрашканда, кирәген генә сөйләшү, яңа танышкан кешеләр кебек мөгамәлә итешү. Эштән соң очрашу сирәк. Фатихның Тукай бүлмәсенә килеп чыгуы турында мәгълүмат юк. Габдулла да Әмирхановлар өенә еш бармаган. Эштә дә, күңел ачу вакытларында да алар еш кына бәхәскә кергәннәр, үпкәләшкән чаклары да булган (күбрәк Тукай үпкәләгән), ара-тирә кычкырышканнар да.
Билгеле инде, сәбәпсез нәрсә юк. Тукай күзе белән карасаң, Әмирханда кимчелекләр табылган кебек, Фатих күзе белән карасаң, Тукайда да җитешсезлекләр аз булмаган. Җитмәсә, икесе дә көләргә оста. Аерма тик шунда гына булырга мөмкин: берсенең тел энәсе гаять нечкә һәм нәфис, икенчесенең юанрак һәм усалрак.
Тукайның Әмирхан юморына азык булган характер сыйфатларына, гадәт һәм яшәеш рәвешенә күз ташлыйк.
Менә шагыйрьнең өс-башка, кием-салымга мөнәсәбәте. Ни эләкте шуны киеп йөри, галстук, ак яка һәм манжетларны җене сөйми. Бервакыт шулай да иптәшләренең сүзен тыңлыйсы иткән. «Көннәрнең берсендә, — дип яза Ф.Әмирхан, — идарәханәдәге кешеләрнең тәгаҗҗебенә каршы, Тукай ак яка, галстук, хәтта ак җиңнәр киеп килде. Ләкин ничек? Бичара ак җиңнәр кулының уң тарафына куелырга тиешле яклары белән сул якка вә сул тарафына куелырга тиешле яклары белән уң якка каратып куелганнар да соң дәрәҗәдә газап чигеп торалар. Ак яка Тукай муеныннан бер вершок зур муен өчен ясалган номер булганга, бер фатирчы кирәксенгән сымак тора. Галстук исә, бәйләнгән җиреннән качарга торган сымак, бер тарафка кыйшаеп тора иде.
Иптәшләр Тукайның бу кыяфәтеннән ихтыярсыз көлделәр. Тукай исә бик садә генә кыяфәттә:
— Кеше сүзе белән йөргәч, шулай була ул менә, әйттем мин сезгә, — дип җаваплады».
Җәйгә таба Тукай беркөнне Ташаяк ярминкәсеннән алынган чамасыз киң күлмәк киеп, хатын-кыз каешы белән билен буган хәлдә редакциягә килеп керә. Хатасын үзенә әйткәч, шул еш кабатлый торган әлеге сүзләрен («Кеше сүзе белән йөргәч…») әйтә дә, бу мәсьәләне озынга сузмыйча, эшенә керешә. Бу җәйне шул күлмәге һәм тул каешы белән йөреп чыккан.
Тукайның кием-салымга игътибарсызлыгы, барыннан да элек, тормышның көндәлек ыбыр-чыбырына аз игътибар итеп, рухи яшәеш белән яшәвеннән килә. Икенчедән, хөрлек сөюче шагыйрьнең кешене кол итә, вакландыра, ямьсезли торган тәртипләргә, гадәтләргә, йола һәм тәкәллефләргә, шул исәптән модага иярүчәнлеккә каршы үзенә күрә бер баш күтәрүе бу.
Татарларда европалашу процессы бара. Киемдә европалашу җиңелрәк: тиз дә, мәшәкатьсез дә. Тыштан ялтыраучы шундый егетләрне «кием калыплары» — манекеннар дип атап йөрткәннәр. Шушы кием калыпларыннан нәфрәтләнгән Тукай аларча киенеп маймылланырга теләмәгән икән, бу бик аңлашыла.
Булган хәлдерме, юкмы, замандашлары болай сөйлиләр: «Әльислах» редакциясенә европача фырт киенгән бер егет килеп керә. Үзен шактый эре тотып, фәлсәфә сата башлый. Тукай чырай сытып тыңлап тора да, әче сүз әйтеп куя. Тегесе дә җавапсыз калмый. Шагыйрь чыгып китә һәм күпмедер вакыттан соң әйләнеп керә. Шаркылдап көлеп җибәрәләр. Көлмәслек тә түгел: җиңенә газетадан кисеп, ярты аршин киңлегендә «манжет» таккан, муенында — шул ук газетадан кисеп алынган киң «ак яка» һәм мунчала галстук. Гәүдәсен уклау йоткандай туры тотып, юк таягын уйнаткан булып бер йөреп күрсәтә дә:
— Йә, мин фәлән фәләнев (теге егетнең исемен атый) булдыммы инде? — дип куя. Бер эпиграммасында мондый сүзләр бар:
Ул зыялыдыр, беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата,
Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка.
(«Улмы? Ул…» 1908.)
Яисә Тукайның ара-тирә уянып куя торган «малайлыгы». Танылган шагыйрь, редакция урнашкан йортның ишегалдына чыгып, малайлар белән кузна уйнарга ярата. Пиджагын салып ташлап, изүен чишеп, кайвакыт исә яланаяк калып, ихлас күңелдән, хәрәмләшә-хәрәмләшә уйный. Ишегалдында әле бер хәл. Кеше күп йөри торган Екатерининская урамына ук чыгып уйнаганнар.
Ташаяк ярминкәсенә барып, бала-чага белән бергә карусельдә әйләнүе дә хак. Алай-болай гына да түгел, агач атка атланып әйләнә торган булган. Бу «шуклыгы» исә балачактан калган күңел җәрәхәте белән бәйле булырга тиеш.
Габдулланың тагын бер гадәте — мәчеләр, этләр белән булашу. «Әльислах» урнашкан йортның зур, мәһабәт кара мәчесе белән сәгать буе мәшгуль булуы һәм көчекләрне номерына алып кайтып, ипи-сөт белән сыйлавы турында риваять итәләр. Тукайның балалар өчен (балалар өчен генә дә түгел) язган шигырьләрендә эт, мәчеләрнең шактый күп очравы, «Мияубикә» исемле бөтен бер поэмасында мәченең төп «герой» булып китүе тикмәгә түгел, күрәсең.
Дусларын гаҗәпләндергән һәм дошманнарын көлдергән күптөрле фараз һәм гайбәтләргә сәбәп булган сәер гадәте — хатын-кыздан качуы. Гади качу гына түгел, бәлки авыру дәрәҗәсенә җиткән качу, вакыт-вакыт аны мәзәк хәлләргә куя торган качу.
«Әльислах» идарәсенә хатын-кыз килеп керсә (укыган кызлар һәм ханымнар, курсистка һәм гимназисткалар арасында Фатихның танышлары һәм әшнәләре күп), Тукай, билгеле, шундук чыгып китү ягын карый. Бу мөмкин түгел икән, кызга йөз дә бирмичә, күз керфекләрен төшереп, алдына гына карап утыра. Бервакыт ул Ф.Әмирхан янына йомыш белән килгән дә, дустының хатын-кызлар белән утырганын белеп, керми киткән. Күпмедер вакыттан соң яңадан килгән. Кызлар һаман чырык-чырык көлешәләр икән. Фатихның да тавышы ишетелгәли, ди. Өченче баруында да керми киткән Габдулла иртәгесен Әмирханны битәрләп алган.
Түбәндәге эпизод 1912 елга карый.
Безнең хикәягә әле яңадан әйләнеп кайтачак Әхмәтгәрәй Хәсәни Ф.Әмирхан белән Тукайны шәһәрдән унбиш чакрымдагы дачасына берничә көнгә кунакка чакыра. «Ләкин,— дип яза Әмирхан, — вәгъдәсеннән бер сәгать үтмәде, Тукай башына бер зур вакыйга төшкән кеше кыяфәте белән минем бүлмәмә килде.
—    Аның хатыны да янындадыр бит? — ди.
—    Билгеле, дачаларында, — дидем.
—    Һе, анысы уңайсыз икән шул.
—    Бик уңай, аның хатыны бик кунакчыл хатын, әдәбият белән күп шөгыльләнгән хатын. Ул синең белән танышудан мәмнүн1 булачак (Мәмнүн — канәгать).
—    Юк, хатын-кыз булган җирдә минем өчен уңайлылык булмый инде. Син үзең генә бар инде».
Фатих аны үгетли, оялтып карый, орыша. Юк! Икенче көнне Хәсәни белән бергә үгетлиләр. Берничек тә күндерә алмагач, хәйләләп алып китәләр.
Тукайны Зәйнәп ханым белән очрашуга әзерләү бурычы йөкләнгән булганга, Фатих юл буе бөтен осталыгын җигеп, хатын-кызлар катнашкан мәҗлестән качмаска, аралашырга кирәклеген сөйләп бара. Тукай дәшми генә тыңлый, ара-тирә җөпләп куйгандай итә: «Әйе шул, анысы шулай инде». Әһә, булды, күнде, аңлады, дип тынычланырга өлгермиләр, Тукай әйтеп салмасынмы:
—    Мин монда чәй генә эчәрмен дә поезд белән шәһәргә кайтып китәрмен инде…
Әмма шунысы кызык: хуҗа ханым белән танышу мәҗбүрияте алдында калгач, Тукай ул кадәр үк уңайсызлану сиздерми. Бераздан иркен рәвештә сөйләшеп утыра башлый, хәтта гадәттәгегә караганда да сүзчәнләнә төшә.
Юк, гади оялчанлык түгел биредә.
Тукай бик яхшы белә: аның шигырьләрен яратып укыйлар, шигырьләреннән чыгып, үзен зур итеп, мәһабәт итеп, чибәр ир итеп күз алдына китерәләр. Шагыйрь белән күзгә-күз очрашкач исә, яшь кызның яисә чибәр ханымның йөзендә, ихтыярсыз, алдану, көткәнен таба алмау чагылып үтми кала алмый. Сизгер һәм горур Тукайга бу — пычак. Апасы Газизәгә язган хатындагы «укыган кызлар белән дә танышырга туры килде» дигән сүзләргә алданырга ярамый. Бу әле Уральскидан килгән шәпкә аны-моны уйламый танышуы булырга мөмкин. Егет кешенең үз апасы алдында чак кына мактанасы да килгәндер, бәлки. Ә инде хатын-кызлар йөзендә әлеге кимсетүле кыяфәтләрне күргәләгәч, ул, билгеле, үзенең “мин”леген саклау йөзеннән, танышудан кача башлый.
Ниһаять, акча һәм байлык дигән нәрсәгә мөнәсәбәте.
Казандагы тәүге очрашуларының берсендә яңа танышы шагыйрьнең Уральскидагы эше, тормышы турында сорашкан.  «Фикер»,  «Әльгасрел-җәдит»  Һәм  «Уклар» ның чынлыкта Тукай җилкәсендә булганлыгын белгеч һәм шушы газета-журналларда Тукай имзасы белән ба сылган материалларның сан ягын да күздә тотып,  ул аның күпме эш хакы алганлыгы белән кызыксынган.
—    Егерме-егерме биш сум чамасы, — ди Тукай.
—    Казанда шулкадәр эшләсәгез, ике-өч өлеш вазифа бирерләр иде.
Шагыйрь, бер дә уйлап тормыйча, ихлас күңелдән әйтеп куя:
—    Тамак туярлык, бер дәрәҗә мәгыйшәт итәрлек булгач, акчаның нигә кирәге бар?
Тукайдан гына чыгарга мөмкин бу җавап. «Акчаның нигә кирәге бар?» дигән сүзләр, мөгаен, телдән телгә, әйдәп өйгә, мәҗлестән мәҗлескә күчеп йөргән.
Әмма, гарәп мәкален үзгәртеп әйтсәк, акчадан хәер юк, ләкин аннан башка торып булмый. Безнең Габдулла да акча җиткерә алмаганга зарлангалый, наширләргә һәм редакторларга еш кына акча сорап (үтенеп түгел) язу җибәрә.
Ә бит Казанга килеп бер-ике ел да үтми, Тукай нәширләрдән иң зур гонорар ала торган «өчлек»нең берсе (калган икесе — Г.Исхакый белән Ф.Әмирхан) булып китә. Китабы артыннан китабы чыгып тора. Гаилә карыйсы юк. Таләпләре дә зур түгел. Димәк, эшләп алганы артыгы белән җитәргә тиеш. Әмма Тукайның кесәсендәге акча торна булып кычкыра. Кергән тизлек белән үк чыгып та китә. Аның тирәсендә ялманып йөрүчеләр аз түгел, бурычка дип алып, кайтармаучылар да җитәрлек. Кием-салым, азык-төлек алуда да сатулашып тору юк. Сатулашу тагын! Әйбер сайлаганда бик еш хата җибәрә. Китапны да ташып кына тора. Алары да бик тиз кешеләр кулына кереп бетә.
Фатих Әмирханга кайтыйк. Кием-салымнан фетиш ясамаса да, модадан калышмыйча, европача зәвык белән киенә. Кешеләр белән мөгамәләсендә гади, уен-көлкеле булса да, дәрәҗәсен саклый белә. Әхлак ягыннан тел-теш тидерерлек булмаса да, хатын-кыз белән аралашырга ярата, җиңелчә флирттан да качмый. Акчага табынмаса да, иркен, мул, культуралы яшәргә мөмкинлек бирерлек микъдарда доход булдырырга тырыша.
