ТАТ РУС ENG

Моңлы саз чыңнары — 6 бүлек. Киләчәккә карап

Алтынчы бүлек
Киләчәккә карап
1

Календарьда 1910 елның 31 декабре белән 1911 елның 1 гыйнвары бер-берсеннән аерылып торсалар да, табигатьнең үзендә алай түгел. Кичә шәрә агачларга зыкы төшергән кояшсыз салкын сүрән көн иде. Бүген дә нәкъ шундый һава. Тукайның рухи халәтендә дә унынчы ел белән унберенче ел арасына чик уздырып булмый.
Менә мин чиста кәгазь алдым да, елдагы ай саныннан чыгып, уникегә бүлдем һәм Тукайның шигырь, фельетон, мәкалә һәм очеркларын язылу яисә басылу даталары буенча утыртып чыктым. Гыйнварга бер фельетон туры килде. Февральгә, эчтәлегеннән чыгып, «Яз хәбәре» исемле бер шигырь теркәп куйдым. Март графасы бөтенләй чиста калды.
Яңа елны шагыйрь күтәренке күңел, дәрт һәм якты өметләр белән каршы алмаган. Аз язган, аз эшләгән. Саулыгы да үзенекен иткәндер: җилле, яңгырлы көз кердеме, Габдулла өши-калтырый башлый, бик еш салкын тидерә, ютәле көчәя. Алда исә башланмаган кыш…
Бусы шулай. Әмма әлеге кәгазьне яңадан алып карыйм да «Читен хәл» исемле шигырьгә күзем төшә. Язылу вакыты да күрсәтелгән: 14 июль. Җәйнең матур, табигатьнең көләч чагы. Шагыйрь Әстерханда ай ярым буе ял иткән, кымыз эчеп, хәл җыйган. Укыйбыз:
Ни була тугъмак сыйратын кичмәсәм!
Бу ачы гомрем шәрабын эчмәсәм?!
Катле нәфс* итсәм, Ходайдан куркамын,
Ләкин чир, аурып та булмый, ичмасам!
(Катле нәфс — үз-үзен үтерү).
Кая инде авырмаган! Сүз биредә җитди авыру, озакка сузмыйча кабергә озата торган чир турында бара.
Өметсезлектә бу чаклыга җиткән шигырьне без Тукай тормышында аеруча ямьсез 1910 елда да очратмадык диярлек.
Ник шулай? Рухи дөньясында һәм иҗатында пессимистик настроение һәм мотивларның көчәеп китүен, бүтән сәбәпләрдән тыш, яңа революциянең күз күреме җиткән киләчәктә кабатланачагына шикләнүе белән аңлаттык. Ә бит ул теләгән революциянең беренче дулкыннары инде күтәрелде. Ни өчен шагыйрь күңелендә бу өмет чаткысы кабызмый? Биредә ике сәбәп бар: үзәктә купкан дулкыннар чагыштырмача тыныч култык булып яшәүче татар дөньясына әле килеп җитмәгән, икенчедән, татар демократик интеллигенциясенең игътибарын, социаль мәсьәләләрдән бигрәк, милли мәсьәләгә юнәлткән бер зур вакыйга була.
Хәзерге Татарстанның төньяк-көнчыгыш почмагында Иж-Бубый исемле бер авыл бар. Революциягә кадәр үк азмы-күпме хәреф таный торган татарлар арасында бу авыл турында ишетмәгән кеше сирәк булгандыр. Нәрсәсе белән шөһрәт казанган соң бу гади татар авылы?
«Мөхәммәдия» (Казан), «Хөсәения» (Оренбург) һәм «Галия» (Уфа) кебек заманының иң зур һәм атаклы мәдрәсәләреннән һич тә калышмаган, кайбер җәһәттән хәтта югарырак та торган мәдрәсәсе белән.
Дин дәресләреннән тыш, анда рус теле, физика, химия, тригонометрия, ботаника, алгебра, геометрия, зоология, астрономия, педагогика һәм… француз теле укытылган.
Прогрессив карашлы бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар тырышлыгы белән шундый югарылыкка күтәрелгән бу мәдрәсәдә фикер иреге хөкем сөргән, үзешчән сәнгатькә мөмкинлек бирелгән, шәкертләр язу-сызу белән мавыкканнар. Мәдрәсә үзенә шәкертләрне тирә-як авыллардан, Идел буе һәм Уралдан гына түгел, хәтта Төркестан якларыннан да тартып китергән.
Даны үскән саен, мәдрәсәнең дошманнары арткан. Схоластика һәм фанатизм чүлендә яшел оазис булып утыра торган бу гыйлем учагына, барыннан да элек, тирәяк авылларының фанатик муллалары, кадим мәдрәсәләренең мөдәррис һәм хәлфәләре, иске фикерле кулак һәм сәүдәгәр теш кайрый башлаганнар.
1905 елгы революциядән соң Ишми ишан, ягъни Түнтәр авылының консерватор мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов, Бубый мәдрәсәсенә каршы юнәлгән карагруһчылар хәрәкәтенең җитәкчесе булып китә. Болай гына алдыра алмагач, ишмичеләр бубыйлар өстеннән хөкүмәт органнарына донос яудыра башлыйлар. Ишми җәдитчә укытуга каршы брошюра-пасквиль язып бастыра һәм, моның белән генә дә калмыйча, русчага тәрҗемә иттереп, патша чиновникларына җибәрә. Брошюрада түбәндәге юллар бар: «Ысул җәдитнең асылы дәгъвәи истикъляль вә хөкемгә карышудан гыйбарәт… Боларның дәгъвәи истикъляльләре Российский социал-демократический рабочий партия комитетларының прокламациясеннән мәгълүмдер».
Донослар хөкүмәт органнарын сискәндерә, охранканың колагын торгыза. Бубый мәдрәсәсенең социал-демократик хәрәкәт учагы булуына ышанып бетмәсәләр дә, икенче нәрсәдән куркалар: панисламизм оясы түгелме бу уку йорты, сепаратизм идеяләрен таратып ятмыймы, Төркия белән бәйләнешкә кермәгәннәрме? Мәдрәсә хөкүмәт органнарының һәм охранканың даими күзәтүе астына алына. 1910 елның 15 августында хәтта, свитасы белән берлектә, Вятка губернаторы да мәдрәсәгә килеп киткән.
Милләтнең карагруһчылар белән хөкүмәт чиновникларыннан оешкан «бердәм фронт»ы үзенең кара эшен дәвам иттерә, соңгы хәлиткеч ударга әзерләнә. Менә 1911 елның 30 гыйнварына каршы төндә жандарм ротмистры командалыгы астында йөзләп атлы стражник, җиде становой пристав һәм бер исправник мәдрәсәгә басып керәләр. Өч тәүлек буе тентү бара. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар белән берлектә, ун мөгаллим кулга алына.
Шулай итеп, Россиянең татарлар яши торган төбәкләренә нур таратып торган белем учагы сүндерелә. Бу сигнал була: Әстерхан, Оренбург, Казан һәм башка урыннарда Бубый мәдрәсәсенә тегеләйме-болаймы кагылышлы булган кешеләрдә тентүләр башлана, күпләр кулга алына, китапханәләр, типографияләр ябыла, китапларга арест салына.
Бубый фаҗигасе татарның алдынгы интеллигенциясенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир иткән, милләт карагруһчыларына һәм патша сатрапларына карата нәфрәт тойгысын моңарчы күрелмәгәнчә көчәйткән. «Эчем, тышым Ишми вә игъванына (Игъван — алдау мәгънәсендә) злоба белән тулды, — дип яза шагыйрь. — Бөтен көтепханәләрне, матбагаларны вә газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән, яңа киемнәремне ертып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен. Күз алдым караңгыланды, милли тормыш, милли хәяттән вә үземнең хыялларымнан тәмам өмит кистем».
Безгә мәгълүм булганча, Тукайның обывательләр аңлаган мәгънәдә шәхси тормышы юк. Аны яшәткән, аңа дәрт-куәт биргән, аны илһамландырган бердәнбер нәрсә — туган халкын агарта, күзен ача, дус-дошманны аерырга өйрәтә, үз бәхете өчен көрәшергә рухландыра торган мәдәният, шуның уңышы, алга барышы, күтәрелүе. Мәдәният учакларын берәм-берәм сүндерсәләр, аңа ни кала? Нәрсә белән юанып, ни белән рухланып яшәргә?
Погром тәэсиреннән кызулык белән язып ташланган хатында «үземнең хыялларымнан тәмам өмит кистем» дисә дә, иҗат эше беркадәр сүлпәнәйсә дә, Тукайның көрәшче табигате кул кушырып утырырга ирек бирми иде.
Барыннан да элек, аның җилкәсендә — «Ялт-йолт» журналы. Дөрес, оештыру һәм хуҗалык эшләрен Әхмәт Урманчиев башкара, карикатура — Г.Камал вазифасы.
Әле бит журналны язма материал һәм рәсем темалары белән тәэмин итәсе бар. Артык калын булмаса да, айга ике мәртәбә ялт итеп килеп чыга торган журналның аппетиты бер дә начар түгел.
Ә язучылар кемнәр? Ара-тирә Галиәсгар биргәли. Фатих сирәк кенә шатландырып куя. Тагын бер-ике кеше язгалый. Укучылардан «үз агымы» белән керә торган материал бар-барын. Ләкин аны шул көенчә журналга тыга алмыйсың. Эшкәртергә, сатира теленә күчерергә кирәк. Болар барысы да Тукай өстендә.
Шагыйрьнең журнал өчен борчылуы, аны яхшы итеп, вакытында чыгарып барырга тырышуы Ә.Урманчиевка язган хатларыннан да ачык күренә:
«Фатихтан (Ф.Әмирханнан. — И.Н.) бер дә ялыкмыйча «Ялт-йолт»ка язгалаштыруын просить ит. Колагын тондырганнан гаҗиз калып, бер-ике нәрсә язса да файда».
«Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар. Шундый сүзләргә юл киселсен иде. Тагы ун номердан журналның ике еллык җүбәләе була бит. Тырышмады…»
1911 елның беренче яртысында Тукайның эшчәнлеге «Ялт-йолт» белән генә дә чикләнмәгән. Хәер, башта яшь шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй һәм Тукайның аңа язган хатлары белән танышып китик.
Тукайны ул 1907-1908 елларда ук күргәләсә дә, үзенең исемен әйтмичә генә, бер-ике авыз сүз алышкан булса да, аларның чын-чынлап танышулары хат аркылы булган.
Тукайның кече каләмдәшенә унике хат язганлыгы билгеле. Алтысы аралаша башлаганчы язылган. Адресатка эндәшүдә үк аларның бер-берсенә якыная барулары төсмерләнә: «Хөрмәтле Сәгыйть Сүнчәләй әфәнде!» (9 ноябрь, 1910), «Мөхтәрәм Сәгыйть әфәнде!» (4 декабрь, 1910 ел), «Сәгыйть әфәнде!» (1 гыйнвар, 1911 ел), «Сәгыйть әфәнде!» (22 гыйнвар, 1911 ел), «Сәгыйть!» (11 февраль, 1911 ел), «Сәгыйть!» (4 март, 1911 ел).
Беренче хатында ук Тукай түбәндәге сүзләрне язган: «Шөбһә юк, Сездә милләткә яки шөһрәткә бик кызу мәхәббәт бар. Әмма һәр язганыгызны нәфис вә изящный дип әйтсәм, мин, Сезгә дус булудан бигрәк, монафыйк булудан куркам». (Монафыйк — икейөзле).
Чынлап та, Сәгыйть артык зур талантка ия булмаса да, хис-тойгыга бай. Юмор тойгысы исә чамалы. Шөһрәткә кызыгу, хыялга бирелү, ара-тирә беркатлы шапырыну кебек сыйфатлары да юк түгел.
1911 елның августында Сүнчәләй Казанга килгәч, ай буе алар бергә булалар. Кайбер көннәрне Сәгыйть шагыйрьнең бүлмәсендә кунып та калган. «Төннәрдә күбесенчә сөйләшми-лыкылдамый утыра идек. Тик утыра идек.
— Сөйләшмик, — ди торган иде, йә җырлый иде».
Күрәсең, болай булган: С.Сүнчәләй килеп төшкән мәлне авылында ел буе эченә җыелган уй-тойгыларын, мәхәббәт, шигърият, дан-шөһрәткә кагылышлы сүзләрен ялкынланып сибә башлаган. Тукай исә, баштарак балалар сөйләшен тыңлаган кебек, эчтән генә елмаеп тыңлаган булса кирәк. Тора-бара, күрәсең, сүзне җайлап кына икенче нәрсәгә бора яисә туры әйтә башлаган: «Сөйләшмик әле, Сәгыйть».
Эчендә кайнаган уй-хисләрен, хыялларын тышка чыгармый асрау кыен булса да, Сәгыйть тыелып торуга күнегеп киткән. Кайвакыт алар, бер-берсеннән тартынмаган хәлдә, сәгатьләр буе дәшми утыралар икән. Сөйләшкән тәкъдирдә дә, вак-төяк мәсьәләләрне генә кузгатып, әдәбият һәм шигърият кебек җитди темаларга гәпләшүне хатка калдырганнар. Менә ни өчен Тукайның Сүнчәләйгә язган хатлары зур кыйммәткә ия. Биредә инде шагыйрь сүзчәнләнеп китә: өйрәтә, тәнкыйтьли, битәрли, хәтта телдән әйтүе ихтимал булмаган уй-фикерләрен яза, эчке дөньясын ачып сала.
Ник соң Тукай, бүтән талантлы яшьләрнең берсе белән дә бу чаклы шөгыльләнмәгәнне, Сәгыйтькә шулкадәр көч сарыф иткән? «Шильон тоткыны» тәрҗемәсен редакцияләгәннән соң, үз кулы белән күчереп чыгып, кереш сүз язып нәшриятка бирүе һәм бастырып чыгаруы үзе генә ни тора! Анасына сырпаланган яшь тай кебек, атаклы шагыйрьгә сыенган саф күңелле, кайнар тойгылы егетне канат астына алудан Тукай, күрәсең, билгеле бер канәгатьлек тапкан.
Зур талант иясенең, шигъри энҗеләр бирү урынына, мәктәп өчен уку китаплары, хрестоматияләр төзү кебек «вак-төяк» эш белән шөгыльләнүен гөнаһ итеп караган Сүнчәләйгә җавабында: «Алай түгел, — ди Тукай. — Мин мәктәпләребезнең хәл теле (Хәл теле — бүгенге хәле) илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым» (22 гыйнвар, 1911 ел). Үзен «вак-төяк» белән шөгыльләнүдә гаепләүчеләргә җавап биргәндәй, 1911 ел бантында, рус чыганакларыннан файдаланып, поэма язарга керешкән. 4 март хатыннан без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Мин бу арада балалар өчен «Песи Г.Җамал» яки «Песибикә» исемле бер рәсемле рисалә язып бетердем. Шактый муаффәкыятьле чыкты».
Типография хуҗасы И.Н.Харитонов татар язуы өчен махсус хәрефләр койдыра һәм, шуны пропагандалау максатын күздә тотып, «Татар әлифбасы» дигән рәсемле китап чыгарырга карар итә. Кемдер Тукайдан шул китапка берәр нәрсә бирүен үтенгән, күрәсең. Шагыйрь тота да җиңел кулдан «Сабитның укырга йөрүе» исемле «агитка» язып ташлый.
Ә бит, чынлап уйласаң, шигърият чишмәсен беразга томалап торып, «бала-чага белән бул ашуын да» Тукайның гражданлык сыйфаты чагыла. Иң әүвәл, үз балачагы ямьсез үткән шагыйрь балаларга салкын карый алмый, шигырь-әкиятләре белән генә булса да, юаныч бирергә тели (бер китабы нәкъ менә «Юаныч» дип атала). Икенчедән, балалар, аныңча, халыкның киләчәге. Хәзергә әле шагыйрь яшәп килүче тәртипләрне тиз арада үзгәртерлек көчләрне күреп җиткерми. Ләкин ышана: кайчан да булса бу каһәрле строй җимереләчәк, моны киләчәк буын эшләргә тиеш. Димәк, балаларны бүгеннән тәрбияләргә, булачак көрәшләргә әзерләргә кирәк. Мәктәпкә ярдәмгә килүен күздә тотып, менә ул нәрсә дип яза: «Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, инша алла».
Менә моны киләчәккә карап яшәү һәм киләчәккә карап иҗат итү дими ни дисең?!
Шул ук гыйнвар хатында Тукай болай ди: «Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен, диләр». Аның күңеле һәм акылы хәтта шагыйрьнең үз теләгеннән башка да һаман хәрәкәттә, һаман иҗат итү халәтендә булган. «Бер поэма хакында башымда әнваг* төрле хыяллар йөри, — дип яза ул 4 мартта. — Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле. Гайяи хыялым** татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр. Алла ни бирер». (*Әнваг — төрле. **Гайяи хыял — хыял максаты). Кем белә, тагын 4—5 кенә ел яшәсә дә, бәлки, ул поэманы бүген укып ләззәтләнер идек.

