ТАТ РУС ENG

Хәниф Кәрим, башкорт шагыйреТашта эзләр калган…

Уфа урамыннан
Тукай белән
Берчак атлап үткән Гафури,
Шул турыда минем йөрәгемдә
Күптән әйтелмәгән җыр йөри.
    Ул чакта да Идел ярдан арткан,
    Шомырт чәчкә койган, яз булган.
    Әмма җәрәхәтле йөрәкләргә
    Шифа, дәвалары аз булган.
Ничек булсын инде,
                              язмышыңда
Бәхет кошы оя кормагач?
Язлар гына дәва булмыйдыр ул,
Тормыш үзе яздан тормагач…
    Уфа урамыннан
                           Тукай белән
Берчак атлап үткән Гафури.
Ташта эзләр калган…
                           Һәм бу хакта
     Һаман әле тере җыр йөри.
Тик син ярсып, эзләп ул эзләрне
Йөгермәкче ерак урамга;
Нигә ерак урам…
                         йөрәгемдә
Шушы эзләр күптән булганда?..


Комментарий язарга


*