Тукайның характер сыйфатлары һәм үзен тотышы Фатихка чиктән ашу булып күренгән кебек, Әмирханның да гадәт-холкы, яшәеш рәвеше Тукайга, буржуазный ук димәсәк тә шуңа якын булып тоелган.
Ф.Әмирхан үз итеп, якын итен Тукайга үзенең нечкә, нәфис энеләрен җибәргәләгән. Тукай да, җавап итеп, авырттырып кадый торган энәләрен озаткалаган.
Әмма ни генә булса да, бу ике бөек шәхес бер үк идеал белән яшәгәнәр, шул идеал хакына кулга-кул тотынып барганнар, бер-берсенә олы хөрмәт саклаганнар, сентиментлардан азат булган ярату белән бер-берсен яратканнар. Олы дуслык булган ул. Бу дуслык Тукай өчен, аның иҗаты өчен рәхмәт яңгыры һәм кояш җылысы булган кебек, Әмирханга да ул аз файда китермәгән.

4

Тукай Казанга ничек кенә атлыгып кайтмасын, биредә үткәргән беренче айларыннан никадәр генә канәгатьлек белдермәсен, килүенә бер ел да үтмәстән, зарын ишеттерә башлый. Ф.Әмирханга телдән сөйләгән зарларын без ишеткән идек инде. Менә тагын Серноводск курортында дәваланып ятучы Фатихка язган хатыннан өзек:
«Торам-торам да: «Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекәем истигъдат (Истигъдат — талант) очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында оер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде»,— дим. Тәмам бер сәнә җон агызып йөрим бит!» Биредә сүз әлеге «чиле-пешле» яшьләр «кругы» турында бара. Менә аларның кайберләре: Солтан Рахманкулый, Ибраһим Кули һәм Төхфәт Мамлиев. Моннан кала, исеме, фамилиясе хәзер безгә әллә ни аңлатмый торган тагын берничә кешене телгә алырга мөмкин булыр иде. Араларында язучы һәм журналистлар тирәсендә чуалырга ярата торган эшсез байбәтчәләр дә бар.
Аеруча игътибарга лаеклысы — Рахманкулый. Кайчандыр реальное училищеда укыган, 1905 елда укучылар хәрәкәтендә катнашканлыгы өчен куылган. Аннары газеталарда эшләп һәм тәрҗемә белән шөгыльләнеп үзен тәэмин иткән хәлдә, аттестат алу өчен әзерләнә башлаган. Ару гына сәләткә ия, туры сүзле, тәкәллеф һәм рияны яратмый.
Тукай Солтан белән Казанга әйләнеп кайткан көннәрендә үк танышкан һәм якын итә башлаган. Мандолинада да оста уйнаган бу егет, тавышы да ярыйсы гына матур. Тукай үз сүзләренә җырлана торган көйләрне еш кына Солтаннан җырлата торган булган.
Тора-бара Рахманкулыйның тәкәллефсезлектә арттырып җибәрүе, эчеп-исереп йөрүе, кирәкмәгән кыланышлары Габдулланың саруын кайната башлый. Үгетләп тә, орышып та файда чыкмагач, ике юллык эпиграмма язып ата:
Бул кеше, байбәтчәләрнең калдыгы хәмрен көтеп,
Алты еллык образованьеңне йөрмә селкетеп.
Шунысы игътибарга лаек: Рахманкулыйны Тукай барыбер якын иткән. Әлеге эпиграмманы дөньяга чыгармавы да шуны күрсәтсә кирәк.
Бу даирәнең бүтән кешеләренә махсус тукталып тормастан (моңа хаҗәт тә юк), түбәндәге сорауга җавап бирергә тырышыйк: ни өчен соң Тукай нәкъ менә шушы «чиле-пешле» кешеләр арасына эләккән һәм, үзләрен танып алгач, ник алар белән арасын өзмәгән?
Бу егетләр Габдуллага башта Казанның алдынгы яшьләре булып күренгән. Күп беләләр, тәкәллефлелек белән «авырмыйлар», күңелләрендәге — телләрендә. Уен-көлке, тормышка җиңел караш. Габдулланың да күңелендә бәйрәм настроениесе. Үзләрен эре тота торган могтәбәр затларның мәҗлесләрен җаны-тәне белән сөйми торган Тукайга бу компания гаять кулай.
Ләкин вакыт үткән саен «бәйрәм »нең җайсызлыклары аңа күбрәк сизелә барган. Укыйсы, өйрәнәсе, язасы бар. Эшкә утырасың гына, шаулашып килеп керәләр, өстәлдәге кәгазьләрне, газета-китапларны читкә шудырып яисә бөтенләй идәнгә себереп төшереп, табын әзерлиләр. Шапылдатып шешә утыртып куялар, сыра шешәләре тезәләр. Китә кызып мәҗлес. Кечкенә бүлмә, балта эләрлек булып, төтен белән тула. Аннары карта уйнау башлана.
Тукай өендә булмаса да, аптырап тормыйлар. Номер һәрвакыт ачык, хуҗаның күңеле киң. Тагын мәҗлес, тагын кәеф-сафа. Хуҗага, кайтып, шушы кызыкка кушылып китәргә генә кала.
Тукай бүлмәсендә башланып киткән мәҗлес еш кына ресторанда яисә берәр сыраханәдә дәвам итә, кайвакыт исә шикле урыннарда очлана.
Тукай хәмергә аркасы белән тора торган суфи булып яшәмәгән, әлбәттә. Без аның шәкерт чагында ук «ачы су»ны ара-тирә авыз иткәнлеген күргән идек. Моны, тыелган нәрсә булганга, тәртип һәм кагыйдәләргә каршы баш күтәрү рәвешендә эшләгәнен белгән идек.
Казанга кайткач, күңел ачкалавы исә сер бирмәү, сынатмау рәвешендәрәк булган. Егерме бер яшьлек егет бит әле ул, ни әйтсәң дә, «сала»дан калага килгән егет. Мондагы яшьләр, бүтән күп һөнәрләреннән тыш, эчәргә дә булдыралар. Габдулла алардан киммени?
Әмма эчемлеккә мәхәббәте чамалы. Саулыгы да мактанырлык түгел. Эше дә муеннан: укыйсы бар, язасы бар. Мәҗлестә мавыгып киттең исә, икенче көнне һавасы суыртып алынган туп кебек буласың.
Боларны мантыйк кагыйдәләренә туры китереп фараз итү дип карыйк. Алайса менә замандашларының сүзләре:
«…Тукай, өстендә торып кыстамыйча, бер рюмка аракы эчми, мәҗлеснең ахырына кадәр утырып та, акылын җуярлык хәлдә булмый. Аз сөйли, кешене күп тыңлый, кычкырып көлми».
«…Мин бервакытта да Тукайның үзе теләп, үзе башлап эчкәнен күрмәдем».
Замандашлары тагын Тукайның сыраханәләргә һәм арзанлы трактирларга барып утыруын сүз тыңларга, кешеләрне күзәтергә, хәзергечә әйткәндә, тормышны ойрәнергә теләве белән аңлаталар. Бу фаразның дөреслектән ерак тормавы шагыйрьнең бер хатыннан да күренә. Юмор катыштырып ул болай ди: «Кич белән күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышам».
…«Чиле-пешле» кешеләр даирәсе, Тукайга зарар гына китереп, файдасы бер дә булмаган, дисәк, дөреслеккә хыянәт итәр идек. Белгечләр Тукайның Казан хәлләреннән искиткеч хәбәрдар булуына таң калалар. Чынлап та, аның халык җырларыннан файдаланып язылган сатирик куплетлары, эпиграммалары, сатирик шигырь һәм поэмалары, фельетоннары һәм сатирик парчалары бергә тупланган тәкъдирдә Казанның 1907—1913 еллардагы тормышын шактый тулы чагылдырган энциклопедия хезмәтен үти алыр иде.
Ә бит Тукай тирләп-пешеп чаба торган репортер түгел. Физик мәгънәдәге хәрәкәтчәнлек һәм җитезлек аңарда бик аз. Тормышы, тышкы вакыйгаларга шактый ярлы булып, редакция бүлмәләреннән һәм гостиница номерларыннан күп читкә чыкмый.
Соң ул сатирасы өчен хисапсыз күп мәгълүматны кайдан алган? Төрле төштән. Ә бер чыганагы — әлеге даирә. Күбесе газетада эшли торган егетләр күңелле мәҗлесләрдә, эчемлек пары башларына менгәч һәм телләре чишелгәч, чын да, уйдырма да булган хәбәрләрне һәм гайбәтләрне сибепме-сипкәннәр. Тукайның хәтере һәм зиһене исә гаҗәеп: хәбәр, мәгълүмат, фактларны бик тиз йотып ала, шундук «җилгәрә», әһәмиятлесен әһәмиятсезеннән аера. Хыял һәм акыл да эшкә керешкәч, карыйсың, вак-төяк кебек кенә тоелган факттан иҗтимагый әһәмиятле мәгънәне эченә алган әсәр үсеп чыга.
Мондый тормыш Тукайның саулыгы, фикри үсеше һәм иҗаты өчен тулаем алганда зарарлы иде. Ф.Әмирханга «эч бушату» рәвешендә сөйләгән ярты сәгатьлек «нотыгы»ннан күренгәнчә, шагыйрь үзе дә моны бик тиз аңлап алган. Дустына үзенең «эш эшлисе» килгәнен, «идеалсыз», «чиле-пешле» кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнен дә белдергән иде. Шулай булгач, ни өчен бу даирә белән арасын өзми? Кирәк чакта, һичкемнең хәтерен саклап тормыйча, туры әйтә, идеалы хакына дөньяның барлык аждаһалары җыелып килсә дә, каушап калмый торган шагыйрьгә ул халыкның эзен суыту җиңелнең җиңеле ич!
Өстәвенә, Тукайның таланты һәм саулыгы өчен борчылган кайбер иптәшләре сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә киләләр. Ф.Әмирхан болай яза: «Тукай килеп эләккән уртаклыкның аңа муафыйк урын түгел икәне аның белән бу мөзакәрәмезгә(1) хәтле үк миңа инде мәгълүм иде. Үзенең бу зарлануыннан соң мин аны, шактый көч сарыф итеп, башка бер таифә(2) арасына кертү юлына төштем. Ләкин мин моңа муафыйк булмадым, яхуд җөзьи(3) генә муафыйк булдым. Тукай хис белән генә тора торган кеше булганга күрә, бер план тәгъкыйп итү аның өчен бөтенләй имкян(4) тышында иде».
(1   Мөзакәрә — сөйләшү.
2    Таифә — төркем.
3    Җөзьи — өлешчә.
4    Имкян — мөмкинлек).
Нинди тирәлеккә кертергә теләгән соң аны Әмирхан? Үзе була торган тирәлеккә дип уйларга кирәк. Казанның милли аристократиясе дә, яңа карашлы байлары да, университет таныкнамәсе алып чыккан интеллигенциясе дә бар. Фәннең төрле тармакларында авторитет казанган галимнәр дә юк түгел.
Әмма Тукай, нәкъ менә Тукай, ул даирәләргә сыя алмый. Аристократларның, тәрәккый пәрвәр байларның, либераль адвокат һәм докторларның кыланышларын демократчыл табигате кабул итә алмаганы кебек, идеалы аларның фәлсәфәсен, йөзгә ясалма елмаю чыгарып, тыныч кына тыңлап торырга ирек бирми. Шул ук вакытта япа-ялгыз яшәү дә кыен. Якын күргән берничә кеше кала: Фатих, Галиәсгар, Сәгыйть… Әмма болар белән дә кайвакыт үзеңне хөр сизә алмыйсың. Үзе котылырга теләгән «круг»ында исә сүзне үлчәп сөйлисе түгел, ни әйтсәң дә бата, хәтерләре калса да, зарар юк. Болар фонында кимчелекләрең дә, тырпаеп, күңелне борчымый.

5

Җ.Вәлиди сүзләрен беркадәр үзгәртеп әйтсәк, Уральскида чагында ук берсе лирика, икенчесе сатира дип атала торган ике канат үсеп чыкты да Тукайны шигърият күгенә күтәрде. Аннары, Казанга алып кайтып, тагы да югартынрак очырта башлады. «Югартынрак» дим, чөнки шагыйрь үзе талант очкынының сүнү ихтималын уйлап ничаклы гына ачынмасын, бушка «җон агызып» йөрүеннән никадәр генә зарланмасын, 1907 елның ахырын һәм 1908 елны эченә алган иҗат чоры сыйфат ягыннан гына түгел, бәлки сан-микъдар ягыннан да күпләргә үрнәк булырлык.
«Әльислах» газетасында һәм «Яшен» журналында ул шушы вакыт аралыгында алтмышка якын шигырь, бер кечерәк поэма һәм ике поэма-әкият чыгара. Әнә шул әсәрләре, вакытлы матбугат аша үтмәгәннәре белән тулыландырылып, «Җуаныч» һәм «Габдулла Тукаев диваны» исемендәге ике җыентык булып укучылар кулына барып керә. Дөрес, бу китаплар дәфтәр калынлык кына. Әмма шушы ук елда аерым китап булып чыккан «Алтын әтәч» (Пушкиннан ирекле тәрҗемә) исемле әкиятен һәм «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» сатирик поэмасын да тегеләр өстенә китереп куйсак, дүртесе бергә кулга шактый салмак тоелыр. Ике дистәгә якын мәкалә һәм фельетоннарын да өстик. Болар барысы да кеше әсәрләренең хәреф хаталарын чүпләп утырып, посылка ташып арыганнан соң, әлеге «дуслар»ыннан арынып торган арада, алар калдырып киткән төтен эчендә язылганнар!