2

«Җитәрлек акча табып булса, җәен түгел, язын беренче пароход илә Әстерханга Сәгыйть Рәмиевкә кунакка китмәкче булам вә аннан икәүләшеп кыргыз (Казакълар ул заманда шулай дип йөртелгән) арасына кымызга бармакчы булабыз. Ният җәй буе Идел өстендә йөрү һәм, мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть» (С.Сүнчәләйгә, 4 март, 1911 ел).
Бу сүзләр төрле уйлар кузгата…
«Җитәрлек акча табып булса…» Димәк, Тукайның кесә тагын такырайган.
Ә бит тели икән, бүген дисә бүген ул Истанбулга гына түгел, бәлки арырак бару өчен дә акча таба ала. Бу елларда үрчеп киткән эреле-ваклы нәшриятлар Тукайны туктаусыз аулыйлар. Элек язганнарыңны төрлечә оештырып, китабыңа төрле исемнәр куш та бир.
Әмма шагыйрь моңа бармый, һәм сәбәбен без аның үз авызыннан ишетәбез: «…алар (наширләр. — И.Н.) минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә; фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек» кеби ачкүзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. «Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк», фәлән дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь (Тәхкыйрь — хурлау, мыскыллау) иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән?.. Ләкин алар миңа тынычлык бирмәделәр: «Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!»
Яисә менә тагын бер чыганак. Россиянең төрле якларыннан китапларын бүләк итүен үтенеп хатлар килә башлый. «Чит шәһәргә налож белән җибәрүемне үтенәләр вә, күпме хак куйсам да, түләп алачакларын вәгъдә итәләр».
Элек язган шигырьләрнең бик күбесенә тәнкыйть күзе белән карый башлаган шагыйрь монысына да бара алмый: «…үз кулым белән, «борыны сизми» дип, чын дустыма үлгән мәче һәдия итәмме соң?»
Икенче мәсьәлә — Тукайның нәкъ менә С.Рәмиевкә кунакка баруы. Сәгыйть чакыра, ә Габдулла, араларында берни булмагандай, зур өметләр баглап, Әстерханга җыена! Уртак эш хакына, идея хакына бәхәсләшү, әйтешү, кирәк икән, кылычларын ялтыратып алу, Тукай фике-ренчә, һич тә шәхси дошманлыкка китермәскә тиеш. Сәгыйть тә, күрәсең, суына төшкәч, кабаттан уйланган, һәм Тукайны яңадан күрү, бергә булу, хөрмәт күрсәтү аның өчен бер ихтыяҗга әверелгән.
Апрельнең 23—24ләре тирәсендә «Тургенев» исемле пароходка утырып, шагыйрь сәяхәткә чыгып китә. Билетны өченче класска алуы акчасын алдагы көннәр өчен сакларга тырышудан булмаса кирәк. Юмор катыштырып язган юлъязмасында ул болай ди: «Эчем пошкач, «приличие»-фәлән рамкасына кысылмаган, простой 4 нче класс халкы арасына чыга идем. Вакыйган, анда чыгу бушка китмичә, бер хили заман (Бер хили заман — байтак вакыт) карап торырлык күренешләр булгалый иде». Ясалма тәкәллефне җаны-тәне белән сөймәгән Тукай хәтта 3нче класста да үзен җайсыз хис иткән! 4 нче классның тагын шунысы яхшы: мичкәләр, әрҗәләр арасына кереп сырышкан пассажирларның үз-үзләрен тотышында тормыш бөтен табигыйлеге һәм ялангачлыгы белән ачылып китә.
Хикәяләвебезнең дәвамы өчен әһәмияте булган ике эпизодка гына тукталып китик.
Менә безнең шагыйрь, дүртенче классны тамаша иткәннән соң, үз урынына керә. «Минем урыннан ерак түгел, бер эскәмиядә юан-юан рус мещаннары белән мещанкалары бара. Кайсы чәй эчә, кайсы сузылып ята. Шунда бер борынын сөртеп утырган калын марҗа, үзе белмичә, яңлыш яулыгын төшереп җибәрә. Юан руслардан берсе аңа хитабән (Хитабән — эндәшеп): «Мадам, платок уронили», —ди. Марҗа, аңышып, яулыгын ала.
Марҗаны тәнбиһ итүче (Тәнбиһ итү — искәртү) руска икенче бер игътираз итә (Игътираз итү — каршы төшү):
—    Ник аңар «мадам» дисең, ул бит дама түгел, баба, — ди.
Тегесе: «Соң, дама белән баба арасында ни аерма бар?»
Әүвәлгесе: «Дама бывает узкая, ә баба широкая», — дип тәфсыйль итә. Халык көлешәләр. Минем дә күз алдыма «Державин»да йөргән нәзек дамалар белән Балык базарында куас сатучы юан бабалар килә. Мин дә көләм».
Беренче карашка әллә-ние булмаган бу эпизодта шагыйрь тормыштагы социаль каршылыкларның бер чагылышын күргән.
«Тагын 4нче класска таба аяк атлыйм. Мин чыгып барганда, бер зур корсаклы рус, бармагы белән төртеп, әллә кемнәргә мине күрсәтә: «Смотрите: барышня!» — ди. Минем хатыннар чәче кеби йомшак озын чәчем җилкәмә салынып төшкән. Кулларым гадәттән тыш нечкә. Гәүдәм дә нәхиф (Нәхиф — арык) булганга, чынлап та «барышня» га охшаганмындыр шул». Хәзергә без Тукайның — шагыйрь-әдипләр арасындагы мода тәэсирендәмедер — 1911 елда чәчен озын итеп җиткереп йөргәнен хәтердә калдырып торыйк.
Пароход, зур тәгәрмәчләре белән суны кыйный-кыйный, һаман түбән таба шуыша. Самара да, Саратов та артта калды. Царицынны да башта сәламләп, аннары хушлашып гудок биргәч, пароход тагын аска таба шуышып төшеп китте.
Ниһаять, юл тәмам. Әнә Әстерханның ак кремле, эреле-ваклы йортлары, яр буендагы хисапсыз сарай-складлары акрын гына якынлашалар. Пароход шәһәрне бер кычкыртып сәламли дә, ярга җитәрәк, тәгәрмәчләрен кирегә әйләндереп, йөрешен тоткарлый һәм бик каты шыгырдап дебаркадерга килеп терәлә.
Каршылаучылар бармы?
Бер замандашы авызыннан язып алынган истәлектә мондый мәгълүмат китерелә. Наборщик булып эшләгән бу кеше, тәрәзәгә күзе төшеп, башына фуражка, өстенә озын пальто, аягына ботинка белән галош кигән, ябык һәм сары йөзле берәүнең капкадан кереп киткәнен күргән дә: «Сәгыйть әфәнде, безгә бер урыс малае килә», — дигән. Рәмиев аңа җавап кайтарырга өлгергәнче, әлеге «малай» ишектән килеп тә керә. «Сәгыйть, — диелә истәлектә, — аны күрүгә каршы барып:
—    Әй, Тукайҗан! — дип, ишектән керүчене кочаклады».
Шагыйрьне каршы алмаганнар булып чыга, һәм моңа
гаҗәпләнергә ярамый: үзенең телеграмма сугу ихтима лы юк, дуслары сукса да, вакытында ирешмәве яисә пароходның соңлавы мөмкин.
Тукай, күрәсең, ярга чыккач, як-ягына каранган да, извозчикка утырып, якындагы «Люкс» гостиницасына киткән. Урнашкач, әйберләрен калдырып, «Идел» газетасы редакциясенә барып чыккан.
Ничек булса да булган, әмма Тукайның килүе — әстерханлыдыр өчен зур вакыйга. Газетаның 29 апрель санында түбәндәге информация басылып чыга: «Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев шәһәремездә мөсафирдыр». Бер атнадан соң Казанга хат китә:
«Мелла Әхмәт әкә!
Мин, малай, Әстерханда. Бу хат сиңа барганчыга кадәр булган вакытны исәпләмичә, тагын бер ай кадәре торырга карар бирдем. Киләсе хатымда рәсемнәр өчен темалар вә, булдырып булса, мәкалә вә шигырьләр дә җибәрсәм кирәк. Әле хәзер кунакка йөрүдән бушаганым юк.
Бу мәкаләләрне дөрес басарга иҗтиһат итеңез. Әлбәттә, бик шәп чыкмадылар. Моны «Шүрәле» имзаи шәрифен куймавымнан да аңларга мөмкин. Кымыз эчәм, ит ашыйм. Һава яхшы. Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухан бер көч хис итә башладым.
Квартирам да ничего. Сәгыйть белән бергә торабыз. Баерак вакытыгыз булса, миңа бер 5 тәңкә акча җибәрсәгез, яхшы булыр иде. Ят җирдә кирәк бит.
Һәрхәлдә, адресым:
Астрахань, ред.газ. “Идель”, Сагиду Рамееву.
Үз исемемә (хосусан акча булса) җибәрергә ярамый.
Г.Т. 5 май, 1911 сәнә».
Секретаре С.Рәмиев булган «Идел» редакциясе шәһәрнең татар төбәкләреннән иң зурысы — Тияк бистәсендәге ике катлы агач йортның аскы катында урнашкан. Моннан ерак та түгел Давыт Мөхәммәдев дигән кеше үз йортында яшәп ята. Көймә күтәрүче һәм конопатчы эшчеләр артеленең башлыгы, хәзергечә әйтсәк, бригадиры, Д.Мөхәммәдев җәмәгать эшләрендә, бигрәк тә әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда, ярым үзешчән, ярым профессиональ труппа тарафыннан куела торган спектакльләргә билетлар таратуда теләп катнашкан. Хатыны Әҗәрхан шәһәрдә беренчеләрдән булып сәхнәгә чыккан. С.Рәмиев әнә шул Мөхәммәдевләр өенең чарлак бүлмәсендә яшәгән. Тукай, күрәсең, номер бәясен кыйммәтсенепме, Сәгыйтькә һәм «Идел» редакциясендә эшләүчеләргә якынрак булырга теләпме, яки инде Давыт белән Сәгыйтьнең чакыруын кабул итепме, әлеге чарлакка күчеп килгән.
Әстерхан ул чорда татар мәдәнияте учагы булу ягыннан, Казан һәм Оренбургтан кала, өченче урынга дәгъва иткән. «Җәмгыяте исламия» һәм «Шура ислам» исемле ике җәмгыяте хәйрия яшәп килә. Газеталары да бар: «Идел» һәм «Борһаны тәрәккый». Болар, Тукай әйтмешли, ике әтәч кебек, бер-берсенә очып-очып куналар. Әйткәләшүләрен принципсыз талашка гына кайтарып калдырсак, хата булыр иде. «Идел», мәсьәләләргә аек карап, эшләүчеләрнең, бигрәк тә С.Рәмиевнең тырышлыгы аркасында, демократик юнәлештә барырга тырыша. Редакторы авантюрист табигатьле Мостафа Лотфи Төркиягә ориентация тотканга, «Борһаны тәрәккый»дан пантюркизм исе килә.
Тагын нәрсә? Әстерханның үзенә күрә театр труппасы да бар бит әле. Спектакльләр күп кенә очракта мәктәпләр файдасына куела.
Әнә шул «милли хәят»ны җанландырырга, мәдәният учагын дөрләтергә тырышучылар арасында без, С.Рәмиев һәм булачак зур артист Зәйни Солтановтан кала, газета хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне, приказчикларны, яңа карашлы муллаларны һәм тәрәккый пәрвәр байларны күрәбез.
Шул төрле катлау кешеләре, башлыча «Идел» тарафдарлары, атаклы шагыйрьләрне узыштан мәҗлескә чакыра бантлыйлар. Сәгыйть белән берлектә, мәсәлән, Тукай «Идел»дә языша, кайвакыт исә вакытлы редактор вазифасын башкара торган Габдрахман мулла Ниязида да, яңалыкны яклаган тирече сәүдәгәр Әбүбәкер Дашкинда да, Тияк малайлар мәктәбе мөгаллиме Гани Ниязида да кунакта була.
Соңгы утырыш хакында түбәндәгечә сөйлиләр. Мәдрәсә бинасындагы бер бүлмә. Идәнгә Ганинең төрекмән әбисе тарафыннан эшләнгән зур калын келәм җәелгән. Келәм тирәли йон түшәкләр сузып салынган. Бүлмә тулы гөл: зур фикус, инҗир, аю табаны, тәрәзә төпләрендә — яран, ясмин.
Түшәккә кырын ятып кымыз эчкәндә, Тукай әйтеп куйган, имеш:
— Хозур икән монда!
Болары — без тәгаен белгәннәре.
Таныш булмаган кешеләргә аш мәҗлесенә йөрергә яратмаса да, андагы тәкәллефләрне сөймәсә дә, Тукай, күргәнебезчә, әстерханлыларның кунакчыллыгыннан баш тарта алмаган. Бу калада артык зур байлар, аристократлар, университет дипломы йөртүче һавалы интеллигентлар бик үк ташып тормаганга, мәҗлесләр гадирәк, «демократик рухтарак» узган. Бу — бер. Икенчедән, Габдулла бирегә көчҗыярга һәм кымыз эчеп дәваланырга килгән кеше. Әнә бит ул, Әстерханга килеп төшкәч, озак та үтми, чишенеп ташлап, «җиң сызганып» ял итәргә кереште. Озын чәчен пәке белән кырдырып ташлавы да шуны күрсәтсә кирәк.
С.Рәмиев белән ике-өч атна бергә яшәгәч, Тукай Идел аръягында, Калмык Базары дигән авылда мөгаллимлек итүче Шәһит Гайфигә күчеп китә. Икесенә бер бүлмә. Киенеп-ясанып торасы юк. Йокы килсә, ятып йокларга, килмәсә, китап укып ятарга мөмкин. Өйдә торып ялыкса, яр буена бара, тупыл күләгәсенә утырып, Идел өстен, пароход, баржа һәм көймәләрне күзәтә. Шәһитнең энесе Хәнәфи, Туликов дигән байның атын кузалакка (Кузалак — ике тәгәрмәчле арба) җигеп, Кендек Күл авылыннан көнаралаш кымыз китереп тора. Хозур, хөррият!
Хуҗа белән дә серләре килешә кебек. Шәһит Гайфи, прогрессивлыгы өстенә, шат күңелле, уенчак кеше.
Тик шунысы бәла: Габдулланың, кайбер кешеләр кебек, шартын китереп ял итәргә маһирлыгы юк. Мие йокымсырап яши белмәгән кебек, кулы каләм тотмый тора алмый.
Әстерханга килеп төшүгә, — «Идел» редакциясенең үтенече беләнме, әллә инде бу газетада эзен калдырырга теләпме, — Мәҗит Гафуриның «Хәмитнең хәяты» исемле повестен укып чыга да рецензия язып ташлый. Сатирик шигырь һәм мәкаләләрен, «Кечкенә сәяхәт» исемле юмористик очеркын яза һәм Казанга озата.
Әстерхан татарларының эчке эшенә катнашмыйча, ял итүче сыйфатында гына калырга карар иткән булса да, «күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә» торган шагыйрь бер мизгелдә бу «нәзер»ен чак кына бозмый кала. Беркөнне ул Мостафа Лотфин турында үтергеч сатира язган да «Идел»гә илтеп биргән. Ләкин, икенче көнне үк килеп җитеп, наборын тараттырган.
Төркиядә бер теләнче, сухта* булган Мостафа;
Монда кайтып, ил казасы, фетнә булган Мостафа,—
(*Сухта — шәкерт).
дип башланган бу сатира шулай да шагыйрьнең архивында ятып калмаган («Ялт-йолт», 15 апрель, 1912 ел).
Ш.Гайфи күп төрле сәләт һәм һөнәр иясе дә икән. Мөгаллимлек вазифасын башкару белән бергә, сәхнәдә дә уйный, фотография белән дә шөгыльләнә, карикатура ясарга да оста. Әстерханның атаклы фотографы Бочкарев белән дус. Бер заман ул сәхнә сәнгате белән фото сәнгатен бергә куша торган сатирик, юмористик открыткалар эшләү фикеренә килгән. Тема әдәбияттан алынганга, открытка теге яки бу әдәби әсәргә иллюстрация булып китә. Тема табу, шуны тиешенчә киендереп, грим салып җанландыру — үз эше, рәсемгә төшереп алу — Бочкаревныкы, басып күбәйтү исә — Берлин нәшриятларының берсендә.
Шәһит абзагыз Тукай иҗатын читләтеп уза аламы соң!
«Бер шәехнең мөнаҗәте» шигырендә бер мулла «кафате хәмсә»не, ягъни «к» хәрефе белән башлана торган биш нәрсәне — казы, кузы, каз, кымыз һәм кызны — яратуын белдерә һәм, барлык руханилар исеменнән, шул биш нәрсәдән аермавын үтенеп, Аллага ялвара. Шигырьнең язылу тарихы да кызыклы. Казанга әйләнеп кайткан көннәрендә Тукай аны, С.Рәмиевтән ишеткән мәзәккә нигезләнеп, 10—15 минут эчендә язып ташлаган.
Әлеге Туликовлардан савыт-саба һәм «кафате хәмсә»нең дүртесе китертелә. Шәһит үзе шәех булып киенә, көрәк чаклы ак сакал ябыштыра. Яшь хатыны — төрекмән кызы Нурбибәне кыз итеп киендерә.
…Ш.Гайфидә атна-ун көн ял иткәннән соң, Тукай С.Рәмиев янына әйләнеп кайта.
Шагыйрьнең Әстерхандагы ай ярым вакыты тагын ничек узган соң? Истәлекләрдән күренгәнчә, шәһәрнең бер төркем алдынгы карашлы яшьләре аны пикникка алып чыкканнар, шәһәрнең тирә-ягындагы истәлекле урыннарын да күрсәткәннәр. Әстерхан труппасы куйган спектакльдә һәм берничә әдәби-музыкаль кичәдә дә Тукайның булмый калуы мөмкин түгел.
Әмма шунысы беркадәр сәер: Тукайга махсус багышлап әдәби кичә уздырылмаган. Бүтән бер кичәләрдә дә аның сүз сөйләгәнлеге турында ышанычлы мәгълүмат юк. Гомумән, «Идел» газетасында, бер җөмләле информациядән кала, атаклы шагыйрьнең Әстерханда яшәвенә кагылышлы хәбәр таба алмыйбыз. Ә бит газета «Әстерхан хәбәрләре» дигән бүлегендә татар җәмгыяте өчен әһәмияте зур булмаган күп кенә «мөсафир»ларны күздән ычкындырмый, кайберләре турында номердан номерга хисап биреп бара.
Биредә бер генә ихтимал бар: «гаеп» Тукайның үзендә. Үз шәрәфенә кичә ясарга рөхсәт бирмәгән, сүз сөйләүдән, шигырь укудан баш тарткан кебек, газетачыларны да катгый кисәтеп куйган булырга тиеш: минем турыда яза күрмәгез. Игътибар үзәгенә эләктеңме, синнән күп нәрсә көтүчеләрнең өметен җимермәс өчен, сүзне үлчәп сөйләргә, итәк-җиңне җыебрак йөрергә, төрле тәкәл лефләргә буйсынырга кирәк. Хөрлегең һәм азатлыгың белән саубуллаш дигән сүз.
Санаулы вакыт тиз уза. Шагыйрьнең Әстерханда булуыннан бер истәлек калсын дип, иптәшләре фотога төшү фикеренә киләләр. Башлап йөрүченең Ш.Гайфи булганлыгына, әлбәттә, шикләнмәскә мөмкин. Рәсемгә төшәргә яратмаган Тукай бу очракта сүз тыңлап кына риза булган кебек тоела. Моны, игътибар белән караганда, аның чыраеннан ук сизәргә мөмкин.
…Ниһаять, китәр көн җитә. Тукай, озатырга килгән төркемгә пароход палубасыннан кул болгап, Казанга юл тота. Ә дүрт көннән соң «Астраханский край» газетасында мондый бер хәбәр басылып чыга.
«6 июнь киче Астрахань татарлары өчен үтә тантаналы бер кич санала алган булыр иде, чөнки бу кичне яшь татар шагыйре Г.Тукаев Астраханьнан китте. Биредә ул бер ай чамасы булды. Ләкин шагыйрьне шактый ямьсез кыяфәттә рәсемгә төшергән бер карикатурачыны санамаганда, Астрахань татар интеллигентларыннан берсе дә шагыйрь белән кызыксынмады.
Шигырьләренең көче, мәгънәви тирәнлеге һәм киң колачлы булуы ягыннан Тукаевны даһи шагыйрь дип әйтергә мөмкин. Моннан берничә ел элек аның кайбер шигырьләре хәтта рус әдәбиятында да тикшерелде, аның шигырьләре Пушкин һәм Лермонтов әсәрләре белән тиңләштерелде. Моннан, әлбәттә, татарлар өчен Тукаев Пушкин һәм Лермонтов дәрәҗәсендәге шагыйрь дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин булыр иде. Әмма безнең Астрахань татарлары, күрәсең, даһиларның талантына бәя бирерлек дәрәҗәгә үсеп җитмәгәннәр һәм 6 июнь көнне туры килгән очрактан тиешенчә файдалана алмадылар».
«А.В.» дигән имза артына кем яшеренгәндер, билгеле түгел. Тик шуны әйтәсе килә: мондый мактаудан Ходай үзе сакласын! Чама тойгысын югалттыңмы, ул кире нәтиҗә генә бирергә мөмкин.
Аннары ни дигән сүз ул «бер карикатурачыны (бусы кем, Бочкаревмы әллә Ш.Гайфиме?) искә алмаганда, Астрахань татар интеллигентларыннан» берсенең дә шагыйрь белән кызыксынмавы? Ә С.Рәмиев? З.Солтанов? Шул ук Ш.Гайфи?
Мөгаен, А.В. шагыйрьне үз эченә алган даирә кешеләре арасына керә алмаган булганга, шушы очрактан файдаланып, «Идел» ягына бер таш ыргытырга карар иткән.
Юк, Тукай Әстерханнан, аңа игътибар күрсәткән кешеләрдән канәгать булып китә. Шау-шу аз булган икән, бусы — шагыйрьнең үз теләге.

