Бронядай тышлы Тукай томы,
Эчләрендә — яшен, ут, ялкын, —
Дошманга — үч, дуска — дәрте аның, —
Яратуы илен һәм халкын.
Бронядай тышлы бу китапта
Бишенче ел нуры, хисләре;
Йөртте аны Ватан сугышында
Зур көч итеп солдат биштәре.
Патроннары, гранатлары белән,
Коры паек белән беррәттән,
Йөртте аны солдат ут эчендә,
Дусты итеп, сөеп йөрәктән.
Кулдан-кулга күчте ял иткәндә.
Плацдармда көчләр җыйганда;
Хөр ил өчен алга өндәде ул
Партизанны кара урманда.
Днепрны кичеп чыкты Тукай.
Шевченконың изге җиренә,
Сандомирда сәлам җырлады ул
Адам Миңкевичның иленә.
Петефиның туган якларына,—
Будапештка керде юл ярып.
Рейхстагка байрак күтәреште,
Тельман, Роза җирен коткарып.
Моабитның тимер капкаларын
Ачып әйтте: яшен төсле без,
Хөр мәмләкәт, хөр Русиядән без,
«Юлбарыс»тан сезнең көчле без!
Бронядай тышлы Тукай томын
Яшәтәләр халык хисләре,—
Аны үзенең Идел буйларына
Алып кайтты солдат биштәре.
Тукай исән. Завод цехларында
Ул эшчеләр белән киңәшә;
Юлга чыга геологлар белән,
Нефтьчеләр белән сөйләшә.
Тукай яшәр, яшәр халык белән
Бергә хезмәт итеп, җырлашып,—
Россиянең бөек семьясында
Көч, гадәт һәм бәхет алмашып!
(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)