Бер үк максатка хезмәт итсәләр дә, ике котып булган лирика һәм сатираның Тукай иҗатында бердәй куәт белән үсеп китүен ничек аңлатырга?
Барыннан да элек, табигате һәм тәрбиясе белән. Күреп үткәнебезчә Габдулла гаять тәэсирчән, сизгер күңелле, кечкенә генә шатлыкка чамасыз сөенә, бәләкәй генә кайгыны да таудай зур итеп күрә торган булып үсте. Тышкы тормышы ярлырак булса да, эчке, рухи тормышы гаять бай. Анда кешеләр күңелендә очрый торган уй-тойгы гаммаларының барысы да гаять мул.
Икенче яктан, ятимлек, ят кешеләр күзенә карап яшәү, иптәшләренең кимсетүләре, Габдулланы, үзенең алардан бер дә ким булмаганлыгын раслау өчен, яшьтәшләренең кимчелекләрен тотып алырга һәм моны сүз белән дә, хәрәкәт белән дә күрсәтеп бирергә өйрәтте. Үсә, олыгая барган саен тормышның комедиячел якларын эләктереп алу һәм тагын да көлкерәк рәвешкә кертеп сурәтләү сәләте арта барды.
Инде килеп, заман үзе, җәмгыятьнең барышы, андагы үзгәрешләр Тукайдан шушы ике талантын эшкә җигүне таләп итте. Аңа кадәрге татар поэзиясе, тулаем алганда дидактик характерда булып, лирикага чагыштырмача ярлы иде. Адәм баласы, үзен Алла колы итеп санап, «тәкъдирдән узмыш юк», «Ходай әмер итмәсә, баштан чәч тә төшми» дигән фәлсәфә белән яшәгән дәверләрдә бүтәнчә була да алмый иде.
Менә 1905 ел давылы шаулап узды. Ул кешенең куәтен, үз язмышын үзе хәл итәргә сәләтле икәнлеген күрсәтте. Әмма кеше азатлык, бәхеткә ирешә алмады. Ник болай? Ник кеше һаман михнәттә, золым астында? Бу хәлдән ничек чыгарга? Борчылу, уйлану, шөбһәләнү, эзләнү. Революция яшененнән күңелендә өмет чаткысы кабынган әнә шул яңа кешенең борчылулы уй-тойгыларын шигърият теле белән әйтеп бирергә кирәк иде. Яңа заман яңа лириклар таләп итте.
Революция яшене шул ук вакытта халыкның дошманнарын ачыграк күрергә мөмкинлек бирде. Аларның берсе — урта гасырлардан ук килә торган яшәеш кагыйдәләренә ябышып ятучы, һәр яңалыкка, прогрессның һәр адымына каршы торучы катлаулар (руханилар, иске фикерле сәүдәгәрләр һ.6.), икенче төрле әйткәндә, феодализм калдыклары. Анахронизмга әверелүләре сәбәпле, яшәешләре, дәгъвалары яңа заман фонында комедиячел төс алды. Кеше бәхете хакына башланган олы көрәштә аякка чуалып комачауламасыннар өчен, иң элек әнә шуларны көйдереп ташларга кирәк иде. Моның өчен исә әдәби коралның иң кулае — сатира. Яңа заман яңа, көчле сатириклар таләп итте.
Тукай берсе йөрәк каны, икенчесе үт сыекчасы белән яза торган ике каләмне эшкә җиккән икән, бу нәкъ менә заман таләбен тою нәтиҗәсе.
…Ф.Әмирхан бер мәкаләсендә болай дип язган иде: «Тукайның бөтен бер мәкаләсендә әшгарен күздән кичергәндә, андагы лирикага фәкыйрьлек күзгә бәрелми кала алмый». Бу очракта, «лирика» дигәндә, Ф.Әмирхан мәхәббәт лирикасын күздә тота һәм әлеге ярлылыкны Тукайның хатын-кыздан качуы, бер кызны эчтән сөеп тә, мәхәббәтен белдерми йөрүе беләнрәк аңлата.
Тукайның лирикасына күчкәнче, аның тормыштагы мәхәббәтенә тукталып китү кирәк булыр.
Тукай сөйгәнме, кемне сөйгән?
Габдуллада «гыйшык уты» беренче башлап Уральскида кабынган дип уйларга кирәк. Аның, мәсәлән, мәдрәсә күршесендәге бер карчыкның үзеннән ике-өч яшькә олы кызына күз атып йөргәнлеген ихтимал итеп сөйлиләр. Бу «мәхәббәт» артык җитди булмаган, күрәсең, сизелерлек эз калдырмаган. Казанга кайтканчы күтәренке-романтик стильдә өч-дүрт шигырь язса да һәм болар поэтик яктан шактый куәтле булсалар да, аларда реаль мәхәббәттән бигрәк, Көнчыгыш, аерым алганда, төрек шагыйрьләренең мәхәббәт лирикасы тәэсире сизелә.
Тукайның Казандагы мәхәббәте турында без шушы мәсьәләне махсус өйрәнгән Галимҗан Шәрәфнең (Шәрәфләрнең кечесе) Тукай үлеп бер ел үткәч, журналда басылып чыккан мәкаләсеннән беләбез. Материал бирүчеләрнең берсе аңа болай дип сөйләгән:
«Бер көнне (икенче бер истәлектән күренгәнчә, 1908 елның язында.— И.Н.) 3. туташ үзенең ике иптәш кызы берлә «Әльислах» идарәсенә килгәннәр иде. Алар, хосусан, 3., миннән күптәннән Тукай берлә таныштыруымны үтенгәннәр иде… Тукайга, хатын-кыз белән таныштырам, дисәң, мөмкин булса, ишектән, мөмкин булмаса, тәрәзәдән качачак булганга, мин Тукайга алдан хәбәр-фәлән бирмичә, кызларны иярттем дә эчке бүлмәгә алып кердем вә Тукай берлә таныштырдым. Тукай кызлар бүлмәгә кергәндә генә бер күтәрелеп карады. Алдан 3. туташ керә иде. Кызлар бүлмәгә кергәч тә, Тукай, гадәтенчә, керфекләрен түбән төшерде. 3. берлә дә, иптәшләре берлә дә кулларына карап күреште. Алар бүлмәдә берникадәр утырдылар, ләкин Тукай, гадәтенчә, кызларның берсе берлә дә «исәнмесез, саумысез»дән башка бернәрсә сөйләмәде: күзләрен дә яңадан күтәреп карамады… Шул утырыштан соң Тукайда бер үзгәреш, 3. туташның исеменә кадәр бер ихтирам күрелә. Хәтта ул башкаларның аңарга аз гына ихтирамсызлыкларын да күтәрә алмый».
Тикшеренүчегә икенче танышы хат аша түбәндәгене белдергән: «Екатерининский трамвае берлә утырып үтеп барганда, тәрәзәдән 3. туташ килгәне күренде. Тукай, аны күрү белән, баш иде һәм әллә нинди сабыйлык кызаруы берлә кызарып китте. Ике-өч көн дә үтмәде, Тукайның (бу урында шигырь тексты китерелә. — И.Н.) дигән шигыре басылып чыкты».
1913 елның җәендә Г.Шәрәф бер мәҗлестә кызның үзен дә күргән: «…кара кашлы, үткен күзле, матур гына борынлы, урта буйлы» бу туташның «күз карашларында әллә нинди бер җазбият (Җазбият — үзенә тарта торган көч) бар, матур тавышы яңгырап чыга» икән.
«3. туташ» — Чистай шәһәрендә заманы өчен шактый культуралы гаиләдә туып үскән Зәйтүнә Мәүлүдова. 15 яшьлек бу кыз 1908 елның язында Казанга абыйсы янына килгән. Ярыйсы гына укымышлы, матур әдәбият белән яхшы таныш, Тукайның язганнарын яратып өлгергән. Шагыйрьнең үзен күрергә, танышырга теләве, күренә ки, табигый.
Тукайның Зәйтүнә туташка булган мәхәббәтенең шигырьләрендәге чагылышына килик. Менә трамвай тәрәзәсеннән кызга баш иеп киткәннән соң язган шигыре. Исеме урынына «…гә» дип кенә куйган, ягъни «Зәйтүнәгә». Имзасы — «Шүрәле».
Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген:
Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул синең васфыңда*: «ля шәркыйя, ля гарбия», — ди.
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган “Сабах”тан бер Кәләмулла сатып.
(*Васыф — кешенең яисә әйбернең генә хас билгеләрен күрсәтеп
сыйфатлау).
Үзенең чын тойгыларын яшерә төшәргә теләпме, Тукай биредә юмор катыштыра: янәсе синдәй гүзәл «көнчыгышта да юк, көнбатышта да юк» дигән сүзләрне сөйгәненә карата әйтелгән дип белеп, «Сабах» китап кибетеннән Коръән сатып алган.
Галимҗан Шәрәф тикшеренүләрендә телгә алынган икенче шигыренә карата Тукай үзе Ф.Әмирханга болай дип яза: «Әльислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында берәр нәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам». Чынлап та, ул шигыренә бүтән беркайчан да очрамый торган «Мәҗнүн» дигән имза куйган.
Коенырга карар иткән берәү, чиркәнчек алырга куркудан, чиләк белән суны җилкә аркылы түгеп җибәрә дә «әле дә тәнгә тимәде» дип шатлана.
Мин моны яздым, бу — гыйшкым миследер:
Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер.
Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам —
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам.
Юлда күрсәм, күз йомам, күрмим, имеш:
Ут йотып янсам да, сер бирмим, имеш!
Бер шигырь язсам да, ялган кул куям,
Мин сөйгәнне белмәсен дип куркудан.
Тугры килсәм, сүз сөйлим салкын гына,
Булса да күкрәк тулы ялкын гына.
Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,
Шәһренә күптән барып җиткән бугай.
Кайда ул миннән җибәрмәк хат-сәлам?! —
«Белми китте, күп шөкер», — дип шатланам.
Бу шигырьдә биографик момент ярылып ята. Биредә — Тукай үзе («Бер шигырь язсам да, ялган кул куям»), аның үзенчәлекле гыйшкы. «Әмма ләззәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну! Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? » дигән сүзләрен моннан соң акыл белән генә түгел, бәлки йөрәк белән дә аңлыйсың.
Тукайның Зәйтүнә туташ Казаннан киткәннән соңгы кичерешләрен күз алдына китерү кыен түгел. Аңа кинәт кояш сүнгән, дөньяның яме киткән кебек тоела. Бу мәхәббәтен күпләрдән яшерсә дә, 1912 елның көзендә дусларыннан берсенә Зәйтүнәне һаман яратуы, оныта алмавы, сагынуы турында сөйләгәне билгеле.
Шул ук вакытта ул канәгать тә: ярый әле, китте, белми китте! «Ул» шәһәрдә чакта, үзен күргәндә эчтә янган ялкынны тышка чыгармый асрау гаять кыен иде.
Ә Зәйтүнә туташ Тукайның яратуын белгәнме? Сизгер күңелле яшь кыз, үзе дә хисап бирмәстән, шагыйрь күңелендәгене тоймый калмагандыр дип уйларга кирәк. Шагыйрьнең мәхәббәте дуслары өчен инде сер түгел. Дусның дусты бар дигәндәй, сернең киңрәк даирәгә дә чыгуы мөмкин. Зәйтүнә туташ белән бергә «Әльислах»ка килеп йөрүче кызлар да бар бит әле. Сынап караучан һәм беркадәр көнчел күзләре бар. Аларның да төрттереп куюлары мөмкин.
Кыз үзе Тукайны яратканмы? «Әле дә булса хәтеремдә, — дип яза Ф.Әмирхан, — мин аңар үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан качып йөрүнең сәбәбен аңламаганлыгымны вә гайре табигый санаганлыгымны сөйләдем». Биредә бер нәрсә бик үк ачык түгел: кем кемгә «мәхәббәт итә»? Кыз Тукайгамы әллә Тукай кызгамы? Тик шуны әйтергә мөмкин: Зәйтүнә яратмаса һәм ярату ихтималы да булмаса, белмим, Ф.Әмирхан Тукайны кызга күңелен ачарга кыстар иде микән? Күрәсең, шагыйрьнең мәхәббәт ялкыныннан кыз йөрәгенә дә чаткы төшкән.
