(Дуслар очрашуы)
Казан порты.
Кояш баеп килә,
Идел яна шәфәкъ нурында;
Сигнал биреп «Тукай» пароходы
Әзерләнә китәр юлына.
Агыйделгә
«Тукай» белән килә барасым, —
Ул тагын да якынайта безнең
Уфа белән Казан арасын.
Без үтәбез зифа Кама буен,
Агыйделнең көмеш суларын.
Бөдрә таллар, назлы ак каеннар
Болгап кала сыман кулларын.
Әй, Агыйдел, син гүзәл кыз кебек,
Җырланасың халык телендә,
Ә кайчандыр синнән Тукай үткән,
Сөю саклап сиңа күңелендә.
Ул кайчандыр «җан азыгы» эзләп,
Килеп чыккан башкорт җиренә;
Мәҗит дусты аны көтеп алган,
Кунак итеп дәшкән түренә.
Кем уйлаган,
Бик күп еллардан соң,
Ялкынланып хәзер шул төштә
Очрашырлар, диеп, ике дус
Бөтенләй бер башка күренештә.
Күтәрелә кояш,
сыеша алмыйча,
Урал тауларының артына;
Ә пароход безнең, дулкын ярып,
Якынлаша Уфа портына.
Әкрен генә иртәнге җил исә,
Канатларын җилпи ак каен.
Ә «Гафури» әнә сигнал биреп,
Каршы ала үзенең «Тукай»ын.