Тукайга
Нәни Апуш, сине Кулларыма алып, Йолдызларга тикле Чөясем килә. Үз әниең кебек, Битләреңнән үбеп, Сабыйкаем, диеп, Сөясем килә.
Башкалардан элек Хәлләреңне белеп, Шөбһә-шикләреңне Таратыр идем. Туганым күк күреп, Йөрәгеңә кереп, Абыйкаем, диеп, Яратыр идем.
Ялгыз чакларымда, Ялгышканнарымда Киңәш сорап, сиңа Киләсем килә. «Замандашым, Тукай, Мин адаштым бугай, Чыгар туры юлга», — Диясем килә.
Тагын язлар җитте, Җыелып сиңа килдек, Һәйкәлеңнең ташын Үбәсем килә. Җырларыңның көче Җиргә күчкән өчен, Тукаем, дип башым Иясем килә…
|