Зәйтүнә туташның Казаннан капылт китеп баруы да төрле уйлар кузгата. Без белмәгән берәр сер юкмы биредә? Араларына, кара мәче булып, мәкер кермәде микән? Г-җан Шәрәф мәкаләсендә менә нинди сүзләр бар: «Беркөнне идарәханәдә сүз арасында бер туташ Г.Тукай алдында 3. туташ вә иптәшләре хакында көлеп: бүген монда «интеллигентка»лар килгән иде, дип әйтә. Тукай шундук идарәдән ачуланып чыгып китә». Шушы туташның яисә бүтән бер көнчел кызның Зәйтүнәгә дә Тукайны кимсетә, кызның күзеннән төшерә торган сүз әйтүләре яисә, Тукай әйтте дигән булып, кызны хурлый торган сүз җиткерүләре бик мөмкин. Ничек булса да була, ике яшь кеше, тойгылары турында түгел, хәтта болай да, ялгыз калып бер сүз дә сөйләшмәгән килеш, мәңгегә аерылышалар…
Кыен һәм төп мәсьәләгә киләбез: ни өчен Тукай сөйгәненнән качкан? Югарыда китерелгән өзектән Ф.Әмирханның моны аңлый алмавын белеп киткән идек. Тукай, — дип дәвам итә истәлекче, — «җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп:
— Печать проклятья, — диде. Шул вакытта мин аның карашында, тавышының аһәңендә авыр бер фаҗигале өметсезлек сиздем». Тукайның сүзне озынга сузарга теләмичә, теленә килгән беренче җавапны биреп котылу гадәте тагын искә төптә. Әлбәттә, күзендәге ак һәм төс-кыяфәтенең, буй-сынының, үзе уйлаганча, бик үк шәптән булмавы да сөйгән кызы белән аңлашуга комачаулагандыр. Шулай да бу төп сәбәп булмаска тиеш. Һәрхәлдә, бердәнбер сәбәп түгел.
Төп сәбәбен аңлар өчен, киресен күз алдына китереп карыйк. Ярый, алар аңлаштылар ди. Шуннан нәрсә? Тәкъдим, никах, гаилә? Ә өйләнешү һәм гаилә мәсьәләсенә Тукайның утырган карашы бар. Шигырьләреннән дә бу ачык күренә. Лермонтовтан файдаланып язылган «Вәгазь» исемле шигырендә, мәсәлән, шагыйрь гашыйк булудан сакланырга чакыра. Чөнки, ди, сине яндырыр, көйдерер ул, күп газаплар китерер. Сөйгәнең сиңа кулын бирсә дә, шатланырга урын юк. Рәхәтең озакка бармас. Бервакыт картлык килер, карчыгыңның җыерчыклы битенә карарсың да, аның алсу йөзле хатын чагын хәтерләп, уфтанырсың, күңелең агуланыр. Шуңа күрә:
Бу дөньяда тору, дуст, ярсыз артык,
Икәү булганчы, булмак ялгыз артык.
1911 елда Тукай «Толстой фикере» исемле шигырь язачак һәм анда өйләнүне абынмыйча егылуга, иркеңне тоткынлыкка сатуга тиңләячәк һәм болай дип очлаячак:
Өйләнмә, баш имә һич, телгә дә алма хатын-кыз дип:
Олуг җан бул, куан-шатлан, шөкер, мин бит хатынсыз, дип.
«Үземнән гыйлавә»сендә (Гыйлавә — өстәмә) болай дип әйтәчәк: «Ышандык без Ходайга, бер вә бардыр дип вә ялгыз дип: сөйли тел: «Кайнигәч, кайне, кәләш дип һәм дә балдыз», — дип». Ягъни без Алланың бер һәм ялгыз булуына ышанабыз, шунда аның бөеклеген күрәбез. Ә үзебез, берлек һәм ялгызлыкның кадерен белмичә, өйләнәбез дә, гаиләгә генә түгел, бәлки хатын белән бергә килә торган күпсанлы туган-тумачасы эченә кереп чумабыз.
Тукай, билгеле, өйләнү, гаилә коруны, гомумән, инкарь итмәгән. Өйләнү мәсьәләсендә киңәш сораган бер иптәшенә ул менә нәрсә яза: «Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр… син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял (Шәрмәндәи гыял — гаиләне оятка калдыру) булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш». Һәммә кешегә тиеш, әмма… Тукайга түгел. Без аның хөрлекне бар нәрсәдән дә өстен куйганлыгын, үз шәхси тормышын икенче, өченче планга калдырып, милләт, халык, әдәбият һәм шигърият мәнфәгате белән, шуннан җылылык һәм илһам алып яшәгәнен беләбез. Ярый ла, хатын дигәнең, олы җанга кабык булган тәннең саулыгын гына кайгыртып, шул җанның ваклануына, рухның түбәнләнүенә сәбәп булмаса! Хатынның да бит үз таләпләре бар. Кешечә киенәсе, кешечә торасы, кунак-кунак уйныйсы килә. Бер-бер артлы балалар туса, ашатасы, киендерәсе, укытасы бар. Милләт һәм халык бер якта калып, әнә шул гаиләңне тәэмин итәрлек акча эшләү өчен бөкрең чыгарырга тиеш буласың. Шигърият күгендә мәгърур очкан бөркет койма өстенә дә көч-хәл белән очып менә торган өй-тавыгына әверелә түгелме?
Шушы әйтелгәннәрдән соң Тукайга гаилә камыты кидерергә омтылуларның уңышсызлыкка очраячагы үзеннән-үзе аңлашыла.
Мондый омтылышларның берсе 1908 елның җәендә булган. Зәйтүнә туташ инде шәһәрдә юк. Аның китүенә канәгать сыман күренсә дә, «Кызык гыйшык» шигырен язса да, дуслары сизәләр: шагыйрь борчыла, кичерә, шәхси тормышындагы тәртипсезлек тә арта төшә. Болай ярамый, берәр чара күрергә кирәк. Чара дигәннәре — Тукайның кемлеген аңлый торган һәм тормышын тәртипкә салырлык бер кызга өйләндерү. Андый кыз табыла.
Сөйләшәләр, ризалыгын алалар. Фатихның анасы Рабига абыстай ярдәмендә кызның анасын да ризалаталар. Фатир да табыла.
Ә Тукай үзе? Дуслары җыйналып кыскач (Ф.Әмирхан да катышкан, күрәсең), шагыйрь күнгәндәй була. Аннары кирели. Тагын күнә, тагын кирели… Нәтиҗәдә, бу эш, билгеле инде, булмый кала.
Шул ук вакытларда Тукайга немец теле өйрәнергә киңәш биргән ханым да йомшак пәрәвез җепләрен үрә башлаган. Ул Фатихларга үзенең, фатир алып, Казанда төпләнеп калырга ниятләгәнен белдерә. Шуңа бәйләп, Тукайны кызганып сөйли, тәртипсез яшәвенә ачынганын белдерә. Турыдан-туры әйтмәсә дә, шагыйрьне кулга алырга теләгәнен шактый ачык сиздерә. Моны белеп алгач, Габдулла бу ханымның күзенә бөтенләй күренмәс була, хәтта укуын да ташлый. Тукайның «…га» дигән исем белән басылган шигыре шушы ханымга төбәп язылган булса кирәк.
Син, дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам:
Барма, барма, син әрәм аңгар, әрәм!
Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый, дисең,
Җыр исә тыңларга күңелле, дисең.
Син алай иткәнче, и кашың Һилал!
Бар да бер кош кибетеннән былбыл ал.
Ал да читлеккә куеп сайрат аны:
Максатын хөснеңне — син саргайт аны.
Әйе, болар шулай. Ләкин бит Зәйтүнә туташ әлеге ханым да, Тукайга кияүгә чыгарга ризалык биргән теге кыз да түгел. Ул — Тукайның мәхәббәте. Бу очракта тәвәккәлләргә кирәк булгандыр, бәлки. Юк шул, тагын акыл эшкә керешә, ялгыз калу файдасына тагын бер сәбәп өстәлә.
Еш авырый торган Габдулла («…Казанга килгәч, каты-каты гына хәстәләнеп алдым», — 1907 ел, 30 декабрь) комиссия тарафыннан «бракка» да чыгарылгач, үзенең сәламәтлеге белән мактана алмаганлыгын, әлбәттә, яхшы белгән. Чәче агарганчы яшәмәячәгенә, гомеренең үзе уйлаганга караганда да кыскарак булачагына күзе җиткән. Эш бу рәвешле тора икән, ни өчен гөнаһсыз яшь кызны (җитмәсә, җандай сөйгән кешеңне!) үзеңә бәйләп, тормышын, киләчәген харап итеп ташларга?
Күңелебезгә якын ике яшьнең кавышуын, Тукаебызның күпкәме, азгамы бәхетле булуын никадәр теләсәк тә, ачы хакыйкатьне танырга мәҗбүр булабыз: алар арасындагы мөнәсәбәтнең шул рәвешле очлануы, кояшның чыгуы һәм, вакыты җиткәч, офыкка кереп югалуы кебек үк, зарури хәл иде, бу бүтәнчә мөмкин түгел иде. Тәрбиясе, холкы, җәмгыятьтә һәм әдәбиятта тоткан урыны аны бик күп гадәти кешеләргә насыйп була торган шәхси бәхеттән баш тартырга, үз кулы белән читкә тибәрергә мәҗбүр итте.

6

Ф.Әмирханның да ялгышуы мөмкин. Тукайның 1908 елгы иҗаты мәхәббәт шигырьләренә сан ягыннан һич тә фәкыйрь түгел. Сыйфат ягына килгәндә дә алар иң таләпчән зәвыкны да канәгатьләндерерлек.
1909—1910 елларда Тукайның мәхәббәт шигырьләре азая, 1911 елның икенче яртысыннан соң бөтенләй күренми башлый. Биредә инде, чынлап та, «фәкыйрьлек». Әмма бер нәрсәне онытмаска кирәк: талантын мәхәббәтнең ачы да, татлы да ләззәтләрен җырлауга гына багышлаган «саф шагыйрь» түгел ул.
1907 елның ахырында һәм 1908 елда язылып, мәхәббәт темасына карамаган шигырьләренә килсәк, андый-лар арасыннан чын лирика үрнәкләрен байтак табарбыз.
«Волжск-Камская речь» газетасының 1908 елгы 21 май санында А.Пинкевич имзасы белән «Очерки новейшей татарской литературы» исемле мәкалә басыла.
Халыкның иң зур күпчелеген иртәгәге көнгә ышанмый карауга (хәерчелек, бөлгенлекне күздә тота) дучар итә торган капиталистик строй авыру, гарип әдәбият тудыра, дип, автор, рус декадентларына таш атып киткәннән соң, татар әдәбиятына күчә.
Биредә, формалистик декадентлык агымнары күзәтелмәгән хәлдә, татар җәмгыятенең европалашу процессын кичерүе сәбәпле, вәгазьчелек, морализм өстенлек итә, диелә. Лирик поэзиядә дә шул ук хәл. Үгет-нәсихәтчелектән тәмам азат булган бер генә шагыйрьне күрсәтергә мөмкин. Ул — Сәгыйть Рәмиев. Форма ягыннан аксаса да, аның шигырьләре яшьлек дәрте, көрлек һәм сафлык белән аерылып торалар.
Тукаев шигырьләре исә форма ягыннан тел тидерерлек түгел. Чын шигърият тә байтак. Әмма морализм һәм вәгазьчелек күп кенә шигырьләрнең кыйммәтен юкка чыгара.
«Шагыйрь» (куштырнак Пинкевичныкы) Гафуриның исә бу исемгә лаек булуы да шикле. Ул тупас милләтче һәм вәгазьче.
Мәкаләнең кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт.
Альберт-Адам Петрович Пинкевич, Казан университеты студенты буларак, 1904 елда демонстрациядә катнашкан һәм университеттан чыгарылган. 1906 елда, РСДРПның Екатеринбург комитеты эше белән берлектә, хөкемгә тартылган. 1907 елның маенда аны Екатеринбургтан, үзенең үтенүе буенча, Казанга ике ел срок белән сөргенгә җибәрәләр.
Егерме биш яшьлек А.Пинкевичның 1908 елда университетның дүртенче курс студенты булганы, репетиторлык белән шөгыльләнеп, берничә татар егете (араларында Х.Ямашев та бар) һәм кызын укытканлыгы билгеле. Татар яшьләре белән аралашу хәлфәлек итүдән генә тормаган. Ул, мәсәлән, Ф.Әмирхан белән яхшы таныш булган. Тукай белән дә күрешкән дип уйларга кирәк.
«Волжский листок» газетасының 10 июнь сәхифәсендә «О татарских поэтах» исемле мәкалә белән Касим Уралец дигән берәү Пинкевичка каршы чыга. Оппонентын ул татар поэзиясен белмәүдә, хәтта зуррак нәрсәдә (ягъни шовинизмда) гаепли. Тукайны исә бетереп ташлый: ике юка китапчыгында, ди, нибарысы 10—15 оригиналь шигырь булып, калганнары Лермонтов һәм Пушкиннан тәрҗемә. Теле һичнигә яраксыз: рус сүзләре, урам сүзләре күп. Гафури исә бөтенләй башка. Ул милләтнең мактанычы, бөтен Россиядә һәм Себердә танылган шагыйрь. Ул, «костюм культурасы»ннан бигрәк, эчке культурага, изгелеккә өнди. Теле гади һәм нәфис. Аның кайбер әсәрләре эчтәлек һәм форма ягыннан Америка шагыйре Уитменны хәтерләтә.
«Татарин» имзалы берәү «Невежество или глупость?» исемле мәкаләсендә, Тукай адресына ташланган гаепләрне кире кагу белән бергә, Пинкевичны куәтләп, М.Гафурида милләтчелек күрә.