3

«Кунакта яхшы, әмма үз өеңдә яхшырак» дигәндәй, Габдулла Казанын, кечкенә бүлмәсен, «Ялт-йолт»ын, иптәшләрен сагынып кайта. Айдан артык, чишелеп ташлап, борчылмый яшәү (әгәр Тукай борчылмый яши алса), диңгезнең якынлыгын сиздереп торган саф һава, кымыз тәэсирсез калмаган: гәүдәдә көч, күңелдә дәрт арткан кебек.
Барыннан да элек, Тукай, җиң сызганып, үзе юкта ыңгыр-шыңгыррак бара башлаган «Ялт-йолт»ка җан өрергә керешә. Шагыйрьлеген дә онытып бетерми. Укыйсы нәрсәләр дә җыелган. Комачаулаучы «дус-ишләр» аз. Кайсы «дачада», кайсы «сәяхәттә».
Әмма тормыш тормыш инде, беркемне дә тыныч калдырмый. Габдулла кебек юка тиреле кешеләргә кан бозарга сәбәп адым саен табылып тора.
Ул кайтып төшүгә, «Мияубикә»се басылып чыга. «Табадан төшкән» китапларны кабат укырга яратмаган шагыйрь (чөнки кимчелекләрен күрә, борчыла, үкенә) бусын да өстән-өстән генә караштыргалап (пөхтә чыкканмы?), бүлмәсенә кайтарып ташлаган. Шулай да элек чыккан китаплары янына яңасы өстәлү бик үк күңелсез нәрсә түгел. Күңелсезлек исә чак кына соңрак, беренче рецензияләр чыгу белән башлана.
Менә танылып килә торган прозаик һәм тәнкыйтьче Галимҗан Ибраһимовның рецензиясе күренә. Тукайның үз сүзләре белән әйтсәк, аның иҗатына караган «первый отрицательный мәкалә».
Бусы бер әле, һәркем үз фикерен әйтергә хаклы. Әмма тәнкыйтьченең бер фикере укучыны саташтырырга мөмкин: бу әсәр «мәнзума» гына, ягъни үлчәмгә салынган һәм рифмалаштырылган коры хикәя генә булып, һич тә поэзия төренә керми, ди бит ул. Моны дәшми уздыру гөнаһ булыр, дип уйлап, Тукай «Йолдыз» газетасында «Аз гына төзәтү» дигән репликасы белән чыга.
«Шура» журналының сентябрь санында шул ук поэма турында С.Сүнчәләйнең рецензиясе басыла. Әсәргә югары бәя биргәч, рецензия булгач, рецензия булсын, дигәндәй, Сүнчәләй тәнкыйть фикере әйтүне дә тиеш тапкан: «Мияубикә»нең йитешмәгән урыннары булса: сажыг-рифмаларның (актык сүзләрнең) ямьле оеша алмаулары, өстән-өстәнлекләр». Бу рецензияне дә Тукай җавапсыз калдырмаска уйлаган. «Сәгъде Вәкъкас әфәндегә» дигән мәкаләсендә колакка да, күңелгә дә орынмыйча үтеп китүче аерата төгәл һәм шома рифмаларга караганда, бераз кытыклый-тырный торган якынча риф мал арның кулайрак булуын исбатлау өчен, ул Лермонтовтан, төрек һәм гарәп шагыйрьләреннән һәм С.Рәмиевтән мисаллар китереп, тапкыр комментарийлар бирә дә аңа гына хас оста юмор белән болай ди: «…Ьичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер.
Шулай ук һичбер назыйм бер юл ахырын «сукмак» дип туктаткач та, өйалдына чыгып, «тукмак» эзләргә бурычлы түгелдер».
Күренә ки, сүз форма һәм эчтәлек турында бара. Бу вакытта Тукай үз поэзиясенең бурычы, аны халыкка якынайту турында туктаусыз уйлана, — без соңрак күрербез, — иҗатында борылыш процессы кичерә. С.Сүнчәләйгә биргән җавабын тәнкыйть яратмау итеп түгел, бәлки шул борылышның бер чагылышы итеп карарга кирәк.
«Мияубикә» уңае белән кузгалган бәхәс Тукайның кәефен кырса да, биредә ул чаклы күтәрелеп бәрелерлек нәрсә юк әле. Аның рухи хәлен һаман да минор хәлдә тоткан зуррак һәм җитдирәк сәбәпләр бар.
Әнә Бубый мәсьәләсе. Кулга алынган мөгаллимнәрдән һәм йөзләгән шаһитлардан сорау алу дәвам итә. Яңадан-яңа тентүләр, яңадан-яңа кулга алулар турында хәбәрләр килеп тора. Ни булып бетәр?
Яисә ил өстенә килгән яңа афәт — дәһшәтле ачлык. Крестьяннар чәчкән орлыкларын да җыеп ала алмаганнар. Таза ирләр, яшь егетләр, уракларын күтәреп бәреп, эш эзләргә читкә агыла башлаганнар. Кайберләре, тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кадаклап, гаиләләре белән кузгалалар. Шәһәр урамнарында, базарда һәм мәчет төпләрендә саилчеләрнең саны бермә-бер артты. Кешеләр урамда очраштылармы, ике сүзнең бере — ачлык турында.
Ачлык темасына багышланган атаклы «Көзге җилләр» шигыре, 13 ноябрьдә язылып, 18 ноябрьдә, ягъни бәйрәм көнне «Корбан гаете алдыннан язылган иде» дигән искәрмә белән басылып чыккан. 1908 елда дөнья күргән «Бәйрәм бүген» шигыре белән ул шигырь арасында ничаклы аерма! Әгәр ул елгы бәйрәмдә шагыйрьгә дөнья берьюлы ике кояш чыккандай якты күренсә, бәйрәм көен көйләп, иркәләүчән йомшак җил иссә, тирә-як, ислемай сөрткәндәй, хуш ис беркетеп торса, күңелләре нечкәреп, ярлы белән бай кочаклашкан булса, биредә инде:
Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый:
Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. —
Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, — дип,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.
Әле бит кыш керде генә. Яңа өлгергәнче халык нишләр?
Әстерханнан кайткач, эреле-ваклы бүтән вакыйгалар да булгандыр, әлбәттә. Әмма күбесен без белмибез. Көзгә таба С.Сүнчәләйнең Казанга килгәнлеге, Сәгыйть белән берлектә, аларның Мирсәяф Кырымбаев дигән кеше белән очрашканнары исә билгеле. Шагыйрьнең С.Сүнчәләйгә элегрәк язган хатындагы сүзләр хәтергә килә: «Мөселман» журналы татарча чыга башласа, монда басылмаслык резкий нәрсәләрне шунда җибәрмәкче булам. Ул вакыт М.К. белән хат языша башларга кирәк булыр» (4 декабрь, 1910 ел).
Сүз биредә 1908 елдан Парижда чыга башлаган «Мусульманин» журналы турында бара. «М.К.»ның исә күпмедер вакыт шушы журналның секретаре булып торган шагыйрь һәм журналист М.Кырымбаев булуы ачык.
Тукай «Мусульманин» һәм 1911 елда шуның кушымтасы рәвешендә Петербургта чыга башлаган «В мире мусульманства» газетасы белән кызыксынса да, язышырга теләк белдерсә дә, укып бара торгач, сагаеп кала. Болар һаман бер балык башын — Россиядә яшәгән мөселманнарны дин нигезендә берләштерү идеясен чәйниләр түгелме? «Мусульманин»ның нашире һәм редакторы М.Хаҗи-Теләши һәм «В мире мусульманства»ның редакторы А.Г.Датиев та бик үк ышанычлы кеше булмасалар кирәк. М.Кырымбаев белән очрашканнан соң, С.Сүнчәләйгә язган 20 октябрь хатында Тукай болай ди: «Син аларны (ягъни Хаҗи-Теләши һәм Датиевны. — И.Н.) кемнәр дип таныйсың? М. ул кавказлыларга алданып йөрмиме икән?» Еллык отчет рәвешендә язылып, 1912 елның 1 гыйнварында басылып чыккан фельетоныннан исә без түбәндәгеләрне укыйбыз: «Былтыр Петербургта «В мире мусульманства» дигән әллә нинди рус исемендә бер чын мөселман пәйда булды. Ул әллә ниләр эшли… Багана-багана хәдисләр дәреҗитә. Мусульманин, ди, панисламизм, ди, единоверцы, ди. Әлхасыйль, бигрәк җете кызыл мөэмин булып кылана. Мөселманнар: «Ай-һай, тиз уңмаса ярар иде», — дип, шиктә торалар».
Үзен «политик» дип атаган Тукайның сәяси сизгерлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел: шагыйрь үлеп ике-өч ел да үтми, М.Хаҗи-Теләшинең провокатор һәм авантюрист булганлыгы фаш ителә.
Елның дүрт фасылыннан Тукайның сөймәгәне — көз башлангач, ил кайгысына бәйле борчуларына тән газабы кушыла: мәдрәсәнең сасы һәм тузанлы һавасын сулау, ачлы-туклы торулар, салкын тидереп авырулар, үпкә шешүләр нәтиҗәсе булган туберкулезы көчәя. Бу авыруга дучар булган кешеләрнең салкынга түзмәүләре, өшеп-калтырап яшәүләре мәгълүм. Моңа тагын бизгәк чире дә өстәлә.
Тукайның үзе, эчке дөньясы турында, бигрәк тә авыруы турында сөйләргә яратмаганын инде беләбез. Сөйләргә яисә язарга туры килсә, ул мәзәкләштерә, юмор куша («Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм»). Әнә шул гадәт-холкын хәтергә алыйк та, авыруын күз алдына китерү өчен, үзен тыңлыйк.
«Бизгәк, мин иртәнге чәйне эчеп бетерер алдыннан (сәгать беренче яртыда), көтелгән кадерле кунак шикелле, миңа рәхим итеп, тәнемдә күпме тамыр бар исә, һәммәсен селкетеп, мине хәрәкәттәге поезд шикелле итә иде. Бу дерелдәү никадәр кәеф җибәргеч нәрсә булса да, мин аңар игътибар бирмичә, чәемне дерелдәгән кул белән ясап эчә бирә идем. Тик бу дерелдәү вакытында күрше марҗа-лар-фәлән килеп керсә һәм алар минем кул дерелдәүдән купкан «стакан диңгезендәге» дулкынны күрсә генә, бүлмәдә тавыш куба иде:
—    Батюшки! Што с тобой!
—    Лихорадка, разве не видите?
—    Ау доктора был?
—    Пусть сам придет!»
Кыска гомере буе сузылып барган тагын бер сыйфаты шул: доктор дисәләр, сырт йоннары тырпая, медицинага ышанмый, табибларны имче карчыкларга тиңли. Дөресе — авыруның барлыгын һәм шактый җитди икәнен үзе дә чамалый һәм, бу турыда доктор авызыннан ишетеп, канын бозарга теләми. Күзен йомгач, кешегә күренмим дип белгән бала диярсең!
Көннәрдән беркөнне, бүлмәсендә булган барлык җылы нәрсә астына чумган килеш, караватын дер селкетеп калтырап ятканда, берсекөнгә ураза бәйрәме икәнлеге исенә төшә. Гает көнне дә шулай дерелдәп ятар микәнни? Шулвакыт кайсыдыр иптәше килеп керә, һәм алар арасында мондый сөйләшү була:
«— Иптәш, кара әле, син нәрсәне бизгәктән файдалы дигән идең?
—    Аспиринны.
— Зинһар, иптәш, шуны алып кайтсана!»
Аспиринның Тукайга соңгы гомерендә аерылмас юлдаш булып китүе әнә шулай башланган. Габдулла аны икеләтергә, өчләтергә тотынган, хәтта бал кашыгына өеп эчәргә керешкән.
«Гает бетте. Корбан бәйрәме җитеп, ул да үтте. Мин һаман бизгәкне, ул килде исә, аспирин таягы белән кыйныйм. Димәк, бизгәк тә аспирин, бизгәк тә аспирин!»
Бу язмасыннан бар эше авырып яту булып аңлашылса да, чынлыкта алай ук түгел. Бизгәк ычкындырган арада, ул эшләгән. Без инде аның корбан гаете алдыннан «Көзге җилләр» шигырен язганын беләбез. «Ялт-йолт» журналының ноябрь санында С.Сүнчәләйгә җавабы һәм бер фельетоны басылган. Декабрьдә «Былтырның хисабы» исемле озын фельетон-отчетын тәмамлый. Болары — Тукайныкы икәне тәгаен билгеле. Соңрак күрербез: көз айларында Тукай тагын җиде шигырь язган.
Яңадан үзен тыңлыйк.
«Беркөнне бер якын иптәшем керде дә:
—    Иптәш, әйдә, фәлән мөсафирханәгә күчәсеңме? — диде.
—    Күчәм, — дидем. Ул мөсафирханәдәге миңа булачак номерны барып карадык. Бу номер әүвәлге номерым кадәр өч бар. Түшәме биек, умывальнигы бар. Әлхасыйль, элек торган номерыма караганда җәннәт!»
Көнкүрешендә еш кабатланып торган хаталарының берсе була бу. Иптәше дә үзе кебек үк бик тә «практик» кеше, күрәсең, алар сайлаган җәннәт салкын җәһәннәм булып чыга. Көнаралаш кына ягыла, салкын, юеш.
«— Ярабби! Монда да мине кыш көне очырмага элгән каз кеби катыралар!»
Тыштан ялтыраса да, эчтән калтырый икән ләбаса бу гостиница. Хуҗасы, күрәсең, йә карун, йә бөлеп бара.
«— Наплевать на все, — дидем дә, беркөнне ямщик ялладым да авылга киттем».
Декабрьнең соңгы яртысы була бу. Димәк, Тукай яңа, 1912 елны авылда каршылаган. Хәер, моны Ә.Урманчиевка Өчиледән язган хаты да раслый.

