Байназар Әлменов узган XX нче гасырның берничә дистә елы дәвамында Татарстанда китап бизәлеше өлкәсендә эшләүче танылган рәссамнардан берсе булды. Татар әдәбияты, бигрәк тә Габдулла Тукай әсәрләре белән танышуны күпләр әле дә Байназар Әлменов бизәгән китаплардан башлый.
Байназар Әлменов Мәҗит Гафури портретын ясый (1948)
Байназар Мостафа улы Әлменов 1938 елдан Татарстан китап нәшриятында рәссам булып эшли. Биредә ул соңрак сәнгать-бизәлеш редакциясен җитәкли.
Татарстан китап нәшриятының яшь рәссамнары белән: Б. Әлменов, Э. Дьячкова, Р. Төхвәтуллин, В. Карамышев (1955)
Байназар Әлменов Пенза сәнгать училищесында белем ала, анда ул рус нәкыш һәм рәсем мәктәбе традицияләрендә ныклы академик әзерлек үтә. Утызынчы еллар уртасында китаплар авангардтан яңадан традицион бизәлешкә әйләнеп кайтканда, Байназар Әлменов осталыгы Татарстан китап нәшриятында аеруча кирәкле була.
Байназар Әлменов. Бахтияр Канкаев (1972)
Байназар Әлменов иҗат иткән рәсемнәр бик тә сәнгатьле һәм хисле булуы белән аерылып тора, эчтәлеккә тәңгәл килеп, әсәрне укыганчы ук аңа үзенчәлекле мөнәсәбәт тудыра.
Кыям Миңнибаев, Байназар Әлменов һәм Марк Зарецкий (1975)
Байназар Әлменов натурадан карап ясарга яраткан. Аның альбомнары кешеләр, хайваннар, табигать күренешләре, шәһәр күренешләре рәсемнәре белән тулы. Әйләнә-тирәлекне өйрәнү аңа татар язчыларының әсәрләренә иллюстрацияләр иҗат иткәндә яңадан-яңа образлар табарга ярдәм иткән.
«Идегәй» татар халык дастанына иллюстрация (1941–1942)
Байназар Әлменов анималистика жанры белән кызыксынган. Ул бизәгән китапларда чын һәм әкияти җанварларның тулы бер зоопаркы барлыкка килгән. Тукайның «Мияубикә» шигыренә зур осталык белән бу җанварның кәефен ничек сурәтләвен генә алыйк…
Байназар Әлменов. Г.Тукайның «Су анасы» китап тышлыгы
Габдулла Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләр Байназар Әлменовның һәм, гомумән, бөтен Татарстан китап сәнгатенең визит карточкасына әверелә. Татарстан китап нәшриятында 40-60 нчы елларда дөнья күргән Тукай китапларын Байназар Әлменов бизи. «Шүрәле» белән «Су анасы» әкиятләренә ясаган иллюстрацияләр иң танылган рәсемнәрән була.
Байназар Әлменов. Г.Тукайның «Шүрәле» китап тышлыгы
Сугыш елларында республика газет-журналлары битләрендә Байназар Әлменов сугыш темасын яктырткан рәсемнәр урнаштыра. 1943-1944 елларда ул «Вперед на врага!» фронт газетасында рәссам буларак көч куя.
Байназар Әлменов. Г.Тукайның «Шүрәле» китап тышлыгы
Шул ук чорда Байназар Әлменов «Идегәй» татар халык дастанына да иллюстрацияләр сериясен иҗат итә. Кырыгынчы елларда график портрет жанрында актив эшли. Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Каюм Насыйри, Мәҗит Гафури һәм татар әдәбиятының башка классиклары портретлары галереясен иҗат итә.
Байназар Әлменов. Шәриф Камал портреты (1948)
70 нче елларда Әлменов дусларына, язучыларга, композиторларга, үзе яхшы белгән кешеләргә шаржлар ясау белән мавыга. Монда Әлменовның сатирик осталыгы ачыла.
Ольга Улемнова, сәнгать белгече
(Чыганак: «Казан» журналы, 2009, декабрь)