Бәхәстән Ф.Әмирхан да читтә калмый. «Әльислах»ның 13 август санында «Татар шагыйрьләре» исемле мәкалә бастырып, Пинкевич һәм «Татарин»ны хуплый, ә Уралецтан ачы көлә. «Гафури Америка шагыйре Уитменга якын ди. Мин сорыйм: үзенең фәлсәфә тәнкыйдиясе белән гарби Европа шагыйре Гетегә дә якын түгелме?» Аннары Тукай белән Гафуриның шигырьләрен янәшә куеп күрсәтә дә, сорау бирә: «Әйтегез, зинһар, кайсында нәфасәт, кайсында йиңеллек?»
Әлбәттә, дискуссиядә катнашучылар, бәхәс кызулыгы белән, арттырып та җибәрәләр, төгәлсезлекләр дә ычкындыралар. М.Гафуриның милли чикләнгәнлек белән аерылып торган әсәрләрен алгарак чыгарып, алар бу демократ-шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган шигырьләрен күрми узалар. Тукайның баштагы ике җыентыгын да дидактизмның барлыгын инкарь итмәгәнебез хәлдә, А.Пинкевичның морализмны юк урыннан да эзләгәнен әйтми булмый.
1908 елның урталарында ук мондый дискуссиянең (рус матбугатында!) кабынып китүе күп нәрсә турында сөйли.
Бәхәс лирик поэзия тирәсендә барды. Яңа чорның чын лирика таләп итүен, күрәсең, тәнкыйть тә абайлап алган.
Бәхәсләшүчеләрнең игътибар үзәгендә Тукай тора. Дөрес, Пинкевич әле беренчелек пальмасын Тукай кулына тоттырырга ашыкмый. Әмма ул С.Рәмиевне дә беренче урынга ук утыртмаган. Аның мәкаләсеннән бу ике шагыйрь хәзергә «колакка-колак» киләләр булып аңлашыла.
Бәхәснең дәвамында исә С.Рәмиев төшеп кала. Кылыч чыңлатучыларның К.Уралецтан башкалары, М.Гафурины шактый түбәнсеткәннәре хәлдә, Тукайны чын шагыйрь итеп саныйлар. Димәк, зәвыклы тәнкыйтьчеләр күзендә 1908 елның урталарында ук инде Тукай лирик буларак та беренчелекне дәгъва итә башлаган.
Дискуссия Тукайның үзен дә уйланырга, кайбер нәтиҗәләр ясарга мәҗбүр иткән. Аның бәхәсне кызыксынып күзәткәне билгеле. Телгә алынган хатында ул Ф.Әмирханга болай дип яза: «В.К.»да «Татарин» имзалы бер зат теге Касим Уралецка җавап язды. Сезгә кирәк булса, шул номер газетаны җибәрермен».
Без Габдулланың Пушкин һәм Лермонтов томнарын Уральскида хәдис урынына йөрткәнен, бик кадерләп Казанга алып килгәнен күреп уздык. «Пушкинә» исемле ода язганын да беләбез (1906). «Бер татар шагыйренең сүзләре» исемле шигырендә ул «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам», — дип белдерә.
Ә бит Пушкин һәм Лермонтов дөньядан киткәннән соң күп сулар акты. Кольцов, Некрасов, Никитин һ.б. шагыйрьләрнең иҗаты белән бәйле рәвештә күптән инде рус поэзиясенең яңа этабы — демократик этабы башланды. Иҗтимагый позициясе, дөньяга карашы һәм сәнгатьчә фикерләү-сиземләве ягыннан соңгыларга якын торган Тукайның шигъри ориентациясе, Казанга кайткач, русның демократ шагыйрьләренә таба борылырга тиеш иде кебек. Өстәвенә, Казанның бик белдекле яшьләре Пушкинга «күп сөйләнгән нәрсә!» дип кенә карыйлар.
Әнә шундый тавышлардан беркадәр колагы тоныбрак калган Тукай, билгеле инде, Пушкин белән Лермонтов томнарын яңадан кулына ала, элеккегә караганда да тикшеребрәк, кирәк икән, «гаеп эзләбрәк» укырга керешә: искермәгәннәрме, янәсе, һәм күрә: искермәгәннәр дә, картаймаганнар да, шигъриятләре һаман яшь, һаман куәтле!
Юк, Тукайның бу ике бөек шагыйрьгә мәхәббәте аз гына да суынмады. Пушкин һәм Лермонтов иҗатыннан алып, Тукай тәрҗемә артыннан тәрҗемә, икътибас артыннан икътибас бирде. Шигырьләрендә һәм публицистикасында аларны әледән-әле олы хөрмәт белән телгә алды. Үләренә берничә көн генә калгач язылган шигырендә ул аларны кояшка тиңләде. Мондый чыгышларның кайберләре классик рус поэзиясен инкарь итүче «новаторлар»га җавап иде.
Шул ук вакытта демократ Тукай Кольцов һәм Никитинның берәр шигырен тәрҗемә итү һәм исемнәрен берәр тапкыр телгә алу белән чикләнә. Некрасовка килгәндә исә бердәнбер «факт» — балалар өчен язылган кыска гына бер шигыренә 1955 — 1956 елгы дүрт томлыгында бирелгән искәрмә: «Н.А.Некрасовның (1821 — 1878) «Дедушка» исемле шигыреннән файдаланып язган булырга тиеш» (ассызык минеке.— И.Н.). Тукайны «үч һәм сагыш» шагыйре белән «дуслаштырырга», аны соңгысының шәкерте итеп күрсәтергә тырышкан авторларның кәефен кырып булса да әйтергә туры килә: шагыйрьнең Некрасовка мөнәсәбәтенә кагылышлы бүтән бер документны хәзергә беркемнең дә күргәне юк. Гаҗәп, ләкин факт.
Тукайның рус демократик поэзиясенә, аеруча Некрасов иҗатына карата мондый «игътибарсызлыгын» ничек аңлатырга?
Тукай әдәбиятка килгән чорда көн тәртибендә милли һәм халыкчан поэзия тудыру бурычы тора иде. «Йосыф китабы»н яисә «Таһир-3өһрә»не, Габдерәхим Утыз Имәни яисә Шәмсетдин Суфи шигырьләрен милли һәм халыкчан поэзия үрнәкләре итеп карап булмый әле. Саф милли телдә милли чаралар ярдәмендә милли хис-тойгыларны чагылдыра торган, ягъни үзенә яңа форма тапкан яңа эчтәлекле поэзия сорала иде. Димәк, Тукай рус поэзиясендә Пушкин үтәгән эшне башкарырга тиеш булды.
Мәсьәләгә икенче яктан килик. Китап укырга яисә тыңларга күнеккән татарлар югарыда саналган типтагы шигъри әсәрләрдән тәм табалар иде әле. Димәк, укучыларны бу поэзиядән биздереп, яңа поэзиягә күнектерү өчен, соңгысы тегеләр кебек үк «классик» стильгә корылырга, әмма аларга караганда нәфисрәк, музыкальрәк һәм аңлаешлырак булырга тиеш. Бу очракта, билгеле инде, Некрасов принципларыннан бигрәк, Пушкин принциплары кулайрак.
Лермонтов уңае белән шуны әйтергә мөмкин: татар лирик поэзиясе үзенең алга таба үсеше өчен «европачыл» яңа, актив романтизмны кирәксенә иде. Татар поэзиясе тәненә әнә шундый романтизм «канын» җибәргәндә, ул тагын да җанлана, куәтләнә төшәчәк иде. Бу чорда С.Рәмиев кебек саф романтик шагыйрьнең үсеп чыгуы яисә Тукайның үзендә дә романтик башлангычның шактый куәтле булуы очраклы хәл түгел. Бусы, һичшиксез, Лермонтовка, Лермонтов аша Байронга һәм Шиллерга барып тоташа.

7

1908 елның май башында Казан губернаторы канцеляриясенә түбәндәге гариза барып керә: «Его Превосходительству господину Казанскому Губернатору Крестьянина Мамадышского уезда Новочурилинской волости деревни Сикиртан Г.Г.Камалетдинова, жительствующего в 2-й части г.Казани, на Большой Мещанской улице в доме Хайбуллина.
Заявление
Покорнейше прошу Вашего Превосходительства разрешить мне издавать в г.Казани под своим ответственным редакторством иллюстрированный журнал на татарском языке под названием «Яшин» («Молния») по следующей программе…» Егерме пункттан тора торган программа исә гадәттә әдәби һәм иҗтимагый-сәяси журнал эчтәлегенә туры килеп, ике пункты гына азмы-күпме сатирага карый.
Г.Камал 1879 елда мехчы-кустарь гаиләсендә туган. Атасы, бәхет артыннан куып та, тота алмагач, балаларын укытып кеше итү фикеренә килгән. Иң зур өмете — олы улы Галиәсгардә. Нияте — мулла итү. «Мөхәммәдия»не тәмамлап чыккан егет аның бу өметен акламагач, баерак кешеләр белән аралашырга, улының остазлары — муллаларга якынрак торырга яраткан Галиәкбәр улын, бай кызына өйләндереп, сәүдәгәр ясарга карар итә. Әмма егетнең борынына инде яңалык исе кергән, күзе ачыла башлаган. Тырышып-тырышып русча өйрәнә, театрга йөри, үзе дә язарга хыяллана. 1899 елда бер пьеса да язып ташлый.
Шулай да картлар теләкләренә өлешчә ирешкәннәр: улларын Җиңги Садыйк дип йөртелә торган Хәйбуллинның кызына өйләндергәннәр. Хәтта сәүдәгәр дә итәләр, әмма… китап сәүдәгәре. Галиәсгар 1901 елда китап басу һәм сату белән шөгыльләнә торган «фирма» ачып җибәрә. Исемен «Мәгариф» дип куя.
1905 елгы революцияне Г.Камал шатланып каршы ала. Демократик эчтәлекле шигырьләр һәм мәкаләләр яза. «Азат» газетасында эшләгәндә һәм «Азат халык »ның редакторы булган чагында татар социал-демократлары белән якыннан аралаша, үз газетасын революцион демократиянең ныклы органына әверелдерә.
Галиәсгар Камал исеме Габдуллага бик күптән билгеле, беренче пьесаларын укып, авторына мәхәббәт баглаган. Казандагы беренче көннәрендә үк Тукайны «Йолдыз» редакциясенә нәкъ менә шул мәхәббәт китерә.
Дөрес, шагыйрь үлеп, егерме ел үткәч, дөньяга чыккан истәлегендә Г.Камал Тукайны бик зурлап кабул иткән рәвешле язса да, беренче очрашу ул кадәр үк җылы булмаган булса кирәк. Истәлек авторы үзе үк әлеге күрешүдән соң Тукайның «Йолдыз» редакциясенә бүтән килмәгән-леген әйтеп уза. Ьәм бу гаҗәп тә түгел: әле күптән түгел генә Тукай Г.Камалны Уральскидан торып берничә мәртәбә шактый гына каты итеп тешләп алган иде:
Социал «Азат халык»ны черносотенный ясап,
Һади абзый мәсләген мәсләк дидерткән дөньядыр.
Биредә сүз, «Азат халык» тукталгач, Г.Камалның либераль газеталар арасында иң юашы булган, мәсләксезлек мәсләген алга сөргән «Йолдыз» газетасына эшкә керүе турында бара. Тукайның Галиәсгаргә хөрмәте кими төшкән кебек, мондый сатира соңгысының кәефен кырмый калмагандыр.
Һәм, гомумән, кайбер язучылар, мемуарчы һәм тикшеренүчеләр Г.Камалны Тукайның беренче дусты итеп күрсәтергә теләсәләр дә, моның хакыйкатькә туры килеп җитмәгәнен әйтми булмый. Һәрхәлдә, ал арның үзара мөнәсәбәтен Тукай — Әмирхан дуслыгына тиңли алмыйбыз. «Ничә ел бергә эшләп тә, мин Тукайны бер мәртәбә дә өйгә кунакка алып бара алмадым», — дип яза Г.Камал. Һәм бу гаҗәп тә түгел.
Басынкылана һәм сабырлана төшкән Галиәсгар хәзер тазарыбрак, түгәрәкләнебрәк китте. Тройка костюм. Жилетыннан көмеш сәгать чылбыры асылынып тора. Бала тугач һәм гаиләнең ишәю ихтималы да булгач, киләчәкне дә кайгыртмый ярамый. Ата, каената, баҗай һәм бүтән туган-тумача бар. Моны да искә алмый булмый.
Болар барысы да Тукайга ят, болар хөрлек сөюче демократ шагыйрьнең идеалы белән яраша алмыйлар.
Әмма тора-бара Тукай күрә: мещанлык кырмавыклары аягына, итәгенә ябышсалар да, Галиәсгар һаман үзе сайлаган юлдан атларга тырыша. Әнә бит ул театр дип янып-көеп йөри. «Бәхетсез егет» драмасы сәхнәдә шаулап бара. Шедевр дип саналырлык «Беренче театр» исемле бер пәрдәлек комедиясен дә язып ташлады. «Йолдыз» газетасы битләрендә яңа, демократик әдәбиятны яклап рецензияләр чыгара, фельетоннары белән искеләрне генә түгел, бәлки, җаен табып, тар милләтче либералларны да дөмбәсли. Кыскасы, «Йолдыз» газетасына демократик рух кертергә омтыла.
Галиәсгарнең эше, күргәнебезчә, муеннан: театр, язучылык, «Мәгариф» китап ширкәте, «Йолдыз» редакциясе. «Шәрык» клубының старшиналар советы әгъзасы да әле ул.
