Якты көнгә чыгып җитә алмый,
Күмелеп калган шахтер шикелле;
Сөйгән монологын сөйләп бетми,
Тынып калган актер шикелле;
Агуланган тынчу караңгыда
Янып бетми сүнгән шәм кебек;
Сәхрадагы язгы елга кебек,
Ташты да ул, тынды яшь егет.
Язгы кырау яфракларын бәргәч,
Кинәт кенә шиңгән гөл кебек, И
скелекнең тынчу һавасында
Тыны бетеп үлде яшь егет.
Без, давыллар булып, күгебезне
Кара болытлардан тазарттык,
Без — икенче туфан —
Җиребезне
Искелектән юып яңарттык.
Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә.
Тукай… Ул бит безнең якты йолдыз
Поэзиянең аяз күгендә.