4

Бу вакыт Өчиледә Рабига исемле хатыны һәм берсе өч яшьлек, икенчесе бер яшьлек ике кызы белән Мәмдүдәнең ата бер, ана башка булган энесе Кәшфелкәбир тереклек итеп ята. Атасы — карт хәзрәт Зиннәтулла үлеп киткәч, моннан өч ел элек ул указлы мулла булып калган.
Авылның зурлыгы һәм икътисади хәле Габдулла кечкенә чактагы белән чагыштырганда, артык үзгәрмәгәнгә, һәм халыкның үз иманына мөнәсәбәте искечә калганга, Кәбир мулланың да тормыш-көнкүреше артык мактанырлык түгел. Бер аты, бер сыеры бар. Урак өстендә эшче куллар ялласа да, иген эшен мулла үзе башкара, утынын да үзе китерә. Җиде баласы белән тол калган бер хатын һәм аның үсмер кызы Миңлекамал килеп-китеп ярдәм итсәләр дә, яшь остабикә асрау тота алмаган, сыерын да үзе сауган, үрдәкләрен дә карап үстергән, өй эшләрен дә үзе башкарган.
Кәшфелкәбир, атасы кебек үк, юаш, эчкерсез, комсызлык дигән нәрсәдән азат. Кием-салымы, төс-кыяфәте белән крестьяннан күп аерылмаганы кебек, үз-үзен тотышы да гади. Атасыннан аермасы шунда гына булырга мөмкин: муллалык вазифасына ул кадәр мөкиббән китми, тирә-як муллалары яки авылның аңлырак агайлары белән әңгәмә куертырга ярата, ара-тирә «коллегалары» белән берлектә, Арчадан аз-маз «кәефләнеп» кайтудан да баш тартмый. Артык күп сүзле түгел, җорлык һәм мәзәкчәнлек тә аңарда чамалы. Әмма уен-көлке сүзләрне тыңларга ярата, «ах-ха-хай» дип, чын күңелдән кычкырып көлеп җибәрә, яисә, «ай, җаным» дип, бот чабып куя.
Үзеннән ике генә яшькә олы мулла агасын Габдулла якын күрсә дә, артык тәкәллефләнеп тормаган, беркадәр юмор белән караган булса кирәк. Беркөнне ул, уены-чыны бергә, «кама тиреле тун тектер, сакал үстер, мәһабәт күренерсең, халык та үзеңә икенчерәк карар», ди икән.
Тукайның Өчилегә кайтуы капылт кына булмаган, әлбәттә. Башта ул агасына «сезгә барып торырга ниятем бар, җиңги нинди кеше, авырсынмасмы» мәгънәсендә хат язган. Кәшфелкәбир, җавап биреп тормыйча, атын җиккән дә Казанга чыгып киткән. Әмма Тукай, эшләре төгәлләнеп җитмәгәнгә күрә, аның белән китә алмаган.
Кәбир мулла әйләнеп кайтып, берничә көн үткәч, өй янына атлы чана килеп туктый. Чыгып карасалар — чанада толыпка төренеп яткан Габдулла. Ике яктан култыклап алып керәләр дә зур өйгә тоташтырып салынган ике генә тәрәзәле (берсе ишегалдына, икенчесе тыкрыкка карый) кечкенә өйгә, дөресрәге, бүлмәгә урнаштыралар. («Монда миңа кечкенә генә, нараттан салынган, сандык шикелле җыйнак, матур бер өй бирделәр».)
Коры һава, көн саен иртә-кич яңа сауган җылы сөт, үрдәк шулпасы, агасы һәм җиңгәсенең туганнарча мөнәсәбәте, күңеленең чагыштырмача тынычлыгы — болар барысы да үзенекен итә. Габдулла, бер атна эчендә хәйран уңайланып, һавага чыгып керерлек, ишегалдындагы кечкенә мәдрәсәдә утырып чыгарлык, хәтта агасы белән Арчага барып кайтырлык хәлгә килә.
Бераз тернәкләнүгә, Тукай дәртләнеп эшкә керешкән: «…көне буе йоклап, төне буе язып утыра башлады. Язган язуларын Габдулла һәрвакыт миңа биреп куя иде.
Арчага барганда, ирем аның язуларын почтага алып барып сала иде» (җиңгәсе Рабига истәлегеннән). Күп эшләгәне хатларыннан да күренә. «Ялт-йолт» чыккач, миңа җибәрерсез әле. Русча көлке журналлары җибәрегез. Инша алла, рәсем мәүзуглары вә мәкаләләр җибәрсәм кирәк» (1 гыйнвар, Ә.Урманчиевка). «Миңа «Горе от ума» белән Лермонтов Полное собраниесен җибәрә күр әле, кирәк» (гыйнвар ахыры, Гыйльметдин Шәрәфкә). Соңгы хаттагы мондый юллар аеруча игътибарга лаек:  «Теге рәкымнәр (Рәкым — цифр) астында языла торган нәрсә 20 рәкымнән артты (син күргәндә 7 рәкым иде). Әгәр хөсне хатимә (Хөсне хатимә — матур нәтиҗә, бетем) белән тәмам булса, исемен дә «Рәкымнәр астында» куярбыз. «Рәкымнәр астында» пессимистический рух белән башланган иде. Монда бөтенләй оптимистландым, ахры». Сүз монда Тукайның яңа җыентык әзерли башлаганлыгы турында бара. Элекке җыентыкларыннан аермалы буларак, вакытлы матбугатта чыккан шигырьләрен сайлап алып кертү урынына, ул, күрәсең, бер темага туры китеребрәк яңа шигырьләр язарга карар иткән. Һәм, исем бирмичә, цифрлар белән генә билгеләргә уйлаган. Булачак китапның җиде «рәкыме» инде Казанда чакта ук язылган. Хәзер исә, Өчиледә, рәкымнәр саны егермедән артып киткән, ягъни Тукай ике атна эчендә унөчтән артык эреле-ваклы шигырь язган.
Ниһаять, 21 гыйнварда басылып чыккан «Мич башы кыйссасы» исемле юмористик очеркы да, чак кына хәл алгач ук, аның эшкә чумганлыгы турында сөйли. Чынлап та бит, очерк язылып беткәч, аның Арча почтасына тапшырыласы, Ә.Урманчиев кулына керәсе, наборщиклардан үтеп, басу машинасы аркылы чыгасы бар.
Тукайның, вак-төяк турында язган булып, җитди һәм тирән фикер әйтү осталыгы тагын бер кат ялтырап китә. Агасы базарга чыгып киткәч, фатир хуҗасы, кунакның калтырана башлаганын күреп, мич башына менгереп җибәрә.
«Мич башы рәхәт. Тән пешәргә җитә, аның саен шәп. Шулай рәхәтләнеп ятканда, өченче ел ук бик шәбәеп язган бер шигыремнең бәгъзе сатырлары исемә төштеләр дә, үз-үземнән кычкырып көлә башладым. Шигырь ошбу иде:
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Мич башына менмәм, дим, имеш, менмәссең, аркаң туңса! «Менмәмен мин, Ходай кушса», — дип, «Ходай кушса»сын да язганмын лабаса. Бу нигә көферлегем җитте икән! — дим дә кычкырып көләм. Көлдем, көлдем дә: — Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка, — дип, җитди кыяфәт алып, ишегалдындагы чанага чыгып утырдым. Кайтып киттек». Җитди кыяфәткә кереп әйткән сүзләрендә, һичшиксез, шагыйрьнең соңгы елларда поэзиянең иҗтимагый роле турында кайтадан уйлануы чагыла.
Тукайның көннәре тагын ничек узган соң? Аның, мәсәлән, агасының ике кечкенә кызы һәм мәче белән әвәрә булганы билгеле. Ара-тирә ишегалдындагы мәдрәсәгә кереп, хәлфәнең дәрес биргәнен тыңлап утыра икән. Бер баланың «Әүвәл алдым сарык тиресе» дигән сүзләр урынына, шуклыкка бирелеп, «Әүвәл алдым тавык тиресе…» дип язуы шагыйрьгә кызык тоелган һәм көләр өчен озакка җиткән. Шәкертләр арасыннан дуслар булдырганы турында да сөйлиләр. Берсе чатнама суыкта мәдрәсәгә яланаяк йөри икән. Габдулла шушы малайга Казаннан киеп кайткан чуар (кукморски) киез итеген бүләк иткән. Әмма кызыгы шунда: «Мә, сиңа булсын», — дими, монда да Тукайлыгын итеп, «йомыш куша». Янәсе, аягына каты, киеп йөреп йомшатасы бар.
Күрше агайлар, авылның аңлырак крестьяннары, Тукай янына килеп, гәпләшеп утырганнар. Берсенең кемлеге тәгаен билгеле. «Казанга кайтыш» очеркыннан без бу агай турында мондый сүзләр укыйбыз: «… табган (Табган — табигате белән) үткен, бәдәнән (Бәдәнән — гәүдәсе белән) көчле, үз сүзеннән күчми. Бер алачыгы бар: тимер, чуенны үзе эшли, авылдагы вә әтрафтагы сәгатьләрне ул төзәтә. Авылның хөкүмәт эшләренә дә катыша, укый-яза белә. Үз исеменә алдырмаса да, Казаннан «Вакыт»-фәлән кеби газеталар алып кайткалый». Укучы, бәлки, чамалагандыр, китапның беренче бүлегендә телгә алынган Гыйльфан абзый бу. Шагыйрь аның әле күп кенә бүтән һөнәрләрен белми киткән. Гаиләсендә һәм авылда булган вакыйгаларны да язып барган ул, бәет тә чыгарган. Соңрак елларда, электр батареясы әмәлләп, өенә звонок куюы турында да сөйлиләр. Бакчасына да чыбык үткәреп, алма яратучы малайларның эшен кыенлаштырган, имеш.
Өчиле крестьяннары, бигрәк тә әлеге Гыйльфан белән очрашу-аралашудан шагыйрь, билгеле, күп гыйбрәт һәм файда алган. Очеркында: «Әгәр авылда бу адәм кеби биш-алты гына кеше булса да, авыл күптән инде тәрәккый иткән булыр иде», — дип куюы да шул турыда сөйләсә кирәк.
Ә.Урманчиевка җибәргән хатында Тукай, адресын язгач, болай дип өсти: «Бу адресны кем сораса да, бирмәгез. Гыйльметдингә дә шулай яздым». Ник? Беркадәр вакыт Казаннан бөтенләй ял итеп торырга һәм хатка җавап язу мәҗбүриятеннән котылырга теләгәнме? Бәлки, бусы да булгандыр. Әмма Рабига Әмирова истәлегеннән без түбәндәге юлларны укыйбыз: «Ничектер, ул бездә торганда һаман үзен тикшерәләр дип шикләнеп йөри иде… Анда-монда киткәндә, ирем һәрвакыт аны сорап килгән чит кеше булса, «юк, дип әйтегез, янына беркемне дә кертмәгез» дип әйтеп китә иде». Истәлекне язып алучылар Тукайның хөкүмәт өчен куркыныч кеше булганын калкытып кую максаты белән буяуны куерта төшкән тәкъдирдә дә, бу версия игътибарга лаек.
Нәкъ менә 1911 елның көзендә «Габдулла Тукаев шигырьләре» (4 дәфтәр) буенча Казан матбугат эшләре комитеты (цензура), жандарм идарәсе, губернатор канцеляриясе, Казан Суд палатасы һәм Матбугат эшләре баш идарәсе арасында язышу башлана. Комитет китапчыкны өйрәнә, күп кенә шигырьләрен тәрҗемә иттерә һәм брошюрага арест салу һәм авторын судка тарту турындагы фикерен 28 ноябрь даталы отношениесендә Казан Суд палатасы прокурорына һәм Петербургтагы Баш идарәгә җибәрә. Прокурор тиешле чара күрмәгәч, 18 декабрьдә Казан комитетыннан башкалага тагын бер отношение китә.
28 ноябрь отношениесендә түбәндәге сүзләр бар: «Иҗтимагый төзелешнең нәкъ менә шул якларын (кимчелекләрен. — И.Н.) гына күреп, аның бүтән якларына игътибар итмәү ул төзелешкә карата нәфрәт кузгатырга тырышу максатыннан килә».
«Бу шигырьдә («Хөррият хакында». — И.Н.) комитет илдәге иҗтимагый төзелешне җимерергә чакыру күрә».
«Бу шигырьдә («Тавыш» хакында». — И.Н.) эшчеләрне турыдан-туры көрәшкә чакыру булганлыктан, комитет анда Җәза бирү уложениесенең 129 нчы статьясының 6 нчы пунктында каралган җинаять билгеләрен таба».
Сорау туа: ни өчен соң Казан Матбугат эшләре комитеты, Тукайның соңгы язганнарына игътибар итмәгән хәлдә, аның 1907 елда чыккан китабы тирәсендә шундый шау-шу кузгаткан? Укучы хәтерлидер, 1908 елда ук жандармерия агенты «Персий» шушы китап турында донос язып җибәргән иде. Ул вакытта эш ничектер сүнеп калган. Инде килеп, Бубый вакыйгасы уңае белән башланган тентүләр, тикшерү-сорау алулар һәм суд процессы нәтиҗәсендә әлеге донос, Тукай исеме һәм китап, күрәсең, яңадан калкып чыккан.
Интенсив язышу, 1911 елның ноябрь, декабрь айларында булып, 1912 елга да чыккан. Тукайның Өчилегә чыгып китүе исә декабрь ахырына туры килә. Болар арасында бәйләнеш бармы? Бу сорауга җавап бирер өчен, тагын бер сорау куйыйк: шагыйрь үзенең баш өстендә болытлар куерганны белгәнме? Әлбәттә, белгән! «Дусның дусы бар», диләр. Комитетта прогрессиврак караштагы кешеләр дә эшләгән, арада татарлар да булган. Авыруы көчәю өстенә, әнә шул хәвефле хәбәрләрне ишетеп торган вәсвәсәчел Тукай, бераз хәл алу ниятеннән тыш, охранка күзеннән гаиб булып торырга теләп, Өчилегә китеп барган икән, аның хәлендә бу бик табигый.