Әнә шул кеше тота да үз өстенә тагын бер зур һәм җаваплы эш ала: көлке журналы чыгару. Нәрсә мәҗбүр иткән аны? Г.Камалның мәгълүм истәлеген яңадан күздән кичерергә керешәбез дә «…аның димләве (ассызык минеке.— ИЛ.) буенча мин чыгара башлаган «Яшен» журналы» дигән сүзләргә тап булабыз. Димәк, Тукай кулы уйнаган.
Шагыйрь беренче чиратта Галиәсгарнең, билгеле, иҗтимагый йөзен истә тоткан. Моннан тыш, аның журналистлык тәҗрибәсе зур. Юмор тойгысыннан да мәхрүм түгел. Сатирик-юмористик куплетлар язу белән дә үзен күрсәтте. Көлке журналы өчен кирәкле тагын бер сыйфаты бар: аңарда рәсем ясауга сәләт сизелә, карикатуралары ярыйсы гына чыга.
Журналга рөхсәт алу өчен хөкүмәт чиновниклары күзендә ышанычлы булырга да кирәк бит әле. 1905—1906 елларда Г.Камал хөкүмәт органнарыннан җитди генә кисәтү алган булса да, ул эшләр инде онытыла төште. Һади Максуди — цензура, полиция һәм жандармерия каршында ышанычлы кеше. Газетасын ул, су асты ташларына бәрелдермичә, оста гына алып бара. Мондый ышанычның яктысы бу газетаның секретарена да төшми калмаган.
Журнал эшен башлау өчен күпмедер сумма да кирәк. Бу эш үзен акламыйча, бурычка чумган тәкъдирдә коткаручың булганы яхшы. Г.Камал, ни әйтсәң дә, чагыштырмача мөлкәтле кеше санала. Үз өе бар, каенатасы да — дәүләтле кеше.
Үз редакторлыгында газетамы, журналмы чыгару теләге Галиәсгарнең үз күңелендә дә яшәгән булуы мөмкин. Әмма Тукай журнал дип бәйләнмәсә, ул, бәлки, теләк көе калган булыр иде. Хәзер инде тәвәккәлләргә дә мөмкин. «Компаньон»ының сатирик таланты инде һәркемгә билгеле. Димәк, журнал начар булмау өстенә, Тукай исеме белән бәйле рәвештә популярлык та казанырга тиеш.
Губернаторның рөхсәтен Тукай Галиәсгаргә караганда да түземсезләнебрәк көткән («Монда «Әльислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса…» һ.б. — 1908 ел, 23 июнь). Нашире өчен, ни әйтсәң дә, бу эш — ике яклы, Тукай өчен исә яраткан эш.
Шулай итеп, татар демократик культурасы тарихында әһәмиятле вакыйга була: 1908 елның августыннан Казанда беренче сатирик журнал чыга башлый.
«Беренче» дигән сүзгә укучы, бәлки, игътибар иткәндер. Бәлки әле, болай дип тә уйлап куйгандыр: туктале, ерак Уральск шәһәрчегендә көлке журналы моннан ике ел элек үк мәйданга килгән иде ич. Ул гынамы әле! Оренбургта берьюлы дип әйтерлек өч журнал чыга башлаган: «Чикерткә», «Карчыга», «Чүкеч». Соңгысы бүген дә, ягъни 1908 елда да, исән-сау яшәп ята. Шул ук алтынчы елда хәтта Әстерханда да «Туп» исемле көлке журналы күренеп алган. Татар культурасының үзәге Казан гына 1908 елның августына чаклы сатира журналыннан башка яшәгән. Артык җитди булып, көлә белмәгәнме ул, әллә инде чытык йөзле цензура үз өендә булганга, көләргә базмаганмы — бусын белгечләр тикшерер. Бу урында шуны әйтергә кирәк: «Яшен» журналы үзенең тууы һәм тиз арада «Әльислах» кебек үк, «утлы вулкан»га әверелүе белән иң элек Тукайга бурычлы. Бер замандашы менә нәрсә дип яза: «Бу беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри. Баш мәкалә, «Ләхәүлә», «Сыбызгы», «Тотса Мәскәүләр якаң», «Ысулы кадимче» шигырьләре вә гайреләр Тукайдагы һөҗүви (Һөҗүви — сатирик) куәтне аңкыталар вә журналга хәкыйкый «Яшен» төсе бирәләр иде. Тукай «Яшен»дә бик яратып эшли, «Яшен»не бөтенләй үзенеке итеп карый, аңарга байтак хезмәт куя иде. «Яшен»нең һәр номерын тизрәк чыгарырга тели, рәсемнәр өлгермәүгә борчыла иде… Тукай «Яшен»нең аннан-моннан гына, бертөрле генә булып чыгуына разый булмый, укучыларына берсеннән-берсе яхшырак номерлар биреп барасы килә».
Сүз уңаенда Тукайның тагын бер сыйфатын күрсәтеп китик. Ул үзе эшләгән, үзе тон биргән, «үзенеке» итеп хисаплаган газетаны яисә журналны чиктән тыш яраткан. Уральскидагы бер газета һәм ике журнал, «Әльислах», «Яшен», шулай ук соңрак чыга башлаячак «Ялт-Йолт» һәм «Аң» журналлары әнә шундыйлардан. Болар адресына әйтелгән тәнкыйтьне ул күтәрә алмый, зәгыйфь кенә укка да дәһшәтле туп белән җавап бирә.
Тукайның әсәрләрен һәркайда дүрт куллап кабул итәргә торалар. «Вакыт», «Йолдыз», «Шура» кебек газе-та-журналлар ярыйсы гына гонорар да түлиләр. Әмма шагыйрь бу мәсьәләдә гаять талымлы һәм принципиаль. Язганнарын ул гонорарсыз-нисез «Әльислах»та һәм үзенең «Яшен»ендә бастыра. Шулай да бервакыт ул, заказ буенча шигырь язып, үзенең принцибына хыянәт иткән. Акчага мохтаҗ чагы булганмы, иптәшләре кыстаганмы яисә бүтән берәр сәбәп килеп чыкканмы — Тукай «Кәрванчәй фирмасы»ның чәен мактап озын шигырь яза һәм «Бәянелхак» газетасыннан 25 сум акча ала.
Җибәргән ялгышларын, хата эшләрен искә төшереп еш кына үкенә торган Тукай В.Бәхтияровка үзе эшләгән иң зур ике хатаның берсе итеп әнә шул «чәй вакыйга-сы»н атаган. Икенчесе — Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач, гостиница ресторанында артистлар белән бергәләп чыгыш ясавы икән.
…«Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында ярминкәгә барачак Галиәсгар Тукайны да чакырган. «Яшен» белән мавыгып, эшен ташлап китәсе килмәгәнме, яшәеш ритмын үзгәртүгә авыр бирелгәнме, әллә инде ярминкәгә барганына үкенәчәген күңеле сизепме, Габдулланың башта кузгаласы килмәгән. Ахыр чиктә шулай да күнгән. Ни әйтсәң дә, империянең иң зур ярминкәсе бит ул. Мондый сүз дә йөри икән: «Петербург — Россиянең мие, Мәскәү — йөрәге булса, Нижний — кесәсе».
Мәкәрҗә чоры — татарларның да берничә катлавы өчен зур вакыйга. Ярминкәнең чын хуҗалары янында, билгеле инде, сәүдә «корольләре» Хөсәеновлар, сукно фабрикантлары Акчуриннар һәм Дибердиевләр. Аларның анда зур-зур кибетләре, таш складлары бар. Әхмәт бай Хөсәенов болар өстенә «Двухсветная» дип йөртелгән гостиница тота. Болар артыннан, үтмәс товарларыннан арынуны өмет итеп, уртакул сәүдәгәрләр агыла башлый. Официант булып яисә бүтән һөнәр ярдәмендә кыш укырлык акча эшләү нияте белән шәкертләр кузгала. Физик көчләрен тәкъдим итеп авыл һәм шәһәр ярлылары да килеп җитә. Театр труппалары һәм ялгызак «артистлар» — җырчылар, биючеләр, гармунчылар, аю биетүчеләр дә соңга калмагаек дип ашыгалар. Биредә тагын мәчет салырга дип акча җыючыларны да, шикле кәсеп белән шөгыльләнүче ир һәм хатын-кызларны да очратырга мөмкин. Саилчеләрнең дә исәбе-хисабы юк. Бик азлар гына Мәкәрҗәдән канәгать булып кайтсалар, күпчелекнең өмете акланмый. «Кая барасың? — Мәкәрҗәгә! Кайдан кайтасың? — Мәкәрҗәдән лә…» дигән мәзәкнең йөрүе әнә шуны күрсәтсә кирәк.
Августның уннарына таба Г.Камал белән Тукай, пароходта Нижний Новгородка килеп җитеп, әлеге «Двухсветная»га төшәләр. Гостиница ярминкәнең кырыендарак урнашкан булып, аның каршында мәһабәт калын тупыллары белән зур бакча шаулап утыра. Хезмәт биржасы вазифасын да үти икән ул. Эш табалмый йөргән кешеләр тупыл күләгәсендә озын эскәмияләргә тезеләләр яисә чирәмгә түшәләләр. Руслар һәм башка милләт кешеләре бу бакчаны ничек атаганнардыр, татарлар исә нәкъ өстенә басканнар: «Хәсрәт бакчасы». Риваяте дә бар: шәкертме, хәлфәме — кемдер берәү эш таба алмый каңгырып йөргән-йөргән дә карт тупылның кәүсәсенә пәке белән уеп мондый җыр язган ди:
Әхмәт бай йорты каршында
Шаулый Хәсрәт бакчасы.
Кадалып китсен Мәкәрҗәсе,
Кайтырга юк акчасы.
Россиядәге контрастларны бер учка җыеп күрсәткән Мәкәрҗә Тукайда күп төрле уй-тойгылар тудырмый калмаган, билгеле. Бер якта — әлеге «Хәсрәт бакчасы», икенче якта — ярминкәнең үзәгенә урнашкан «Главный дом». Буе ярты чакрымга җитә торган зиннәтле сарай. Анда кыйммәтле нәрсәләр генә сатыла икән: алтын да көмеш, бриллиант та якут. Бер якта — капчык яисә әрҗә ташу кебек кенә эш чыкса да, куанычлары эчләренә сыймый торган эшсезләр, икенче якта — ун мең, йөз мең табыш китерә торган контрактлар ясап калучы миллионщиклар. Бер якта — адым саен кулын сузып утыра торган, чиркәү һәм мәчетне сырып алган хәерчеләр, икенче якта — ресторан һәм фәхешханәләрдә йөзәр, меңәр сум акча калдырып чыга торган байлар һәм байбәтчәләр.
Тукай, билгеле инде, ярминкәне башта кызыксынып карап йөргән. Гаять җитди кыяфәт белән карусельдә әйләнгән. Аю биетүчеләрне һәм маймыл уйнатучыларны бик бирелеп күзәткән.
Тагын бер шөгыле — «Сәйяр» труппасы артистлары һәм дусты Габдулла Кариев белән аралашу, репетиция һәм спектакльләренә баргалау.
Әмма Тукайның Мәкәрҗәдән ихласы тиз кайткан. Г.Камалның әйтүенчә,  сәбәбе — шау-шу,  ыгы-зыгы, бигрәк тә арба, тарантас, файтуннарның бихисап күп булуы, урам аркылы чыкканда да җанны учка учлап чыгарга мәҗбүр булу. Әмма төп сәбәп ул булмаса кирәк. Өйрәнчек шигырендә әйтелгәнчә, «тирес исе, ит исе» аны, күрәсең, укшыта башлаган, табыш артыннан куу, хәйләкәрлек, алдау, ялган һәм әлеге социаль контрастлар аның күңелен җәрәхәтләгән.
Әнә шул вакыт Тимерша әфәнде Соловьев мәйданга чыга. Бу кеше Оренбургта Кәримов-Хөсәеновлар типографиясенең мөдире вазифасын башкара һәм «Чүкеч» журналының редакторы була. Мәкәрҗә чорында исә «Двухсветная» гостиницасы белән идарә итә.
Беркөнне ул «Сәйяр» артистларына мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән: буш вакытыгыз бар, егетләр, ресторанда милли шигырьләр укып, милли җырлар җырламассызмы? Обед, ужин түләүсез булыр. Артистлар күнәләр. Чынлап та, вакыт җитә: репертуарда — ике-өч пьеса, алар да инде кат-кат уйналганга, репетиция белән озак маташасы юк. Фоли Бержер бакчасындагы театрның сәхнәсе дә көн саен алар карамагында булмый. Төшке һәм кичке ашларны бушлай ашауга килгәндә, бусы да алар хәлендә кечкенә мәсьәлә түгел. Профессиональ татар театрына нибарысы… бер яшь. Үз бинасы булмаган кебек, бай меценаты юк. Реакцион татар матбугаты һәм карагруһчыл даирәләр театрга каршы ярсулы кампания алып баралар. Власть та адым саен тоткарлык ясый. Кайсы шәһәргә генә барып чыкмасыннар, спектакль куярга рөхсәт артыннан йөреп, аяксыз каласың. Аннары бина мәсьәләсе килеп баса. Яки бирмиләр, яки, бирсәләр, акча каералар. Ярый, бусы да җайлансын ди. Анда да шатланырга ашыкма: сбор булырмы әле, юкмы. Костюм астыннан ялангач тәнгә манишка гына элеп куйгалаган кебек, сәйярчыларның бер тиен акчасыз калып, локма аш капмаган вакытлары да еш булган.
