Кая гына барып йөрсәм дә
мин,
Искә алам Тукай
җырларын.
Кардәш халкым минем —
татар халкым,
Сагынам Кушлавычын,
Кырлаен.
Барысы да газиз минем
өчен,
Якын миңа татар,
марилар…
Тукай шигырьләрен укый
халкым,
Үз шагыйре итеп карыйлар,
Балачактан Тукай
җырларын мин
Якын иттем күңелем түрендә…
Тәрәзәдән карыйм:
Казандагы
Тукай-һәйкәл гүя күренә.
Мин башымны иям: —
Саумы, — диям, —
Безгә дә син якын, Тукаем!
Кушлавычта сине сагынып көтә,
Зарыгып көтә өлкән
аккаен.
Ник кайтмыйсың туган
якларыңа?
Сагына сине инеш,
чишмәләр…
Алтын тарак тапкан
малайлар да,
Истә әле, һаман истәләр.
Мин аларны балачактан
беләм,
Шүрәлеләр һаман исемдә.
Мари урманында
Былтырларны
Күргән кебек булам
кичендә.
Су анасын күргән кебек
булам
Туган авылымның күлендә,
Тукай моңы минем
күңелемдә,
Тукай шигырьләре телемдә!
Кая гына бармыйм, ниләр
күрмим,
Зур Тукайны искә алам
мин,
Һәр яз саен каберенә
килеп,
Гөл-чәчәклөр аңа салам мин.
Самат Шакир тәрҗемәсе.