ТАТ РУС ENG

Әхмәт ФәйзиТукай монологы

(«Тукай Җаекта» исемле пьесадан)

Хуш, өстәлем, синдә беренче кат
Халкым өчен күкрәк кан сауды.
Хуш, каләмем, кара савытым! Фәкать
Сез бастыгыз йөрәк сусавын.
Йөрәгемнән аккан кан тамчысын
Сез бардыгыз үлчәп, билгеләп.
Хуш, кәгазьләр, шагыйрь ачы хисен
Сезнең өскә түкте, иңгерәп.
Якты көнне санап бирсәң дә, —
Беренче кат канат бирүче,
Җаек! Җаек! Миннән бизсәң дә,
Хуш, рәнҗемә… китә җыручың!

…………………………………………………….

Китәм, китәм, үзенең улын әнә
Кулын изәп чакыра Казаным,
Менә хатлар… Мине чакырып яза
Газеталар, Камал, Ямашлар.
Хөр мәҗлестә күптән фәхри әгъза,
Мине көтә дуслар, чордашлар.
Җан әрнеткән бик күп сорауларның
Җавапларын шунда эзләрмен.
Йөрәкләрне кискән богауларны
Тар-мар китерермен, өзәрмен;
Язмышымның йолдыз-айсыз төнен
Ерып шунда юллар сабармын.
Үз халкыма хезмәт күрсәтүнең
Чын мәйданын шунда табармын.

 

Фәхри — мактаулы, хөрмәтле.


Комментарий язарга


*