Тимерша әфәнденең тәкъдиме Тукайны да кызыксындыра: эшсез буталып йөргәнче, бер шөгыль булыр. Уральскида чакта К.Мотыйгый һәм Г.Кариев белән берлектә әдәби-музыкаль кичә үткәреп, канәгатьлек тойгысы алулары да исенә төшкәч, Габдуллабыз, кабынып китеп, эшне үз кулына ала. Тиз генә программа төзеп ташлый, репетиция үткәрә.
Менә беркөнне артистлар ресторанның пианино гына куярлык кечкенә эстрадасына чыгып тезеләләр. Тукай аларга йөзе белән карап баса. Шагыйрьнең кул изәве була — бер-ике мандолинадан тора торган «оркестр» телгә килә, аннары «оркестр»ны хор күтәреп ала.
Пәрәмәчләп чәй эчүче агай-эненең, билгеле, колаклары тора. «Бу нинди тамаша?» дигән кебек, агарган сәләмә каш астыннан карап утыручы картлар булса да, яшьрәкләр һәм шомарганраклар, чыннан да, кызыксынганнар. «Ансамбль» составында җырлаган Г.Кариевның язуына караганда, агай-эне алкышлаган, хәтта «Афәрин!», «Яшәгез!» дип кычкырган. Хәер, биредә официантларга кул чабарга кушып куйган гостиница башлыгының тырышлыгын да истә тотарга кирәк. Билгеле инде, кул чабулар вакытында Тукайга, капельмейстерларча итеп, залга таба борылып баш ияргә туры килә.
Беренче көннең уңышына канәгать булган Т.Соловьев, Тукайның һәм артистларның кулын кысып чыккач, аерым бүлмәгә алып кереп, бик һәйбәтләп сыйлаган.
Икенче көнне Тимерша әфәнде парадный тәрәзәсенә «Милли шигырьләр укыла, халык җырлары җырлана» дигән сүзләр язылган кәгазь ябыштырып куя. Моның белән генә калмый: алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәс (бусы Тукай өчен) алдыртып, шул арны киеп чыгарга тәкъдим итә.
Г.Кариевның раславына караганда, алар эстрадада бер атна чамасы җырлаганнар. Бу вакыт эчендә кунакханә башлыгы сыйны яхшырткан һәм төрләндергән кебек, Тукай да репертуарны үзгәртә, баета, төрләндерә барган.
«Ансамбль»нең гомере трагикомик төстә төгәлләнә. Хатын-кызларныкы кебек нечкә тавыш белән җырлый торган бер гармунчы мишәр килеп чыга да, гостиница башлыгы рөхсәте белән, шул ук эстрадага менеп, һөнәрен күрсәтә башлый. Урам җырларыннан тора торган «репертуар »мы, үзенчәлекле тавышмы, кыланышлармы, әллә инде барысы бергәме — агай-эненең күңеленә, күрәсең, бигрәк тә хуш килгән. «Ни эшләргә белми, кул чабулар кирәкме, урындыклар белән дөбердәтү кирәкме, әлхасыйль бөтен «двухсветная» ду куба иде», — ди Кариев.
Артистларга ихтыяҗ бетә. Т.Соловьев гармунчыны күпмедер түләү белән ярминкә ахырына кадәр җырларга алып кала.
Хорның чагыштырмача уңыш казанган чагында ук Тукайның күңеленә, ихтимал, ниндидер борчулы хис, ярамаган эш эшләү уе килгәндер. Кабак җырчысы тарафыннан җиңелеп хур булгач, ул айнып китә. Бу ни хәл? Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай үзе өнәмәгән Тимерша Соловьевның доход арттыру максаты белән оештырган «кәмит»енә җитәкче булып ала да, ресторан сәхнәсенә чыгып, тук мещаннар алдында кул болгап тора, борылып баш ия.
Эшнең шулай булачагын алдан әйтмәгәне өчен Тукай Г.Камалга нык кына үпкәләгән. Казанга кайтканнан соң да шактый вакыт үпкәсе язылмаган. Г.Кариев истәлегеннән без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Шуннан берничә еллар үткәч, мин Тукайдан Мәкәрҗәдә капельмейстер булып куллар болгатуының мәгънәсен сорый идем. Ул аңар бер борчылып, бер кызарып, «калдыр әле шуларны» дип, сүзне тиз генә икенчегә бора иде».

8

«Кисекбаш» китабы» исемле кечкенә генә бер шигъри китапчык бар. Эчтәлеге түбәндәгечә:
Мөхәммәт пәйгамбәр дүрт «яры» (1) һәм утыз мең (!) сәхабәсе (2) белән гәпләшеп утырганда, адәм башы тәгәрәп
килә.
Мөхәммәтнең гаскәр бантлыгы Гали аны күтәреп ал-макчы була, ләкин кузгата да алмый. Сәбәбен Кисекбаш үзе әйтеп бирә: эченә тулган изгелеге белән авыр икән ул.
Кисекбаш пәйгамбәрдән ярдәм сорый: явыз дию аның гәүдәсен һәм улын кабып йоткан да, хатынын тартып алып, коега чумган икән. Мөхәммәт бик үк җибәрергә теләмәсә дә, Гали батыр, шундук сикереп торып, Зөлфәкарын (3) кулына ала, дөлдөленә (4) менеп атлана.
Китәләр. Алдан — Кисекбаш, аның артыннан — дөлдөлендә — Гали. Ничәдер тәүлектән соң сахрадагы бер кое янына җитәләр. Бер мең биш йөз колачлы арканы да батырның үзе белән икән (кайчан алып өлгергәндер!), шуның бер очын бурага бәйли дә коега чума. Җиде көн (!) төшкәннән соң аягы җиргә төртелә. Күзен ачса: тимер капка. Капканы ватып эчкә үтә дә зур бер сарайга барып керә. Айдай йөзле хатын («Кисекбашның хәләле») анда намаз укып утыра. Икенче сарайга керсә, аяк-кул-лары баглы 500ләп мөселманны күрә.
Өченче сарайда дию үзе йоклап ята икән. Гали, билгеле инде, аны башта уята. Аннары сугыш башлана. Мең батман (!) авырлыктагы гөрзи (5) белән сугудан биленә кадәр батса да, батыр исән кала. Чират үзенә җиткәч, Гали диюнебик тиз тураклап ташлый.
(1   Яр (яки яран) — сподвижник — иң якын мәсләктәш.
2    Сәхабә — иярүче.
3    Зөлфәкар — мифик кылыч.
4    Дөлдел — мифик ат.
5    Гөрзи — чукмар).
Йөзләгән бүтән диюләр белән эшне тәмам иткәч, Гали батыр мөселманнарны азат итә һәм диюнең малын өләшеп бирә. Аннары, Кисекбаш белән берлектә, барысын да могҗиза ярдәмендә җир өстенә күтәрә.
Яңадан пәйгамбәр янына әйләнеп кайталар. Мөхәммәт Кисекбашны кулына алып өшкерүгә, тегенең гәүдәсе кире кайта. Кисекбаш улының сөякләрен өшкерү дә шундый ук нәтиҗә бирә. (Аның сөякләре кайдан һәм ничек табылды икән?!)
Язылу датасы билгеле булмаса да, галимнәр фикеренчә, бик борынгы әсәр бу. Гасырлар буе ислам динен халык аңына сеңдерүгә хезмәт итеп килгән. Мәдрәсәдә ул — уку китабы, һәр өйнең дип әйтерлек китап шүрлегенә менеп кунаклаган.
Нигә кирәк булды соң әле Тукайга бу поэманы кабат уку? Әсәр турында фикере югары түгел иде ич. Бер фельетонында, көлеп, «Тишекбаш» дип тә атаган иде.
Эш болай була.
Мәкәрҗәдән әйләнеп кайткач, Тукай яңадан «Яшен»не чыгару эшенә чума. Г.Камал да газетадан һәм «Мәгариф»тән калган вакытын журналга бирә. Әмма материалга кытлык зур.
Август ахырында бертуган Никитиннарның циркына Карахмәт исемле төрек көрәшчесе килеп чыга һәм Казан татарларының игътибарын җәлеп итә. Цирк хуҗалары, моны чамалап алып, Карахмәттән файдаланып калу фикеренә киләләр. Усал телләр хәтта болай сөйлиләр: мөселманны күбрәк китерү өчен, Никитин, имештер, көрәшчеләргә әйтеп куйган: тырышкандай итенегез дә Карахмәткә бирешегез. «Волжский листок»та басылган белдерү бу имеш-мимешләрнең бик үк нигезсез булмаганын күрсәтсә кирәк. Анда Карәхмәтнең, Геркулес сыйфатында чыгып, ике колода карта ертачагы, дага сындырачагы, беләгенә тимер кыршау ураячагы, чылбыр өзеләчәге һәм йодрыгы белән тактага зур кадак кагып кертәчәге әйтелгән.
Шундый тамашадан соң һәм кайбер рус көрәшчеләрен әйләндереп салгалый торгач, Карахмәт, әлбәттә инде, Казан мещаннарының, бигрәк тә «печән базарчы»ларның милли каһарманына әверелеп китә. Әнә шул арны күздә тотып, Г.Камал Тукайга, Карахмәт белән бәйле рәвештә Казанның тирече һәм итчеләреннән көлеп, берәр нәрсә язарга киңәш биргән.
Карахмәт «Болгар»да Тукайдан берничә номер аша гына яшәгән. Зур башына фәс кигән озын буйлы, чамасыз юан пәһлеванны Габдулла кызыксынып күзәткән. Замандашларының берсенә ул, мәсәлән, «Карахмәтне күрдем әле…» дип көлеп сөйләгән икән. Бәлки әле, ул пәһлеванны циркка барып та карагандыр.
Ничек булса да була, Тукай «Кисекбаш китабы»на пародия язу фикеренә килә. Борынгы поэмадагы диюне алыштырырга да бик һәйбәт «кандидатура» бар. Анысы — шул елларда шактый шау-шу кузгаткан Гайнан ишан Вәисев.
Казан губернасындагы Зөя өязенең Мулла иле авылында туган Баһаветдин Хәмзин дигән кеше күп еллар буе Урта Азиядә яшәгән дә Баһаветдин Вәиси булып Казанга кайткан. Үзен гази (дин өчен сугышучы) дип игълан иткән, 1862 елда «Гыйбадәт йорты» ачып җибәргән, Казан һәм аның тирә-ягыннан, бүтән губерналардан, хәтта Урта Азиядән мөритләр җыеп, дини секта оештырган. Халык аны Баһави ишан дип йөртә башлаган.
Вәисевкә әйләнүенә килгәндә исә, эш болай тора. Вәис-әл-Карани исемле бер изге кеше булган. Ул Мөхәммәт пәйгамбәргә шулкадәр бирелгән ки, тегесе сугышта тешсез калгач, бу да үз тешләрен таш белән сугып төшергән икән. Мөхәммәткә тугрылыклы булганлыгын күрсәтү өчен, Баһаветдин Хәмзин әлеге Ваиснең исемен үзенә фамилия итеп алган.
Баһаветдин ишан башлаган эшне соңрак аның улы Гайнанетдин Вәисев дәвам иттерә. Мөритләре Яңа бистәдә аңа зур йорт салып бирәләр. Русча язылган зур вывеска кадаклана: «Всего мира государственный молитвенный дом. Автономное духовное управление и канцелярия Сар-дара Ваисовского божьего полка «Мусульманская Академия». Капка өстендә ай һәм йолдыз сурәте төшерелгән яшел байрак җилферди.
Программалары якынча болай: 1) хөкүмәт тарафыннан раслана торган муллаларны, мәчетләрне, рәсми дини йолаларны танымаска. Бозылмаган Мөхәммәт динен тотарга; 2) дәүләт властена буйсынмаска, хөкүмәт учреждениеләре белән эш итмәскә; 3) солдат бирмәскә, алынган тәкъдирдә боерыкларны үтәмәскә; 4) налог түләмәскә һ.б.
Күренә ки, вәисевчелек хәрәкәте царизмның милли-колониаль сәясәтенә каршы юнәлтелгән протестның үзенчәлекле бер чагылышы булган. Әмма моңа карап кына аны бөтенләе белән прогрессив күренеш дип бәяләү мөмкин түгел. Чөнки милли азатлык мәсьәләсен пролетариат җитәкчелегендәге социаль революция генә хәл итәчәге мәгълүм нәрсә. Вәисевчеләрнең «программасы» исә татар халкын рус пролетариатыннан, рус халкыннан һәм социаль революциядән читкә өстери иде. Менә ни өчен татар демократик интеллигенциясе, аерым алганда, Г.Тукай, вәисевчелек хәрәкәтенә уңай мөнәсәбәттә була алмады.
Июль башларында Габдулла Килдишев исемле казылык сәүдәгәренең «Гайнан Вәисев тозагы» дигән брошюрасы басылып чыга. Бу кеше өч ел буе мәзһәптә торган, аннары, Сардар белән конфликтка кереп, ташлап чыккан һәм менә сектаның серләрен фаш итә.