5

Г.Шәрәфкә: «Казанга апрель башларысыз кайтмаска торам», — дип язган Тукай, март та кермәстән, Казанына таба юл тота. «Авылны күпме мактасаң да, аның калада торып өйрәнгән кешене разый итмәслек урыннары табыла икән. Бигрәк кыш көне һәм быелгы кеби ачлык елда. Һәркөн димәсәм дә, бик еш буран. Урамга да чыга алмыйсың. Муеннан кар». Шагыйрьне тирән кар һәм күз ачкысыз буран гына биздермәгән, билгеле. Мәңгелек тынлыкка чумарга күп калмаганлыгын сизенү һәм кайнап, дулкынланып тора торган хәят эчендә, кешеләр янында булырга теләү дә бар биредә…
Үз башына килгәнме, әллә берәрсе киңәш: биргәнме — квартира алып торырга карар итә. Шуңа дип ул, әнә, юрган сырдырды, ике мендәр эшләтеп алды.
Әмма бу аның чираттагы хатасы була: «Апалы-сеңелле ике марҗа хозяйкаларым. Мещанкалар, кабахәтләр, мещанкалар».
Максим Горькийны укыганда — шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда — шуларга ләгънәтем».
Бу хатасын аклау да кыен. Чөнки моннан ике ел элек тә ул, шундый бер мещанкага фатирга кереп, өч көн дә тормый, ташлап чыккан булган.
Вәгъдә ителгән караватка да ирешә алмыйча, бер атна чамасы, үзе әйтмешли, идәндә буш шешә сыман аунагач, бер иптәше белән номер барып белешәләр. Иркен, якты. «Болгар»ныкы белән чагыштырганда, җиһазы арурак. Исеме җисеменә туры килә: «Свет», ягъни яктылык. Әмма дөньяда бернәрсә дә камил булмый, яхшының да начар ягы табыла икән. Номер беренче төндә үк үзен сыната: күсе оясы икән ул. «Казанга кайтыш» очеркында шагыйрьнең юмористлык таланты, вак нәрсәдән зур мәгънә чыгару осталыгы аеруча куәтле балкып киткәнгә, тагын өзек китерүдән тыела алмыйм.
Мәче эзләргә чыгып, иптәшләреннән берсендә кунгач һәм песи урынына кандала ияртеп кайткач, шагыйрь, янәсе, бик шәп бер фикергә килгән: ник тегеләрне мәче булып куркытмаска? «Беркөн кич аякка киез итек һәм өскә, эчен тышка әйләндереп, тун кидем. Башта да эче тышка чыгарылган бүрек иде. Тунның арт итәгенә мунчаладан койрык төсле бернәрсә тактым. Бервакыт мәчечә кычкырып номерымда репетиция ясарга тотындым». «Мияу!, «Мырау!», «Мәааауу!», «Моррраууу!»
Үземә бик яхшы, бөтенләй мәчечә тоелганга, мин төн уртасында, һәйбәтләп аяк бөкләп, күсе чыга торган тишек янына утырдым. Менә мияулыйм, менә мыраулыйм!
—    «Мияу», «мырау», «мәаау», «морррау!»
Бервакыт мыраулаудан туктап, карасам, күселәр тишек эченә бөтен гаиләләре белән җыелганнар. Ал арның үткен тешләре аркылы минем мыраулавым хакында түбәндәге рәвешчә мөхакәмә үзләре ишетелә:
—    Менә Камил Мотыйгый! (Шырык-шырык көләләр.)
—    Җә, әле без акча биреп тыңламыйбыз, әле Камилнең моннан начар концертларына адәмнәр акча түләделәр.
—    Плохой артист!
—    Шунда да «чалбарчылар»дан артык («Чалбарчылар» — һәрьяклап түбән дәрәҗәдә торган бер театр
труппасы).
—    Мәче, имеш!
—    Безне куркыта, имеш!
Мин боларның үземне мөхакәмәләрен вакытча кисеп:
—    «Иә, әйеһәл-каүмел-күсиюн! Ля тәнзыру иля мән мыраулый вәнзыру иля ма мыраулый!» («Әй күсе халыклары! Кем мыраулаганга карамагыз, ничек мы раулавына карагыз»).
—    Ничек синең үзеңә карамаска, адәмчә тырнакларыңны да баягы бәхәстә кисеп ыргыттың… Битең дә шоп-шома; мыегың да юк, үзең дә зур…
Байбәтчәләр шикелле мактанып әйтмим, мин дә усал бит, менә аларга нәрсә дидем:
—    Әй күселәр! Сез нигә минем локмәмне ашыйсыз? Ник интендант булмыйсыз? Ашасагыз, корсакларыңыз яхшы күперә бит; килешле булыр иде.
—    Син безне, идән астында яткач та, бернәрсә белми дип уйлыйсың икән (гомуми хахылдап көлү). Бу елларда интендантларны тимер капчыкка утырталар аларны. Менә Казанда, Киевта, Петербургта…
—    Хәбәрдар халык икәнсез. Ихтилалчыларның рухы төшкәч, әллә «идән асты матбугаты» бөтенләй сездәме?
Бер күсе, күкрәген киереп:
—    Бездә шул, бездә! Ни эшләтмәкче буласың? Икенчеләре, мине кызганып:
—    Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!
—    Миңа ни эшләсәм мәгъкуль булыр, критик әфәнделәр?
— Язуыңны яз. Карт чиновник шикелле борчылма».
Бу юлларны һич тә саргайган ябык йөзле, моңсу күзле, аз сүзле, сүрән кыяфәтле Тукай язган  дип уйламассың! Хәер, Өчиледә ярыйсы гына хәлләнеп, Казанын сагынып кайткан шагыйрьнең азмы-күпме күңел күтәренкелеге бу язмасына йогынты ясамый булмагандыр.
«Ялт-йолт»ны һәйбәт итеп чыгару өчен тырышып эшләү белән бергә, соңыннан «Җан азыклары» китабына әвереләчәк «рәкым»нәрен язып ятканда, башка сугып миңгерәйткәндәй, бер хәбәр китерәләр: Хөсәен Ямашев үлгән…. Тәфсилен дә сөйлиләр: 13 март көнне «Гасыр» нәшриятында яңа гына язып тәмам иткән брошюрасын бастыру турында сөйләшкәндә кинәт, күкрәген тотып, егылган. Озак та үтми, русчалатып: «Это — первый раз в жизни», — дип пышылдаган да җан биргән.
Җәмәгатьчелек Хөсәенне зурлап күмә. Озатучылар күп була. Газеталар бу югалтуга үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Биографиясе бирелә, кайгы мәкаләләре басыла, шигырьләр багышлана.
Бу үлем Тукайны, һичшиксез, тетрәткән, ул шактый вакыт исенә килә алмаган. Мәрхүмгә багышланган шигырьләренең бер ай узгач кына язылуы да шул турыда сөйли. Әнә бит, бүтәннәр хәбәрне ишетү белән утырып шигырен дә яздылар, мәкалә дә, истәлек тә өлгерттеләр.
Тукайның «соңлавы» икенче бер сәбәп белән дә аңлатыла. Менә ул Хөсәен турындагы материалларны күзәтеп бара. Кайсыннан канәгать була, кайсына чыраен сыта, ә кайберсе аның җен ачуын чыгара.
Х.Ямашевның үлеменә багышлап бөтен бер кушымта биргән «Йолдыз» газетасы бераз соңрак «Исемсез хат» исемле материалда үзенең урта юл тотканлыгын, капма-каршы фикерләргә хөрмәт белән караганын белдерә. Моны яратмаучылар газетаны ике яктан торып тәнкыйть итәләр икән: берәүләр — сулдан, икенчеләре — уңнан. Соңгысына мисал итеп, «Йолдыз» бер аноним хат урнаштыра. Хатта түбәндәге юллар бар: «Сезки әбуҗаһил (Әбуҗаһил — надан бала атасы. Бу урында: Мөхәммәд пәйгамбәргә, исламга каршы килүче мәгънәсендә) Һади Максудовка Алла собханә вә тәгалә хөрмәте өчен әйтеп язамын, зинһар шул… Ямашевны язып гәзит сәхифәләрен былчыратып, әрәм итеп, газиз гомерләреңезне заигъ (Заигъ — юкка чыккан) итәсезләр. Әлхәмделлалла аны дөньядан тизлек берлә алды. Аның мәдех (Мәдех — мактау) кыйлырга кай сыйфаты бар?» Мактап язылган материалларның да беришесе шагыйрь күңеленә май булып ятмаган. Әнә бит, Фәхрелислам Агиев ничек мактый: Хөсәен ул пәйгамбәр, ди, изге, ди. Ничек инде моңа түзеп каласың да, ничек түбәндәге пародияне язмыйсың:
Их, малай, вафасыз* да бу мир!
Бак вана: Хусаен дә пумер!
Әмән, безнең күк алаша кебек,
Ашый, кәбәм, һич туймый бу йир.
Нишләсен вет, Азраил килсә, бар кеше үләр,
Тимай бай булсаң да, азанчы күмәр.
Вет праруклар да, малай, вафат булды.
Сахабалар: Али, Усман, Үмәр.
(*Вафасыз — ышанычсыз).
«Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» принципиаль максаттан чыгып язылган. Бер яктан, шагыйрь әлеге «анонимщик» йөзендә барлык карагруһчыларга нәфрәтен белдерә, икенче яктан исә, дөньяга килеп киткән әүлияларның берсе дә Хөсәен белән тиңләшә алмый дигән кыю фикер әйтеп, татар большевигын Ф.Агиевча мактаучыларга җавап бирә.
«Йолдыз» газетасы «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»н, үзенә хәвеф-хәтәр килмәсен дип, «әүлиялар» сүзе дуслар мәгънәсендә аңланырга тиеш» дигән искәрмә белән баскан була. Аннары аны «Ялт-йолт» күчереп баса, «Йолдыз» дагы искәрмә дә журналга килеп керә. Тукай моны күргәч, «Яңлыш уйланмасын» дигән исем астында аңлатма яза да журналның чираттагы номерында бастырып чыгара: «…Әүлиялар» сүзе үзенең чын дөрес мәгънәсе белән «изгеләр» мәгънәсендә генә аңланырга тиеш».
Соң, Тукай «Ялт-йолт»ның секретаре ич. Ничек ул бу искәрмәне үткәреп җибәргән? Хикмәт шунда: шагыйрь бу вакытта Казанда юк. Әнә бит, аңлатманың астына 26 апрель дип куелган һәм язылу урыны күрсәтелгән: Петербург.
Шулай итеп, без Тукайның соңгы сәяхәтенә килеп җиткәнбез.

