Салкын җилләр белән каршылады
Петербург сине — пайтәхет:
«Тешен сындырып бирә диләр, имеш,
Алла бүрегә бирсә дә бәхет».
Язмыш синнән барсын күпсенде шул, —
Үрелим дисәң бәхет кошына:
«Синең өчен түгел бит ул», — диеп
Суга торды һаман учыңа.
Башкаларда инде бер опера
Күрермендер диеп килсәң дә,
Челпәрәмә килде хыялларың —
Алган билет калды кесәңдә.
Мариинский театрда әнә
Бара иде «Евгений Онегин».
Татар тормышыннан шундый әсәр
Язарга дип йөри идең син —
Өлгермәдең.
Һаман шул хасталык
Киртә куя торды юлыңа.
Петербург ул чак зур хөрмәтен
Күрсәтәлми калды
Россиянең бөек улына.
Әмма тарих бераз соң булса да
Үз хатасын барыбер төзәтте:
Үзең баралмаган театрга
«Шүрәле»ңне китереп күрсәтте.