ТАТ РУС ENG

Кадыйр Сибгатуллин*** ("Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә…")

* * *

Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга юк?!
Г. Тукай

Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә
без дә олыгаябыз.
Нишләтәсең, дөнья белән бергә
без дә болганабыз.

Аладыр шул, ала яңгыр, җилләр —
җете төс тә уңа.
Ничек кенә төренсә дә кеше,
җанга тузан куна.

Кешенеке кебек бар минем дә
чорым, җирем, анам.
Тик барыбер, керсезме дип җаным,
мин Тукайга барам.


Комментарий язарга


*