Аның аңлатуынча, Гайнан ишан һәм штабының киләчәккә караган планнары түбәндәгечә. Татарлар һәм бүтән милләт мөселманнары, янәсе, бу фиркага керәчәкләр дә, патша хөкүмәте аларны мөстәкыйль дәүләт итеп танырга мәҗбүр булачак һәм указ чыгарачак. Шуннан соң борынгы Болгар дәүләте биләмәләре Гайнан Вәиси кулына керәчәк. Иң якын яраннары, сектага биргән суммаларының күләменә карап, берәр вилаять (губерна) белән идарә итәчәкләр, имеш. Бу планның хыялый һәм көлке булуын аңлау кыен түгел.
Вәисевчелек хәрәкәте һәм аның башлыгы Гайнан ишан белән танышу өчен беренче чыганак, әлбәттә, Г.Килдишев брошюрасы. Телдән яисә вакытлы матбугат аркылы үз җае белән колагына кергән һәм күзенә чалынган мәгълүматлар да байтак. Мәгълүмат кайчак көтелмәгән яктан да килеп кергәләгән.
Яңа бистәдәге Газизәне укучы хәтерлидер. Үз анасы булып күңеленә кереп алган бу изге хатынны Габдулла Казанга килеп төшүенә эзләп табу һәм күрешү чарасына керешкән. Апасына ул болай дип яза: «Әнинең мин барындагы ире үлгәч, әни Баһави ишәк (ассызык минеке.— И.Н.) мөритләреннән берсенә барган икән. Ул мөрит мине намәхрәм дип былчылдап, мине әни белән күрештермәскә карар биргән икән».
Тар күңелле, көнчел һәм фанатик мөрит, күрәсең, Газизәне бикләп диярлек асраган. Шунлыктан алар шактый вакыт күрешә алмаганнар. 1907 елның декабрь ахырында иртәгә корбан бәйрәме дигән көнне Габдулла кеше аркылы әнисенә бүләк җибәргән. Тактик максаттан чыгып булса кирәк, мөриткә дә күлмәк-ыштанлык озаткан. Ике-өч көн үтүгә, Габдулланы Яңа бистәдәге ярым җир астындагы бер җимерек өйгә алып киләләр. Бу — Газизәнең анасы тора торган өй икән. «Вакыт төн иде, — дип яза Тукай. — Мин әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Моның әни икәнлеген та нып, исәнме, әни, дип күрештем. Ул кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» — дип еглап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым».
Әбинең самавыры кайнаган икән, чәйгә утыралар, үткәннәрне искә төшерәләр. Карчык, киявенең холкын истә тотып, аларны ашыктыра. Газизә, ниһаять, китәргә җыена да әйтә: «Мин хәзер кайтып, чәй әзерлим, син барырсың». Күрәсең, күлмәк-ыштанлык үзенекен иткән, мөрит Габдулланың өйгә килүенә рөхсәт биргән. Әмма бер карары нык: ул аны хатыны белән күзгә-күз очраштырмаячак. Моны белгәч, Тукай бу кич барудан баш тарткан. Моннан соңгы очрашулары турында мәгълүмат бул-маса да, бүтән беркайчан да күрешмәгәннәр дип раслый алмыйбыз. Гайнан ишан мәзһәбе белән якыннан кызыксына башлагач, Тукайның мөрит өенә баруы, хуҗа белән утыруы, аңардан кайбер нәрсәләр сорашуы бик ихтимал.
Ничек булса да булган, Гайнан ишан Вәисев Тукай хыялында «Кисекбаш китабы»ндагы дию булып җанлана башлаган. Кыяфәте дә килеп тора: имән кискәседәй таза гәүдәле, кызыл йөзле, карчыга борынлы һәм бер каравы белән кешенең ихтыяр көчен сындыра торган күзле. Башында кара чуклы кызыл фәс.
Кисекбашның исә атап әйтерлек прототибы юк. Шулай да Зиннәтулла исемле Самара сәүдәгәренең, Гайнан ишан хатынымны алып калды, дип язган хаты «Бәянелхак» газетасында күренеп китә. Һәрхәлдә, Кисекбаш — Гайнан тарафыннан тегеләйме-болаймы кыерсытылган сәүдәгәр.
Мөхәммәт пәйгамбәр һәм аның яраннары ролен исә Казан кадимчеләренең штабы — «Көфер почмагы» вәкилләре башкарачак. Шулай итеп, сюжет оешып җитте, төп идея ачык. Язасы гына калды.
…Өстәлне карават янына тартып китергәннәр дә карта уйныйлар. Уен тавышсыз-тынсыз, сүрән бара. Хуҗа караватка утырган ике иптәшенең артында стенага сыенган да тын гына ята. Йоклый дип беләләр булса кирәк. Әмма ул йокламый, чыны-хыялы бергә кушылган әкият дөньясында яши.
Менә берзаман уенчылар, бүлмәдә төтен болыты калдырып, чыгып китәләр. Шагыйрь, китүләренең хаклыгын сынагандай, тагын бераз ята да, тиз генә торып, тәрәзә төбендә һәм идәндә өелеп яткан китаплар, төрле газета-журналлар арасыннан актарынып, берничә бит кәгазь табып ала. Шактый эзләгәч, кара савыты да табыла. Каләм исә юк та юк. Мөгаен, алып чыкканнар. Еш кына болай була: залда ашап утыручы берәүгә кара-каләмнең кирәге чыкса, әллә кайдан соратып тормый, күршедәге Тукай номерыннан гына алып керә һәм язган урынында калдырып китә. Бүген дә, күрәсең, шулай булган.
Каләмне буфеттан алып килеп, Тукай, ниһаять, язарга утыра:
Башлыйк әле сүзне Карахмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.
Каләм юырта гына! Төрле төстәге, төрле форматтагы кәгазьләр алышынып кына тора.
Чү, хәзергә җитәр. Әнә Кабан күле ягында офык алсуланган. Габдулланың башы ут булып яна, чигәсендәге тамыр сулык-сулык тибеп тора, күз кабаклары йомыла. Ятарга кирәк.
Соң гына уянып, ашык-пошык капкалагач, шагыйрь тагын өстәл янына утыра. Каләм тагын юыртып китә.
Каләм никадәр генә шәп йөгермәсен, поэма ничаклы гына тиз тәгәрәмәсен, тагын бүленергә туры килә. Эшләр, мәшәкатьләр байтак: «Яшен», «Китап» ширкәте, «Әльислах». Әмма кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, шагыйрь Кисекбашның маҗараларына бәйле сурәтләрдән арына алмый. Ашыгып кайта да өстәл янына утыра, каләм тагын кәгазь өстеннән чаба башлый.
Карахмәт күптән инде, Кабан төбенә төшеп, Дию сараена барып керде. Диюне җиңеп, Кисекбашның хәләл җефетен һәм биш йөз мөселманны азат итте. Бер ай булды дигәндә, безнең батыр, Диюне трамвай артына таккан хәлдә, Печән базарына кайтып җитә. Менә ул, башын югары тотып, вагоннан төшә. Аннары бер ир бала (Кисекбашның улы) һәм чапанлы хатын күренә. Халык шат, халык тантана итә. Ул да булмый, Камчылы ишан килеп җитеп, Башны тотып өшкерә, һәм Кисекбаш яшь егеткә әверелә. Дию исә, ут булып, Яңа бистә ягына очып китә.
Кисекбаш нишли шуннан соң? «Көн күрә яхшы гына, ул — сәүдәгәр». Ә Карахмәт?
Дин юлында күп газап күргән өчен,
Армый-талмый дин өчен йөргән өчен,—
Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп…
Һәм, ниһаять, соңгы аккорд:
Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Ну, Печән базары халкы күңле шат.
Безнең хикәяләүдән Тукай поэманы ике-өч утыруда язып бетергән булып аңлашылса да, чынлыкта күбрәк вакыт киткән. Карахмәт турында язарга киңәш биргәннән соң бер-ике көн узгач, Г.Камал Тукайдан язып-язмаганлыгын сорый. Тукай «Кисекбаш яки Печән базары» дип бер нәрсә яза башлаганлыгын, ләкин аның озынга киткәнен сөйли. Бер-ике көннән язып бетерә. Димәк, күп булса, биш көн! «Кисекбаш» язылып беткәч, ул үзе дә зур канәгатьлек хисе кичергән:
Бу «Кисекбаш»ны язып, мин дә шулай*
Аз гына мәгърурланып тордым бугай.
(*Ягъни сафка тезелгән гаскәренә карап торган гаскәр башлыгы кебек).
1908 елның җәендә ислахчылар инициативасы белән «Әдәбият-сәнгать түгәрәге» оештырылган. Түгәрәкнең атнага бер җыела торган утырышларында яңа әсәрләр укып тикшерелгән. Октябрь башларында утырышка Тукайның яңа гына табадан төшкән поэмасы тикшерүгә куела. «Бүгенгедәй исемдә, — дип яза Гыйльметдин Шәрәф, — иптәшләр һәммәсе Тукайның укып бетергәнен көтә алмый, укыган арада туктатып кул чабалар, Тукайның бетмәс-төкәнмәс һөҗүви куәте белән восторгка киләләр.
Ул көнне «түгәрәк»тә башка әсәрләрне уку, көнлек эшләрне караулар һәммәсе онытыла. Иптәшләр һәммәсе «Печән базары»ндагы характерный мисрагълардан отып алганнарын бер-берсенә әйтеп көлешәләр, фикер алышалар иде». Истәлекче тагын болай дип өсти: «түгәрәк»тә Тукайның «Печән базары» кадәр иптәшләргә куәтле тәэсир калдырган әсәрне хәтерли алмыйм». Язучылар белән якыннан аралашкан, «түгәрәк» утырышларына берсен дә калдырмый йөргән (яхшы әсәр кулга төшерергә кирәк бит!) зәвыклы наширнең бу сүзләрен шикләнми кабул итәргә мөмкин.
Шушы ук утырышта «Әльислах» газетасы файдасына әдәби-музыкаль кичә үткәрергә карар итәләр. Керемне күбәйтү теләге белән Тукайны да әлеге поэмасын укырга күндерәләр. Кичә 14 октябрь көнне Купеческое собрание бинасының залында (хәзер — ТЮЗ) була.
Бу урында Тукай характерындагы тагын бер сыйфатка тукталып үтәсе килә.
Кичә башланыр алдыннан каушаганрак кыяфәтле Тукай, тәртип сакларга куелган танышларының берсе янына килеп: «Яхшылап кара әле, Карахмәт килмәгәнме?» — дигән. Тегенең аптыраулы соравына каршы көлемсери төшеп әйткән: «Син аның йодрыкларын күргәнең юкмыни?» Тукайның Карахмәттән өркеп йөргәнен Г.Камал да раслый: «Кызулык белән язылып ташланган бу китап Тукайның күңелендә зур курку тудыра. Менә Ка-рахмәт ачуланып килеп керер дә юан беләкләре, чиктән тыш зур йодрыклары белән үзен бифштекс ясап, тетеп ташлар шикелле тоела, җаны уч төбендә генә тора, цирк Казаннан киткәч кенә тынычлана».
Кулында каләм булганда, дөньяның бөтен реакцион көчләре каршында япа-ялгыз калса да дерелдәп төшмәячәк Тукайдагы мондый көлке дә, мәгънәсез дә куркаклыкның сәбәбе нәрсә соң? Әлеге дә баягы, вәсвәсәгә бирелүчәнлеге һәм хөсне заны (самолюбиесе), билгеле.
Чак кына читкә киттек бугай, яңадан эзгә төшик. Әнә Тукай кичәнең өченче бүлеген, ягъни үзенең нәүбәтен көтеп утыра. Күңеле тынычлана төшкән: Карахмәт залда күренми.
Ниһаять, Тукай сәхнәдә. Уңыш — көткәннән дә артык. Шагыйрь тоташтан укый да алмый. «Халыкның көлә-көлә эчләре катты, — ди Ф.Әмирхан иптәшенә язган бер хатында, — һәм Тукаевны бүлә-бүлә кул чабулар белән сыйладылар».
Поэма «Яшен» өчен языла башласа да, журнал бу әсәрдән мәхрүм калган. Иптәшләре әйтәләр: бүлгәләп чыгарсаң, тәме китә, туп-туры китап итеп чыгар. Тукай бу киңәшне кабул итә дә поэманы Гыйльметдин Шәрәфкә бирә.
Өлгер һәм җитез Гыйльметдин, бик тиз тотып, әсәрне биш меңле тираж белән басып та чыгара. Чынлап та тиз: октябрь башында «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» беренче кат «түгәрәк»тә укыла, ә 22 октябрьдә поэманың типографиядә басылган данәләре цензурага барып керә! Тиражга килгәндә, ул заман өчен 5000 данә — гаять күп. Шул тираж бер ай (!) эчендә сатылып беткән. Тукайның, — дип яза Г.Шәрәф, — «әлегә чаклы (1914 елга кадәр. — И.Н.) басылган 20 гә якын әсәрләре эчендә беренче чыгуында иң күп таралганы «Печән базары» булды». Поэма китап кибетләренең шүрлегенә менеп озак та үтми, рецензияләр күренә башлый. Шуларның берсе Ф.Әмирхан каләме белән язылган. Поэманың мәгънәсен һәм сәнгатьчә эшләнеш үзенчәлеген ачканнан соң, Әмирхан рецензиясен түбәндәгечә тәмам итә: «Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дәге көлке шигырьләрен укый торгач, аңа татар галәменең иң оста юмористы (сатиригы дип аңларга кирәк. — И.Н.) диясем килә башлады».4