6

1912 елның җәен кайда һәм ничек үткәрү турында анык планы булмаса да, берәр төшкә китеп, чынлап торып дәваланырга кирәклеген Габдулла яхшы аңлый. Дөнья күрү теләге дә юк түгел. Шушы яшенә җитеп, ул ни күрде? Уральскины санамаганда, Нижний Новгород белән Әстерхан да, вәссәлам! Пушкин белән Лермонтовның иҗатында зур урын тоткан Кырым һәм Кавказ дигән җирләр дә бар бит. Мәскәү бар, Пушкин каласы Петербург бар. Күпме яшисе калгандыр, күрәсе иде шуларны.
Әмма бу теләк, бүртеп тә шыта алмый калган бөртек кебек, тормышка ашмаска да мөмкин иде. Авыр кузгалучан, хәлсезлеге дә юк түгел. Ярый әле, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Ә.Урманчиев кебек үгетләп торучылар бар.
Тукайны Казаннан озатып җибәрү мәсьәләсенә махсус багышланган истәлекнең авторы Габдулла Гыйсмәти, чыгышы Троицкидан булып, мөгаллимлек итү белән бергә, бу вакыт өлгергәнлек аттестатына әзерләнеп йөргән. Шагыйрь белән аеруча еш һәм якыннан аралашучы иптәшләре арасында арурагы булган шушы Гыйсмәти беркөнне әлеге «Свет» кунакханәсендәге номерга килә. Вак-төяк турында беркадәр сөйләшеп утыргач, сүзне ул җайлап кына яз көне Казан һавасының начарлыгына, кая да булса бер якка чыгып китүнең мәгъкульлегенә таба бора. «Җайлап кына», дим, чөнки Тукай, беркайчан да авыруын сөйләп зарланмаганы кебек, «син авыру» дисәләр, керпе кебек, энәләрен тырпайта.
Китүгә ул каршы түгел. Тик кая барырга? Петербург ничек булыр? Чакыралар. Муса Бигиевтән инде бер-бер артлы ике хат килгән. Юк, ди Гыйсмәти, хәзер анда барырга ярамый. Башта җылырак якта хәл алырга, тазарырга кирәк. Кырым, Кавказ телгә алына, ул якларның тән өчен генә түгел, рух өчен, шигъри илһам өчен дә файдасын сөйлиләр. Әмма шагыйрьнең юлдашсыз килеш, япа-ялгыз ул ят якларга чыгып китәсе килми. Уфада беркадәр торгач, Троицк якларына барып, кымыз эчеп яту планына күңел беркетәләр. Ни әйтсәң дә, Уфа җырларда җырлана торган Агыйделе һәм Диме белән күңелгә якын. Өстәвенә, анда Мәҗит Гафури бар. Троицкига исә Тукай чакырулы, Габдрахман хәзрәт Рахманкулов үзендә кымыз эчеп ял итү турында шагыйрьдән вәгъдә сүзе алып киткән.
Менә дуслары, баласын кешегә матур итеп күрсәтергә тырышкан анадай, шагыйрьнең ай-ваена карамыйча, баштанаяк киендерәләр дә, 14 апрель көнне «Фултон» исемле пароходка утыртып, озатып җибәрәләр.
Беренче тукталышы — Самара. Сәяхәт сәяхәткә охшасын, күбрәк күрим дип булса кирәк, Тукай бу шәһәрдә атнага якын торырга уйлаган. Ярга чыккач, ул, дәрәҗәсен саклый төшеп, извозчикка үзен бик үк начар булмаган номерга илтергә куша. Тегесе, пассажирның тышкы кыяфәтенә карап, Самараның иң яхшы гостиницаларыннан берсе «Бристоль»гә китереп куя. Нишләсен Габдулла, кыр чаклы номерга урнаша. Кунакханә үзе уйлаганча булмаганга һәм япа-ялгыз калуга әче пошып киткәнгә, күрәсе кешесен—«Икътисад» исемле журналның редакторы Фатих мулла Мортазинны бүген үк күрү фикеренә килә. Мулла гостиницадан бер квартал ераклыкта гына тора икән. Извозчикка утырып барып кайта. Тегесе, «ике конец йөрттем», дигән булып, чәйлеге белән бергә, Тукайның бер тәңкәсен кесәсенә салып куя. Менә сиңа мә! «Әле номерга кереп җитмәгән, ике сум 25 тиен выжт». Самарада тора төшәргә ниятләгән шагыйребез бу хәлдән соң тизрәк китү җаен карый. Ф.Мортазин белән номерда бер кич сөйләшеп утыргач, иртәгесен мулланың шәкерте ярдәмендә вокзалга барып, поездга утыра һәм Уфага юнәлә. Билгеле инде, телеграмма-фәлән сугу юк.
Менә Уфа. «Тау башында тәртипсез таралып утырган. Извозчикка утырдым. Ләкин бу инде Самараныкы түгел иде. Арбасы шундый иске, шундый каты иде ки, эчәкләрем, такта арбага буш салган дилбегә кеби, үрле-кырлы сикерә иде». Самарадагы хатаны кабатламас өчен, Габдулла, арзанлы да, уңайлы да номер белешү нияте белән, «Сабах» ширкәтенең Уфадагы китап кибетенә туктала. Алҗып һәм өшеп-туңып килгән шагыйрьне вакытлыча кибет артындагы склад хезмәтен үти торган зур бүлмәгә урнаштыралар. Аста кухня булганлыктан, җылы икән үзе. Менә кайда ул рәхәт! Тирләп-пешеп чәй эчкәч, кунакның үтенече буенча, китаптан бушаган әрҗәләрдән ятак оештыралар. Бер йоклап алгач, бу урын Тукайга ошап китә һәм, номерга күчәргә кыстауларны мәзәк сүзләр кыстыра-кыстыра кире кагып, шушы складны үзенең Уфадагы «резиденция»се ясый. Күрергә, сөйләшеп утырырга килүчеләргә, әлбәттә, кытлык юк. Тән һәм күңел җылысына һәрвакыт мохтаҗ булган Тукайга Уфада җылылык китерүче төп кеше шагыйрь Мәҗит Гафури була. Дөрес, әлеге «резиденция»дә күрешеп танышу белән үк алар үз булып китә алмаганнар. Беренче көн турында Гафури болай яза: «Тукай да, мин дә, сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып тик утыра идек». Тукай сәяхәтнамәсендә дә шуңа охшаш сүзләр бар: «Аның белән безнең мосахәбәмез күп вакыт күзләр аркылы гына кылына иде».
Яңа танышкан кешеләр өчен бу хәл, әлбәттә, табигый. Әмма Тукайдагы сагаю, эчке борчылу да моңа сәбәп булырга мөмкин. Ни әйтсәң дә, ул Гафурины, Казаннан торып, берничә мәртәбә шактый авырттырып тешләгән иде. Хәтере калмаганмы? Кинә сакламыймы?
Ике шагыйрьнең үзара мөнәсәбәтенә кагылышлы материалларны күздән кичергәч, аларның бер-берсенә тиз якынаюлары, чын дуслык мөнәсәбәтенә керүләре аңлашыла. Әнә бит Тукай үзенең сәяхәтнамәсендә «әфәнде» сүзен читкә атып, «Мәҗит» дип кенә яза башлый. М.Гафури да берәр көннән соң ук язылып китүләрен, сүзчәнләнә төшүләрен раслый. «Күбрәк сүзләребез шигырь вә шагыйрьләр, Казан һәм мохитыбыз хакында иде».
М.Гафуриның Тукай тәнкыйтенә очраган китаплары һәм Тукайның фельетоннары турында сүз кузгатканнармы? Поэзия хакында сөйләшеп тә, боларны читләтеп үтә алмаганнар дип уйларга кирәк. Кузгаткан булсалар, бу эпизод хыялда түбәндәгечә җанлана.
Менә алар, бер-берсенең уйларын тыңлагандай, дәшми-тынмый гына урам буйлап атлыйлар. Шул вакыт Гафури кинәт кенә:
«— Җамид Фигури», — ди дә акрын гына көлеп куя. Тукай, шөбһәләнеп, аның йөзенә күз сирпеп ала: «Менә башлана…» Тагын тынлык урнаша. Габдулланың күңелендә капма-каршы ике теләк: Гафуриның фельетоннарга мөнәсәбәтен беләсе дә килә, бу мәсьәләнең кузгалуыннан өркә дә.
Мәҗит кунагының күңелендәген сизеп ала һәм чак кына көлемсерәп әйтеп куя:
—    Үземә кагылышлы булмагандай, көлә-көлә укыдым (ә эченнән: «Борчылма, шелтәләргә җыенмыйм»).
—    Үлчәми әйтә торган гадәтем бар шул, — ди Тукай (ә эченнән: «Яшереп маташма, туган, ул фельетоннар күңелеңне җәрәхәтләгәннәр»).
—    Билгеле, тәнкыйть майлы ботка түгел (эченнән: «Син — очлы күздән качып буламы соң!»). Ләкин, нишлисең, дөрес сүзгә җавап юк.
Шушыңар охшаш сөйләшү булган булса, Тукай, иңеннән авыр йөк төшкәндәй, әлбәттә, җиңел сулап куйган. Нәрхәлдә, шунысы бәхәссез: Тукайның Уфага беренче мәртәбә аяк басуында ук ике шагыйрь бер-берсен табалар, йөрәкләренең бер ритмда типкәнен, уйларының бер юнәлештә йөгергәнен аңлыйлар.
Ике-өч көн узгач, Габдулла уйга кала: Уфа шәһәре белән аз булса да танышты, күптән күрәсе килгән Мәҗит Гафурины күрде, утырдаш булып, шактый фикер алышты. Шуннан артыгы бу калада табылмас кебек. Бигрәк тә тын шәһәр. Мәдәният учаклары дигәннән, шушы «Са-бах» китапханәсе дә «Шәрык» матбагасы. Бер генә газета, бер генә журнал да чыкмый. Җитмәсә, көннәр һаман салкын. Кымыз дигәннең әле әсәре дә юк. Кузгалганда да ярар, шаять. Әмма кая барырга? Троицкига хәзердән үк китүнең мәгънәсе юк. Чөнки анда да кымыз сезоны җитмәгән, ди. Бәлки, Петербургтан урап килергәдер? Зурлап чакыралар, сүзләрен егу килешмәс.
Карар кабул ителә. Мәҗиткә дә белдерелә. «Тукайга, — дип яза Гафури, — Казаннан туры Петербургка бару уңайрак булганын, Уфага килеп, кире Петербургка китү бераз рәтсез икәнен белсәм дә, аның теләгенә каршы бер сүз әйтүне теләмәдем. Аның бу ялгыш планында аерым бер шигърият булганга күрә, Тукайның Петербургка китүе кызык сыман тоела иде».
Әйе, Тукай гына эшли ала торган «шигъриятле» хата була бу. Җитди авыру хәлендә, юри сайлагандай, 2—3 тәүлекле юлны тагын бер кат үтәргә тиешлегенә хисап биреп тормыйча, кичектермәс эш башкарырга тиешле кеше сыман, вокзалга китә. Хәер, аны да аңларга кирәк: телләрдән һәм газета-китап битләреннән төшми торган бөек кала бу. Җитмәсә, Пушкин белән бәйле кала. Габдулланың исә күптән инде сөйгән шагыйре сулаган һаваны сулыйсы, аның күзе караган сарайларны һәм һәйкәлләрне күрәсе, ул йөргән эзләрдән йөрисе килә иде. Менә җае чыгып тора. Әллә гомер бар, әллә юк…

7

Әйдә, Тукай тәгәрмәч тыкылдавын тыңлый-тыңлый бара торсын. Без исә Петербургта шагыйрьне каршы алачак татар төбәге белән танышыйк.
Нева тамагына шәһәр салу өчен куып китерелгән бихисап крестьяннар арасында ук татарларның байтак булганлыгы мәгълүм. Шуларның, исән калып, яңа калага төпләнгәннәре янына моннан соң да өстәлә торган. Петербург халкының татарлар хисабына артуы 1812 елгы Ватан сугышыннан соң тагын да тизләнә төшкән. Төрле кәсеп кешеләрен күпләп озатып торучы төбәкләрдән Түбән Новгород, Пенза һәм Сембер губерналарын күрсәтергә мөмкин. Әмма башкалага Касим татарлары аеруча күпләп агылган.
«Мөселманнар»ның бер өлеше, Урта Азия белән борыннан килә торган сәүдә традицияләренә таянып, сату-алу белән шөгыльләнгән һәм азиат товарлары сәүдәсен үз кулына алуга ирешә язган. Касимныкыларның хәлле-рәкләре исә капиталларын ресторан һәм буфетларга кертүне артык күргәннәр. Байрашевлар, мәсәлән, берзаман тимер юлның барлык буфетларын үз кулларына алганнар.
Билгеле инде, магазиннар арткан саен, приказчиклар күбрәк кирәк була. Татар приказчиклары, башлыча, «мөселман» кибетләрендә эшләсәләр дә, ал арны рус һәм башка милләт сәүдәгәрләре дә теләп кабул иткәннәр. Ресторан һәм буфетларның яңгырдан соң чыккан гөмбәләрдәй калкып торулары буфетчы, официант һәм поло-войларга ихтыяҗны арттыра. Бу хезмәтне, билгеле инде, касимлылар башкарган. Сәүдәгәрлеккә үк димим, приказчик һәм официантлыкка да ирешә алмаган татарлар исә дворник, извозчик һәм башка шуңа охшаш кәсеп иясе булып көн күргәннәр. Крепостнойлык бетерелгәннән соңгы дәвердә авылдан шәһәргә агылу көчәйгәч һәм Петербургта промышленность тагын да тизрәк үсә башлагач, шәһәр халкы татар эшчеләре хисабына да шактый арта.
XIX гасырның ахыры һәм XX йөз башы милли уяну чорында Петербургның интеллигенция катлавы да сан һәм сыйфат ягыннан сикереш ясый. Башкаланың үзендә яшәүче татар гаиләләреннән адвокат, табиб, инженер, чиновник һәм гаскәриләр җитешкән. Россиянең төрле почмакларыннан татар һәм башкорт егет-кызлары укырга дип килә башлаганнар. 1912 елда, мәсәлән, университет, технология институты, психоневрология институты, Бестужев югары курслары һәм башка югары уку йортларында берничә дистә егет һәм кызның укып ятканы билгеле.
Тукай Петербургка килгән вакытта башкала татарлары өч мәхәлләгә бүленгән. Ике җәмгыяте хәйрияләре булган. Интеллигенция ике «партия» булып оешкан. Идеологы М.Бигиев булган «партия» либераль карашларны алга сөрә, Бураганский типографиясеннән файдалана һәм икътисади яктан Галим Максудов кебек тәрәккый пәрвәр купецларга таяна. Башында Сафа ахун Баязитов торган икенче «партия» исә, хөкүмәткә лояльлек күрсәтеп, яшәп килүче тәртипләрне булганынча саклау фикерендә тора; Байрашев һәм башка касимлы байлардан матди-икътисади куәт ала, үз фикер-карашларын дини-клерикаль газета «Нур» аша дөньяга тарата. Бу ике «партия» арасында антагонистик каршылык булмаса да, алар бик үк дус яшәмиләр. Беренче «партия»нең лидерлары, күрәсең, үз газеталарын булдыруга ихтыяҗ сизгәннәр һәм, уртак фикергә килеп, «Сүз» яисә «Хәбәр» исемендә газета чыгарырга карар иткәннәр. Редактор эзләгәндә, Тукайга тукталып, М.Бигиевкә шагыйрьне чакырып хат язу эшен тапшырганнар.
Әлеге «ике партия»дән тыш, оешкан рәвеш алмаса да, өченче «партия» дә төсмерләнә башлаган. Бусы — революцион-демократик карашлы яшьләр төркеме. Арада иң күренеклесе һәм тон бирүчесе, һичшиксез, кыска гына гомере белән тарихта җуелмаслык эз калдырачак Мулланур Вахитов була. Хәзергә әле ул, технология институтыннан чыгарылганнан соң, сәяси ышанычсыз кешеләргә бик тискәре карамый торган психоневрология институтында укып ята. Бу төркемгә тагын шул ук институтка керергә әзерләнеп йөрүче, соңыннан революциядә күренекле роль уйнаган Шәриф Әхмәтҗановны (Манатов) һәм университет студенты Шакир Мөхәммәдьяровны кертергә мөмкин. Понизовский дигән купецта приказчик хезмәтен башкару белән бергә, язучылык һәм журналистлык эше белән шөгыльләнүче Кәрим Сәгыйть һәм, «Нур» газетасы секретаре вазифасын башкарса да һәм артык радикальлек күрсәтмәсә дә, Кәбир Бәкер дә бу «партия»гә якын торганнар.
Петербургка ничек килеп төшүе, ничек урнашуы турында, әйдә, шагыйрь үзе сөйләсен.
«Иртә белән сәгать сигез. Менә сиңа Петербург… Шәһәрдә бер тавыш, шыгырдау, дөбердәү юк; үзе караңгы, томанлы; агач түшәгән урамда, резиновый шинлы йомшак фаэтонга утырып барганда, бөтенләй калын киез итек киеп барган кебек буласың.
Ул өйләрнең биеклеге! Черт белә: күгең кайда да, кояшың кайда! Болытмы, аязмы? Бернәрсә күренми. Бу шәһәргә керүне Уфага керүемне язган кеби яза алмыйм инде. Гакылым хәйран.
Мине шәһәрнең мәһабәте баскан. Барысы бертөсле агач түшәүле урамнар. Конкалар уза. Ал ардан Самарадагы кеби көләсе килми. Чөнки трамвай да шунда ук, артында ук автомобиль дә! Өйләрнең номерларын санап барам. Менә «Сергиевская, 81».
Шып… туктадык.
Звонок бастым. Әле һаман иртә булганга, Муса әфәнде йокысыннан хәзер генә торган иде. Чыгып кабул итте».
Бер-ике авыз сүз сөйләшкәч һәм кечкенә генә ыгы-зыгы, чыш-пыш булып алгач, кунакны М.Бигиевнең кабинетына урнаштыралар. Карават, эш өстәле һәм… китап, китап, китап. Күпчелеге гарәпчә.
Квартира икенче катта гына булганга һәм йорт үзе ишегалдына эчкә кертеп салынганга, тәрәзәләрдән күп катлы өйләрнең стеналары гына күренә. Тукай яткан бүлмәнең тәрәзәләре чыга торган якта тәрәзәсез кызыл кирпеч дивар болытка тиярдәй булып күккә таба сузылган. Сәяхәтнамәсендә «…бөтен дөньяны вә Петербургны күрсәтми торган сәдде Искәндәрләр кеби стеналар арасында бер квартир» дип язганы әнә гнуларны аңлата.
Өшү-калтырануны аспирин ярдәмендә җиңү, караватка яткан килеш тәмәке тарту, китап караштыргалау белән бер көн үтә, ике көн, өч көн, дүрт көн… Берме, икеме тапкыр якындагы Таврический садка чыгып утырса да, бу аңа газаптан башка бүтән нәрсә бирмәгән. Чөнки җил, суык, өзми-куймый салкын яңгыр сибәли. Урамга чыгар өчен зал аша үтү — үзе бер бәла. Чөнки анда еш кына хатын-кыз була. М.Бигиевнең җәмәгате Әсма ханым әле бер хәл. Хуҗага сеңел тиешле Мәрьям исемле курсистка да шушында яши икән. Әсма ханымның сеңлесе бестужевка Гөлсем Камалова да бик еш килеп йөри.
Хуҗа кеше, бер тапкыр Лотфулла мулла Исхаковка ашка алып баруын исәпләмәгәндә, кунагына бик үк вакыт бүлә алмый. Чөнки эше муеннан. Әллә нинди укуларга, лекцияләргә йөри, китапханәләрдә казына. Өйдә дә, эш арасында гына капкалап, китапка күмелгән килеш, һаман яза. Тукай номерга чыгу турында сүз башлагач, «борчылмагыз, булыр, барысы да булыр» дисә дә, хәл һаман искечә кала.
Тукайны аеруча гаҗәпләндергәне шул: Кәбир Бәкерне һәм Кәрим Сәгыйтьне табу нияте белән «Нур» редакциясенең адресын сорагач, М.Бигиев әйтә алмаган (чөнки аралашмыйлар, ни әйтсәң дә, «партия» көрәше!).
Бу дүрт көндә шагыйрьне бөтенләй тыныч калдырганнар дисәк, хата булыр. Лотфый Исхаков утырып киткән. Чәчәк бәйләме тотып, бер төркем курсисткалар килгән, әмма, авыруын сылтау итеп, Тукай аларны кабул итмәгән.
Тагын бер визитка киңрәк тукталмый ярамый. Яңа гына Истамбул дарелфөнүнен тәмамлап кайткан улы Кәримне ияртеп, югарыда исеме телгә алынган Галим Максудов килә. Могтәбәр байның, күрәсең, атаклы шагыйрьгә үзенең илтифатын һәм хөрмәтен белдерүдән тыш, яраткан улын Тукай белән сөйләштерәсе һәм шуны тыңлап ләззәт аласы килгән. Бу уңай белән шагыйрьнең үзен, дөресрәге, аның К.Бәкергә сөйләгән сүзләрен тыңлыйк.
«Йә инде!., ул миңа ник кирәк?.. Аның миңа ни мөнәсәбәте бар? Ул бит әле үзе генә булса ярар иде. Янында Төркиядә укып кайткан бер углын да алып килгән. Анысы тагын: «Безем госманлы төрекләре, әфәндем…» дип эчне пошыра. Төрек әдәбиятын, солтан мактап, солтанның җарияләрен мактап гомерләрен үткәргән төрек шагыйрьләрен мактый. Пушкин, Лермонтов булган бер мәмләкәттә килешәме инде!.. Килешмәгәндә эше юк, ул һаман үзенекен сөйли. Аңа ни дип әйтергә кирәк? Грубить итә — тупаслана башладым.
— Мактыйсыз да мактыйсыз, йә, әйтегез, зинһар: Пушкин яки Лермонтов дип әйтерлек кемнәре бар? — дидем. Аңарга да аптырамады. «Әфәндем, әфәндем» дип торды-торды да әллә кем вә әллә кемнәрне санарга тотынды. Санаганда да, кемнәрне саный! Намикъ Кәмал, Габделхак Хәмид, Мәхмүт Әкрәм, Әмин бәк-фәләннәр белән калса ярар иде. Әллә кем вә әллә кем «бәк»ләрне санап китте.
Түзә алмадым, башымны җүләргә салып, шаярта башладым. Бер сөйләп бетә, мин аңлап җитмәгән булып, яңадан кайтарып сорыйм, ул тагын башлый. Бик кызык бит…»
К.Бәкер Тукай сүзләрен төгәл биреп җиткергән тәкъдирдә, шуны әйтәсе килә: үзен чакырып китерүчеләрдән берсенең кешегә хас йомшаклыгын гафу итеп, каты бәрелмичә генә үткәреп җибәргәндә әйбәтрәк булыр иде дә бит, нишлисең, Тукайның хәленә дә керми булмый. Күрәсе килгән кешеләрен күрә алмыйча, дүрт көн буе «таш капчык»та ятудан гасабиланган. Бу бер. Икенчедән, «Китмибез!» дигән шигырь авторы да бит әле ул.
Бишенче көн дигәндә, Сафа Баязитов үтенүе буенча, Шәриф Әхмәтҗанов килеп чыга һәм, визит карточкасы биреп, «Нур» редакторының чакыруын тапшыра.
Икенче көнне без шагыйрьне «Нур» редакциясендә күрәбез. Мәдрәсә дә, мәхәллә мәчете дә, С.Баязитовның торак бүлмәсе дә (хатыны артыннан бирнә булып килгән төп йорт исә бүтән төштә) шушы бинада икән.
Менә К.Бәкер, К.Сәгыйть һәм беркадәр соңрак Ш.Әхмәтҗанов килеп керәләр. Чәй эчү башлана, җитди дә, уен-көлкеле дә сүзләр сөйләнелә. Тукайның Петербург тормышының икенче дәверен шушы көннән санарга кирәк. Чөнки шагыйрьне номерга күчерү мәсьәләсе хәл ителә, һәм иртәгесен, извозчикка утыртып, Казанская (хәзер Плеханов, 5) урамындагы мебельле бүлмәләрнең берсенә урнаштыралар. «Нур» редакторы, эштән вакытлыча азат итеп, К.Бәкергә Тукайның көннәрен күңелле үткәрү вазифасын йөкли. Көндезге аш Баязитовта үтәргә тиеш була.
Тукайның Петербург ахунына мөнәсәбәте мәсьәләсенә махсус тукталып китми булмый. Югыйсә «Сафа әфәндегә барганда гына бер җан рәхәте була иде» дигән сүзләреннән яисә Садыйк мулланың М.Бигиевкә каршы язылган мәкаләсен «Нур»да басарга киңәш бирүеннән чыгып, безнең шагыйрь, бер «партия»дән йөз дүндереп, икенче «партия»гә барып егылган икән дигән фикер калырга мөмкин. Әйе, сәяхәтнамәдә Сафа ахун Баязитовка карата тискәре мөнәсәбәт сизелми. Ләкин бит М.Бигиевкә карата да андый мөнәсәбәтне күрмибез. Тукай, хуҗа хакын хаклап, гаять әдәп белән язган. Сәяхәтнамәнең бер өлешендә зарлану, ә икенче өлешендә канәгать булу тойгысы өстенлек алган икән, бу аңлашыла: шагыйрь, «таш капчык»тан котылып, иркен дөньяга чыкты, күңеленә якын кешеләр белән аралаша башлады.
К.Бәкер китабының да сүзләрен генә түгел, бәлки сүз аралыгын да укырга кирәк: ни әйтсәң дә, истәлек авторы — С.Баязитовның хезмәткәре. Менә ике генә деталь. Тукай аерым номерга чыккач, иркен сулыш алган, рәхәтләнеп киткән: «Мин (ягъни К.Бәкер. — И.Н.) теләсә нәрсә әйтергә ярый торган иптәш; Сафа әфәнде катышмый (ассызык минеке. — И.Н.)». Яисә тагын бер өзек: «Номерга чыккач, Сафа әфәнде башта берничә көн аш хәзерләп чакырды. Берме-икеме баргач, Тукай уңайсызлана башлады (йомшартыбрак әйтелгән, билгеле. — И.Н.). Элек, «барырбыз», дип тора-тора да, барыр вакыт җиткәч, бармау ягын тарта:
— Невский аша чыгарга кирәк. Йә таптарлар. Мөмкин булса, шушы тирәдә бер җирдә ашарга кирәк, — ди иде». Ачык булса кирәк, шагыйрь, ике «партия»нең икесен дә кире кагып, өченче «партия»гә күңелен баглый. «Менә Шакир әфәнде Мөхәммәдьяров килеп чыкты. Менә укучы яшьләр, мөгаллимнәр, менә Габделкәрим Сәгыйтов. Инде монда күңелсезләнергә урын калмады. Чөнки минем бүлмә чирек сәгать тә кешесез тормый».
Укучы игътибар иткәндер, прогрессив яшьләр «партия»сенең лидеры М.Вахитовның һаман әле сәхнәгә чыкканы юк. Татар халкының ике сөекле улы Петербургта очрашырга тиешләр иде югыйсә. Күңел шуны теләсә дә, хакыйкатьне расларга мәҗбүр булабыз: ал арның очрашуы турында материал юк. Күрәсең, Тукай килгәндә, Вахитов Петербургта булмаган. Әмма шагыйрь ялкынланып, давылланып яши торган бу егет турында, һичшиксез, күп нәрсә ишеткән.
Була алмый калган тагын бер очрашу турында да сүз кузгатмый ярамас.
Узган елның декабрь башларында Гаяз Исхакый ялган паспорт белән Төркиядән кайтып төшкән һәм Петербургның үзе өчен хәвефсез дип тапкан даирәләрендә булып, ышанычлы кешеләр белән аралаша башлаган. Әмма конспираторлык осталыгына карамастан, охранканың дәү җәтмәсеннән котыла алмаган. Гыйнвар аенда аны яңадан 1908 елда сөргеннән качып киткән Архангель губернасына калган срогын тутырыр өчен озаталар.
Бу турыда Тукай белгәнме? Әлбәттә, белгән! Кабат сак астында калган Гаязның пайтәхеттәге хәл-әхвәлен яшерергә (бигрәк тә Тукайдан) бернинди сәбәп юк. Тукай янына килеп йөрүчеләрнең берсе Шакир Мөхәммәдьяровны Г.Исхакыйның сул кулы дисәң дә ярый (уңы — Фуад Туктаров). Габдулла сорау артыннан сорау бирә-бирә, Шакирдан Исхакый турында сөйләткәненә шикләнмәскә мөмкин. Ачынуын һәм үкенечле тойгылар кичерүен дә күз алдына китерү кыен түгел.
Чынлап та бит, нәрсә була инде бу? Качышлы уйнагандай, Тукай килә, Гаяз киткән була. Казанда шулай килеп чыккан иде, хәзер монда… Арада — нибары дүрт ай. Ул соңрак кайткан булса яки, тотылмыйрак торып, Габдулла туп-туры Петербургка юнәлсә, күрешмәсләр идемени? Аянычы аяныч та бит, нишлисең. Ходай кушса, гомер булса, бәлки, киләчәктә күрешерләр…
Сәяхәтнамәсендә Тукай тагын болай дип яза: «Мин дә Петербургка бардым, дегет чиләге дә! Никадәр мөмкин була торып, Думага керә алмадым. Финляндиягә чакырдылар, анда бара алмадым. Бер театрга, бер музейга вә гомумән бер достопримечательный җиргә булсын йөреп булмады: әлеге хәстәлек! Алла бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә, имеш!»
Үкенечле хәл, әлбәттә. Ләкин бу әле Тукай Петербургтан берни дә алмый киткән дигән сүз түгел. Бит аның «күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә». Халыкка хезмәт итү өчен әзерләнә һәм киләчәккә өмет белән карый торган әлеге яшьләр Лена эшчеләрен атуга протест рәвешендә кабынып киткән стачка, митинг һәм демонстрация авазларын да, Дума утырышында кызган дебат тавышларын да Тукай бүлмәсенә үзләре белән алып кергәннәр. Ленадагы канлы вакыйга белән сыналу мәҗбүрияте алдында калган сәяси партияләрнең чын йөзе биредә шагыйрьгә ачыграк күренә башлаган Беркөнне шулай Ш.Әхмәтҗанов Тукайга большевистик «Звезда» газетасын тоттыра. Анда аның Х.Ямашев турындагы мәкаләсе басылган икән. Тукай укып чыга да болай ди:
«— Менә заман! Безнең хакта пайтәхеттәге рус газеталары да сөйли башладылар бит! Күптән кирәк иде… Мин Хөсәен мәрхүмне тәкъдир вә ихтирам итәм һәм аны бик сагынам».
Тукайның «Җан азыклары», жыентыгына кергән «Татар яшьләре» шигырен Петербургта үткәргән көннәреннән башка берничек тә аңлатып булмый. 1910 елда гына «Яшьләр» исемле шигырендә «Егетләр!» Бездә көч юк, — ахры, булмас!» дип белдергән шагыйрь бүген әнә нәрсә дип яза:
Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре:
Аңламак, белмәк, тәрәккый, мәгърифәт, хикмәт белән
Әйләнеп һәм нурланып тормакта һәрдәм башлары.
Мондый күрнеш сөенеченнән инде мин алдан беләм:
Тик болар безгә кирәк диңгез төбе гауваслары*.
Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар.
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары.
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,—
Без аның бик зур фәхерле**, чын бриллиант кашлары.
(*Гаувас — су төбендә эш башкаручы, әйтик, энҗе-мәрҗән эзләүче.**Фәхерле — мактанычлы).
1912 елгы апрель Петербургының электр корылмалары белән тулы һавасын сулагач язылган бу шигырь — Тукайның киләчәккә карап яшәвенә тагын бер дәлил.
Көн артыннан көн уза, шагыйрьнең китү вакыты якынлаша. Башкаланың карарга тиешле урыннарын күрсәтә алмаганга ачынган дуслары өсләренә алган бер изге бурычны булса да үтәргә ашыгалар. Сүз шагыйрьне докторга күрсәтү һәм, җитәрлек акча табып, көньякка җибәрү турында бара.
Менә алар, Тукайның доктор дигән сүзне ишетергә дә теләмәгәнен истә тотып, алдан әллә ничаклы дәлил әзерлиләр һәм эшкә керешәләр. Әмма тырышлыклары бушка китә: шагыйрь, ул дәлилләрне тыңлап тормастан, теләп риза була. Хәер, биредә гаҗәпләнергә урын юк: илнең яңа дәвергә кереп барганын сизгән шагыйрьдә яшәү теләге яңа көч белән кабынып киткән.
Икенче көнне Ш.Мөхәммәдьяров бөтен шәһәргә танылган университет докторы Александр Робертович Польне алып килә. Билгеле инде, ул Тукайның кемлеген яхшылап төшендергән. Бәлки әле, күргәзмәлерәк булсын өчен, бу шагыйрь татар әдәбиятында Пушкин урынын тота, дигән мәгънәдәге сүзләр дә әйткәндер. Чынлап та, А.Р.Поль Тукайны дикъкать белән озаклап карый, пациентының балаларча беркатлы сөйләнүләрен ошатып, гонорардан да баш тарта.
Әмма доктор бер хата җибәрә. Юк, диагноз куюда түгел… Иптәшләренә: «Туберкулезның соңгы дәвере… Тын ала торган әгъзаларының дүрттән бере белән генә сулап тора», —дип белдерсә дә, шагыйрьнең үзенә, артык кызганудандырмы, болай ди: «Зәгыйфьлектән башка авыруың юк, яхшы санаторийга барып тоташ ике ай дәвалансаң, бетәр». Авыруын күрмәмешкә салышырга тырыша торган Габдуллага бу җитә кала, иптәшләренең Швейцариягә яисә Кырымга барырга үгетләүләрен колагына да элмичә, элеккеге планына чытырдап ябыша: Уфа, Троицк, кымыз һәм бетте-китте.
Кунакка чакыручылар күп булса да, Тукай ул дәгъвәтләрне кире каккан. Хикмәт авыруында һәм һаваның салкын, юеш булуында гына түгел, әлбәттә. Шуңа күрә сәүдә хезмәткәрләре һәм приказчиклардан 30—40 лап кеше шагыйрьне бер генә мәртәбә мәшәкатьләргә теләп, уртак мәҗлес ясарга карар иткәннәр. Тукайның үзеннән кала, Муса Бигиев, Лотфый Исхаков һәм берничә мөгаллим чакырылган. «Яшьләр» ягыннан К.Бәкер, Ш.Мөхәммәдьяров һәм К.Сәгыйть була.
Дуслары мәҗлесне куркып көтәләр: «Мөгайдинең үзен күрүгә караганда аның турында ишетеп белүең яхшырак» дигән гарәп мәкалендә әйтелгәнчә килеп чыкмагае. Чынлап та бит, ярым-йорты укымышлы приказчиклар һәм бүтән төр гади хезмәттәге кешеләр мәһабәт кыяфәтле адәм күрергә, аның авызыннан коелып кына торган хикмәтле һәм фәлсәфи сүзләр ишетергә өметләнеп киләчәкләр. Үсмер кыяфәтле ябык шагыйрь исә, бу мәҗлеснең аңа бөтенләй кагылышы булмаган кебек, бернинди тәкәллефләргә бирелмичә, дәшми-тынмый утырачак (һәм шулай була да). Мәҗлес дип янчыкларын чишкән хуҗаларның алдануы төсләренә чыгачак та, мәҗлес бик күңелсез үтәчәк.
Әмма хәвефләнүләре юкка булган. Бу гади кешеләр Тукайны алар уйлаганга караганда яхшырак беләләр икән ләбаса! Чөнки, — дип яза К.Бәкер, — «кайсының углы, кайсының кызы бар. Боларның мәктәптә иң яратып укыган китаплары Тукаев әсәрләре, Тукаев шигырьләре идеке мәгълүм. Мәҗлестә булганнардан бере үзенең, ун яшьлек бер баласының Тукайны белгәнлеген сөйләде.
Тукаев килгән, дигәч, бу бала анасына Тукайны шулай тәгъриф кылган:
— Ул минем шикелле кечкенә бер Апуш булган, шуннан соң «зуп-зур «Тукай» булган».
Тукай китәсе көнне иртән бер мөгаллим җитәкчелегендә биш укучы делегация булып килә. Яраткан шагыйрьләренә кызлар хәерле юл теләп чәчәк бәйләме тапшыралар, ә малайлар бронзадан эшләнгән кара савыты бүләк итәләр. Приборның фигуралы итеп эшләнгән нигез яссылыгында ау эте утырып тора. Кара савытының капкачы аучы сумкасы итеп эшләнгән. Мондый әйбер сайлауның, билгеле, хикмәте бар. Бүләк эзләүчеләр (монда, һичшиксез, К.Бәкер кулы уйный) Тукайның эт-мәчеләрне яратуын, кәефе килгәндә, «Кәкре койрыкларга — кая башны җитү!» («Печән базары…») дигән сүзләрне бик еш кабатлавын яхшы белгәннәр.
2 майда төнгә каршы Тукай К.Бәкер белән берлектә Николаевский вокзалга юнәлә. Анда ал арны С.Баязитов һәм Л.Исхаковтан кала, студент һәм укучы яшьләр, мөгаллим һәм приказчиклардан торган утызлап кеше көтеп тора икән. Һәркайсы шагыйрь янына якынрак килергә, аны күреп, төс-кыяфәтен хәтердә калдырырга, ниндидер җылы сүз әйтергә, хәерле юл теләргә тырыша. Менә поездның кузгалыр вакыты килеп җитә. Тукай белән Кәбир, халыкны ерып, вагонга менеп китәләр. (К.Бәкер Мәскәүгә кадәр озата барачак.) Хушлашу, хәерле юл теләү тавышлары астында поезд кузгала. Озатучылар кул болгап, эшләпә яисә фуражка селкеп калалар.

8

Уфа Тукайны, кияү көткән кыз кебек, киенеп-ясанып көтеп торган. Ямь-яшел. Агачларның яфраклары, эреләнеп, шулкадәр куерганнар ки, тәбәнәк өйләрне бөтенләй күздән яшергәннәр. Чалт аяз. Җылы. Һава саф. Агач исе, чәчәк исе.
Петербургтагы зиннәтле номердан соң Уфадагы «резиденция»се шагыйрьгә ничек күренгәндер, әйтеп булмый. Шулай да, икенче килүендә атнадан артык вакыт үткәргәнен искә алсак, бу китап склады аңа бик үк шыксыз тоелмаган дип уйларга туры килә.
Атнадан артык! Төп максаты Троицк тирәсендә кымыз эчеп яту иде ич. Уфада, кымыз күренгәләсә дә, бик үк тиенеп булмый («Уфада кымыз бер генә җирдә. Публика дәрхаль эчеп бетерә. Шулай да күп көнне бер-ике бутылка ләктерәм»). Анысы да, Габдрахман мулла әйткәнчә, җәгъли, ягъни начар, ясалма.
Беренче килүендә, төп максатына таба ашыгырга сәбәп булмаса да, Уфаның тынлыгыннан, җайсызлыгыннан бизеп, өч-дүрт көннән соң ук ашыгып китеп барган иде. Хәзер исә, казакъ даласы кымызы, җылы сөте, яңа суйган ите һәм саф һавасы белән көтеп торуга карамастан, бер дә ашыкмый, тынчу һавалы складта йоклап, көн артыннан көн үткәрә…
Сәерен сәер, әмма сүзнең Тукай турында барганын, планнарының хис-тойгы тәэсирендә гаҗәеп тиз һәм көтелмәгәнчә үзгәреп киткәнлеген онытмыйк. Акылы, әлбәттә, сәяхәтне кичектермичә дәвам итәргә куша. Күңеле исә әллә кая, ят җиргә, ят кешеләр арасына китүгә карыша. Бу, ни әйтсәң дә, Уфа. Таныш-белешләр бар, Мәҗит Гафури бар. «Иртәгә, иртәгә» ди-ди, тора да тора. Көннәрен Тукай ничек үткәргән, кемнәр белән аралашкан, нинди сүзләр сөйләшенгән, — бу турыда без аз беләбез. Тик шунысы билгеле: шагыйрь күбрәк вакытын М.Гафури белән уздырган. Алар кымыз сатыла торган бакчага чыгалар, яшел чирәмгә утырып, кымыз эчәләр, паузалар белән аралаш торган әңгәмә алып баралар. Кай көннәрдә Агыйдел буендагы бакчага юнәлеп, биек ярдан баржа, буксир һәм салларны күзәтәләр, Идел аръягындагы яланга, шырпы кабы хәтле генә булып күренгән өйләргә, ерактагы күксел урманга текәлгән килеш уйга чумып утыралар. Бер атна эчендә шактый сүз, шактый фикер әйтелгәндер. Әмма, үкенечкә каршы, бу сүзләр, бу фикерләр үзләре белән мәңгегә китеп барган…
Ниһаять, акыл боерык бирә: җитте, юлыңда бул. Менә сәяхәтче шагыйрь Уфа вокзалында. Башына киң читле кара эшләпә, өстенә кайтарма якалы, ләкин изүе ябык көрәнсу пальто кигән, кулына юан таяк тоткан шагыйрьнең, кесәләренә «Сатирикон» һәм «Будильник» журналлары тыгызлап тыккан килеш, вокзал платформасында, казакъчалатып, «Карлыгач карлыгачка җим бирәде, карындас карындаска дим бирәде», дип көйләп торуы озатырга килүче замандашларыннан берсенең хәтеренә тирән уелып калган. Китәр алдыннан гына билетның ялгыш алынганы билгеле була. Бу поезд Тукай пересадка ясарга тиешле Полетаевка станциясенә туктамый икән. Әлеге хаталык, шулай итеп, шагыйрьгә Чиләбе каласын күрергә насыйп итә. Телеграмма сугарга рөхсәт бирмәгән булса да, теләге үтәлмәгәнгә күрә, шагыйрьне Чиләбедә каршылыйлар, ашатып-эчертеп хәл җыйдыргач, извозчик табып, кире Полетаевкага озаталар.
Төнге поезд. Иртән — Троицк. Габдрахман мулла Рах-манкулов өе.
Тукайның монда кадәрге сәяхәтен үз сүзләре белән тәмамлыйк. «Троицкида берничә көн генә торгач, сахрага, шәһәрдән егерме биш чакрым җиргә киттем. Анда хәзрәт тарафыннан ялланган казакълар аның йөзләп баш биясен савып, бүтән малларын көтеп торалар. Ике киез өйдән гыйбарәт шул казакъ авылына өченчегә миңа махсус чатыр тегелде.
Шәһәр сөременнән, завод агуыннан, бозык һавадан качып чыгып, арбадан пароходка, пароходтан поездга күчә-күчә, эштән чыккан мин бичара ахры бер рәхәткә, тынычлыкка барып егылдым. Бу — сахра. Бу — казакъ җире. Әүвәл, «бисмиллаһи» дип, бер чишенеп ташладым. Коры степь һавасы. Сөт, каймак, теләсәң, коен, әле генә сауган саф кымыз. Бүген генә суйган ит. Бөтен нәрсә табигый, бөтен нәрсә алдаусыз.
Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи,
Бәхте барлар кырда җәйли, валлаһи!
Ак күмәч берлән ашарлык саф һава;
Җир яшел, кошлар да сайрый, валлаһи!
Ак болыт, күчмә казакълардай күчеп,
Бер кунышлык күкне сайлый, валлаһи!
Аз гына бер җил исү берлән үлән
Җирдә уйный кайный-кайный, валлаһи!
Иштә (Иштә — менә) бу — сахрада беренче көнемдә язылып ташланган бер кәгазьдән алынган җырулар!»
Әмма шигырьдә чагылыш тапкан рухи хәле озакка бармаган. 11 июль хатында ул: «күңелсез, эч поша, шунысы изә», дип куя. Шулай да, Тукай ике айдан артык сахрада ятарга үзендә көч тапкан. Күрәсең, аның яшисе килә. Ә моның өчен ял итәргә, дәваланырга кирәк.
Шагыйрьнең Троицк чоры турында без бик аз беләбез. Тик шуны гына әйтергә мөмкин: шәһәрдән аның янына килгәләп торганнар. Үзе дә берничә мәртәбә, чакыруларга җавап йөзеннән, Троицкига барып кайткан.
Ике ай, ике ай ярым аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә шагыйрь, тау чаклы ук булмаса да, күп нәрсә язып ташларга тиеш иде кебек. Хатыннан җиң сызганып эшләргә дәртләнеп барганлыгы да аңлашыла: «Әлегә мин Троицкига барып урнашмыйча яза алмам, кәефем шәп түгел».
«Валлаһи» шигыреннән соң ул «Мәкаләи махсуса» исемле юлъязмасының беренче кисәген тәмамлап, Казанга җибәрә. Аннары күләмле икенче кисәгенә керешә. «Ялт-йолт»ның 15 июль санында басылган биш бүлекчәсе, билгеле, почта белән җибәрелгән. Калган дүрт бүлекчәсен үзе белән алып кайткан. Август санындагы «Хәзер җиләк-җимеш вакыты» фельетоны да җәйләүдә язылган булырга тиеш.
Тагын нәрсә? Ә.Урманчиевка язган хатыннан без түбәндәге сүзләрне укыйбыз: «…минем корзинкада онытылып калган кара тышлы дәфтәрне дә җибәрсәгез иде, зинһар. Ул дәфтәрдә минем «Җан азыклары» дигән почти шул мәҗмугалык шигырьләрем бар». Күрәсең, Тукай андагы шигырьләрне яңадан карап чыгарга, төзәтәсен төзәтеп, яңаларын өстәп, җыентык итеп бастыру өчен әзерләргә теләгән. Кара тышлы дәфтәр килеп җиткән һәм шагыйрь яңа җыентыгы өстендә эшләгән дип уйларга кирәк.
Җаны һәм фикере урнашып җитмәгәнме, әллә инде илһамы, үзе кебек үк, тынлыкны, җансызлык һәм хәят-сызлыкны сөймиме, ни дә булса бар: Тукайның ике ай ярымлык иҗат продукциясен күп дип булмый.
Июль ахырында, ял ял төсле булды дигән фикергә килгәч, үзендә азмы-күпме хәлләнү дә сизгәч, Тукай кайтыр юлга чыга.